Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Комедия остасы – татар Раднэр

«Джентльмены удачи» кинокомедиясендә үзбәк милләтле персонажны уйнаган совет актеры Раднэр Моратовның йөзендә шәрык колориты чагылса да, ул Урта Азиядән түгел. Актер – Казан татары. 

Раднэр Моратов 1928 елның көзендә Ленинградта туган. Аның аты – ясалма исемнәрнең берсе. Ул «РАДуйся Новой ЭРе» дигән сүзләрдән җыелган. Бер караганда, мөселман кешесенә яхшы мәгънәле, әмма ясалма булмаган исем кушылса яхшырактыр... Ләкин 1928 елгы җәмгыятьтә күпләр башка төрле фикер йөрткән. Актер дусларының күбесе аңа Радик дип дәшкән. Зиннәт Моратов гаиләсендә туган тагын ике ир бала да – уңышка ирешкән затлардан: актерның 1932 елда туган энесе Лир – РФның шахмат буенча атказанган тренеры һәм халыкара арбитр, 1937 елны туган энесе Родэс – зур галим, физика-математика фәннәре докторы.

Раднэрның күпкырлы талант иясе булуын шул да раслый: ул әле шахмат уены буенча спорт остасы кандидаты да... 76 яшендә Альцгеймер чиреннән хәтере чуалып, инсульттан соң да җәфа чигеп дөнья куячак актерның яшьлеге совет чорына туры килгән. Өстәвенә аның әтисе, Зиннәт Ибәт улы Моратов – ТАССРны җитәкләгән беренче татар. 1944-1957 елларда, 13 ел буе ТАССР өлкә комитетының беренче секретаре булган шәхес, ягъни булачак актер үскән гаиләнең матди хәле зарланырдай түгел. Раднэр һәрчак йомшак күңелле, юмарт ир-ат булып санала. Мәсәлән, аның дусты, актер Анатолий Яббаров болай дип искә ала: «1975 елны каршылаганда, мин аны Кино йортындагы бәйрәмгә чакырдым, шуннан дуслашып киттек. «Джентльмены удачи»га ул кинәт кабул ителде. Актер Фруник Мкртчян Әрмән ССРы оешуга 50 ел тулуга багышланган чараларга катнашу өчен үз якларына кайтып киткән иде. Аның әйләнеп кайтканын көтеп, әлеге кино берничә көн төшерелмичә торды. Совет вакытында мондый хәл булырга тиеш түгел. Кино һәр көн төшерелергә тиеш! «Мосфильм» директоры әлеге тасманы иҗат итүне туктатам, дип җикеренгәч, режиссер үз яныннан үтеп баручы  Раднэрны күреп, аны гримеркага алып кергән. Рольгә ул кастингсыз гына кабул ителгән. Бу кинофильм бары тик шук, шаян атмосферада гына төшерелгән, актерлар да һәрвакыт үзара дус булган».    

Раднэр Моратов утыз елдан артык Киноактер театр-студиясендә эшләгән. 60 яше тулгач та, аннан китәргә булган. 10-12 ел ял иткән. Әмма үзгәртеп кору чоры башлангач, пенсиясе бернигә дә җитмәячәген аңлап, театрга әйләнеп кайткан. Әмма бары тик килешү нигезендә генә. Ләкин бу килешү аны рольләр уйнауга китермәсә дә, театр түләгән сумма гомер итәргә җитеп торган. Россиянең киноактерлар гильдиясе булышлыгы белән дә көн күргән ул. Дуслары Моратовны бик яхшы аналитик фикер йөртүче буларак истә калдырган. Кайчандыр ул лотереяларда да, ат чабышларында да хәйран откан. Оттырган да, билгеле. Азартлы уенчыга күңел сиземләве, анализ ясый алу сәләте дә булышлык иткәндер. Хәтта шахмат буенча дөнья чемпионы Василий Смыслов белән шахмат уйнап, аны отканы булган акыллы башның. Бервакыт «Шахмат мәктәбе» телетапшыруларында катнашкан. Ниндидер кинофильм төшергәндә, көтмәгәндә техник тәнәфес ясарга туры килә һәм кинорежиссер Шакен Айманов актерларга: «Йә, кайсыгыз монда шахматчы? Уйнап алыйк!» – ди. Аймановның казахлардагы иң яхшы шахматчыларның берсе саналуын истә тотканнардыр, берәү дә дәшмәгән. Шулчак Раднэр Моратов аның белән уйный башлаган. Раднэр аны бер-бер артлы җиде тапкыр җиңгән. Аймановның йөзе каралып чыккан. Шул көнне ул: «Бу татарны группада башка күрәсем булмасын!» – дигән. Тәкәббер режиссер берничә көн узгач кына тынычлана алган. Кино да төшерелеп беткән. Инде титрларга фамилияләр тезеп чыгасы гына калган. Р.Моратовның хезмәт хакына йогынты ясаячак тарифны билгеләү вакыты килеп җиткән чак икән һәм ул бу режиссерга үз фамилиясен дә титрга куюын үтенгән. Хезмәт хакы уйналган рольләр санын да исәпкә алып арта. Казах режиссеры вәгъдә иткән. Кинофильмны тапшыру вакыты килеп җиткән. Кечкенә генә залга бик тыйнак елмаеп Раднэр да кереп утырган, ләкин фильм башланганда күрсәтелә торган титрларда үз фамилиясен тапмаган. Бәлкем, бераз көтәргәдер, бу тасма әле тапшыру вакыты кысаларында гына күрсәтелә бит... Анатолий Яббаров искә алганча, әлеге фильм – трагедия жанрында һәм эчтәлеге буенча «Отец солдата» кинофильмын хәтерләтә. Тик бу фильмда сугышта һәлак булган үз улын грузин милләтле әти кеше түгел, ә казах милләтле ата эзли. Менә кинофильмның ахыры... әти кеше улының каберен таба. Бик драматик мизгелләрдән соң киногерой инде улы кабереннән читкә таба атлый. Һәм экранда зур план белән кабер ташындагы язу күрсәтелә. Ә анда... «Здесь похоронен Раднэр Муратов» дип язылган. Татар актеры Раднэрның йөзе агарына, аяклары тотмый башлый, әмма ул тыйнак кына тора да залдан чыгып китә. Соңрак Ш.Айманов аны коридорда очратып: «Күрдеңме инде, син титрларга нинди олы хәрефләр белән язылдың?!» – дип шатлана. «Күрдем» – ди Моратов. Әйе, бу да итагатьлек сыйфаты. Р.Моратов казах режиссерының якасыннан алып, аңа ташлана да алган булыр иде. Тик аның холкы андый түгел... 

Ләкин бу тарихның дәвамы бар. «Берничә көннән соң, 1970 елның 23 декабрендә Кино йорты ресторанында шушы фильм чыгу уңаеннан премьера банкеты оештырыла. Бәйрәмгә бик күп кеше җыела: шушы киноны төшергән төркем, чакырылган кунаклар, – дип искә ала татар актерының замандашы, дусты Николай Бобриков. – Ләкин алар шәрабны әле бокалларга тутырырга да өлгерми, Ш.Аймановны Госкинога, документларга кул куярга чакыралар. Аның фильмын ниндидер кинофестивальгә дә юллыйлар икән. Ул тиздән кайтачагын әйтеп, чыгып китә. Кәгазьләргә кул кую, чыннан да, күп вакытны алмый. Кино йортына килеп җитәрәк, ул машина йөртүчесенә болай ди: «Мине монда төшереп калдыр, югыйсә, син әйләнеп килеп туктаганчы, мин күп вакытымны югалтачакмын». Һәм Горький урамының каршы ягында төшеп кала. Башта җир асты юлына төшәргә тели, ләкин урамның буш булуын күреп, урам аркылы гына чыга башлый. Кинәт каяндыр машина пәйда була һәм аны бәрдерә. Режиссер һәлак була... Һәм Аймановны кинопремьерасы белән котларга дип банкетка җыенганнарга шул көнне аның белән бәхилләшергә туры килә».

Николай Бобриков хати­рәләренә караганда, гомеренең соңгы елларында Моратов аның янына, эшенә еш килгән. Алар бергәләп чәй эчә торган булган. Самими күңелле, бала кебек булган ул. Яхшы киемнәрне дә кирәксенмәгән. Гаиләсен дә...

Очрашкан чакларда, актер үз хатирәләре белән уртаклаша иде дип искә ала Николай Бобриков. Мәсәлән, Раднэр әтисен һәрчак бик хөрмәт итүе, хәтта аннан куркуы хакында да сөйләгән, сугыш вакытында Казанга килгән В.Молотов белән шахмат уйнавын да искә алган, олы яшьтәге укытучы әнисенең кинәт кенә үлүе өчен дә көенгән. Н. Бобриков истәлекләреннән: «Әнисе караңгыда автобуска керә башлап, аягын баскычка куйган, автобус йөртүче аны күрмичә, ишекне яба башлаган, әнисе егылган, ә автобус аны берничә метр өстерәп алып киткән... Аңа әнисе үлеме дә начар тәэсир итмичә калмаган. Гомумән, ул конфликтка кермәүче шәхес иде, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ә андыйларга теләсә кайсы коллективта да яхшы караш була. Башта ул хәрби училищены тәмамлап, очучы булырга хыялланган. Әмма инде сугыш та ахырына якынлаша. Аннары күзләре начар күрә башлавы аңлашылган. Шуннан соң ул башкалага юл алган. Мәскәүгә килгәч, ВДНХ янындагы иске фонтан кырына утырып, тәмәке көйрәтеп җибәргән. (Тора-бара ул тәмәке тартуын ташлады). Аның янына кемдер килеп, тәмәкесен кабызмакчы булган һәм: «Сез каршыдагы институтка шулкадәр дикъкать белән карыйсыз, әллә шунда укырга керергә телисезме?» дип сорап куйган. «Әйе, шунда укыр идем», – дип җавап биргән Радик. «Ә сез нәрсә эшли беләсез?» дигәч, «Шигырь сөйли беләм» дигән кичәге очучы һәм В.Маяковский шигырен күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләп тә күрсәткән. Бу адәм: «Иртәгә институтка, 122 аудиториягә килегез, минем янга икәнегезне әйтегез», – дип сау­буллашкан. Бактың исә, бу танылган кинорежиссер Михаил Ромм икән. Радик килсә, аудитория яны тулы халык. Ләкин ул эчкә үткән һәм М.Ромм шунда ук аңа мөрәҗәгать итеп: «Мин сезне үземнең курска укырга алам», – дигән. Ә башкаларга үз карарын болай дип аңлаткан: «Менә без актерлар курсы җыйдык, ә анда барысы да йә аксыл, йә җирән чәчлеләр. Ә миңа менә шушы, кара чәчле татар кирәк!» Моратов институтка имтиханнарсыз кабул ителгән. Сталин сугыштан соң ир-атларны имтихан биреп тормыйча да укырга кабул итәргә кушкан бит. Шунда ул Лена Довлатбекова белән дә танышты. Аларның улы туды. Әмма гаилә тормышы гына нибары берничә ел дәвам итте. Елена аның ипподромдагы азартлы уеннарга катнашуын җиңә алмады!» 

Н.Бобриков сөйләвенчә, Моратов иң якты, төп ролен ТАССР оешуга 50 ел тулуга багышланган «Возвращение чувств» дип аталган бер самими кинофильм­да башкарган. Шушы роле өчен РФССРның атказанган артисты исеменә лаек дип табылган. Әмма әлеге исем аңа соңрак, бары тик 1986 елда гына бирелгән. Башка тасмаларда да актерга бары тик эпизодлар уйнау гына насыйп булган. Ләкин алар күзгә бәрелеп торган ачык та, кызыклы да булып чыккан. Мәсәлән, «Кабулдагы миссия»­дә Әфганстандагы илчелегебезнең машина йөртүчесе ролен уйнаган ул. Анда аның белән бер мәзәк хәл дә туган. Кино төшергән беренче көнне үк ул берничә актер белән тәм-том ашап карар өчен җирле базарга барган, һәм аның янына кечкенә малай килеп, совет актерларын бик яратуын әйткән. Кулындагы каракүл кисәген алып, имза куюын үтенгән. Раднэр моны үзенчә, популяр булганы өчен үтенеч дип аңлап, имзасын куйган. Бер-ике көн үткәч, әлеге әфган малае янә аның янына килгән. Кулында – каракүлдән тегелгән баш киеме. «Бер мең акча тиешсең!» дигән аңа малай. Нишләп? Шулчак ул баш киеменең эчке ягын әйләндереп күрсәткән, ә анда – актерның имзасы. Глеб Стриженовтан әҗәткә алып, шул шапканы сатып алырга мәҗбүр булган Моратов. Әмма соңрак ул аны гел үзе белән йөрткән, сәхнәгә чыгыш ясарга чыкканда да яратып кия торган булган.

Соңгы елларда «Вокруг смеха» тапшыруларында катнашкан, фойеда тамашачылар белән фотога төшкән, моның өчен аңа ике йөз сум акча да түләгәннәр... «Пенсиясе зур түгел иде шул, – дип аңлаткан Н.Бобриков. – Театрыбыз аңа булышып торды, әмма акчасы барыбер җитми иде. Әҗәткә дә алды. 50 еллап ипподромдагы ат ярышлары җиңүчеләрен билгеләүдә уйнады һәм һәрчак диярлек ота иде! Ул бар ярышларның программаларын ала да бертөр схема буенча атларның кайсы беренче булып киләчәген билгели иде. Һәм барлык унбиш ат та финишка ул билгеләгәнчә килә иде. Алдан билгеләү өчен, аңа аерым бертөр шартлар үтәлүе дә кирәк булды: соңгы трамвай үтеп китеп, каршыдагы йортта соңгы ут сүнгәч, тәмам тынлык урнашкач, таблицалар сыза иде ул. Соңрак үзе сирәк уйнады. Бар белгәнен ипподромга еш йөрүче ир-атларга әйтеп бирә башлады, алар, яхшы акчалар отып кайткач, Раднэрга да бераз өлеш чыгара иде. Соңгы елларда, чире көчәеп, бик төгәл әйтә алмаганда да, алар аңа биш йөз сум биреп, син әйткән буенча оттык менә диләр иде, ә ул шуңа ышанып, бик шатлана иде!    

Аның тагын бер мавыгуы булды – яхшы китаплар җыю. Үз вакытында Советлар Союзы буйлап тамашачылар белән очрашуларга йөрде. Кунакханәгә урнашуга ук, швейцардан каладагы иң зур китап кибетенең кайда урнашуын сорый да шунда чаба иде. Китапларга ул чорда кытлык, әмма кечкенәрәк калаларда алар һәрчак күп булды. Мәскәүдә, Калинин проспектындагы китап кибетендә таныш сатучысы эшләде. Ул шунда баргач, сәгатьләр буе китап сайлый, аннары балалар китаплары бүлегенә кереп, таныш сатучы әзерләп куйган китапларны сатып ала иде. Радик үзенә бик яхшы китап­ханә туплады. Берничә мең том. Әмма: «Шушы китаплар ишелеп төшеп үлсәм иде!» дигән теләген дә еш кабатлады. Чөнки китаплар куелган киштәләре ныклап беркетелмәү сәбәпле, кайчан да булса өстенә ишелеп төшәрләр дип уйлый иде. Аннары шул китапларның эчтәлеген башкаларга шулкадәр үзенчәлекле итеп сөйли белде, шунлыктан кешеләр аларны ул үзе язган дип уйлый иде. Аеруча да поездларда сөйләргә яратты, бар вагонны диярлек үз янына җыя да, кешеләргә үз тормышында булган вакыйгадай итеп сөйли иде. Купеда барырга яратты. «Анда кешеләр күп бит!» – ди иде».

Башкалар белән аралашуны сөйсә дә, соңгы елларда актер беркемнең булышлыгын да кабул итмәүче, көннән-көн үз эченә ябыла баручы адәмгә әйләнгән. Хәтта актер булып киткән улы Леонид та, Елена да аңа йогынты ясый алмаган. Тик шул ук вакытта алар Раднэр Зиннәт улының үз дөньясы кануннары буенча гына яшәгәнен, күп очракта үзен бәхетле бала итеп сизгәнен аңлаган.

Сиксән биш кинофильмда эпизодларда катнашкан яисә икенче план рольләрендә уйнаган актер ул. Бәлкем, аңа режиссер карарыннан торган һөнәрдә түгел, ә гомумән башка төр һөнәрдә булу килешә төшәр иде. Гомере ахырында Раднэр Зиннәт улы чиксез мохтаҗлыкта калган, инсульт кичергән, аның хәтере начарланган. Урамнарда адаша башлаган. Үзенең кем икәнлеген дә әйтеп бирә алмас көннәре дә килеп җиткән. 2004 елның декабрендә икенче инсульт булгач, комага китеп, хастаханәдә тын гына дөнья куйган. Аз санда булса да, соңгы юлга озатучы дуслары табылган. Театр һәм кино актеры, РСФСРның атказанган артисты, утыз ике ел эчендә «Максим Перепелица», «12 стульев», «Вечный зов», «Щит и меч» һ.б.фильмнарда уйнаган Р.Моратовны халык «Джентльмены удачи» тасмасындагы роле буенча күбрәк хәтерли. Әмма бу актерны якыннан белүчеләр аның гаҗәеп тыйнак, искиткеч акыллы, зыялы, данга исе китмәүче зат булуына сокланып һәм аның азартлы уеннар белән мавыгып, бар гонорарын ипподромда калдыруы аркасында килеп чыккан ялгызлыгына көенеп искә ала.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев