Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Кешелек хакына

Халкыбызның асыл әдибе Фәнзаман Батталның тууына 85 ел

Фәнзаман Батталның соңгы китабы «Кеше хакы» дип атала. Бу тирән мәгънәле, ерак тамырлы әйтем. Кешелек тормышында моннан да тирәнрәк, мәгънәлерәк сүз юк та кебек. Кешелек шушы ике сүз бердәмлегенә ирешү хакына җиргә адәм булып туарга, адәм булып яшәргә һәм адәм буларак якты дөнья белән хушлашырга бурычлы. Туу белән яшәү кебек, үлем дә кешенең бурычына керә икән шул. Аллаһы Тәгаләгә «Тере калдыр!»  –  дип ятып елап та, кемгәдер буаз кесәдән «взәтке» түләп тә котылып булмый. «Бу китап, – дип яза автор китапның кереш өлешендә, – башыннан ахырына кадәр кеше хакында. Аның рухи хакы, ягъни хокуклары, матди хакы һәм аның хакын талаучылар, үзләштерүчеләр хакында, кеше хакына керүчеләрнең яшәү рәвешләре, хакын-бәясен югалткан кешеләрнең тормышлары хакында... «Хак»ның мәгънәләре бик күп аның!..»

Фәнзаман дигән бераз гына «сәер», сирәк исемле язучының үзенең дә мәгънәләре күп. Бер дә юкка гына «Сәетбатталов Фәнзаман Сәетбаттал улы» түгел икән бит ул. Исемнәрендә генә дә нинди камиллек! Аның бу темага шундый хикәясе дә бар: «Фамилия үзе сөйли!» дип атала ул. Саф татарча. Сагынып саргаерлык. Әдипнең ата-анасы колхозлашу чорында ике тапкыр (!) сөргенгә сөрелгән. Беренчесендә гади кулак, икенчесендә инде «атказанган кулак» рәвешендә. Бер генә тапкыр җитмәгән булган, күрәсең. Биш бертуганы (!) кызамыктан кырылып, ата-анасы сөрген сабанын өстерәгән чакта берьялгызы, ятимнәрдән дә ятим хәлендә үзе «Хуҗәмәт балалар йорты»на барып сыенып кына исән кала. Менә шуларны кичергәнгә күрә кеше хакына карата игътибарлы һәм ихтирамлы ул. Шушы кадәр газапларны кичергән язучы начар язучы була аламы? Менә шуңа күрә кеше һәм кешелек хакына күлмәген салып бирер дәрәҗәдә юмарт иде ул. «Мәрхүм» дип әйтергә тел кузгалмый. Фәнзаман иҗатын бары тик белмәүчеләр генә юмор белән чикли. Ул иҗатының иҗтимагый кодрәте, җаныя потенциясе белән Тукайга якын торган каләм иясе. Сирәк, күпкыр­лы талантка ия булган, бер караганда лирик һәм эпиканы тигез берләштергән, икенче караганда, үтеңне сыта, җанны чеметеп ала торган сатирик хикәяләр һәм лирик һәм иҗтимагый яңгырашлы шигырьләр, публицистик ялкынлы фелье­тоннар, көндәлек тормыштан агып чыккан чәчмә әсәрләр, фәлсәфи уйланулар, бүгенге көннән Рим империясе заманнарына кадәр сикереп, фәнни трактатны хәтерләткән язмалар, һәм йөзләгән үткердән-үткер  мәкаләләр, памфлетлар, җан тетрәткеч  хикәяләр остасы, сафлык, керсезлек белән сугарылган, хәтта без күрмәгән-ишетмәгән, Фәнзаман үзе генә эзләп тапкан яңа жанрларда иҗат ителгән башка язмаларның хуҗасы – болар бар да бер Фәнзаман Баттал бит... «Кеше хакы» белән беррәттән, аның башка китапларының исемнәренә генә игътибар итегез: аларда күпме әйтеп бетелмәгән мәгънә һәм күпме сер!.. «Сакалыңа  ут капса» – 1990; «Гөнаһ шомлыгы» – 1993;  «Бака да бата» – 1995; «Сигезенче оҗмах» – 1999; «Менә  шулай яшә!..» – 2008...  Һ.б., һ.б. «Кеше хакы»нда тупланган әсәрләрнең исем-атамалары да битләрен юган кояш кебек таңнарда ачыла: «Аҗдаһаның карасы калка»,«Ике эт калҗа бүлешкәндә», «Туган телсез туган ил булмый», «Пат­риотларны чәчеп үстермиләр», «Яшә, Коррупция!», «Путин мунчасында акча санадым», «Кәкре хотим, бөкре делаем», «Кайнар ләүкәдә озын  әңгәмә» һ.б!..

Ул башының лепкәсе очыннан аякларының бармак очларына кадәр сатирик. Мин безнең әдәбиятта аңардан башка шундый сатирик, юмор остасын белмим. Кеше хакына яшәүчеләр Фәнзаман Баттал белән таныш булуларына үкенеп, гафу үтенеп кенә котылмас. Фәнзаман сәнәге очына эләккәннәр икән, димәк, алар  кешелекнең  «явызлар исемлегендә» яначак. Бу тәмугъ дигән сүз. Аны бөек Габдула Тукай һәм замандаш шагыйребез Гамил Афзал тәрбияләгән. Алар бер нәселдән. Фәнзаманның теле гаҗәеп дәрәҗәдә  көчле, мөләем, тыйнак, җыйнак, корыч чалгы кебек үткер, пакус дулкынында зеңләп тора. Аның әсәрләрендәге һәр сүз үз мәгънәсе белән тигез һәм камил ачыла. «Кулланудан «төшереп калдырылган, яисә онытылган сүзләр» белән байыйсың килсә, Фәнзаманның «йөрәк шахтасына» төш, аны укы. Ул сиңа классик сыйфат белән үткән заманнардагы телеңнең бердә юкка кыерсытылу тарихларын исеңә төшерер. Язучының әсәрләрендәге затлы тел җитлеккән эре бодай өеме сыман ялтырап ята. Аны укыганда шушы авыр, сәяси басым астында да затлылыгын югалтмаган, җайлап кына булса да алга барган әдәбиятыбыз һәм Фәнзаман шикелле язучыларыбыз өчен горурлык хисләре уяна. Замандаш язучыбызның үзенә генә хас үзенчәлеге һәм һич тартынмыйча, курыкмыйча әйткәндә, фикри асыллыгы һәм  илаһи  бөеклеге киләчәктә әкренләп, җайлап кына ачылачак, җайга салыначак әле, Алла боерса. Гүя Фәнзаманның сөрген газапларын кат-кат үткәргән һәм Сталин үлеменнән соң да исән-сау калып, туган җирләренә кайта алган ата-анасы газизләрдин-газиз баласы Фәнзаманга кеше хакын бөтен нәрсәдән дә югары куеп яшәргә һәм татарның иң әтрафлы язучысы булырга дигән нәзерен әйттергән. Мин куанычымнан уянып, күзләремне ачам һәм күрәм: бүген Габдулла Тукай, Гамил Афзал һәм Фәнзаман Баттал өчәүләп иңгә-иң басып, милләтнең теле һәм дине сагында тора. Нинди байлык! Әле моннан егерме ел элек шушы «өч таган»ны сагынып, мин «Фәнзаман Баттал берчакта да «пачутлы» исемнәргә, орден-медальләргә, рәсми дәрәҗә һәм бүләкләргә мохтаҗ булмады һәм ул аларны өмет тә итмәде, – дип  язган булганмын. – Чөнки ул үзебезгә, безнең милләткә Аллаһ тарафыннан төшерелгән кадерле бүләк. Ул инде күптән «Милләт мәхәббәте» орденына лаек! Ә андый орден юк әле хәзергә...»     

Фәнзаман Баттал, минем белүемчә, роман-повестьләрдән башка, барлык жанрларда да җигелеп эшләде. Һәм һәр жанрда бердәй уңышларга иреште. Бу уңышларны үзебезгә күрәсе һәм башкаларга күрсәтәсе килә. Без еш кына кирәк-кирәкмәгән җирдә тыйнаклык күрсәтәбез һәм үз уңыш­ларыбыз белән горурлана  белмибез. Кеше хакы мондый урынсыз тыйнаклыктан батырларча баш тартырга куша һәм аерым кеше хакының кешелек хакына тиң икәнлеген тәкърарлый. Әгәр без бүген һәр жанрдан илле ел буе әдәбияткә тугъры хезмәт иткән һәм милләтнең яраткан язучысына әверелгән әдип Фәнзаман Батталның якын киләчәктәге туксан еллыгын каршылап биш томлык әсәрләрен чыгарсак, бәхетләребез кителгән булыр идеме? Юк, кителмәс иде. Фәнзаман иҗаты мондый зурлауга лаек һәм ул авызы читендәге елмаю белән төренеп, үзенең башка телләргә тәрҗемәсен көтә. Кеше хакы барлык дөнья – кешелек хакына юлларын ачса иде! Татар мондый  адымнар белән көчәячәк кенә!

Әйе, көчәячәк кенә. Ф.Баттал әдәби һәм барлык төр көнчелекнең яшендәй дошманы булды. Ул аларны утлы табада кыздырды. Сирәк талантка ия булган  язучы  булуы белән бергә сирәк талантка ия булган сәясәтче-политик та иде. Ул иҗтимагый үзәкнең чишмә башында торып, аны оештыруда турыдан-туры катнашты  һәм ул ирешкән  уңышларга үз өлешен  кертте. Ул уңышлар, билгеле, зурдан  кубарылып түгелдер. Шулай да! Ләкин ул – без! Бу без бар, булдык һәм булачакбыз! – дигән сүз. Шулай  булсын...

Фәнзаман Баттал яшәгән йорт Казанның үзәк проспектында. Шау-шу көчле булса да, очар кошларның яраткан урыны. Алар Фәнзаманны тәрәзәсенә кадәр таный, зурлый иде. Чөнки анда яраткан, кеше хакын гына түгел, кош хакын да белгән кешеләр яши. Фәнзаманның яраткан ак төстәге салам эшләпәсе күренү белән, алар кыйгачлап-кыйгачлап абзаларын уратып ала һәм иңнәренә кунып, бөтерелә-бөтерелә эшләпәсе тирәсендә азык даулый башлый. Нигә дауламасын, яшәргә теләкләре һәм хаклары бар! Фәнзаман дистә еллар дәвам иткән тәртип буенча якындагы эскәмйәгә утыра һәм вәкарь белән генә кошларын сөендереп сәламли һәм аларга кесәсеннән учлап-учлап   җимнәр сибә башлый...

Кеше хакы белән кош хаклары бертигез. Телсез кошлар эчтән генә куанып җим чүпли һәм туклыктан телгә килеп пышылдаша, чутылдаша, чөкердәшә... Кошларның  телен Фәнзаман Баттал үзе тумышыннан, Хуҗамәт детдомнарыннан башлап белә: «Абзый, сиңа сиксән биш! – ди алар. – Котлыйбыз! Син үлемсез!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев