МИЛЛИ ТӘЛИНКӘЛӘР ОСТАСЫ
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Рөстәм Шәмсутов сәнгать сөючеләрне тынгысызлыгы белән һаман гаҗәпләндерә килә. Рөстәм архитектура буенча белем алган. Аның Кол Шәриф мәчете проекты бәйгедә икенче урын алган иде. Бүгенге көндә республикабызның әле бер, әле икенче районында аның проекты буенча мәчетләр төзелә тора, рәссам аларның бизәлешен дә үзе башкара. Мәскәүдә...
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Рөстәм Шәмсутов сәнгать сөючеләрне тынгысызлыгы белән һаман гаҗәпләндерә килә. Рөстәм архитектура буенча белем алган. Аның Кол Шәриф мәчете проекты бәйгедә икенче урын алган иде. Бүгенге көндә республикабызның әле бер, әле икенче районында аның проекты буенча мәчетләр төзелә тора, рәссам аларның бизәлешен дә үзе башкара.
Мәскәүдә укыган елларда егетнең туган телебезне, татар мохитен сагынуы шундый көчле була ки, Казаныбызга кайту белән, ул дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары шәмаилләр тарихын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый, "Слово и образ в татарском шамаиле" дип исемләнгән монография чыгара. Әмма моның белән дә чикләнми, шәмаил осталары, каллиграфларны бергә туплап татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы оештыра, Кол Шәриф мәчетендә татар шәмаиле галереясен ачып, күргәзмәләр оештыра башлый.
Ә 2010 елда Рөстәм тәлинкәләр иҗат итәргә керешә. Чөнки Казаныбызда сатуда очраган милли тәлинкәләр коточкыч зәвыксыз. Чын осталарныкы бик матур, әмма кыйммәт. Нәтиҗәдә, читтән килгән кунакларга түбәтәй, магнитлардан кала Казан истәлеге итеп алып китәргә бүтән берни юк. Беренче тәлинкәләрен ясарга Рөстәмгә 2011 елда откан гранты ярдәм итә. Ә 2012 елда ул Кол Шәриф мәчетендә тәлинкә бизәүче остакулларны оештырып зур күргәзмә уздыра. Анда әллә каян татарныкы дип "кычкырып" торган орнамент юклыгы ачыклана. Төркия яисә Иран тәлинкәләрен әллә каян танып була бит. Ә бездә татар орнаменты нигездә күн мозаикасында гына сакланган. Юкса татар орнаменты да бик бай. Ул борынгы төрки чордан Казан ханлыгы чәчәк аткан дәвергә кадәр, узган гасыр башында татар ренессансына чаклы шактый үзгәреш кичергән. Шуңа өстәп, материалга бәйле рәвештә орнамент та төрле булган. Мәсәлән, чигүдә ул бер төрле, күн сәнгатендә икенче төрле, ә керамика, ягъни керәч сәнгатендә орнаментның үзенең бер өслүбе булырга тиеш. Татар тәлинкәләре бизәлешен торгызу максатыннан Кол Шәриф мәчетендә берничә күргәзмә, "түгәрәк өстәлләр" оештырыла. Рөстәм Шәмсутов үзе тәлинкәләр бизәгәндә Алтын Урда чоры сәнгатеннән илһам алуын әйтте.
Миләүшә Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев