Мәдәни җомга

МИЛЛИ ТАРИХЫБЫЗГА НИГЕЗ САЛУЧЫ

Татар тарих фәненә нигез салучы кем? Чын мәгънәсендә бөек дин әһеле һәм фән эшлеклесе булган Шиһабетдин Мәрҗани милли тарих белеменә беренче нигез ташларын салса, бу эшне инде чын галим буларак нәкъ менә Гайнетдин Әхмәров башлады. Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе...

Татар тарих фәненә нигез салучы кем? Чын мәгънәсендә бөек дин әһеле һәм фән эшлеклесе булган Шиһабетдин Мәрҗани милли тарих белеменә беренче нигез ташларын салса, бу эшне инде чын галим буларак нәкъ менә Гайнетдин Әхмәров башлады.
Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы авылында дөньяга килә. Сигез яше җиткәч, әтисе аны Тәтеш өязенә, үз заманының гыйлемле кешесе булган Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсенә, укырга җибәрә. Гайнетдин анда белем алганнан соң, мәгърифәтче укытучы Шакирҗан Таһиров киңәше белән, 1881 елда Казан укытучылар мәктәбенә (Казанская учительская школа) укырга керә.
Бу уку йортында Гайнетдин Әхмәров үзенең белемгә омтылучанлыгы һәм зирәклеге белән аерылып торган һәм һәр уку елын мактау кәгазьләре белән тәмамлаган. 1885 елда аны хәзерге Әгерҗе районы Биектау авылына рус телен укытырга билгелиләр. Күпчелек халык белемнән хәбәрсез булган чорда бер татар авылына барып, рус теле укыту, гыйлем тарату яшь мөгаллимгә җиңел бирелмәгән. Ул вакытта татар авылында рус телен укытуга нинди караш хөкем сөргәнен искә алсак, яшь мөгаллимнең эш сыйфатына югары бәя бирергә ныклы нигез туа.
1891 елдан башлап ул Тәтеш шәһәренең рус-татар мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли башлый, ләкин монда аңа рус телен генә түгел, арифметика, ана теле дәресләрен дә алып барырга, ислам кануннарын да укытырга туры килә. Бу җирлектә Гайнетдин тарих фәне белән ныгытып кызыксына һәм беренче ачышларын да ясый башлый. Тәтеш шәһәрендә хатын-кызлар өчен рус-татар мәктәбе дә Г.Әхмәров тырышлыгы белән ачыла. 1890 елларда аның беренче дәреслекләре чыга башлый, алар күбесе рус һәм татар телләренә багышланган. Аның дәреслекләре шактый күп була, аларны берничә төркемгә аерып карарга була, мәсәлән, «Рус теле», «Татар теле», «Матур язу», «География», «Тарих», «Арифметика» һ.б.
1902 елда Г.Әхмәров Казанга күчә һәм андагы мәктәпләрдә укыта башлый. Аның куйган хезмәтләре бик зур, ул ике тапкыр көмеш медаль белән бүләкләнә, аларның берсе император исеменнән була.
Тарих сәхифәләрен барлау максаты белән ул берничә тапкыр фәнни экспедицияләргә чыга һәм алар турында җентекле отчетлар төзи. Әхмәров өйрәнергә яраткан тарихи чор - Идел Болгары һәм Алтын Урда. Монда аның «Казан тарихы» һәм «Болгар тарихы» исемле фундаменталь хезмәтләрен атап үтәргә кирәктер. Аларда ул бүгенгесе көндә дә искиткеч әһәмияткә ия бик күп мәсьәләләрне һәм проблемаларны карый. Мәсәлән, ул Идел болгарларының дәвамчылары «Казан мөселманнары» (хәзерге татарлар) булуын татарларның, чуашларның, мари һәм удмуртларның тулы этнографик һәм тел анализын ясап исбатлый. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Спас өязе җирләрендә берничә борынгы болгар шәһәре табыла, моның өчен аны Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы итеп сайлыйлар.
Гайнетдин Әхмәров шул чорның барлык татар газеталары белән языша, Шәрекъ клубында, мәктәпләрдә һәм фәнни җыеннарда лекцияләр белән чыгыш ясый. Шулай ук ул кайбер чит ил тарихчыларының, мәсәлән, Идел болгарларының борынгы чорлардагы яшәеше һәм мәдәнияте турында язучы Ибн Фадлан һәм Ибн Рустәнең кайбер хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Галим гореф-гадәт, милли йола югалуның милләтнең югалуына китерәчәген искәртә. Милләтне милләт итеп саклау­чы гореф-гадәтләрдән тыш тел, дин югалмау да зарур. Тел сакланса, милләт яшәячәк дип, ул, беренче чиратта, ана телен өйрәнергә кирәклеген әйтә. Ул милләткә хезмәт итүдә Думадагы татар-мөселман депутатларына да зур өметләр баглый.
Ни үкенеч, киң колачлы, күпкырлы галим һәм талантлы педагог Гайнетдин Әхмәровның гомере озын булмый. Озакка сузылган авырудан соң, ул 1911 елда Казанда вафат була.
Г. Әхмәровның эшчәнлегенә, мирасына карата безнең хәтеребез кыска булып чыкты, дөресрәге ул озак вакытлар өзелеп торды. 1917 елдан соң хөкем сөргән мәгълүм шартларда аның мирасын өйрәнү, ул ирешкән казанышлардан файдалану урынына, аларны тулаем кире кагу, яки, исемен әйтеп тормыйча, шуларны күчереп алу белән шөгыльләндек, дип әйтергә була. Хәзерге вакытта аның кайбер хезмәтләре кире кайта башлады, мәсәлән, «Болгар тарихы» хәзерге татар теленә күчерелде.
Язмабызны 1911 елда «Йолдыз» газетасында М. Корбангалиев имзасында басылган өзек белән тәмамлыйбыз: «Без аны милли тарихыбызга нигез салучы чын татар тарихчы дияргә җөрьәт итәбез, һәм дә исеме тарих сәхифәләрендә алтын кара белән язылып калырга тиеш­ле мөхтәрәм бер зат дип беләбез».
Рамил ГАРИПОВ,
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспиранты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: