Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр

Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә концерт булды. Чара Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль кысаларында узды. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе –Татьяна Малышева-Җәлил, шагыйрьнең оныгы.

Чарада герой шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашты. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Концерт кысаларында бер экспонат күргәзмәсе тәкъдим ителде. Татар мәдәни үзәге фойесында легендар «Моабит дәфтәрләре» урнаштырылды. Муса Җәлил музей-фатиры директоры Нәзирә Фәттахова дәфтәрләрнең күчермәләрен Казаннан бер көнгә алып килде.

Фестиваль сәләтле балаларга төрле музыка коралларында уйнарга һәм декламация белән шөгыльләнергә, иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.

Ул 2022 елның 25 августында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә башланды.

Икенче фестивальдә катнашу өчен Мәскәүдән һәм Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән якынча 200 гариза килгән. Казанлылар катнашындагы беренче концерт 27 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә  узды.

Мәскәүдә яшь музыкантлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясады. Муса Җәлилнең шигырьләре рус, татар телләрендә башкала музыка мәктәпләрендә һәм театр студияләрендә тәрбияләнүчеләр башкаруындагы музыкаль номерлар белән чиратлаштырылып яңгырады. Алар арасында шагыйрьнең оныгы Елизавета Малышева-Җәлил дә катнашты.

25 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр концертлар шулай ук Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда узачак.

Февраль аенда, алты концерт нәтиҗәләре буенча герой шагыйрьнең туган көненә ике гала-концерт оештырылачак. Алар Казанда һәм Мәскәүдә узачак. «Зарядье» концерт залындагы чара 25 февральгә билгеләнгән.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев