Мәдәни җомга

Кол Гали байракчысы

(Нурмөхәммәт Хисамовка 80 яшь) Телең - шигъри алтын, Яшә, бөек халкым! (Н.Хисамов. "Татар шигыре") Иҗади тормышының иң зур һәм бәрәкәтле өлешен фәкать бер язучының данлыклы әсәрен тәфсилләүгә багышлаган галимне беләсезме? Гомеренең төп кисәген меңьеллык татар әдәбиятының чишмә башында торган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрен тикшерүгә багышлаган шәхес - Нурмөхәммәт Шаһвәли...

(Нурмөхәммәт Хисамовка 80 яшь)
Телең - шигъри алтын,
Яшә, бөек халкым!
(Н.Хисамов. "Татар шигыре")
Иҗади тормышының иң зур һәм бәрәкәтле өлешен фәкать бер язучының данлыклы әсәрен тәфсилләүгә багышлаган галимне беләсезме? Гомеренең төп кисәген меңьеллык татар әдәбиятының чишмә башында торган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрен тикшерүгә багышлаган шәхес - Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов ул. Аның филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, күптөрле башка бүләкләр, дистәләгән фәнни, шигъри әсәрләр авторы икәнлекне искә төшереп үтү дә лаземдер.
Мин Н.Хисамовның башка татар шагыйрьләренә багышланган хезмәтләрен ихтирам итсәм дә, аны Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ыннан аерып бәяли алмыйм. Хәтта кайбер мизгелләрдә Нурмөхәммәт дустымны акыл иясе, ак сакаллы Кол Гали янында басып, гәпләшеп торгандай күзаллыйм. Шул чаклысы да мөһим: галим кайсы чор, юнәлеш, шәхес турында сүз алып бармасын, аның өчен үлчәү, бәяләү бизмәне - Кол Гали иҗаты.
Ни рәвешле табышкан соң Кол Гали "бабабыз" белән Нурмөхәммәт Хисамов? Казан дәүләт университетын тәмамлап, берничә ел төрле редакцияләрдә чирканчык алганнан соң, 1962 елда аспирантурага кергәч, бу теманы аңа фәнни җитәкчесе, профессор Хатип Госман тәкъдим иткән. Әмма ничек кенә булмасын, фәнни мәсләгеңне җаның-тәнең белән яратмасаң, уңышка ирешеп булмый. Бу яктан Н.Хисамовның казанышлары күз алдында. 1980 елда - кандидатлык, 1996 сәнәдә М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында докторлык диссертациясе яклана. Тышлыктагы исемнәре башкачарак әйтелсә дә, хезмәтләрнең үзәгендә Кол Гали иҗаты тора. Административ баскычлар да аңа мохтаҗ. 1980 елдан Тел әдәбият, тарих (хәзер сәнгать) институтының текстология һәм кулъязмалар бүлеге мөдире. Ә инде яңа гасыр башыннан, 2000-2006 елларда - шул институтның директоры.
Нинди генә уку йортларына эшкә чакырып карамасыннар, ул күбәләк төсле чәчәктән чәчәккә сикереп йөрмәде, үзе югары белем алган КДУда махсус семинарлар алып баргаласа да, халкыбызның рухи-мәдәни мирасын, бүгенге рухи халәтен өйрәнүче Г.Ибраһимов исемендәге гыйльми институтына турылыклы калды.
Иҗат юлын шигырьдән башлаган Шаһвәли углы, фәндә дә шул юнәлешне - поэзия мәркәзе - Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" дастанын тикшерүдә дәвам итә. Шигырь галиме нинди биеклектә торырга тиешлекне ул үзенең тормыш юлы һәм фәнни эзләнүләре белән күрсәтте. Кол Галинең атаклы дастанына, соңрак аның төрле чорларда яшәгән, иҗади дәвамчыларына багышланган тышлыкларында "Нурмөхәммәт Хисамов" имзасы торган китаплар "коелып" кына тора.
Иң әүвәл турыдан-туры "Кыйссаи Йосыф"ны яд иткән, олылаган "Бөек язмышлы әсәр" (Татар. кит. нәшр.) китабы пәйда булды. Әлеге фундаменталь хезмәт артыннан, күренекле язучы Г.Ахуновның сүз башы белән, киң катлам укучыга юнәлтелгән "Бәрәкәтле чишмәләр" (1987) җыентыгы дөнья күрде.
Әдәби-фәнни мәкаләләрдән, иҗат портретларыннан, һәм пуб­лицистик чыгышлардан торган "Хәтер сагында" (2004) китабында Н.Хисамов әдәбият тарихының урта гасыр, егерменче йөз башы һәм хәзерге шигъриятебезгә багышланган проблемалы-нәзари мәсьәләләрне калкыта. Татар, рус телләрендә басылган мәкаләләреннән шигъриятебезнең Кол Галидән Рәмис Аймәткә кадәр сузылган күп гасырлы тарихы килеп баса. Аның фикерләү киңлеге гаҗәеп: "Урта гасыр мирасы һәм экология", "Әдәби мирас һәм милләт бердәмлеге", "Өч халыкның өч шагыйре" (Кол Гали, Әхмәди, Дүрбәк), "Дәрдемәнднең "Хәят" шигыре" һ.б. Ул М.Гайнуллин, А.Арсланов, профессор Таһирҗанов кебек әдәбият-тел галимнәрен, матур сүз осталарын да игътибардан читтә калдырмый. Күбесе хисси җылылык, фикри зирәклек белән тасвирлана. Халык авыз иҗатын ул "Халкыбызның затлы хәзинәсе" дип атый һәм бу байлыкны онытылып беткәнче язып алып, бәяләп, чыгарып калырга ашыккан Хәмит Ярми, И.Надиров, Ф.Әхмәтова-Урманче, Х.Мәхмүтов, Л.Җамалетдинов, Х.Гатина кебек авылдан-авылга йөреп, Себер сазлыкларын ерып, рухи хәзинәбезне бөртекләп җыйган фидакярләргә рәхмәт сүзен кызганмый. Аның җырларыбызга биргән бәясе дә күңелдә уелып калырлык: "Хаклы рәвештә татар халкын җырчы халык диләр. Җыр - асылда, дөньяга сибелеп яшәгән милләтебезне рухи яктан бер бөтенгә беркетеп бәйләп торган иң торыклы җеп тә" ("Хәтер сагында"). Татар халык иҗатының 12 томлык тупланмасы басылып чыгуны хуплап, аның Г.Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителүенә һәм шуңа лаек булуына ихластан шатлануын яшерми.
Алдагы елларда галимнең фикерләү, бәяләү, иңләү офыгы киңәя. Ул үзенең игътибарын Тукай иҗатын өйрәнүгә юнәлтә. Н.Хисамов өчен Тукай - халык язмышына, тормышына якынлыгы белән яңа дәрәҗәдәге зур шигъ­ри биеклек. Анда да галим­не шагыйрьнең шәҗәрәсеннән, биография­сеннән бигрәк, Тукайның дөнья шигърияте дәрәҗәсендә торган фәлсәфи-эс­тетик югарылыгы, сүз-сурәт, шигырь техникасы үсешенә алып килгән яңачалыгы кызыксындыра. Галим фикеренчә, меңьеллык татар шигъриятенә Тукай егерменче йөз башында илдә башланган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, халкыбызның үзаңы уяну, милләт буларак оешып җитүе дулкынында әдәбиятка өермәдәй килеп керә һәм тиз арада тирән эчтә­лекле, ачык фикерле шигырьләре белән үз тавышы, үз аһәңе булган күренек­ле шагыйрьләр рәтенә баса, үзе исән чакта ук "Халык шагыйре" дигән бөек исемгә лаек була. Тукай дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрь буш урында һәм тар әдәби кысаларда гына туа һәм үсә алмый. Аның дәррәү балкып китүе өчен тиешле алшартларны Н.Хисамов тәгаен билгели. Унөчен­че гасыр башында Кол Гали ачып җибәргән шигърият дәрья­сына алдагы чорларда Котб, Мәхмүт Болгари, Сәеф Сараи, Өмми Камал, Мөхәммәдь­яр, Мәүлә Колый, Акмулла, Кандалыйлар үз бизәкләре, чалымнары белән килеп кушылып, Тукай феномены күтәрелүгә җирлек әзерли. Үзенең күп санлы мәкаләләрендә һәм шуларның күбесен туплаган "Тукайны төшенү юлында" (2003) китабында бөек шагыйребез иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Г.Халит, И.Нуруллин, Х.Госман, Я.Агишев, Р.Нафигов, Р.Башкуров, Р.Ганеева, Н.Лаисов кебек галимнәрнең хезмәтләрен ихтирам белән искә ала һәм аларның эзләнүләрен дәвам иттерә. Аның фикеренчә, Тукай мирасын чагыштыр­ма-типологик яссылыкта, дөнья һәм биг­рәк тә төрки шигърият фонында тикшерү дәвам итәргә тиеш. Эзләнүләрен ул үзе шул юнәлешләрдә алып барыр­га омтыла. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Бу көннәрдә генә аның нигездә ша­гыйрь иҗатына багыш­ланган "Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе" (2017) мәҗмугасы дөнья күрде. Китапта урын алган мәкаләләрнең исемнәре генә дә җисемнәрен күзалларга мөмкинлек бирә: "Татар әдәбияты тарихында 20 йөз башы шигърияте", "Тукай - яңа гасыр шигъриятенә нигез салучы", "Тукай һәм Аурупа шигърияте", "Тукайның шигъри фикерләвендә шәркый сурәтләр", "Тукайга якынаю" һәм "Шигърияттә Тукай феномены".
Шагыйрьнең соңгы сайланмаларында төп урынны алган һәм мәҗмугага исем биргән "Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе" мәкалә исеменең соңгы сүзе галимнәр арасында беркадәр бәхәс тә уятты. Барчабызның да Тукайны бөек милли шагыйребез буларак кына күрәсе килүебез табигый иде. Н.Хисамов Тукайның шәхси фаҗигасендә милләт язмышы чагыла дип, мәкаләсенең атамасын яклауда чакма ташы кебек нык торды һәм ул шулай басылып та чыкты. "Татар халкының, - дип яза галим, - милләт алгарышының барлык мөһим мәсьәләләре аның кайгырту үзәгендә. Татар милли әдәби теленең үсеш юлларын ул хәзерге тел гыйлеменә хас югарылыкта аңлый". Галим биргән исемне "аклаучы" янә бер өзек. "Шагыйрьнең ятимлегенә кагылышлы мәгълүматларны тыныч күңел белән уку мөмкин түгел. Әмма шунда бер бөек хакыйкать тә ачыла: ул - безнең туган халкыбызның җан юмартлыгы, инсани галилеге. Шушы бәхетсез сабый бары халкыбызның олы җанлылыгы аркасында исән кала һәм бөек шагыйрь булып җитешә".
Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев кебек ХХ гасыр бөекләре белән мавыгып, Нурмөхәммәт әфәнде үзен "пар атта" олы фәнгә алып кергән Кол Гали дастанын оныттымы әллә, дип уйларга нигез юк кебек. Ул хәтта Тукай иҗатының иҗтимагый-сәяси юнәлеше турында уйланганда да "Кыйссаи Йосыф" авторына сылтама ясый. Мәсәлән, Тукайның "Кышка бер сүз" шигыренә бәйле рәвештә галим болай дип яза. "Шагыйрьнең сугышка мөнәсәбәте дигәндә ул - гомумән, сугышка каршы пацифист рухлы зат... Татар шигъриятендә бу мотив Кол Галидән бирле килә" ("Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе", 117 б).
Юк, үзенең борынгы "бабасын" галим бер мизгелгә дә исеннән чыгармый. 2006 елда Кол Гали дастанының төрки-фарсы дөньясында бик күп иҗатчыларны рухландырган сюжет-мотивларны бер үзәккә туплаган "Кол Гали һәм төрки Йосыфнамә" исемле чагыштырма-типологик хезмәте дөнья күрә. Рус телле укучыларны да онытмый ул: "Поэма Киссаи Йусуф" Кул Али: монография: анализ источников сюжета и авторского творчества" (1979) - шуның бер үрнәге. Ошбу китапның Мәскәүдә һәм фәнни дөньяда иң абруйлы "Наука" нәшриятында бастырылып чыгуы хезмәтнең сыйфатына һәм бөтен Россиягә, төрки дөньяга таралуына бер дәлил. Н.Хисамовны Йосыф белән Зөләйха турындагы сюжетның таралыш даирәсе борчый.
Кол Гали әсәре татарныкы гына дип ябышып ятмый профессор, тар фикер йөртү аңа хас түгел. 2001 елда "Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии 12-15 вв. (проб­лема версий)" исемле хезмәте дөнья күрә. Әдәбият фәнендә перспективалы юнәлешне сайлап ала белү уңышның яртысы булса, икенче мөһим ягы - аның милли омтылышларга җавап бирүе, ахыр чиктә халыкның рухын, сүз-сурәткә маһирлеген ачып салу сәләте.
Кол Гали үз әсәренең сюжет өлгесен дини мифологиядән алса, миһербанлыкка, олы җанлы булуга, мәхәббәткә туг­ры калырга чакыру, шигъ­ри матурлыкка ирешү юлында халык иҗаты кыйммәтләренә таяна. Н.Хисамов "Кыйссаи Йосыф"ның татар-төрки фольклоры казанышларын тәненә сеңдергән ядкяр буларак киң катлау укучыга җиткерү юнәлешендә зур эш башкара: аны комментарийләре, аңлатмалары белән хәзерге әдәби телгә күчерә (Кол Гали "Кыйссаи Йосыф". Хәзерге әдәби телгә Н.Хисамовның шигъри тәрҗемәсе, 1989), шагыйрьнең үзен һәм аның каһарманнарын театр мөнбәренә күтәрә. Чәчмә белән язылган "Йосыф-Зөләйха" драмасы Тинчурин исемен йөртүче театрда зур уңыш белән барды.
Аның иҗаты турында фикерләре белән уртаклашкан галимнәр Н.Хисамовның гуманитар фән үсешен оештыру сәләтенә игътибар итә. Бер кире каккысыз мисал: аның җитәкчелегендә, саллы кереш, йомгак сүзләре, мәкаләләре белән басылып чык­кан "Средневековая татарская литература 8-18 в.в" (1999) исемле ифрат фәнни җыентыгы белән Х.Г.Короглы (дөньякүләм күренекле галим, докторлык диссертациясенең оппоненты) Ф.Әхмәтова-Урманче, Ш.Абилов, М.Гайнетдинов, И.Надиров кебек танылган галимнәрне "эш" белән тәэмин итте.
Менә шулай, сабыр гына, "тамырлар кайдан килә" дип, татар шигърияте тарихын тикшереп, аны дөньяга таныту рухы белән яшәп, фани тормыш-көнитеш мәшәкатьләренә исе китмичәрәк көнен күргән профессор үткән гасырның 90 елларында, милләтнең алдынгы сәясәтче зыялылары белән бергә, азатлык өчен көрәшкә ялкынлы сүзе белән кушылып китә. "Халыкның милли үзаңы чак кына йокымсырый башладымы, инкыйраз афәте өскә өелә башлый", - дип яза ул "Хәтер сагында" китабының керешендә.
Җыентык милләт яшәеше, теленең киләчәге мәсьәләләрен калкытып куйган "Республикам-горурлыгым" өлеше "Горурлыгым" шигыре белән башлана. Тезмә, тантаналы сүзләрдән бигрәк, ихластан әйтелгән, халкын самими ярату кичерешен эзлекле ачкан юллары белән хәтердә кала.
Ямансулап калсам мин еракта,
Үзәгемә үтсә салкыннар.
Җылысына кайтып сыенырга
Республикам, туган халкым бар.
Мөстәкыйльлек өчен барган көрәшкә кушылып, аны оештыручылар белән соклануын һәм халкы белән бергә булуын ул "Республикамның кайнар көннәре", "Җөмһүриятнең рухани саулыгы", һ.б. бик күп чыгыш­ларында раслый. "Татарстан үзенең өр-яңа тарихында гаять җаваплы чорга килеп керде. Сүз милләтнең һәм җөмһүриятнең соңгы ун ел эчендә ирешкән казанышларын саклап калу һәм алга таба үсеш-хәрәкәтнең логик инерциясен югалтмау хакында бара" ("Хәтер сагында", 551 б).
"Когда происходит подмена понятий" мәкаләсендә ул Татарстанның бәйсезлеккә омтылышына аяк чалучы көчләрне фаш итә. Аның фикеренчә, шовинист-депутатлар Совет чоры атамаларын кулланып, Татарстанны "ачык республика" буларак танырга тәкъдим итә. "Открытая" - значит "ничейная". Мы уже знаем чьей добычей является у нас "ничейное". Этот тезис завуалировал мечту десятков поколений шовинистов о "Татарии без татар" ("Хәтер сагында", 558 б.)
Ни кызганыч, алдынгы сәясәтчеләр һәм Н.Хисамов кебек галимнәр тырышлыгы белән ирешелгән "алга таба үсеш-хәрәкәтнең логик инерциясе" туктатылды һәм республикабыз элеккеге автономия кысаларында кала бирә.
Шигырь китапларын укучыга ирештерергә ашыкмаса да, Нурмөхәммәт 1952 елдан алып шигырьләрен вакытлы матбугатта туктаусыз бастыра килә. "Яз миңа чәчәкләр китерә" исемле тәүге җыентыгы, аспирантура иләген үткәннән соң, 1967 елда гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шул ук вакытта матбугатта аның шигъри бәйләмнәре басылып, Н.Җиһанов, С.Садыйкова,
Р.Яхин, Р.Ахиярова кебек күренекле композиторларны көй язуга рухландырып тора. "Сиреньнәр", "Бер генә", "Синең исемең, синең тавышың" (Р.Яхин), "Горурлыгым"(С.Садыйкова), "Таңсылу" (Р.Ахиярова) һ.б. җырлар текстының авторы кырыс галим Нурмөхәммәт Хисамов икәнлекне күпчелек тыңлаучылар белми дә кала.
Ниһаять, ул төрле чорда, төрле хис, кичереш тәэсирендә (шулар буенча рухи дөньясының үзгәрә, байый, табигый ки, нәрсәнедер югалтуын да сиземләп була) иҗат ителгән шигырьләрен җиз иләк аша уздырып, "Язгы шәфәкъ" (2007) шигырьләр китабын тәкъдир итә. Китапка фатыйха юллаган шагыйрьләр икесе дә Тукай бүләге лауреатлары: мөхәррире - Гәрәй Рәхим, рецензенты - Газинур Морат. Соңгысы үзенең шигырьләр җыентыгын авторга мондый култамгасы белән бүләк итә: "Кол Галиче галимгә һәм Дәрдемәнд­че шагыйрьгә". Бу бәяне Нурмөхәммәт дус ничек кабул иткәндер, мәгәр Дәрдемәнд аның Тукайдан соң иң яраткан шагыйре икәнен, иҗатына мөкиббән китүен тәгаен беләм. "Дәрдемәнд" исемле мәкаләсендә ("Хәтер сагында") "Дәрдемәнд иҗаты 20 йөз башы татар әдәбияты тарихында аерым урын тота. Дәрдемәнд шигыренең тирән байлыгы һәм үзенчәлеге исә татар шигырендәге күп гасырлык төрле чыганак­ларны үзләштереп тыгызлаудан хасил булган", - дип яза галим.
Н.Хисамовның Дәрдемәнд поэзиясенә нисбәтән әйткән "төрле чыганакларны үзләштереп тыгызлаудан хасил булган" гыйбарәсе минем өчен ачкыч булды. Яшьлектә язылган шигырьләрендә ул әле Россия патриоты булса, акрынлап аның иҗатында милли моңнар, халык иҗаты мотивлары өстенлек ала бара. "Син уйнасаң шушы көйне" самими, эчкерсез, гадилегендә гали шигырь авылда туып-үскән берәүне дә битараф калдырмас дип уйлыйм.
Нахакка рәнҗетелгән ятимә кызны көянтәсе-чиләге белән миһербанлы ай үзенә алган борынгы риваять турында язмаган шагыйрь юктыр. Кол Гали "оныгы" бу өлкәдә дә берәүне дә кабатламыйча, яңача борылыш тапкан: "Оныт, Зөһрә, җиргә ул үпкәңне, Һәм бер елмай илең күгендә" ("Айдагы кызга") .
Аның шигърияте, тулаем алганда, табигать "җимеше". Яз, гөл, чәчәк, умырзая, урман, чишмә, сиреньнәр, йолдызлар, торналар кебек табигать символлары, сурәтләре нур сирпеп, иҗатында балкып ачыла. Ике җыентыгының да "яз" сүзе белән башлануы да иҗатчының зәвыгын, ел фасылларына мөнәсәбәтен билгели. Һәр адәми затның башыннан уза торган иң нечкә - мәхәббәт хисен дә әйләнеп уза алмый шагыйрь. "Умырзая" исемлесендә ул яшьләрдән яшерен-орынтын гына көнләшеп тә куя, дөрес, шунда ук, үзенең киңәшен дә бирә.
Ашкын яшьләр,
ялкын яшьләр аңлый,
Сөюсез яшь гомер заясын.
Мин югалттым,
саклый белмәдем шул
Үз язымның умырзаясын.
Шигырь кануннары рөхсәт биргән дәрәҗәдә шагыйрь шаярта, чөнки умырзаяның гомере кыска, вакытлы, ә аларның хәзер олы галимә, тел белгече Фәһимә ханым белән ихласи дуслыкка күчкән мәхәббәтләре дәвамлы һәм сокландыргыч! Өч талантлы егет үстерүләре дә мактауга лаек.
Нурмөхәммәт Хисамов үзенең гомер бәйрәмен теләсә кайсыбызны сокландыра алырлык гыйльми казанышлары, күп санлы монографияләре, шигъри борчылулары, эзләнүләре белән каршылый. ХХ гасыр башында яшәгән Г.Исхакый, Й.Акчура, Һ.Максуди, С.Максуди, Г.Баттал кебек бөекләребезнең гыйльми, сәяси эзләнү, табышларын безнең көннәрдә дәвам итүчеләр бармы дип сорасалар, мин, әлбәттә, аларның берсе - Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов дияр идем.
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН.
.Улы - рәссам Нияз Хисамов эше.
.Фәридә Кудашева һәм Әзһәр Шакиров белән.
.Нурмөхәммәт Хисамов, Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин һәм Мостай Кәрим.
.Фәрит Мөхәммәтшин һәм Нурмөхәммәт Хисамов.
.Җәмәгате Фәһимә ханым белән.
.Игезәк уллары Нияз һәм Айдар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: