Мәдәни җомга

«КЫР КАЗЛАРЫ АРТЫННАН…»

Мәсгут Имашевның опера һәм балет театрында эшләгән еллары иде. Мин театр каршындагы трамвай тукталышында басып торам. Янымда гына ике хатын сөйләшә. Ханымның берсе, пышылдауга күчеп: - Әнә, Мәсгут Имашев бара, - дип, театр ягыннан урам аркылы чыгып баручы бер ир-атка ымлады. - Кем соң ул Мәсгут Имашев? - дип сорады...

Мәсгут Имашевның опера һәм балет театрында эшләгән еллары иде. Мин театр каршындагы трамвай тукталышында басып торам. Янымда гына ике хатын сөйләшә. Ханымның берсе, пышылдауга күчеп:

- Әнә, Мәсгут Имашев бара, - дип, театр ягыннан урам аркылы чыгып баручы бер ир-атка ымлады.

- Кем соң ул Мәсгут Имашев? - дип сорады икенчесе.

- «Кыр казлары артыннан» дигән спектакльне караганың булса, аны менә шул язган инде...

Ханым бераз ялгышты, М.Имашев әле генә искә алынган спектакльнең музыка авторы иде.

Үз вакытында халык тарафыннан бик тә сөелеп, яратылып каралган "Кыр казлары артыннан" дигән лирик драма Мәсгут Имашевның исемен популярлаштыруда, һичшиксез, зур роль уйнады.

Мәсгут Имашев - Пермь өлкәсе Барда районының мәһабәт куе урманнар эчендә урнашкан гүзәл табигатьле Каен авылында (исеме дә нинди бит!) саф чишмә сулары тәмен татып, чын мәгънәсендә авыл тәрбиясе алып үскән егет. Ул, музыка дөньясына өметләр баглап, 1958 елда Казанга килә һәм консерваториядә җыр буенча белем ала башлый.

Кечкенәдән үк музыкага сәләтле бала бул­са да, җырдан аерылмый яшәсә дә, консерва­ториягә ул соңрак, утыз яшен тутырырга санаулы көннәр калганда килә.

1964 елда М.Имашев, вокал классын уңышлы тәмамлап, опера җырчысы дипломы ала, һәм республика партия җитәкчеләренең фатихасы белән, яңа музыка училищесы оештыру өчен, Әлмәт каласына җибәрелә. Директор буларак та, шәхес буларак та ихтирам-хөрмәт казана ул, ә 1976 елда аны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры итеп билгелиләр.

Аның җырлар яза башлавы заводта эшләү елларына туры килә. Нури Арсланов сүзләренә иҗат ителгән «Көймәдә» дип аталган тәүге җыры, тиз арада халыкка таралып, үз вакытында иң популяр җырларның берсе булып китә. Халык җәүһәрләренә тиң бу җыр әле дә үз кыйммәтен югалтмаган. Күп кенә җырлар берничә елдан ук онытыла, ә менә "Сарман"нар, "Арча"лар һаман да яши. Хикмәт нидә соң?! Минем уйлавымча, төп хикмәт - сүз белән көйнең тәңгәлләшүендә, халык көйләре дәрәҗәсенә ирешүендә. Профессиональлекне шул билгели дә инде.

Мәсгут моны беренче җырын язган вакытта ук яхшы аңлаган, күрәсең. Инде басым ясап шуны әйтәсе килә: Мәсгут Имашев шигырьне, җыр текстларын һәрвакытта уйлап сайлый белде һәм җыр көйләрен математик төгәллек, логик алымнар белән җиренә җиткереп эшләүче иҗатчы дәрәҗәсенә иреште.

Ул хәзер дә берсеннән-берсе ягымлы һәм йөрәккә ятышлы җырларын тыңлаучыларга һәрдаим бүләк итеп тора. "Саубуллашу вальсы", "Туган ягым каеннары", "Өзелә үзәкләрем", "Туй күлмәге", "Тәрәзәләр язга елмая" һ.б. барысы да халык җырлары дәрәҗәсенә җиткерелеп чарланган, "пешеп" җиткән. Халык көйләре дәрәҗәсенә җиткереп көй язу бик җиңел эш түгел. Композиторлар моны бик яхшы белә.

Мәсгут Имашев кебек профессиональ биеклеккә омтылып иҗат иткән авторлар күп очракта популярлык казаналар. Ни әйтсәң дә, халык матурлыкны ярата, төзеклекне, «профессиональ төгәллек»не дә бик яхшы сиземли.

Кызганычка каршы, бездә халык өчен иҗат иткәннәргә таяк тыгучылар, "үзешчәннәр" дип кимсетүчеләр табылып тора. Бу уңайдан мәрхүм Рөстәм Яхинның үзешчән композитор хакында әйткән фикерләре искә төшә: "Имашев кебекләрне Берлеккә алырга вакыт җитте дә бит, Мәскәү Союзының кагыйдәләреннән тыш беренче чиратта үзебез - профессионаллар да каршылык күрсәтәбез", - дип көрсенеп сөйләгән иде ул.

Үзешчән авторларга кырын карамаган Ренат Еникеев та: "Композитор махсус белемгә ия булырга тиеш", - дип язып чыкты хәтта. Һәрбер авторның үз дөньясы, үз жанры булуын онытып җибәрәләр, ахрысы. Барлык композитор да опера яки балет музыкасы, симфония язарга тиеш түгелдер бит инде?!

Гомере буе административ эштән башы чыкмаган Мәсгут Имашев үзенең яраткан жанрында эшләвен әле дә дәвам итә. Шуның өстенә, Казан консерваториясенең композиция классына йөреп, композиция белемен үзләштерә. Бу аның профессиональ югарылыкка омтылышын күрсәтә.

Мәгълүм булганча, җыр жанрында уңышка ирешкән композиторлар гына музыкаль спектакльләр яза ала.

Мәсгут Имашев иҗатының беренче баскычы җыр булса, икенчесе - театр өчен музыка язу. Чөнки ул инде эрерәк формаларда да сыналган иҗатчы. Аның "Минем каенанам" дигән музыкаль комедиягә, Илдар Юзеевның "Гашыйклар тавы" радиоспектакленә музыкаль бизәлешләре игътибарга лаек. Ә шул ук Илдар Юзеевның "Кыр казлары артыннан" лирик драмасы (М.Имашев музыкасы) инде чирек гасыр сәхнәдән төшми башкарылып килә.

Кызганыч, соңгы елларда иҗат ителгән байтак кына уңышлы җырлары әлегә кадәр үз башкаручысын таба алмый интегәләр. Аннары гаеп авторның үзендә дә юк түгел, ул артык тыйнак, нота өләшеп йөрми, сорасалар гына тәкъдим итә. Мәсгут Имашевның иҗаты, әйтер идем, халык иҗаты кебек үк, безнең көннәр өчен бик гыйбрәтле.

Сүз уңаеннан музыка дөньясындагы ямьсез күренешләрне дә әйтми кала алмыйм. Күп кенә үзешчән авторлар, тәнкыйтьнең югалуыннан, демократия ирегеннән файдаланып, җәмәгатьчелекнең объектив фикерләрен санга сукмыйча, сәхнәдән булсын, зәңгәр экраннардан булсын, сәнгати кыйммәте булмаган, мәгънәсез, тозсыз һәм төссез җырлар "яңгыр"ы сибә башлады.

Бозылу куркынычы алдында торган музыка сәнгате, пакьлек, сафлык һәм җыр жанрында әдәпле булуны таләп итә. Безнең яшьләребез дә Мәсгут Имашев үрнәгендә профессиональ биеклеккә омтылыш белән халыкка хезмәт итсеннәр иде.

Марс МАКАРОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: