Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Милли асылташыбыз

Роза Туфитулловага 75 яшь

Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова – гомерен халкына багышлаган олы шәхес. Роза ханым дәүләт хезмәтен калдырып, лаеклы ялга киткәч тә милләт тормышыннан аерылмый, газета-журналлар белән хез­мәттәшлек итә,  «Сөембикә» журналы, «Ак калфак» чараларында катнаша. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы. Аның берничә ел элек чыккан «Луиза» исемле китабы күңелемнең иң тирән  кылларына кагылды. Милләт кызлары өчен горурлык хисе кичердем. 

Быел «Казан утлары» журналында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» исемле романыннан өзек басылды. Бик нәзакәтле әсәр. Татар дөньясында күптән көтелгән хезмәт. Татарның авыр, михнәтле тормышы әлегә кадәр мондый әсәрләр язарга мөмкинлек бирмәде. Милләт аңа материаль яктан да рухи яктан да әзер түгел иде. Бу әсәрнең тууы татарның да нәзек кенә катламлы чын зыялы өлеше барлыкка килүен раслый. Мондый әсәрнең тууы өчен мохит, җирлек, берничә буынның хезмәте кирәк. Романда үз вакыты өчен матди яктан яхшы тәэмин ителгән, тәрбияле гаиләләрдә туып, Казанның, Мәскәүнең, Санкт-Петербургның абруйлы югары уку йортларында укыган милләт кызларының ихластан үз халкына хезмәт итүләре тасвирлана. Моңа кадәр дә аерым татар хатын-кызларының хезмәтенә багышланган китаплар басыла килде. Ә Роза ханымның бу әсәре татар кызларының иң гүзәлләрен бер таҗга җыйган. 

 Рус әдәбиятында милләтенә хезмәт итүче зыялы дворян хатын-кызлары Лев Толстой, Александр Пушкин, Тургенев һ.б. язучылар иҗатында Наталья Ростова, Татьяна Лариналар булып гәүдәләнә. Декабрист хатыннары турында рус әдәбиятында никадәр әсәрләр язылган. Бу ханымнар барысы да рус, яһүд гаиләләрендә зыялы тәрбия алган. Безнең дә бит югарыда атап үтелгән ханымнар белән бер рәттә басып тора алырлык гүзәл затларыбыз җитәрлек. Роза Туфитуллова үзе дә милләте, ана, бала, гаилә хакын хаклап күп авырлыклар кичергән, дәүләт җитәкчеләре, депутатлар белән тарткалашып озын юллар узган кеше. 

Роза Рәхмәтулла кызы гел халык арасында, очрашуларда милләтнең иң авыр мәсьәләләрен күтәреп чыга, аның чишелеш юлларын күрсәтә. Аны шактый яшь килеш, 42 яшендә татарның шундый абруйлы журналы – «Азат хатын»га баш мөхәррир итеп куялар. Хатын-кыз гаиләне тәрбияли, гаилә аша милләтне тәрбияли. Офыклар киңәйгән саен, сәясәткә тирәнрәк тартыла. Әмма бу коры сәясәт булмый, аның максаты - хатын-кызның хәятен яхшырту, татарның зур, югары сәнгатьле, тирән тамырлы халык икәнен күрсәтү. 

 90 нчы еллар, дөнья кайный… Казанда Ирек мәйданында милләт суверенитет игълан итте, халык үзенең югалткан дәүләтчелеген кайтару юлына басты, шуның белән бергә Р. Туфитуллова Сөембикә-ханбикә темасын күтәреп чыкты. Сөембикә татар халкы өчен – ул азатлык, дәүләтчелек символы. Туксанынчы елларда ханбикәнең исемен төрки-татар дөньясына кайтаруны Роза ханым башлап җибәрде, чишмә башында бу мөхтәрәм зат торды. Әстерхандагы «Ак калфак» оешмасында эшли башлагач, Роза ханым тәэсирендә мин дә вазифамны Сөембикә-ханбикәдән башладым. Шактый тирән кереп, үткән юлын чыганаклардан 10 елдан артык өйрәнеп, халыкка таныттым. Әстерханның төрки-татар дөньясына, Дагстан, Карачай-Чәркәс, Ставрополь нугайларына онытылган кызлары Сөембикә-ханбикәнең исемен кайтаруда булыштык, уртак эшләр башкардык. 2005 елда журналның мәртәбәле бүләге “Сөембикә беләзеге”н алырга Әстерхан төрки-татарлары, Төньяк Кавказ нугайларыннан торган 10 кешелек төркем белән килдек. 2007 елның апрель азагында Әстерханда «Сөембикә» журналын кабул иттек. 

Ханбикәнең исеме халыкка кайта башлагач, Роза Рәхмәтулла кызы журналга «Сөембикә» исемен кайтаруга алынды. Монда да ул төп рольне уйнады, шул юлда күпме авырлыклар кичерде. Роза ханым тормыш йөген өлешемә тигән көмешем дигәндәй тыныч кына тартты, үзенең башкарган хезмәтләре турында сөйләп йөри торган кеше түгел. Бу яктан ул безгә - бик күп хатын-кызларга үрнәк булып тора. 

Р.Туфитуллова үзе 90 нчы еллар турында: «Сөембикә» журналын җитәкләгән вакыт, «Идел-Пресс» нәшриятында мин эшкә башкалардан алдан килеп, иң соң, төнге 9 да гына кайтып китә идем. Кызым Гөлназ мине жәлләп: әни өйдәге эшләрне мин эшлим, төнгә кайтып йөрмә инде, шунда гына кунып кал, дия иде. «Сөембикә» журналы ул елларда халык белән булды. Ерак авыллардан ярдәм сорап килделәр. Кабул итү бүлмәсе алдына иртәнге сәгать 7-8 дә килеп, тезелешеп утыралар, баштан аларның мәсьәләләрен чишәргә тырышам. Бер хат артыннан йөрү дә никадәр вакытны ала иде бит, төрле чиновникларга хатларны үзем дә яза идем. Халык мөрәҗәгате буенча аерым дәфтәр тоттым. Аннан соң гына төп хезмәтемә — журнал эшләренә алына идем. Вакыты шул, монда да проблемалар муеннан ашкан, кәгазь табырга кирәк, башка мәшәкатьләр… 1990 еллар башында хәсрәт дөньясы эчендә күп йөздем. Бу ил хатын-кыз җилкәсенә башын салган, ул елларда илдәге төп авырлык хатын-кыз җилкәсенә төште. Безнең татар хатын-кызы җилкәсенә милләтне саклау бурычы да йөкләнгән. Миңа: син гел хатын-кызны тыгасың, дия иделәр. Үземә авырлык булып әйләнеп кайткан вакытлар да аз булмады. Яндык-көйдек, исәнлек какшады, кайтарып булмый торган вакытлар”, – дип искә ала…

 ХХ гасырның 90 нчы еллар башы, милләтне берләштерүче көч – Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) төзелә, беренче рәис Индус Таһиров белән беренче көннән үк аңлашып эшлиләр.Тугандаш җаннар булалар, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар. Конгресска көч бирерлек оешмалар кирәк. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы конгрессның уң канаты булып дөньяга туа. Бер-берсен күрер­гә интизар булган татарлар Казаныбызга каян гына килми. Дөнья буйлап сибелгән татарны алар муенсага җыйган кебек конгресс тирәсенә туплый башлый. Чыгышлары белән морзалардан булган милләттәшләребез - Беларусь, Литва, Балтыйк буе илләре татарлары, телне онытсалар да, татарны татар итәрлек сыйфатларын сак­лап калганнар. Алар милләтне саклау өчен, бөтенесен дә бирергә әзер, конгресс вәкилләре татарча сөйләшкәндә, күз яшьләре белән карап торалар. Конгрессның күчмә утырышы барганда, Семипалатинск татарлары «Галиябану» исемле газета чыгара. Шундый авыр заманда да, сөю-мәхәббәт турында язалар, без сокланып карап тордык. Бу минем хәтеремдә әле дә саклана, дип искә ала Роза ханым. Татарлар яшәгән төбәкләрдә конгресс оешмалары белән бергә яшәү потенциалы булып «Ак калфак»лар да дөньяга аваз сала. 1999 елның 6-8 июлендә борынгы татар ханлыгы Хаҗитархан - бүгенге Әстерханда БТКның күчмә утырышы узды. Шул көннәрдә конгресс рәисе Индус Таһиров һәм Роза Туфитуллова фатихасы белән Әстерхан “Ак калфаг”ына нигез салынды. Югарыда искә алганымча, соңгысы Казан ханбикәсе Сөембикәнең үткән юлын, язмышын ачыклауда шактый хезмәт башкарды.  “Ак калфак”ка Роза ханым тышкы матурлыкны түгел, гыйффәтлелек, аклык, пакьлек, әхлак сыйфатларын сала. Хәзерге матурлык конкурсларының башында “Ак калфак” тора. 1992 елда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә “Гыйффәт туташ” бәйгесе уза. Аның нигезенә милли гаилә традицияләрен саклау, шул тамаша аша халыкның күңелен уяту теләге салына. Кызганыч, Тукай сүзләре белән әйткәндә: милләт тирән гафләт йокысында, бәйгегә зур җитәкчеләр килми. Бу вакытта милли бәйгеләрнең асылын, кирәклеген гади халык кына түгел, дәүләт җитәкчеләрендә дә аңлау юк әле. Милләт йөген җилкәсенә салган Роза ханым ул заманда татар тормышында күп яңа буразналар сыза, милләт кызларын әйдәп көрәш мәйданына чыгара, аларның язмышлары белән кызыксына, киңәшләрен бирә. Хәзерге көндә Җир шарының төрле почмакларында үсеп чыккан “Ак калфак” оешмалары – алар барысы да Роза ханымның аяк­ка баскан “балалары” – хезмәт җимешләре.

Аңа президенттан алып гади авыл кешесенә кадәр – барысы да ихтирам, хөрмәт белән карый. Зәки Зәйнуллин: «Без урамда «Азатлык» дип кычкырып йөргәндә, Роза, син тыныч кына Казанда кызлар мәктәбе ачтың, республикада ана, бала мәсьәләләрен юллап йөрдең», – ди. 1993 елда депутат Туфан Миңнуллин ярдәме белән мәктәпкә яңа бина салына, «Ак калфак» ярдәме белән Фатиха Аитова исеме бирелә. Роза ханым укытучылар коллективы, укучылар белән элемтәдә тора, шефлык итә. 1 сентябрьдә мәктәпкә «Белем көне»нә бара. Үз өендәге китапларны, күп язучыларның китапларын җыеп илтә. Ул елларда унбер еллык мәктәптә 300 дән артык кыз бала укый. Укыту татар-рус телендә алып барыла, укытучыларның күбесе хатын-кызлар. Гимназиядә кызларга эстетик тәрбия бирү, кул эшләренә өйрәтү, кием тегү, баланы гаиләгә әзерләү, әни булырга өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Физкультура дәресләре дә кыз бала организмына яраклаштырып төзелә. Пенсиягә киткәч тә, Р.Туфитуллованы эзләп табып, Россия Думасының Иҗтимагый палатасында эшләргә тәкъдим итәләр. Анда да хатын-кыз, гаилә мәсьәләләрен күтәреп чыга, чишү юлларын күрсәтә. Башка өлкәләрдән килгән ир-атларга да үрнәк булып, Палатаның иң эшлекле, актив әгъзасына әверелә, хезмәтен олылап, Мәскәүнең иң мәртәбәле залларында дәүләт бүләкләре бирәләр.

Язмамның башында телгә алган «Язмыш җиле» китабына кабат кайтсак, ул– гаиләне, милләт кызларын тәрбияләүдә менә дигән чыганак. Татар зыялылары бу романга әйләнеп-әйләнеп кайтачак әле. Роман Тукай премиясенә лаек. Роза ханымның җиңел кулы белән татар әдәбиятында яңа жанрга беренче буразналар сызылды. 

«Язмыш җиле» – Туфитулловлар гаиләсенең уртак җимеше. Миралим әфәнденең тормышында Роза ханым исә дөрестән дә роза чәчәге. Ул Роза ханымга тормыш һәм иҗат өчен бөтен шартларны тудырган. Тормышны матур, чиста үтеп, олы яшькә парлап килеп җитү – үзе бер бәхет ул. Татар хатын-кызына көчле затлар тарафыннан тиешенчә игътибар булганда «Язмыш җиле» кебек романнар да, югары сыйфатлы башка сәнгать әсәрләре дә туачак, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзен ача» кебек аламасына урын калмаячак! Роза ханым үзе турында да киләчәктә романнар язылыр, кинолар төшерелер. Юкка гына Казан рәссамы үзенең «Сөембикә» исемле картинасын Роза ханымнан ясамагандыр? Картина хәзер үзе шефлык иткән Казанның 12 нче кызлар мәктәбенең диварларын бизи. Бу гимназиянең бер бүлмәсендә милләтенә шулкадәр хезмәт куйган Роза Туфитуллова музее ачылса, аның хезмәтенә бәя бирү, хөрмәт билгесе итеп татар халкы да хуплап каршы алыр, уку-укыту процессында кыз балаларга менә дигән үрнәк, укыту чыганагы булыр иде.

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА. 
Ульян өлкәсе,  Чардаклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев