Мәдәни җомга

МӘХТҮМКОЛЫЙНЫҢ РУХИ БИЕКЛЕГЕ

Төркмәнстан белән Татарстан арасындагы иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни багланышлар соңгы елларда ныгыганнан-ныгый бара. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстанга рәсми эш сәфәрләре, Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Казанга рәсми визиты, аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән туганнарча очрашулары, фикер алышулары ике республика өчен дә, ике халык өчен дә онытылмаслык...

Төркмәнстан белән Татарстан арасындагы иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни багланышлар соңгы елларда ныгыганнан-ныгый бара. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстанга рәсми эш сәфәрләре, Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Казанга рәсми визиты, аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән туганнарча очрашулары, фикер алышулары ике республика өчен дә, ике халык өчен дә онытылмаслык тарихи вакыйгалар булды. Ашхабадта Татарстан мәдәнияте көннәре уздырылды, Казандагы Халыклар дуслыгы йортында татар җәмәгатьчелеге катнашында төркмәннең бөек шагыйре Мәхтүмколый Фирагига багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Болар барысы да ике тугандаш халыкның электән үк килгән рухи туганлыгы турында сөйли.

Моннан берничә ел элек мин дә Татарстан парламенты делегациясе белән Төркмәнстанда булып кайткан идем. Анда Төркмәнстан Конституциясенең 20 еллыгына багышланган тантаналарда катнашырга тиеш идек. Бәйрәм исә республиканың Яңарыш, бердәмлек һәм Мәхтүмколый Фираги шигърияте көненә туры килгән булып чыкты. Төркмәнстанның төп бәйрәме дәүләтчелекне, сәясәтне, милләтне һәм рухиятне бербөтен итеп берләштереп торуы мине гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Бездә дә бәйрәмнәр күп анысы, әмма алар ел әйләнәсенә сибелгән. Ә биредә бөтенесе бер көнгә тупланган. Көчле, бәйсез рухлы, гаять шигъри җанлы, бай тарихлы горур халык кына шушындый бәйрәм уйлап табадыр һәм шул рух белән, шул күтәренкелек белән яшидер, иҗтиһат итәдер, мөгаен. Чыннан да, Конституция көненә багышланган бәйрәм тантаналары бөек Мәхтүмколыйның һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Бу инде үзе генә дә бүгенге төркмән халкының Мәхтүмколыйга чиксез хөрмәте, дигән сүз.

Ә бит асылда да төркмән әдәбиятенең классигы, шагыйрь һәм акыл иясе Мәхтүмколый мондый олы бәягә лаек. XVIII гасырда яшәгән, үзенең шигъри сүзе белән төрле кыйтгаларга сибелеп яшәгән төркмән халкын бербөтен милләт булып берләшергә чакырган, үзенең ялкынлы сүзе белән чит ил баскынчыларына каршы чыккан шагыйрь ничә гасыр инде халык күңелендә яши, аның шигырьләре телдән-телгә, күңелдән-күңелгә, буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп, бүгенгә - XXI гасырга килеп җиткән. Чөнки аның иҗаты төркмән халкын һәрчак көрәшкә, бердәмлеккә чакырып торган, шигырьләре гади төркмән халкының тормышын чагылдырган, аның уй-хыялларын, кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-куанычларын ачып салган. Ягъни, Мәхтүмколыйның иҗаты төркмән халкын дистә еллар дәвамында үз артыннан ияртеп барган. Ягъни мәсәлән, төркмән милләте өчен Мәхтүмколый һәрчак кирәк булган. Әлеге бөек иҗат бүген дә актуаль яңгырый. Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта булган көннәрдә мин шагыйрьнең бөеклеген, аңа булган олуг хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен һәрдаим тоеп йөрдем. Бу - халык мәхәббәте дә, рәсми хакимиятнең хөрмәте дә. Югыйсә Мәхтүмколый шәхесенә һәм иҗатына бу чаклы ук олы игътибар, бу чаклы ук ихлас табыну була алмас иде. Юкка гына бөек шагыйрьнең 290 еллык юбилее дәүләт күләмендә, Президентның махсус Указы нигезендә, зурлап, халыкара күләмдә уздырыламыни? Бу, әлбәттә, үз милләтеңә, аның тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә халыкчан һәм дәүләти мөнәсәбәт, шигъри сүзнең бөек көченә ышану, шул шигъри сүзне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү. Бәйрәм чаралары бөек шагыйрь иҗатына тагын да ныграк рухи якынаюга этәрәчәк, Мәхтүмколый иҗатының бүгенге төркмән халкының фәнни-мәдәни тормышында нинди зур роль уйнаганын күрсәтәчәк һәм шагыйрь иҗатын, шул иҗат аша төркмән халкын, тулаем бәйсез, нейтраль Төркмәнстанны бөтен дөнья күләмендә тагын да ныграк белгертергә, популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Төркмән әдәбият белән безнең укучыларыбыз, әлбәттә, хәбәрдар. Минем үземә аларның бигрәк тә балалар әдәбияте якын. Заманында күренекле балалар шагыйрьләре Каюм Тәңрекулиев белән Агагельды Алланазаровның шигырьләрен дә татарчага тәрҗемә иткәнем булды. Танылган балалар әдибе Нуры Бәйрәмовны да яхшы белә идем. Мәскәүдә дә еш кына очрашып тордык, ул Казанга, Муса Җәлилнең 80 еллык юбилеена да килде. Аның "Мәхтүмколый" дигән поэмасы, шулай ук бөек шагыйрьгә багышланган "Озын юл" исемле повесте да бар. Мәхтүмколыйның кем икәнен, аның язмышын һәм иҗатын мин иң элек нәкъ менә шул повестьны укыгач белдем.

Мәхтүмколый иҗаты безнең татар укучыларына да таныш. Әле XIX йөздә үк Казан университеты профессоры И.Березин "Төрек антологиясе"ндә шагыйрьнең шигырьләрен үз телендә урнаштыра. Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри шагыйрь турында соклану хисләрен белдерә, "Шура" журналында Зәки Вәлидинең мәкаләләре дөнья күрә. Мәхтүмколый иҗаты турында тулырак мәгълүматны күренекле галимебез, Көнчыгыш әдәбиятләре белгече Хатыйп Миңнегуловның "Мәхтүмколый һәм татар әдәбияте" исемле әтрафлы мәкаләсеннән дә табарга мөмкин. Совет чорында без бөек шагыйрьнең шигырьләрен урыс телендә чыккан китаплары аша да белә идек. Аны бит урысның бик атаклы шагыйрьләре тәрҗемә итте. Бу җәһәттән бөек шагыйрь һәм тәрҗемәче Арсений Тарковскийны аеруча хөрмәт хисләре белән искә алып китәсе килә. Ул шагыйрьнең әсәрләрен искиткеч югары шигъри кимәлдә камил итеп тәрҗемә кыла алды. Безнең татар шагыйрьләре дә, билгеле инде, читтә калмады. Әле узган гасырның 60 нчы елларында ук Казанда бөек төркмән шагыйренең татар телендә аерым китабы басылып чыга. Аны безнең укучыларыбыз әлегә кадәр яратып укый. Күренекле татар шагыйре һәм тәрҗемәче Әхмәт Исхакның кереш сүзе белән чыккан китаптагы әсәрләрне Әхмәт Исхак үзе, шулай ук күренекле шагыйрьләребез Нури Арслан, Зәки Нури, Әнвәр Давыдов, тәрҗемәче Фаик Тахтамышев татар теленә күчереп, укучыларыбызга җиткерде. Турыдан-туры оригиналдан профессиональ осталык белән тәрҗемә ителгән әлеге шигырьләр бөек шагыйрьнең олы иҗатын шактый тулы күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Аларның тәрҗемәләре бүген дә аһәңле яңгырый.

Аннары шунысын да әйтү кирәк, төркмән җирләренә борын-борыннан татарлар да килеп урнашкан һәм төркмәннәр белән бергә гомер кичергән. Алар, билгеле инде, төркмән халкының Азади, Мәхтүмколый, Кәминә, Сәиди кебек асыл улларының иҗатын яхшы белгән. Ә инде Мәхтүмколыйны алар әле дә үз шагыйрьләре саный, аның китапларын төркмән телендә бернинди авырлыксыз укый.

Шагыйрь иҗаты белән ныклабрак танышканнан соң, аның никадәр тирән, никадәр үз халкының язмышы белән бәйләнгән, халыкка якын гади тел белән язылган күпкырлы иҗат икәнен аңлыйсың. Аны укыганда Болгар дәүләтчелеге өчен көрәшкән Кол Гали, Казанны саклаганда һәлак булган Кол Шәриф, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Җәлил, Кәрим, Алишлар, башка каһарман шагыйрьләребез күз алдына килә. Мәхтүмколый үзенең туган җирендә түгел, ә Ирандагы Ак-Токай авылында әтисе, күренекле шагыйрь Дәүләтмәмәт Азади белән янәшә җирләнгән. Мәхтүмколый язмышы турында, шагыйрь һәм Ватан, туган җир турында уйланганда мин җәсәде Төркия җирендә җирләнгән үзебезнең Исхакыйларны, Алман илендә мәңгелеккә ятып калган Җәлилләрне, Польша җирендә һәлак булган, мәңгелеккә шунда калган Кутуйларны да күз алдына китерәм. Төркмәннең классик шагыйрьләрен үз кочагына алган Ак-Токай авылы белән бөек татар шагыйре хак Тукайның аваздашлыгы да исемнәрендә генә түгелдер кебек. Шагыйрьләрнең язмышлары - кайсы халыкта да бер төсле шул.

Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның бөек шагыйрь турында әйткән мондый сүзләре бар: "Мәхтүмколый Фираги - төркмән халкы тарихының иң катлаулы чорында яшәгән гуманист шагыйрь. Аның иҗаты бөек дуслык, бәйсез, суверен дәүләт төзү идеалларына хезмәт итә".

Әле XVIII гасырда ук Мәхтүмколыйның үз халкын бердәмлеккә чакыруы, төркмән халкының бер халык булып берләшүе, туган җиренең якты киләчәге турындагы хыяллары, бүгенге көндә, чыннан да, тормышка ашты. Ә шагыйрь үзе ватандарлык, гаделлек, изгелек һәм игелеклелек символына әверелде.

Бөтен Төркмәнстан, төркмән халкы үзенең бөек шагыйре Мәхтүмколый Фирагиның 290 еллык юбилеен зурлап, тантаналы төстә бәйрәм итә. Аларның бетмәс-төкәнмәс шатлыгына, күңелләрендәге шигъри бәйрәм рухына без дә кушылабыз, Мәхтүмколыйны без дә яд итәбез, искә алабыз. Татар телендә чыккан ошбу шигырьләр төркмәннәргә татар халкыннан бер һәдия булып ирешсен!

Роберт МИҢНУЛЛИН,
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: