Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Ләбиб Лерон: Ләис Зөлкарнәй – үзенең өслүбе булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь

Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда катнашты.

«Күп шагыйрьләрнең өйрәнчек шигырьләре була, ә менә Ләиснең өйрәнчек шигыре юк. «Узганны кабатлау» китабыннан бер өйрәнчек шигырь дә тапмассыз. Бу – камил шигырьләрдән торган шигырь. Ул – үзенең өслүбе, үз юлы булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь», - диде Ләбиб Лерон чыгышында.

Аның әйтүенчә, Ләис Зөлкарнәйнең «Узганны кабатлау» китабында «Алтын Урда» дигән дастаны бар, ул китапның өчтән берен алып тора.

«Ул бу дастаннары белән нәрсә әйтергә тели? Безнең шанлы тарихыбыз бар, без аны күз карасыдай сакларга тиеш, ятларга бирергә тиеш түгелбез, ди. «Кулымнан килсә, бу поэмаларны казахларга, үзбәкләргә тәрҗемә иттерер идем. Күрегез, бу җирләр – безнеке! Безнең татарларның эзе, татарлар калдырган җирләр!» – дип телевидениедән чыгыш ясады ул. Каләмдәшебез «Алтын Урда» һәм «Татар җире» дастаннарында да шушы фикерне алга сөрә. Шуңа күрә ул безнең ише шагыйрьләргә дә: «Уяныйк, аң булыйк, булган әйберләребезне бирмик!» – дип әйтә», - диде «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев