Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

КАНАТЫ КАЕРЫЛГАН САНДУГАЧ

Шәфыйка Котдусованың тууына 105 ел Татар опера сәнгатенең үткәненә мөрәҗәгать итсәк, халык мәхәббәтен казанган җырчыларыбыз Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Галия Кайбицкая, Камил Якупов, Усман Әлмиев, Венера Шәрипова, Нияз Даутов, Хәйдәр Бигичев исемнәре искә төшә. Ләкин арада тагын бер исем аталырга хаклы. Аяныч язмышлы талант иясе Шәфыйка...

Шәфыйка Котдусованың тууына 105 ел


Татар опера сәнгатенең үткәненә мөрәҗәгать итсәк, халык мәхәббәтен казанган җырчыларыбыз Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Галия Кайбицкая, Камил Якупов, Усман Әлмиев, Венера Шәрипова, Нияз Даутов, Хәйдәр Бигичев исемнәре искә төшә. Ләкин арада тагын бер исем аталырга хаклы. Аяныч язмышлы талант иясе Шәфыйка Котдусова, татар сәнгате күгендә якты йолдыз булып балкырга тиеш булса да, озак вакытлар буе дәһшәтле еллар болыты артында капланып торды. Узган гасырның туксанынчы елларында галим Халит Кумысников татар опера сәнгате алиһәсенең исемен халыкка кайтаруны максат итеп куйган документаль повесть һәм саллы мәкаләләр иҗат иткәч, әлеге хаксызлыкка нокта куелгандай булды. Әмма, ни генә дисәң дә, бу җырчыбызга карата игътибар юк дәрәҗәсендә. Ш.Котдусова хакында яңа буын вәкилләре начар белә. Аның иҗат мирасы тупланган аудио-видеоязмалар, альбомнар чыгарылмаган. Хәтта Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры турындагы сайтларда да аның исемен телгә алмаганнар.

Шәфыйка Котдусова 1910 елның 18 мартында Севастополь каласында Йосыф мулла гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Шәфыйка исемен аңа әткәсе якын дусты Исмәгыйль Гаспралының кызы хөрмәтенә куша. Кечкенә Шәфыйка тәрбияләнгән мохит аның игелекле һәм укымышлы кыз булып үсүендә мөһим роль уйный. Тормыш давыллары аны ничек кенә сынамасын, нинди яр-кыяларга илтеп ормасын, ул барыбер көчле булып кала. Җаны-тәне белән һәрчак иҗатка, рухи камиллеккә һәм гүзәллеккә омтыла.

Муллалар нәселе дәвамчысы Йосыф Исмәгыйль улы Рәхимов тумышы белән Сембер губернасы Курмыш өязе Яңа Мучалы авылыннан. Башта авыл, соңрак Буа шәһәре мәдрәсәсен тәмамлагач, өметле егетне Истанбулга дини академиягә укырга җибәрәләр. Язмыш Йосыфны анда мәгърифәтчелек идеяләре белән янып йөргән Исмәгыйль Гаспралы белән очраштыра. Мөселманнарның бөек мәгърифәтчесе ислам ярдәмендә тәрәккыятькә ирешеп булачагына чын күңеленнән ышана һәм шул инануларын Йосыф күңеленә дә иңдерергә тырыша. Булачак дин әһеленең дөньяны күзаллавына бу шәхес зур йогынты ясый. Севастопольдәге мәхәлләне җитәкләргә Йосыфны нәкъ менә Гаспралы чакыра. Йосыф хәзрәт 1909 елда Севастопольдә яңа мәчет нигезли, татар милли мәктәбендә башта мөгаллим, соңрак мөдир булып тора. Мәктәптә, Кырым татарларының балалары белән беррәттән, Казан якларыннан күчеп килүче татарларның да балалары белем ала.

Яңа төзелгән җәмигъ мәчет 1914 елда ачыла. «Император Александр III хәзрәтләре хөрмәтенә» дип төзелә башлаган дин йортын, нигездә, халык биргән химая хисабына салып керәләр. Өч ярустан торган биек манаралы мәһабәт мәчет калада яшәүче ике меңнән артык мөселманның рухи-мәдәни үзәгенә әверелә. Мәчет янында фәкыйрьләргә булышу җәмгыяте һәм яңа мәктәп эшли.

Йосыфның балалары иҗатка тартылып, талантлы булып үсә. Рәхимовлар гаиләсе җырга-моңга осталыгы белән аерылып тора. Шәфыйканың абыйлары Камил, Фазыл һәм Наил мандолина, гитара һәм тынлы уен коралларында уйный. Кичләрен бу «труппа» өлкәннәр өчен тамашалы концертлар куя. Бераз үсә төшкәч, Шәфыйка да әлеге уеннарда катнаша. Кызчыкның иң зур хыялы исә - фортепианода уйнарга өйрәнү. Наил абыйсы, булачак рәссам, тактага клавиатура рәсеме ясап биргәч, Шәфыйка, шул уенчык белән мәш килеп, башка уеннар турында бөтенләй оныта. Ул кечкенәдән үк белемгә омтыла, биш яшендә гарәпчә язарга өйрәнә. Әтисе ярдәме белән француз телен үзләштерә. Революциядән соң ачылган рус мәктәбенә ул өченче сыйныфка кабул ителә.

Баланың музыка сәнгате белән кызыксынуы көчле икәнлегенә инанган ата-ана кызларына фортепиано алырга кирәк дигән фикергә килә. Тугыз кешедән торган ишле гаиләне Йосыф әфәнде берүзе туендырып торса да, ул ике нәрсә - яхшы туклану һәм балаларны гыйлемле итү өчен берни дә кызганмый. Әмма байлар йортында гына була торган уен коралын сатуда тиз генә таба алмыйлар. Бәхеткә, бер диңгезче каяндыр юнәткән иске «Шредер» роялен әлләни кыйммәт булмаган бәягә сата. Инде Шәфыйкага яхшы музыка укытучысы табу мәсьәләсе килеп баса. Бу җаваплы эшкә заманында югары даирә туташлары өчен оешкан махсус уку йорты тәмамлаган, революциядән соң Кырымга күчеп килгән поляк кызы Елена Францевна Строменскаяны чакыралар. Укытучысы Шәфыйкага музыка серләрен өйрәтү белән беррәттән гомумевропа мәдәнияте буенча да дәресләр бирә.

Дүрт ел эчендә Шәфыйка искиткеч яхшы нәтиҗәләргә ирешә: ул бик оста итеп Шопен көйләрен, Шуберт һәм Григның фортепиано һәм вокал өчен язган әсәрләрен уйный. Унбиш яшеннән башлап вокал белән шөгыльләнгән кыз Гуно операларыннан арияләр, көнбатыш композиторлары җырларын башкара. Зур сәләткә ия икәнлеген таныган Елена Францевна аңа укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итәргә киңәш бирә.

Диңгез ярындагы калада туып-үскән хыялый һәм самими күңелле кызга Мәскәү каласы бик ошый. Әмма кабул итү комиссиясен үз таланты, искиткеч моңлы тавышы белән гаҗәпләндерсә дә, ни кызганыч, Шәфыйканы консерваториягә кабул итмиләр. Чөнки автобиографиясендә ул үзенең мулла кызы булуы турында яза...

Севастопольгә кайтып күңел яраларын дәвалаганнан соң, Шәфыйка янә иҗат эшенә чума. 1926 елның көзендә Севастопольдә Кырым Татар театры гастрольләре башлана. Берничә спектакль карарга өлгергән Шәфыйка театр артисты булу турында хыяллана башлый. Көннәрдән беркөнне Йосыф ага өйгә зур кунак - театрның сәнгать җитәкчесе Җәләл Маиновны чакыра. Шәфыйка башкаруында «Тәфтиләү»не тыңлагач, кунак аның моңлы тавышыннан хәйран кала. Кыз «Таһир-Зөһрә» спектакленнән Зөһрә җырын башкарып һәм кечкенә бер күренеш уйнап күрсәткәч, тәмам әсәрләнгән Җәләл Маинов болай ди:

- Әгәр безнең спектакльне ике тапкыр гына караган килеш тә шундый оста уйныйсыз икән, димәк, мин тәбрикли алам: Сез артист булып тугансыз! Киләсе елда сәхнә сәнгате мәктәбе ачачакбыз. Сезне шунда көтәбез.

- Ә мин бер ел буе театрсыз ничек яшәрмен соң? - дип сорый Шәфыйка.

- Мин шәһәрдә драмтүгәрәк ачарга киңәш итәм. Симферопольдән килеп ярдәм итеп йөрермен.

Татар җәмәгатьчелеге соравы буенча ачылган «Татар клубы»нда озакламый драмтүгәрәк оеша. Театр сәнгатенә мөкиббән киткән Шәфыйка, абыйлары белән бергә, спектакльләрдә катнаша башлый. 1927 елда ул Севастопольгә командировкага килгән Абдураим исемле 24 яшьлек чибәр һәм чая егет белән таныша. Егет аны «Аршин мал алан» исемле спектакльдә күреп гашыйк булган икән. (Шәфыйка исә ул спектакльдә белмәгән егеткә кияүгә чыгу белән килешмәүче Гөлчәһрә ролен башкара.) Шәфыйкага үзен «саф коммунист» итеп танытса да, Абдураимның әле үзе генә белгән яшерен серләре шактый икән шул. Симферопольдә туып-үскән бу егет гимназия тәмамлаган, заман шаукымына бирелеп, аклар ягында да, кызыллар ягында да сугышырга өлгергән. Абдураимның ата-бабалары, дин әһелләре булса да, патша режимына каршы көрәшкән. Шуңа карамастан, әтисе Котдус әфәнде большевиклар тарафыннан юк ителгән. Абдураим әтисенең җәсәден үлемгә хөкем ителгәннәр камерасыннан урлап җирләгән. Шул рәвешле, Шәфыйкадан аермалы буларак, юрист егет үзенең нинди нәселдән икәнлеген бик оста яшерә белә. Ул үзенең кыюлыгы белән кызның күңелен яулый. Әмма Йосыф әфәнде яшьләрнең өйләнешүенә башта каршы була. «Кияүгә чыксаң, ныгып җитмәгән талантыңны әрәм итәрсең», дип борчыла ул. Тик яшьлек барыбер үзенекен итә: Шәфыйка Абдураимга кияүгә чыга.


Әтисе әйткәннәр, чыннан да, дөрескә туры килә. Керчь каласына күченеп киткәч, Шәфыйка рухи тормыштан, иҗаттан ераклаша. Гаилә мәшәкатьләре, төп игътибарын яңа туган баласына бирү аның бу юнәлештәге үсешен тоткарлый.

Уллары Җәвид үсә төшкәч, Шәфыйканың буш вакыты барлыкка килә. Ул радионың яңа оешкан симфоник оркестрга пианист-концертмейстер итеп чакырыла. Әмма оркестрда озак эшләргә туры килми, ул кыскартуга эләгә һәм кинотеатрга тапер булып урнаша. Ә таперның вазифасы тавышсыз кинолар күрсәтелгән вакытта караңгы залда төрле көйләр башкарудан гыйбарәт икән. Шәфыйка зур осталыкка ия музыкант булганлыктан, караңгыда уйнау бернинди дә авырлык тудырмый. Шәфыйка хәтереннән Шопен балладаларын, Шуберт һәм Лист пьесаларын һәм бик күп заманча көйләрне башкара.

1934 елда Шәфыйка белән Абдураимның куанычы арта - тагын бер уллары туа. Аңа Эрнст (Эрик) исеме кушалар. Бу шатлыклы вакыйга алдыннан Абдураимны, яңа вазифасын башкара алмаганы өчен, партиядән чыгаралар. Ул совхоз директоры итеп билгеләнгән була. Ачлыктан шешенгән гаиләләрдән салым җыймаганга, аны аздан гына «халык дошманы» дип игълан итмиләр.

Тормышны алып бару өчен Шәфыйкага берьюлы ике эштә эшләргә туры килә. Көндез ул заводта икътисадчы, ә кичләрен тапер булып эшли. Озакламый Севастопольдән әнкәсе Фатыйма абыстай оныгын үз янына алырга дип килә. Бу ана белән кызының шактый вакыт очрашмый торганнан соң беренче күрешүе була. Чөнки коммунист вакытта Абдураимга Шәфыйканың әти-әнисе кебек «вәзгыять тудыручы элементлар» белән аралашырга ярамый. Ә ул партиядән чыгарылуга бу чикләүләр бетерелә.

Абдураим Мәскәүдәге революция тарихы музеена юрисконсульт булып урнаша. Бераз җиңел сулыш алган Шәфыйка драма театрында уйный башлый. Кыска вакыт арасында алыштыргысыз сәхнә йолдызы булып таныла.

1936 елда Котдусовлар гаиләсе Симферопольгә күчеп китә. Йосыф агайның имам-хатыйб вазифасыннан азат ителүе сәбәпле эшче сыйныф вәкиле кызына «әверелгән» Шәфыйкага, ниһаять, янә музыка училищесы ишекләре ачыла. Ул фортепиано һәм вокал факультетларына кабул ителә. Фортепиано факультетында аны шактый укучылары Мәскәү һәм Ленинград консерваторияләрендә белем алган көчле педагог Ева Павловна Сеферова (милләте буенча әрмән) үз төркеменә ала. Сәләтле икәнен сизеп, ул Шәфыйканы икенче курска күчерә. Ева Павловна аны танылган пианистка итеп күрергә тели. Вокал бүлегендә көчле педагоглар булмаганлыктан, матур тембрлы лирик-колоратур сопрано тавышлы Шәфыйкага дәресләрне училище директоры Ардатов үзе укыта.

Шәфыйка 1939 елда фортепиано, ә 1940 елда вокал бүлегендә укуын тәмамлый. Кулына диплом алып чыкса да, ул үзен бәхетле итеп тоя алмый. Аның күңелен тирән сагыш, әти-әнисе язмышы өчен борчылу били. Чөнки совет власте урнашкач, мөселманнарга карата мөнәсәбәт нигездән үзгәрә. Утызынчы елларда дин әһелләре һәм аларның якыннары төрле кысырыклауларга дучар ителә. 1927 елда Йосыф мулла белән Фатыйма абыстайны да сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр. Ә андыйларның икмәк һәм кооператив кенәгәләре тартып алына, алар хәтта хезмәт биржасыннан да төшерелә. Ач үлемгә хөкем ителмәс өчен, кайбер дин әһелләренең балалары үз ата-аналарыннан ваз кичәргә мәҗбүр була. Мәсәлән, Йосыф мулланың улы Наил дә атасыннан «ваз кичә». Бу уңайдан «Коммуна маягы» газетасында аерым мәкалә бастырып чыгаралар. Әмма бу вакыйга гына Йосыф мулланың абруен киметә алмый. Җәмигъ мәчете Севастопольдәге барча мөселманнарның рухи үзәге булып кала бирә. Дингә каршы чаралар оештырылуга карамастан, мәчеткә дини бәйрәмнәрдә меңгә якын мөселман җыела.

1936 елны мәчеткә йөрүчеләр саны революциягә кадәргесе белән чагыштырганда 60 процентка кимесә дә, яңа хөкүмәт тынычланмый. Административ һәм пропаганда юлы белән генә динне тыеп булмаганны аңлап, репрессия алымына күчә. 1937 елның 2 октябрендә Йосыф Рәхимов кулга алына һәм Севастополь төрмәсенә утыртыла. Аны гаепләү актында түбәндәге юллар бар: «Йосыф Рәхимов 1917 елда мәчет янында татарларны дини тәгълимат ярдәмендә берләштерү максатын күз алдында тотучы татар комитеты оештыра. Хакимияткә контрреволюцион хөкүмәт хуҗа булганнан соң, Корылтай парламент филиалына әйләнә, ә Рәхимов Корылтай хөкүмәте парламенты әгъзасы итеп сайлана. Кырым немецлар тарафыннан оккупацияләнгәч, ул «Тәрҗеман» газетасы редакторы Сабри Айвазов һәм Шәриф Девятов белән бергә Константинопольгә бара. Аларны төрек разведкасына агент итеп алалар. Совет властена каршы котыртылган Рәхимов бәйрәм көннәрендә, дини йолалар башкарган атлы кыланып, татарлар яшәгән фатирларда була. Милли хөкүмәт урнаштырып Кырымны Төркиягә кушу максатын күздә тоткан контрреволюцион милли пропаганда алып бара».

Рәхимовларның фатирын тентү вакытында 36 төрек газетасы, чит илдән килгән 4 хат, 4 блокнот, 18 фотосурәт, ябык пробиркадагы хлороформ сыекчасы табыла. Кырым АССР НКВДсы өчлеге 1938 елның 10 февралендә Рәхимовны атарга дигән хөкем чыгара. Шул ук елның 24 июнендә шәһәр Советы җәмигъ мәчетенең ябылуы турында белдерү ясый. Сугыштан соң хәрабәләр арасында балкып утырган «Акъяр яме» дип йөртелгән бу гыйбадәт йортының манарасын Сталин үзе сүтәргә боерган, диләр. Манараны корыч арканнар белән танкларга тагып җимерәләр. Бераз алга китеп тагын шул хакта да әйтик: 1956 елда Фатыйма Рәхимова, ирен гаепләү эшен янәдән тикшерүләрен сорап, СССР Министрлар Советының Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына мөрәҗәгать итә. «Эш»не караган вакытта яңа фактлар ачыклана: 1938 елда Рәхимовка карата чыгарылган үлем җәзасы турындагы карар аны ун елга ирегеннән мәхрүм итүгә алыштырылган. Рәхимов төрмәдә 1943 елның 19 февралендә йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Фатыйма Рәхимовага мондый җавап килә: «Эш»тә мулла Йосыф Рәхимовның татарлар арасында контрреволюцион эшчәнлек алып баруы турында бернинди дә факт теркәлмәгән. 1918 елда ул Төркиягә әнисен алырга дип кенә килгән. Шулай ук Рәхимовның бернинди чит ил разведкасында да агент булып тормавы ачыкланды». Шул рәвешле, Йосыф Рәхимов исеме 1957 елның бишенче февралендә аклана.

...Училище тәмамлаган Шәфыйка Симферопольдәге Кырым татарларының җыр һәм бию ансамбленә солистка булып урнаша. Бер үк вакытта Кырым радиокомитетында пианист-аккомпаниатор булып эшли. Әкренләп Шәфыйка шәхси концерт программаларын оештыра. Үз репертуарына ул татар халык һәм Кырым татарлары җырларын, классик романслар һәм опера арияләрен туплый.

1940 елның көзендә Кырымга композитор Җәүдәт Фәйзи җи- тәкчелегендәге музыка белгечләре килә. Алар конкурс үткәреп, Мәскәүдә узачак татар сәнгате декадасында катнашырга опера вокалчылары сайлый. Шәфыйка да үз язмышын сынап карый. Комиссия Шәфыйканың моңлы тавышын бик ошата һәм аңа махсус чакыру җибәрә. Декаданы уздыру вакыты 1941 елның июнь-июль айларына билгеләнә.

Шәфыйка кышын кече улы белән бергә Казанга репетициягә килә һәм кунакханәдә урнаша. «Алтынчәч» операсының баш роленә Советлар Союзының төрле төбәкләреннән килгән җиде вокалчы арасыннан икене генә сайлап алалар. Бәхетлеләрнең берсе - опера дирижеры хатыны Галия Кайбицкая, икенчесе Шәфыйка Котдусова була. Репетицияне караган Муса Җәлил Шәфыйка-Алтынчәчнең чыгышын бик нык ошата. «Мин «Алтынчәч»не нәкъ Сезнең кебек моңлы, гүзәл һәм самими затны күз алдында тотып язган идем», - дип, Шәфыйкага зур рәхмәтен белдерә. Шагыйрьдән шундый сүзләр ишеткәч, Шәфыйканың үз-үзенә ышанычы тагын да арта. Ул түземсезлек белән Мәскәүдә узачак сәнгать көннәрен көтә. Әмма сугыш башлану турындагы коточкыч хәбәрдән соң бу якты өметләрне онытырга туры килә. Казанда «Алтынчәч» премьерасы була. Халык операны бик нык яратып кабул итә. Шәфыйка өчен шунысы үкенечкә кала: фронтка китү сәбәпле, Муса Җәлил премьераны карый алмый.

Алтынчәч ролен башкарып тамашачы күңелен яулаган Шәфыйка Котдусова Казан опера театрында әйдәп баручы солисткаларның берсенә әверелә. М.Юдинның «Фәридә» операсында Фәридә, Н.Җиһановның «Түләк» операсында Сусылу, Җ.Фәйзинең «Башмагым»ында Сәрвәр, Дж. Вердиның «Риголетто»сында Джильда, «Травиата»сында Виолетта, Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше»ндә Марфа һ.б. ике дистәдән артык төп роль башкара. 1950 елда Ш.Котдусовага «ТАССРның атказанган артисткасы» исеме бирелә. Шәфыйка үз уңышлары белән беркайчан да мактанмый. Һавалану, тәкәбберлек кебек сыйфатлар аның өчен гайре табигый була. Киресенчә, ул үз тәҗрибәсен хәтта көндәшләре белән дә уртаклаша, аларга үз киңәшләре белән ярдәм итә.

Кырым татарларына «Ватанны сатучылар» ярлыгы тагылгач, Шәфыйканы НКВД эзәрлекли башлый. Ире сугышта каһарманнарча һәлак булган, үзе оккупациягә эләкмәгән, тамашачыларның тирән мәхәббәтен яулаган җырчыга нинди сәбәп табып бәйләнергә белми аптырыйлар. Эзли торгач, андый «сәбәп» барыбер табыла. Имеш, ул «халык дошманнары», ягъни чолганышта калган туганнары белән элемтәдә торган. Ләкин, нишләптер, турыдан-туры мондый гаеп такмыйлар. Театр директоры «профессиональ яктан яраксыз» дип, аны эшеннән ала. Дөрес, соңрак ул моның Кара Болактан килгән әмер икәнен әйтә. «Телен тыймаган» директорны вазифасыннан азат итәләр.

Яраткан эшеннән куылган Шәфыйка тавышын югалтып, авырып ята. Якыннан белгән һәм хөрмәт иткән һәркем, НКВД алып барган яшерен сәясәттән курыкмыйча, аңа ярдәм итәргә тырыша. Джаз оркестры оештырган Олег Лундстрем Шәфыйканы үз төркеменә җырчы итеп ала. Әмма бер елдан оркестр таркала. Чөнки СССРда джаз уйнау тыела.

Гастрольбюродан чакыру алган Шәфыйка Мәскәүгә китә. Ул анда бер урынга кырык кеше теләк белдергән конкурста җиңү яулый. Берничә ел рәттән Советлар Союзы буенча гастрольләрдә йөри. 1953 елда аны янә Казанга, «Алтынчәч» операсын яздыруда катнашырга чакыралар. Алтынчәч партиясен башкаруны аның берүзенә ышанып тапшыралар. Бу эш айдан артык дәвам итә. Озакламый Шәфыйкага бәхет елмая: ул, Москонцерт конкурсында ике йөздән артык көндәшен җиңеп, солист булуга ирешә. Ул зур сәхнәдә Иван Козловский, Зара Долуханова, Рәшит Бәйбутов кебек театр дөньясында зур танылу алган артистлар белән бергә җырлый.

Тормышның бәхетле мизгелләре кыска икән шул. Сәхнәдә яңадан-яңа иҗади биеклекләр яулаган чорда Шәфыйка кинәт авырып китә. Склифосовский шифаханәсендә тикшеренүләр үткәч, аның ашказанында яман шеш икәнлеге ачыклана. Сугыш чоры авырлыклары, хаксыз рәвештә эштән куылу аның сәламәтлеген какшаткан. Шәфыйканың нибары бер ай гомере калган...

Соңгы көннәрендә апасы янәшәсендә булган сеңлесе Нурия болай ди: «Мин Шәфыйкадан бернинди зарлану, кемнедер булса гаепләргә омтылу, үзенең соңгы минутлары хакында сизенүе кебек сүзләр ишетмәдем. Ул үзенең кыска гомерен тулысынча намуслы рәвештә сәнгатькә хезмәт итүгә багышлады. Шәфыйка якты, гүзәл тормыш алып барган батыр йөрәкле шәхес иде. Аның дөнья белән хушлашыр алдыннан язган язмасында мондый юллар бар: «Мин бәхетле, чөнки тормышым заяга узмады. Мин яраткан сәнгатемә хезмәт иттем, бик акыллы ике ул үстердем. Сөйдем һәм сөекле булып яшәдем. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Хушыгыз, туганнарым һәм сөеклеләрем...»

Илдә барган тарихи вакыйгалар Рәхимовлар гаиләсен төрле яклап сыный. Революция һәм Беренче Бөтендөнья сугышы чорында балаларның кайберләре фаҗигале төстә вафат була. Ә Шәфыйканың өлкән абыйсы Камил Рәхимов (1890-1978) Бөек Ватан сугышында катнаша. Күренекле композитор, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе булып таныла. Ә сеңлесе Нурия Рәхимова - әдәбиятчы һәм педагог.

Фидаил МӘҖИТОВ.

. Ш.Котдусова Гөлчәһрә ролендә.

. Ш.Котдусова ире Абдураим, улы Җәвид белән. 1930 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев