Мәдәни җомга

Космонавтлар мөгаллиме

1961 елда беренче мәртәбә Галәмгә күтәрелгән космонавт Юрий Гагарин исеме телебездән төшми. Ә туган халкыбыз хәтерендә бу көнне үз улыбыз Рафаэль Закиров исеме дә яңгырарга тиеш. Бу хакта белү миңа 1980 елларда ук насыйп булды. "Азат хатын" журналы хезмәткәре буларак, мин Казаныбызның Татар бистәсендә туып-үскән, яшәгән, ире Габдулла белән балалар...

1961 елда беренче мәртәбә Галәмгә күтәрелгән космонавт Юрий Гагарин исеме телебездән төшми. Ә туган халкыбыз хәтерендә бу көнне үз улыбыз Рафаэль Закиров исеме дә яңгырарга тиеш.
Бу хакта белү миңа 1980 елларда ук насыйп булды. "Азат хатын" журналы хезмәткәре буларак, мин Казаныбызның Татар бистәсендә туып-үскән, яшәгән, ире Габдулла белән балалар үстергән Суфия апа Закирова белән таныштым. Ул чактагы СССРның төрле шәһәрләрендә яшәүче-эшләүче уллары-кызлары язган хатлар белән танышканда гаҗәеп фоторәсемгә тап булдым.
- Суфия апа, моның сезгә ничек кагылышы бар? - дип сорадым.
- Фотоны Юрий Гагарин, Андриан Николаев белән янәшә утырган улым Рафаэль җибәрде, - дигән җавап алдым.
Шуннан Мәскәүгә серле учреждениедә төшерелгән фотоны "Азат хатын" журналында бастырырга рөхсәт сорап, Космонавт­ларны әзерләү үзәге башлыгы Г.Береговойга хат салдым:
"Хөрмәтле Георгий Тимофеевич!
Безнең журнал саннан-санга илебездәге халыклар дуслыгы турында сүз алып бара. 10 нчы санга Закировларның интернациональ гаиләсе турында язма әзерләнә. Анда төп сүз - Суфия апа Закирова турында барачак. Аның сигез баласының берсе - Рафаэль Габдулла улы Закиров хәзерге вакытта Жуковский исемендәге академиядә укыта. Без аның әнисенең гаилә альбомыннан бер фото алдык. Монда Р.Г.Закиров уңнан икенче.
Георгий Тимофеевич! Әгәр бу фотоны бастырырга ярамаса, космонавтларның үзләренең укытучыларына карата җылы карашта булуларын истә тотып, моны башка рәсем яки текст белән алыштыру мөмкинлеге юкмы?
1982 елның 26 мае".
Җавап озак көттермәде. Г.Береговой болай язды:
"Сезнең журналда Р.Г.Закировның космонавтлар белән бергә төшкән фоторәсемен бастырыр­га каршы түгелбез. Фоторәсем астындагы текстка сурәтнең космонавтларның профессор Н.Е.Жуковский исемендәге академиядә укыган чакта төшерелүен искәртергә мөмкин.
1982 елның 18 июне".
Космонавтларны укытучы татар туганыбыздан да хат алдым. Хәбәрдән шул билгеле булды: Рафаэль 1954 елда Казандагы Хәрби Һава көчләре махсус мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Мәскәүдә Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби Һава инженерлык академиясендә укуын дәвам иттергән. Бу данлыклы уку йортын 1959 елда "отлично"га тәмамлаган, аннан булачак космонавтлар өчен тренажерлар иҗат ителә торган конструкторлык бюросында эшләгән. 1962 елда космонавтлар отрядына сайлап алу медицина комиссиясен уңышлы үткән. Академиянең адъюнктурасында имтиханнар тоткан, 1967 елда техник фәннәр кандидатлыгы диссертациясен яклаган һәм академиядә укытучы булып эшли башлаган...
...Минем кулыма атаклы академиянең "Вперед и выше" исемле газетасының махсус чыгарылышы (N1, гыйнвар, 2002) килеп эләкте. Беренче битеннән күкрәге тулы орден-медальле, полковник погонлы чибәр ир- егет карап тора. Аңа багышланган язма "Поздравляем с 65 летием!" дип исемләнгән. Газетаның ике битен тутырган шушы котлаудан кайбер өзекләрне генә бергәләп укыйк әле:
"Һичшиксез, кафедраның хәзерге әйдәүче укытучылары һәм галимнәре арасында профессор, хәрби фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, отставкадагы полковник, 2002 елның 8 гыйнварында 65 яшь тулачак Закиров Рафаэль Габдулла улы аерым урын алып тора... Профессор Закировның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге авиация һәм безнең данлыклы уку йортыбыз белән бәйле... Аның холкының төп сыйфаты - бар эшне "отлично"га башкару. Мәктәптә дә, академиядә дә белемне "отлично" билгеләренә үзләштерә, космонавтлар өчен күнегүләр үткәрү җайланмалары төзи. 1962 елның язында аңа космоска юл ачыла. Әмма халыкара хәлләрдә килеп чыккан катлаулану Рафаэль Габдулла улын яңадан вакыйгалар үткенлегенә бәйли, ул, махсус әзерлек узып, төркем башлыгы итеп, СССР Кораллы көчләре составында Кубага җибәрелә, "Анадырь" стратегик операциясендә катнаша.
1964 елда ул туган академиясенә әйләнеп кайта, 1966 елдан педагогик эшчәнлеген башлый, язмышы аны яңадан космос белән бәйли, ул космонавтларны укыта. Аның педагоглык эшчәнлеге үз илебез кысаларында гына чикләнми, 1972 елда ул Корея халык армиясенең Хәрби Һава көчләре белгечләренә яңалыклар өйрәтә. Академиягә кайткач та дустанә илләрнең белгечләре белән эшләвен дәвам иттерә. Ул Вьетнам, ГДР, Югославия, Польша, Чехословакия, Венгрия, Монголия, Төньяк Корея, Куба Республикасы офицерларының әзерлеген яхшыртуга җитәкчелек итә.
Педагоглык эшчәнлеге елларында ул 70 тән артык дип­ломчы һәм ике техник фәннәр кандидаты әзерләде, Бөтенроссия премияләренә лаек булган фәнни эшләргә җитәкчелек итте.
Укыту һәм методик эшләр белән шөгыльләнгәндә ул актив рәвештә гыйльми тикшеренүләр алып баруын да дәвам иттерә..."
Рафаэлебезнең 1962 елның җәендә Совет Кораллы көчләре составында Кубага җибәрелгән булуын инде белдек. Минем кулымда 1999 елда дөнья күргән мемуар-белешмә басма. Кубада 1962-1963 еллардагы Кариб кризисының куркыныч вакыйгалары турындагы, Куба илен һәм халкын Америка басып алучыларыннан, атом-төш сугышы чыгудан сак­лап калуга хезмәтләрен куйган совет хәрбиләренең истәлекләрен туплаган "Стратегическая операция "Анадырь" дигән 325 битле китап бу.
Китапта "В дни Карибского кризиса" дигән 7 битлек язманың авторы - Закиров Рафаэль үзе. Язмага кереш сүздә авторның биографиясеннән - белем алу - хезмәт итү елларыннан бүгенгәчә мәгълүматлар бирелгән: ул 1966 елдан Академиядә укытучы, 1978 елдан өлкән укытучы, доцент, 1992 елдан - профессор, 1998 ел башында Хәрби Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы итеп сайланган, Жуковский исемендәге академиядә, башка югары уку йортларында һәм хәрби частьләрдә киң кулланылучы 75 гыйльми хезмәт, шул исәптән 4 дәреслек, 3 монография, дистәләгән уку әсбаплары һәм башка хезмәтләр авторы...
"Кубалылар утравына Америка кораллы көчләре бәреп керүенә каршы сугышчан хәрәкәтләргә әзер тордык...
Дөнья яңа бөтендөнья сугышы башлануы куркынычы астында калган иде, безнең моны кисәтергә әзер торуыбыз дөнья халкын афәттән коткарды", - дип яза Рафаэль. Ул язмасын шулай тәмамлый:
"Менә инде 32 елдан артык мин фәнни-педагоглык эшчәнлек белән шөгыльләнәм, моның белән горурланам".
Хезмәттәшләре Рафаэльнең музыкаль җанлы ир-егет булуын да ассызыклый. Бу турыда Рафаэль үзенең хатында да язды:
"Безнең өйдә бер музыка коралы - фисгармония бар иде. Әниебез үзе уйный, үзе гаҗәеп матур итеп татар халкының борынгы җырларын җырлый, ә без - балалары, дөньябызны онытып, аны тыңлап утырабыз.
Мин музыка мәктәбен дә тәмамладым. Татар моңнарын гомерем буена зур ләззәт белән уйныйм. Кардәшебез, опера театры дирижеры Җәләл Садриҗиһанов бервакыт хәтта мине консерваториягә тәкъдим итәргә дә уйлаган иде. Очышлар турында хыялым җиңде...
Хатыным Әлфия дә - очучы гаиләсеннән. Советлар Союзы Герое очучы Гыйльфан Батыршин кызы. Улыбызга бабасы исемен куштык, онык Гыйльфан да бабасы, әтисе эзеннән барып, хәрби инженер булырга хыяллана".
Милләттәшебез - якташыбыз Рафаэль Закиров "СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт итүе өчен" ордены һәм 13 медаль белән бүләкләнгән...
Рафаэльнең туганнары да - укымышлы, тырыш, эшчән. Энесе Наил Рафаэль абыйсы кебек үк, туган шәһәре Казаннан хәрби уку йортына, аннан Ленинградка А.Ф.Можайский исемендәге хәрби инженерлар институтына киткән. Шунда аспирантура тәмамлап, галим һәм укытучы булып калган. Инженер-полковник, өлкән гыйльми хезмәткәр...
Сеңлесе Гөлшат медицина институтыбызны тәмамлаган. Ул унҗиде ел Республикабыз Сәламәтлек саклау министрлыгында министр урынбасары булып эшләде. Аннары медицина көллиятендә директор урынбасары вазифасын башкарды. Гөлшатның тормыш иптәше Фоат Әсәдулла улы Гарифуллин да - галим, Казан химия-технология институты профессоры, кафедра мөдире.
Хәмзә ЗАРИПОВ.
2002 ел.
.1 нче рәттә (сулдан уңга): космонавт Ю.Гагарин, Н.Е.Жуковский исемендәге югары хәрби инженерлар академиясе укытучылары К.Алексеев, Р.Закиров, космонавт А.Николаев; 2 нче рәттә: Г.Титов, В.Быковский, А.Леонов һ.б.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: