Мәдәни җомга

КЕЧЕ СОНГА ЯҢА МУЗЕЙ КИРӘК

Ярты Европаны урап чыктым инде, ә атаклы Фәрит Яруллинны дөньяга бүләк иткән Кече Сон авылын һаман күргәнем юк иде. Ял көне дип тормыйча, гадәти бер шимбәдә Мамадыш районы буйлап сәяхәт кылу өчен, ашыгыч юлга чыктым. Авылның кай тарафта икәнен чамалыйм, әлбәттә. Аңа җиткәнче Түбән һәм Урта Сон авыллары аша үтеп...

Ярты Европаны урап чыктым инде, ә атаклы Фәрит Яруллинны дөньяга бүләк иткән Кече Сон авылын һаман күргәнем юк иде. Ял көне дип тормыйча, гадәти бер шимбәдә Мамадыш районы буйлап сәяхәт кылу өчен, ашыгыч юлга чыктым. Авылның кай тарафта икәнен чамалыйм, әлбәттә. Аңа җиткәнче Түбән һәм Урта Сон авыллары аша үтеп китәсе бар. Түбәненә кергәч юл өстендәге бер ихатадан шәхси машина чыгып килүен шәйләдем дә, кирелегем-үҗәтлегем белән хуҗасыннан барыбер сорашам бит.

- Фәрит Яруллин музеена җиткәнче ерак барасымы?

Түбән Сонның бер кендеге һәм ир уртасы булган кардәшемнең ике күзе маңгаена менде.

- Нинди Фәрит Яруллин ул?.. Гафу итегез, белмим...

Корсак колы булган томананы сүзсез кичерә торган гадәтем юк, ярып салдым моңа.

- Синдәй надан татарның яшәве - бар милләткә хурлык...

Ул үзенең атаклы кадимче Ишми ишан белән авылдаш икәнлеген белми дә белми инде. Күңелдә төер калды. Урта Сонга җиткәч, каршы килүче "Газель" машинасына ул туктасын өчен сигнал бирәм. Чукынып кына китсен, монысы да надан.

- Нинди Фәрит Яруллинны эзли торгансыздыр, мин белмим бит аны, абыйкаем...

Шуннан үз-үземә йөз мәртәбә гел тәкрарлап барам.

- Милләт горурлыгы, татар даны булган Фәрит Яруллин, Муса Җәлилләрне дә белми торган шыр-томана буын үсеп җитте. Маяклар турында йөз, мең мәртәбә язасы бар әле...

Ә Кече Сон, кар-көрткә чумса да, гашыйк иттерердәй, матур авыл икән. Саны белән унбишкә җиткән урамда 140 тан артык гаилә яшәп ята. Авылның мәчете гөрләп эшли, нәкъ үзәккә өр-яңа мәдәният сарае төзеп куйганнар. Ике катлы таш мәктәпләрендә 53 бала гына уку кызганычрак, шулай да район җитәкчелеге белем учагын урта мәктәп итеп саклап калган әле, анысына рәхмәт.

29 яшендә әрәм булган бөек композиторыбыз Фәрит, аның әтисе Заһидулла һәм энесе Мирсәеткә - Яруллиннар нәселенә багышланган музей менә шушы мәктәпнең ике бүлмәсендә сыену тапкан. Тарихы бик кызганыч. Татарстан Мәдәният министрлыгы, район хакимияте һәм ул чактагы күмәк хуҗалык (рәисе Ирек Гыйләҗетдинов) 1993 елда авыл уртасында шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән мәйданы 380 кв. метрга җиткән, 6 бүлмәле мәһабәт музей төзеп куйган булган. Әмма ачык авызлы каравылчылар пошмаслыгы белән 1996 елның февраленда - Рамазан аенда! - музей бер төн эчендә янып юкка чыккан. Хәтер-мирас сараеннан Яруллиннар һәм авыл турында бөртекләп җыелган бер генә ядкәрне дә коткара алмаганнар!

1997 елда ачылган яңа мәктәп бинасында өр-яңадан булдырылган музей - күбесенчә Казандагы Милли музей хезмәткәрләре һәм Яруллиннар нәселендәге соңгы талант иясе Мирсәет абыйның күмәк тырышлык һәм фидакяр хезмәт нәтиҗәсе. Мин 1993 елда төзелгән тәүге, зур музейны күргән кеше түгел, тик барыбер бик чамалыйм инде, хәзергесе - искесенең бер шәүләсе генә. Әмма Яруллиннар данын саклый белгән өчен монысына да шөкер һәм мәдхия!

Бер-берсенә терәлешеп тезелгән Сон авылларының төгәл генә тарихын белүче, ул хакта язучы юк. Әлеге авылларны нигезләүче борынгы бабалар турында "Биләр каласы җимерелгәннән соң килеп утырганнар", дигән риваять кенә яши. Казан каласы яулап алынган 1550 елларда гөрләп яшәгәннәр, монысында шик юк. 1705 елда кузгалган Алдар-Күчем явы Мамадыш төбәге аша да шаулап-кайнап узган, аңа сонлылар да күпләп кушылганнар. Ә менә "Сон" дип аталган, аеруча рус теленә тәрҗемә кылгач "Сунь" дип каһәрләндерелгән исеме белән генә килешүе читен. Безнең ерак бабаларыбыз ерак көнчыгыштан килеп бар дөньяга танылган һәм Европа халыкларын дер селкеткән "һуннар явы", "һун халкы" буларак билгеле. Меңәр еллар үткәннән соң гына Агыйдел буенда - "Сөн", Нократ тирәсендә "Сон" яисә "Шөн" булып бозылган атамалар - ревизия-перепись үткәрергә килгән баскыннарның безне зур тарихтан аерырга маташкан бер этлеге бит ул.

Түбән, Урта һәм Кече Сон авылларыннан 400 дән артык крестиян Пугачев фетнәсендә актив катнаша. Фетнәче гаскәрләрнең яртысыннан артыгын татарлар тәшкил итүен белеп алган Әби патша Уфада Диния нәзарәте, авылларда исә мәчет һәм мәдрәсәләр төзергә рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Кече Сон авылында да мәдрәсә Пугачев явыннан соң эшли башлый. 1785 елда нәкъ шушы авылда атаклы Таҗетдин Ялчыголның әтисе - Ялчыгол хаҗи вафат була. Аның әманәтен үтәү йөзеннән Таҗетдин үзе дә 1785 елдан соң Кече Сон мәдрәсәсенә килеп өч ел чамасы укыта. Бераздан ул Зәй районына кайтып китә һәм вафатыннан соң Имәнлебаш зиратына җирләнә.

Кече Сон мәдрәсәсендә 1800 еллар буе Фәхретдин бине Мөхәммәтсадыйк һәм аның улы Юныс мөдәррислек итә. 1900 елга аяк баскач, Юныс хәзрәтнең улы Госсаметдин имамлык һәм мөдәррислек кыла башлый. Әмма Октябрь инкыйлабыннан соң хәерче коммунистлар Госсаметдинны туган нигезеннән урамга куып чыгара. Мулла йорты авыл советы һәм колхоз идарәсенә әверелә. Госсаметдинның улы Мәүлә-әсән (Мәүләххан), Алматыга качып, 1984 елга кадәр гомер итә.

Бәйнә-бәйнә бәян итүләрнең сәбәбе шул - нараттан салынган Кече Сон мәдрәсәсе дә 1890 елларда, нәкъ бер гасырдан соң бәхетсезлек кичергән музей шикелле үк, бөтенләе белән янып юкка чыга. Әмма 1898 елда ук аны инде өр-яңадан, янгыннарга да бирешмәслек кирпечләрдән кабат бастыралар. Аның хәзерге бинасын ташландык хәлдә, дип әйтергә дә ярый, ләкин 200 кв. метрдан артык мәйданлы әлеге таш сарай хәтта бүген дә үзенең мәһабәтлеге белән таң калдыра.

Менә шушы таш мәдрәсә бинасында ун яшьлек Заһидулла Яруллин да белем ала башлый. Алар нәселеннән Кәләй атлы бер карт инде болай да мәшһүр скрипкачы булып таныла. Заһидуллага да музыкага сәләт тумыштан бирелгәндер. Биш яшендә тома-ятим калып, 12 яше тулгач үз тамагын үзе туйдыру өчен Чистай каласына күчкән яшүсмердәге талантны уен коралларын төзәтү остасы булган Шнейдер атлы немец күреп ала. Заһидулла шуның ярдәмендә пианино һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәнә. Егет булып җитеп, 1908 елда Казанга күчкәч, Заһидулла-музыкант инде башкалада мәйдан тота башлый. Кече Соннан чыккан гап-гади авыл егете Габдулла Тукай белән дуслаша, Казан каласында кыллы уен коралларында уйнаучылардан беренче милли оркестр төзеп куя, милләтнең йөзек кашына әвереләчәк Салих Сәйдәшевка тәүге дәресләрне бирә, бөек шагыйрь вафатыннан соң "Тукай маршы"н язып дан казана.

Заһидулла абзыйның иң зур горурлыгы, мактанычы - ул, әлбәттә, Фәрит. 1914 елда туган Фәрит Яруллин тугыз яшенә җиткәнче Казанда яши. Әтисе 1923 елда Уфа каласына күченгәч, Нәкый Исәнбәтнең шәхсән үзеннән туган тел буенча тәүге сабаклар ала башлый. Казанга кабат әйләнеп кайтканнан соң 1930 елда сәнгать техникумына укырга керә. Иң өметле яшь музыкантлар арасында 1934-1939 елларда Мәскәү консерваториясендә белем ала. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән танышканнан соң Фәрит Яруллинда инде Г.Тукайның "Шүрәле" шигыренә нигезләнгән милли балет тудыру хыялы яши башлый. 1941 ел язында ике талант иясе балетны тулысынча язып тәмамлыйлар. Балетмейстер Л.Якобсон аны сәхнәгә әзерли башлый һәм август аенда Мәскәү каласында аның премьерасы куелырга тиеш була.

Әмма 22 июньдә канлы сугыш башлана. 24 июльдә үк инде Фәрит Яруллинны фронтка озаталар. Гаҗәеп музыкаль талантка ия булган Фәрит взвод командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә башлый. Бер мәртәбә авыр яраланганнан соң Казанга, савыктыру ялларына кайту бәхетенә дә ирешә. Әмма 1943 елның 17 октябренда, Белоруссия фронтындагы Яңа Тухиня авылы өчен барган аяусыз сугышлар вакытында батырларча һәлак була. Яуның никадәрле аяусыз һәм канкойгыч булуын шуннан чамалагыз - Фәрит Яруллин атаклы генерал Черняховскийның командалык пунктыннан нибары 400-500 метр читтә генә яраланып, мәңгелеккә тына...

Быел 9 гыйнварда үзәк телевидение аша композитор М.И-скийның 70 яшьлегенә багышланган әллә ничә тапшыру күрсәтеп гарык иттерделәр. Бактың исә, М.ның әтисе И.И-ский 1941-1943 елларда безнең Чистай каласында, үзе кебек үк ике йөздән артык "даһи" белән бергә "бронь" атлы корыч калкан астына качып яткан икән. Фронт сызыгы көнбатышка күчкәч, И.И-ский Мәскәү янындагы дачасына кайткан. Шунда яңа, инде фәләненче хатыны моңа М. атлы булачак "бөек"не бүләк иткән. "Бөек" М.ны өч яше тулганчы Мәскәүдән такси белән килеп йөрүче нянька тәрбияләгән. Өч яшеннән арткач, инде М.ның үзен таксига утыртып, Мәскәүдәге музыка мөгаллиме янына йөртә башлаганнар. Һәм менә бит, безне үзенең иксез-чиксез таланты белән "шаккатыра" торган "бөек" композитор үсеп җиткән һәм бар Рәсәйне бик бәхетле иткән. Әнә, аерым тапшыруларны гына азсынгач, "Достояние республики" экранына чыгарып та күккә чөяләр бит. Әмма әлеге күңел болгаткыч тапшыруларда "бөек" М.ның әтисе И.И-ский безнең Чистай каласында балда-майда йөзгән чагында асыл талант иясе булган Фәрит Яруллинның кан эчендә шул М-скийлар, И-скийлар өчен әрәм киткәнлеген генә искә төшермиләр. Шул ук "Достояние республики" тапшыруына бер генә татар талантын да чакырып зурламыйлар. Безнең талантлар Мәскәү өчен исәпкә бар, санга юк шул инде. Без ут эченә ташлаган вакытта гына бераз кадерлерәк...

Фәрит Яруллин һәлак булган урынны һәм ул җирләнгән туганнар каберлеген аның бертуган энекәше Мирсәет Яруллин 1985 елда, сугыш тәмамлануга 40 ел узганнан соң гына эзләп таба. Фәритнең кызы Наилә, язучы Рашат Низамиев, якташы Рафаил Билалов белән бергә Мирсәет ага каһарман абыйсы җирләнгән кабергә бер уч Татарстан туфрагын иңдерә, ә андагы бер уч туфракны Кече Сон музеена алып кайта. Рыленки янында хасил булган туганнар каберлеге өстенә тезелгән 172 данә мәрмәр таштагы ун меңнән артык корбаннарның исемлеге әлегәчә һаман тулы түгел. Андагы ташларның берсенә, иң аска татар милләтенең Моцартына әверелергә бар таланты әзер Фәрит Яруллинның да кыскартылган исеме уелган...

Кече Сон мәктәбе (директоры Тәнзилә Сәйфуллина, музей мөдире Әлфия Фәйзерахманова) милләтебез җәүһәре булган Яруллиннар данын сүндермичә саклый. Шушы мәктәптән очып чыккан бик күп укучылар хәзер үзләре күрше районнарда директорлар, мөгаллимнәр икән. Шулар автобуслар белән күрше авыл балаларын Яруллиннар музеена кунакка алып килә, бәйләнеш һич өзелми. Шунысы гына яман - музей эче кысан. Андагы экспонатлар да берсе өстенә икенчесе тезелеп киткән кебек. Авыл халкы элеккеге, данлыклы мәдрәсә бинасын заманча яңарту һәм атаклы якташлары - Яруллиннар музеен шул бинага күчерү турында хыяллана. Беренче мактаулы адымнарны да ясап өлгергәннәр. Түбәсе ишелеп, диварлары җимерелә башлаган газиз мәдрәсә бинасын аякка бастыру өчен, мөгаллимнәр, өйдән-өйгә йөреп, иң-иң тәүге сәрмаяны җыйган. Җирле үзидарә башлыгы Мансур Сәләхов җитәкчелегендә ташландык бинаның диварларына ремонт үткәрергә, түбәсен яптырырга һәм тәрәзәләр куйдырып чыгарга өлгергәннәр. Башка эшләр заманча җиһаз, зур чыгымнар һәм бердәмлек сорый. Хәзер авыл халкы Мәдәният министрлыгыннан, район җитәкчеләреннән һәм шушы төбәктән чыккан эшмәкәрләрдән ныклы ярдәм көтә. Яруллиннар музеен яңарту Кече сонлыларга гына түгел, бар милләткә тансык. Татар туфрагында уттан качып яткан И-скийлар күктә йөзмәс өчен, даһи якташларының исемнәрен ишетмичә яшәүче корсак коллары үрчемәсен өчен, безнең бәхет хакына чит җирләрдә башын салган каһарманнар алдында йөк аклыгы өчен уянырга кирәк.

Вахит ИМАМОВ.

Казан-Мамадыш-Казан.

. Музей диварына куелган панно - өч Яруллин.

.Фәрит Яруллин - солдат.

.Заһидулла Яруллин улы Мирсәет белән. 1956 ел.

.Фәрит Яруллин кабере янында энесе Мирсәет, кызы Наилә, язучы Рашат Низамиев, якташы Рафаил Билалов.

.Авыл халкы тарихи мәдрәсә бинасын менә шундый хәлдә күрергә хыяллана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: