Мәдәни җомга

МӘГЪРИФӘТЧЕ ТАҺИРОВЛАР

XX гасыр башында илебезне әле бер, әле икенче төрле селкетеп торган вакыйгалар сәнгатькә, шул исәптән татар китап мәдәниятенә дә үзгәреш кертә. Китап сәнгатендәге яңалык шактый дәрәҗәдә Таһировлар нәселе белән бәйле. Аларның исемнәре Татарстанныкында гына түгел, Россия китап мәдәнияте тарихында да зур урын тота. Китапларны күп бизәмәсә дә, сүзне барыбер Шакирҗан...

XX гасыр башында илебезне әле бер, әле икенче төрле селкетеп торган вакыйгалар сәнгатькә, шул исәптән татар китап мәдәниятенә дә үзгәреш кертә. Китап сәнгатендәге яңалык шактый дәрәҗәдә Таһировлар нәселе белән бәйле. Аларның исемнәре Татарстанныкында гына түгел, Россия китап мәдәнияте тарихында да зур урын тота.

Китапларны күп бизәмәсә дә, сүзне барыбер Шакирҗан Таһировтан башларга кирәктер. 1883 елда Санкт-Петербург Император сәнгать академиясеннән училищеларда рәсем дәресләре укытырга рәсми рөхсәт алган беренче татар рәссамы бит ул. Шакирҗан Казаныбыздагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң шунда мөгаллим булып эшләгән вакытта була бу хәл. Татар укытучылар мәктәбе - татарга дөньяви белем биргән һәм рус теле укытылган иң беренче уку йорты. Ул Казаныбызда 1876 елдан башлап 1917 елга кадәр эшли. 40 ел эчендә 400 ләп татар, мәктәпне тәмамлап, укытучы белгечлеге ала. Шулар арасында - 8 хатын-кыз. Татар укытучылар мәктәбендә 10 ел дәвамында Шиһабетдин Мәрҗани дә укыта. Аны төрле елларда Гаяз Исхакый, Һади һәм Садри Максудилар, Хөсәен Ямашев, Якуб Чанышев, Гафур Коләхмәтов, Мөхетдин Корбангалиев, Гыйбад Алпаров, Гыйлем Камай тәмамлый.

Мәктәпнең беренче директоры - мәгърифәтче галим, каллиграфия остасы Мөхәммәтгали Мәхмүтов һәм рәсем укытучысы, Мәскәүдә рәсем, скульптура, архитектура училищесын тәмамлаган Г.Филиппусның укыту осталыгы йогынтысында Шакир- җан Таһировның рәсемгә сәләте ачылган булса кирәк. Чөнки Филиппус китүгә, рәсем дәресләрен алып барырга аны билгелиләр. Һәм ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр биредә мөгаллимлек итә, шәһәребезнең бүтән уку йортларында да рәсем дәресләре алып бара.

21 яшендә үк инде Шакирҗан бер гарәп шагыйренең әсәрен күчереп яза, кулъязманы үзе үк бизи дә. Шуңа өстәп, аны татарчага тәрҗемә итә һәм һәр юлына аңлатма яза. 1893 елда ул, галимнәрнең соравы буенча, үзенең кызы Зөһрә өчен язылган "Әлифба"сын бастырып чыгара. Бу хезмәт укытуда шундый әйбәт нәтиҗәләр бирә ки, аны 1916 елга кадәр 6 тапкыр бастырып чыгаралар. Ә 1914 елда Ш.Таһировның "Рәсемле әлифба"сы дөнья күрә. Анда хәрефләрне шәрехләгән 80 нән артык рәсем бар. Бу - татар балалары өчен язылган беренче рәсемле әлифба.

Менә шундый алдынгы карашлы, мәгърифәтле кеше булган Шакирҗан Таһиров. Рус телен өйрәнү кирәклеген яхшы аңласа да, туган телебезне өйрәтүгә дә зур әһәмият биргән. "Үзенең ана телен нечкәлекләренә кадәр белгән кеше генә чит телне нәтиҗәле үзләштерә алачак. Мин үз балаларымны башта бер-ике ел гел татарча гына укытам, аннары гына рус мәктәбенә бирәм", - дия торган булган мөгаллим.

2008 елда Шакирҗан мөгаллимнең 150 еллыгы уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни-гамәли конференция үткән иде. Анда галимнәр элек Татар укытучылар мәктәбе урнашкан Габдулла Тукай урамындагы 73 нче йортка Шакирҗан Таһиров истәлегенә такта куярга кирәк дигән карарга килде. Һәм 2012 елда хәзерге вакытта медицина-фармацевтика көллияте урнашкан бу бинага истәлек тактасы куелды.

Шакирҗан Таһиров Гөлчәһрәбану Корманаева белән гомерен бәйли һәм аларның 14 балалары дөньяга килә, өчесе бала чакта һәм яшьли үлә. 11 баланың һәммәсе дә югары белем ала һәм күбесе гомерен мөгаллимлек, мәгърифәтчелек эшенә багышлый. Ш.Таһировның рәссам буларак эшчәнлеген аның төпчек улы Фаик дәвам иттереп, бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Бу рәссамның иҗатын энәсеннән җебенә кадәр сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова өйрәнгән. "Фаик Таһировка 1910-1920 елларда барлыкка килгән конструктивизм өслүбе хас. Аның иҗатында күпгасырлык гарәп каллиграфиясе традицияләре һәм Европа сәнгатенең авангарды бергә береккән", - дип язды галимә.

Фаик Таһировның хатыны Александра Коробкова - шулай ук китап бизәүче рәссам. Моннан берничә ел элек "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә "Фаик Таһиров һәм Александра Коробкова - Казанда һәм Мәскәүдә конструктивизм пионерлары" дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Бу исемгә ике рәссамның да иҗатларының асылы сыйгандыр. Ф.Таһиров Казанда укыганда ук китаплар бизи башлаган, ә Мәскәүгә укырга күчкәч андагы нәшриятлар белән хезмәттәшлек иткән. Фаик Таһиров бизәгән берничә китап Парижда бөтен- дөнья бизәү сәнгате күргәзмәсендә күрсәтелә һәм бик югары бәя ала. Ә Мәскәүдә басылып чыккан "Нью-Йорк" китабының төзелеше һәм бизәлеше башкала рәссамнарында зур шау-шу тудыра. Гомер булмаган хәл: Мәскәү Матбугат йортында язучылар, рәссамнар, сәясәтчеләр җыелышып, китап тирәсендә гәп куерта. Шунда совет графикасының мэтры Д.Моор "Китап бизәлешендәге яңалык" дигән доклад белән чыгыш ясый.

1930 елларда илдәге вәзгыять үзгәрә, 1920 еллардагы тәҗрибәләр хакимияткә ярамый башлый, шуңа да карамастан, Фаик Таһиров мәсләгенә хыянәт итми, сәнгать, фән һәм җитештерүне берләштергән өлкәгә күчеп шрифтлар иҗат итә башлый. Бу өлкәне ныграк өйрәнү өчен ул Мәскәү полиграфия институтының аспирантурасына укырга керә. Шунда укыганда аны сәнгать-нәшрият эшен үзләштерү өчен Германиягә җибәрәләр, берочтан ул анда берничә шәһәрдә үткән күчмә күргәзмәдә дә катнашып кайта. Ф.Таһиров шрифтлар турында бик күп фәнни хезмәтләр яза, нәтиҗәдә, аңа техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен болай гына да, кандидатлык диссертациясен яклаттырмыйча да бирәләр. 1938 елдан башлап Ф.Таһиров Мәскәүдә полиграфия һәм нәшрият техникасы фәнни-тикшеренү институтында шрифтлар лабораториясен җитәкли. Анда СССР халыклары өчен дистәләгән яңа шрифт иҗат ителә.

Фаик Таһиров һәм Александра Коробкованың кызлары Рейда Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый һәм берничә дистә ел дәвамында Мәскәүнең төрле нәшриятларында рәссам, бизәлеш мөхәррире булып эшли, журналлар белән хезмәттәшлек итә, "Мелодия" Бөтенсоюз грампластинка фирмасының баш рәссамы була.

Мөгаллим, татарда беренче рәсем укытучысы Шакирҗан Таһировның кызлары Зөһрә, Суфия, Зәйнәп, Өммесальма барысы да укытучы булып эшли. Суфия һәм Зөһрә атаклы Ләбибә Хөсәения мәктәбендә укыта. Ә ул революциягә кадәр татар хатын-кызларына белем биргән Иж-Бубыйдан соң икенче иң зур урта мәктәп буларак билгеле. Галимә Альта Мәхмүтова үзенең хатын-кызлар хәрәкәте формалашу турындагы хезмәтендә Ләбибә ханымның дөньяви фәннәр укытырлык укытучылар эзләп Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме Шакирҗан Таһировтан ярдәм сораганы турында телгә алып үткән, чөнки аның кызлары Суфия һәм Зөһрәнең үзлекләреннән укытучылар мәктәбе программасына кергән фәннәрне өйрәнүләре хакында ишеткән була. Кызлар, әтиләренең ризалыгын алып, Ләбибә ханымның тәкъдимен кабул иткәннәр һәм аның мәктәбендә укыта башлаганнар. "1906 елдан мәктәптә хисап һәм география, ә соңрак рус теле дәресләрен алып барган Суфия туташ Таһирова 1912 елда Татар укытучылар мәктәбе программасы күләмендә экстерн рәвештә имтиханнар тапшырган. Бу Ләбибә Хөсәения мәктәбе каршында рус сыйныфы ачарга мөмкинлек биргән", - дип язган Альта Мәхмүтова. Моннан тыш, Зөһрә Таһирова - хатын-кызларны аң-белемле итү кирәклеген күтәреп матбугатта мәкаләләр бастырган беренче татар хатын-кызларыбызның берсе. Аның ире Сәмигулла Салихов шулай ук атаклы педагог, сәясәтче булган. 1937 елда "Милли Шура"да катнашканы өчен аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ә 12 елдан тагын ниндидер гаеп тагып 70 яшен тутырып килүче картны кабат хөкем итеп Красноярски өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул бер елдан шунда вафат була. Аларның бер уллары Хашим - уйлап табучы, инженер, үзешчән композитор. Эльза - журналист, тәрҗемәче. Рәйсә - педагог, Татарстанда пионерлар хәрәкәтен оештыручыларның берсе. Харун - танылган математик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, 20 дән артык фәннәр кандидаты әзерләгән (Харун Салиховның ике баласы һәм бер оныгы шулай ук математиклар, физика-математика фәннәре кандидатлары).

Шакирҗан Таһировның бер улы Әхмәтсолтан 1917 елда Идел-Урал штатын төзүдә катнаша. Әхмәтзәки Таһиров - тарихчы, ТАССР Октябрь революциясе архивы директоры, Татарстан дәүләт музеенда фән буенча директор урынбасары була. (Аның улы Эрнест Таһиров һәм кызы Флера Таһирова- Енчевич - дөнья күләмендә танылган физиклар).

Шакирҗан Таһировның улы Ривгать тә - милләтебезгә байтак игелекләр кылган шәхес. 1925 елда ук ул, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты сәркатибе буларак, Китап палатасы төзү кирәклеген күтәреп чыга, бу мәсьәләне җентекләп өйрәнә, бик зур әзерлек эше алып бара. Татарстан Китап палатасын оештыруга аның апасы Суфия дә үзеннән зур өлеш кертә.

1928 елда "Татарстанны өйрәнү җәмгыяте" төзелә. Ривгать аның җитәкчеләрнең берсе була. Шунда ул татар энциклопедиясе төзү уе белән яна башлый һәм мәгълүматлар тупларга керешә. Шулай итеп, Шакирҗан мөгаллимнең бер улы Ривгать Таһиров - энциклопедиябезнең башында торучы (Ул туплаган мәгълүматлар соңыннан Татарстан Фәннәр академиясенең энциклопедия институтына тапшырыла).

25 яшендә үк инде Ривгать Таһиров иске Казанның йөз-сурәтен киләчәк буыннар өчен саклап калу нияте белән мәчетләребезнең, урамнарыбызның матурлыгын, казанлыларның ачыклыгын, садәлеген тасвирлаган китап бастырып чыгара. Китабының бай эчтәлекле булып чыгуына шатланып йөргәндә, тагын ун елдан, ягъни каһәр суккан 1937 елда, нәкъ шушы хезмәте өчен буржуаз милләтчелектә гаепләнәчәге аның күз алдына да килмәгәндер әле. Шул вакытта ул эшеннән китеп качып йөрергә мәҗбүр була. Аның "Казан" кунакханәсенең чормасында яшеренеп ятканын беркем белми. Апасы Суфия аңа кеше күзеннән качырып азык-төлек, китаплар ташып тора. Шулай ул исән кала.

Шул елларда ук Ривгать Таһиров мәктәптә тарих укыту методикасын эшли, I Интернационал турында кандидатлык диссертациясе яклый, докторлыкка җитәрлек материаллар җыя, библиографик белешмәләр төзи.

Ривгать бары тик бер тапкыр гына фәннән, укыту эшеннән үз теләге белән аерылып тора. Ватан сугышы башлангач була бу хәл. Казан дәүләт педагогика институтында эшләгән 39 яшьлек мөгаллимгә бронь бирәләр, ә ул, аннан баш тартып, мине сугышка алыгыз дип, военкомат бусагаларын таптый. Генерал Чуйков армиясе белән Сталинградтан Берлинга кадәр диярлек барып җитә. Каты яралана, табибләр "озак яшәмәс" сыманрак фаразлар да әйткән була. Әмма Ривгатьнең тәкъдирендә сугыштан кайтып өйләнергә, өч ир-баланың әтисе булырга язган икән. Аңа педагогика университетында тарих факультетын җитәкләргә һәм фәнни эшчәнлеген дәвам иттерергә насыйп була.

Таһировларның китап бизәүдән башланган эшләре әнә шулай китап палаталары, архивлар, библиографияләр төзүгә кадәр барып җитә. Кайсы гына өлкәдә хезмәт куйса да, алар гел милләт мәнфәгатен кайгырта.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Рәсемнәр Татарстан Сынлы сәнгать музее фондыннан алынды.

. Шакирҗан Таһиров.


. Ш.Таһировның хатыныГөлчәһрәбану кызлары Суфия (сулдан уңга), Зәйнәп, Өммесальма һәм Зөһрә белән. 1914 ел.


. Ш.Таһировның уллары. Беренче рәттә сулдан уңга:Юсыф, Ривгать, Фаик; икенче рәттә сулдан уңга: Җавад, Мидхәт, Әхмәтзәки, Әхмәтсолтан. 1914 ел.


. Гадел Кутуй һәм Фаик Таһиров. 1920 еллар башы.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: