Мәдәни җомга

Киек Каз Юлы (Онытылмас хатирә)

Хәсән Туфанның тууына 115 ел Авыл мәктәбеннән Казандагы 26 нчы номерлы татар мәктәбенә күчеп, алтынчы сыйныфны тәмамлаганда шагыйрь Хәсән Туфан белән ныклап кызыксына башлавым истә калган. Туры килүен әйт әле: безнең авылыбыз да Хәсән Туфанның туган авылыннан 20-25 чакрымлап кына икән. Бер партада утырган классташым, соңрак шагыйрь булып киткән Тәүфикъ...

Хәсән Туфанның тууына 115 ел
Авыл мәктәбеннән Казандагы 26 нчы номерлы татар мәктәбенә күчеп, алтынчы сыйныфны тәмамлаганда шагыйрь Хәсән Туфан белән ныклап кызыксына башлавым истә калган. Туры килүен әйт әле: безнең авылыбыз да Хәсән Туфанның туган авылыннан 20-25 чакрымлап кына икән.
Бер партада утырган классташым, соңрак шагыйрь булып киткән Тәүфикъ Камалиев белән җиденчедә укыганда, 1955 елда булды бу хәл. Ул шигырь язу белән мавыга, язганнары хакында минем белән фикер алыша иде. Вакыт-вакыт ул, дәрес алып барган укытучы ягына сагаеп карана-карана, парта астыннан «Хәсән Туфан» дип эре хәрефләр белән язылган китап чыгара һәм аны укый башлый.
Юлыбыз бер якка булганга, өйгә гел бергә кайтабыз, һәм ул миңа Хәсән Туфанның ачы язмышы, шигырьләре турында мөкиббән китеп сөйли торган иде. Тора-бара минем дә Сталин сөргеннәрен кичеп исән калган шагыйрь белән кызыксынуым артты, шуны сизепме, Тәүфикъ Туфан җыентыгын укыр өчен миңа да биреп торгалады.
Тукай әкиятләре белән сихерләнгән булгангамы, күңелем ни өчендер башка шагыйрьләрне кабул итә алмый иде. Әмма халык­чанлык белән сугарылган Туфан шигырьләре мине беренче укуда ук җәлеп итте.
Һич онытасым юк: Татарстан радиосы оештырган әдәби тапшыруларның берсендә иреккә чыккан Хәсән Туфан үзенең яңа шигырьләрен укыган иде. Шагыйрьнең мамык кебек йомшак, ягымлы тавыш белән «Киек казлар»ын укуы күңелемә сеңеп калды. Әлеге әсәрнең көчле лирикасы, илаһи нечкәлеге күзгә яшь китереп елатты, рухымны күтәреп, иҗатка дәрт уятты. Җил-давыллы көннәрнең берсендә биек-биектә кыр казларының җырлау катыш елау тавышлары чыгарып, безнең авыл басуы өстеннән очып югалулары искә төште.
Мин, Казан музыка училищесын тәмамлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянчы булып эшли башладым. Шул вакытта яшь, чибәр Настя Васильеваны безнең ансамбльгә эшкә алдылар. Түбән тавышлы җырчы булса да, милли бормаларны ул бик оста башкара иде. Менә шул кыз - без аны назлап «Нәчтүк» дип йөртә идек - бервакыт миңа:
- Марс абый, радиодан сезнең баянга язган көйләрегезне тыңлаганым бар, нигә бер дә җыр язып карамыйсыз? - дигән иде.
- Сеңлем, - мин әйтәм, - җыр язып караган идем, тик нигәдер җырчылар кабул итмәделәр. «Пешеп» җитмәгән, диделәр. Риза булсаң, сиңа бер җырымны тәкъдим итә алам, - дидем.
- Нинди җыр ул? - дип, шундук кызыксынды Настя. - Кем сүзләре? - дип тә сорап куйды.
- «Киек казлар». Хәсән Туфан сүзләре.
Настя бу җырны өйрәнү вакытында аның үзенчәлеген ачу өчен күп көч һәм тырышлык куйды. Тиздән без әлеге җырны радиога да яздырдык. Нәфисә (мәгълүм сәбәпләр аркасында Настя үзен «Нәфисә Василова» дип атый иде) башкаруында «Киек казлар» җырын халык бик яратып кабул итте. Бу җыр туган җирләреннән аерылып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә хуш килде бугай. Эчтәлеге дә язмыш­ларына тәңгәл бит.
Әлбәттә инде, Хәсән абый да бу җырны ишеткән.
...1966 елның август ае иде. Ишектә кыңгырау шалтырады. Барып ачсам, чандыр гәүдәле, озынчарак йөзле, ак чәчле бер агай, мөлаем елмаеп, ишек төбендә басып тора. Бу кешене кайчандыр, кайдадыр күргән кебек булсам да:
- Сезгә кем кирәк? - дип сорадым.
- Марс энем, синме бу? Мин Хәсән абыең Туфан булам, - диде ул, йомшак кына итеп.
Бу сүзләрне ишеткәч, өнсез калдым. Аптырап карап торам. Ә ул һаман елмая. Каушавымны күреп түргә узды да сүз башлады:
- Энем, ничек башыңа килде минем сүзләргә көй язарга? Әле моңа чаклы беркемнең дә минем шигырьләрне көйгә салганы юк иде. Хәерлегә була күрсен, - диде.
Хәсән абыйга урын тәкъдим итеп, үзем тиз генә аш бүлмәсенә кердем һәм әнигә чәй табыны әзерләргә куштым. Өстәл янында сүз сүзгә ялганып китте, чәйләп утырганда, Хәсән ага милли мәсьәләләргә кагылышлы фикерләре белән дөньяга күземне ачты. Соңыннан ул берәр көй уйнавымны сорады. Баяным өйдә түгел иде. Мин аңа пианинода «Гөлҗамал» һәм «Салкын чишмә» көйләрен уйнап күрсәттем.
- Пианиноның тавышы өйдә уйнаганда моңлырак икән, - дип куйды ул.
Яңа җырлар турында сөйләшкәндә, Хәсән ага яшел тышлы җыентыгын миңа сузды.
- Марс энем, мин бу китаптагы кайбер шигырьләремә тамгалар куйдым, шуларны укы әле! Минемчә, аларны да көйгә салып була, - диде.
Кунагыбыз китәргә җыенганда гына, ире белән бертуган сеңлем килеп керде. Махсус заказ белән диярсең, кияүнең үзе белән фотоаппараты да бар икән. Хәсән абый табын янында да, диванда уртабызга утырып та фотога төште. Шагыйрь белән икенче очрашу 80 нче еллар башында булды. Шулай бервакыт радиокомитетка баргач, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Рим Кәримов (хәзер вафат), сүз иярә сүз чыгып, миңа: «Оятыгыз бармы, композиторлар, Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигыре интегеп музыка көтеп ята», - диде. Әйе, бу шигырь миңа күптәннән таныш. Көйгә дә салып караган идем, тик нигәдер үземә ошамады, яхшы шигырьне әрәм итәм кебек тоелды. Рим Кәримовның әлеге шигырьне җиренә җиткереп укуы күңелне яңадан кузгатып, дәртләндереп җибәрде.
Чын-чынлап яңадан көй язарга тотындым һәм бу юлы хор өчен үземне канәгатьләндерерлек яңа вариантын эшләдем. Хәсән абыйның ризалыгын алу өчен, әлбәттә, бу хакта аның үзе белән дә киңәшергә булдым.
Хәсән абыйның сәламәтлеге бик начарланган, таякка калган икән дигән хәбәр таралган иде ул вакытта. Ул чиреннән зарланмады, баш кына бераз әйләнә, диде. Сөйләшкәндә хәлсезлеге, тавышы тоныкланганы сизелде. Аның тавышы читлектән чыга алмаган күгәрченнеке кебек иде. Мактау, мактануларны бер дә яратмаган шәхес икәнен белсәм дә:
- Хәсән абый, мин бит, ниһаять, «Агыла да болыт агыла»га шәп музыка яздым, - дип ычкындырдым.
Гаҗәпләнүемә каршы, таяк белән генә йөри торган Хәсән абыебыз, Матбугат йортының язучылар клубында минем белән очрашып, яңа җыр белән танышырга теләген белдерде: «Иртәгә уникеләрдә язучылар клубында көт», - диде.
Аның белән очрашасы көнне ап-ак булып ноябрьнең беренче кары яуды. Килешкән вакытка бераз гына соңга калып, сак кына атлап, таякка таянган Хәсән абый килеп керде.
Авыру кешене борчуда үземне гаепләп, күңелем әрнегән иде. Бәлки, шуңадыр Хәсән абыйга җырны җиренә җиткереп уйнап, җырлап та күрсәтә алмадым. Җитмәсә, ул чакта язучылар клубы мөдире булып эшләгән Әхмәт Рәшит тә: «Шушы булдымы инде яңа җырың», дигәндәй, пианино клавиатурасы өстендәге бармакларыма күзен төбәгән дә су капкандай дәшми утыра.
Хәсән абый, музыка тынгач, бераз дәшми торды. Аннары: «Марс энем, әле көен аңлап җиткермәдем, тагын бер мәртәбә уйна әле, җырламыйча гына», - диде. Шуннан соң мин, гармоник аккордларга артык әһәмият бирмичә, чиста гына итеп, мелодиягә күбрәк басым ясап уйный башладым. Уйнап бетерүгә, Хәсән абый:
- Марс энем, бу «Киек казлар»ының дәвамы булып чыккан бит, музыкасы текстка туры килә, - диде.
Аның бу сүзләрен мин җырга фатиха дип кабул иттем. Ул канәгать калып саубуллашты. Тик бу саубуллашу бәхилләшү булган икән. Хәсән Туфанның вафаты алдыннан гына мин сырхауханәгә кереп яткан идем. Кара хәбәр газета аша мин яткан палатага да килеп иреште...
Марс МАКАРОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: