Мәдәни җомга

Каләмдәшем бәйрәме

Мамадыш үзәгендә Рафаил Газизов атлы ахири каләмдәшем яшәп ята. Мамадышта гына, дип әйтү дә бик үк дөрес түгел. Берьюлы йөзгә бүленеп - туган авылы Кече Кирмән белән районының һәр төбәге, һәр сукмагы өчен янып-көеп яшәүче бер нигезсөяр, ватанпәрвәр ул. Рафаилнең кем икәнен сөйләп, шаккатыра алмам. Ул үзенең искиткеч шигырьләре, "кечкенә...

Мамадыш үзәгендә Рафаил Газизов атлы ахири каләмдәшем яшәп ята. Мамадышта гына, дип әйтү дә бик үк дөрес түгел. Берьюлы йөзгә бүленеп - туган авылы Кече Кирмән белән районының һәр төбәге, һәр сукмагы өчен янып-көеп яшәүче бер нигезсөяр, ватанпәрвәр ул.


Рафаилнең кем икәнен сөйләп, шаккатыра алмам. Ул үзенең искиткеч шигырьләре, "кечкенә дә төш кенә" булган "төчкерек" хикәяләре, повестьлары белән болай да милләт зыялыларына бик күптәннән мәгълүм. Аннары ул каләм кыштырдатудан кала кулыннан һичбер гамәл килми торган "буш сүз" иясе дә түгел. Гомере буе туган авылы мәктәбендә балалар укытты, ничә дистә еллар буе директор да булды. Туган районыннан чыккан дүрт Советлар Союзы Героена һәйкәлләрне үз мәктәп ихатасында калкытып куйган башка директор яки уку йорты турында ишеткәнем дә юк. Ничә тапкыр бармыйк, мәктәп диварлары безне Кол Галидән башлап Зөлфәткә чаклы тезелгән шагыйрьләребезнең күркәм портретлары, алар иҗатыннан шигарь юллар белән сокландыр­ды. Тавил Хаҗиәхмәтов фәкать Кече Кирмән мәктәбе өчен генә дип бөек Тукаебызның портретын да ясап бүләк иткән. Аның ише шәхси ядкәргә ия уку йорты тагын, йә, кайда бар?!.

Бүген Кече Кирмән уртасында сокландыргыч мәчет калкып тора, авылга керә торган юллар асфальтланган, яндагы биек, кызыл ярда 70 чишмәнең 70 е дә челтерәп, күңелләрне нечкәртеп ага, ә астагы яшел иңкүлекне гүзәл чатыр бизәп тора икән - һәммә казанышта Рафаил Газизовның да хәләл өлеше бар. Әле әдәбият даласында үз сукмагын таныта алмаса да, Рафаилне газиз авылын, туган туфрагын искерү, тезләнү, юкка чыгу хәвефе белмичә яшәтүгә көчен куйган өчен хөрмәтләргә, каршысында баш ияргә кирәк.

Нәкъ менә шул - газиз җире өчен янып-көюләрен бәһали белгәнгәдер, район җитәкчеләре мәдәни һәйкәлләрне үстерү буенча "Хәтер" фонды төзеп, аны җитәкләргә Рафаил Газизовны чакырды. Күккә чөюдән түгел, шушы каләмдәшем Рафаил килүгә санаулы айлар-еллар узуга ук, Югары Сөн авылындагы иске мәдрәсә бинасын да сафка бастырдылар, аннары шул бина эчендә бөек композиторыбыз Фәрит Яруллинга багышланган музей ачылды. Кала үзәгендә тезелешеп киткән дистәләгән музей һәм ачык һавадагы һәйкәлләр белән дә бүген Мамадыштан кала кайсы район гына күкрәк суга, мактана ала икән?..

Рафаилнең тагын бер тау кадәр хезмәте - ул, үз тирәсенә эзтабарлар төркеме туп­лап, Мамадыш районының бер мең битле энциклопедиясен дөньяга тудырды. Меңгә якын фотосурәт, җирле рәссамнар иҗат иткән картиналар; урысына-татарына бүлеп тормастан, авылларның күрке булып утырган мәчет һәм чиркәүләр, тау итәкләре һәм базлардан табылган тарихи ядкәр; керәшен, мари, чуаш халкының милли киемнәре, көнкүреш җиһазы, район аша үткәндә Азин белән Домолазов полклары калдырган истәлекләр, Бөек Ватан сугышы чорында Мамадышка күчерелгән госпиталь һәм санчастьләр - һәммә мәгълүмат бөртекләп җыелган, буш башаклардан арындырылган һәм галимнәрнеке шикелле такта түгел, ә әдәби тел белән "Мамадышым - язмышым" исеме астында русча һәм татарча тәкъдим ителде. Шәхси архивымда Татарстанның 30 га якын районы чыгарган белешмәләр хасил булды инде, арада Рафаил хәзинәсе белән янәшә куярдае һаман да юк сыман...

Ә шулай да, Рафаил миңа, дөньяга иң элек, сәнгати һәм хикмәтле сүз әйтеп калу, шушы изге, зур сыйфатны киләчәк буыннар күңеленә дә йоктыру өчен пәйда булган сыман. Гариф абый Ахунов, Туфан абый Миңнуллин, тыйнаклардан-тыйнак Илдар абый Юзеев, тагын-тагын дистәләгән әдип Рафаилнең төчкерек хикәяләрен үрнәк итеп йөрде, нәкъ шулар тәкъдиме буенча Фатих Хөсни бүләген дә алды. Шул ук олы җанлы Туфан абый тәкъдиме белән, Рафаил Газизов, Кытайга тикле барып, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара бүләк дипломын да алып кайтты.

Нык тәфсилләп тормыйм, мин аның бер төчкерек хикәясен йөз кат укысам да, барыбер туя алмыйм. Сюжеты, билгеле ки, бөек әсәрләргә хас булганча, һич катлаулы түгел. Нык кыс­картып сөйлим. "Авылда мәңге салмыштин йөргән фәлән агай тагын махмырдан очрады. Бүген нинди сәбәп, нигә тагын эчтең, дип белешмичә түзмим. Бүген тимерьюлчылар көне бит, ди теге. Ә безнең авылга, кәнкритне сиңа моның нинди катнашы бар? - дим. Ә кәк же, мин бит соңгы атна буе пилорамда эшләп йөрим, ә анда бүрәнә салган тимер арбаны пычкыга якынайта торган ике рельс ята"...

Рафаилнең әнә шундый тормышчан хикәяләрен кат-кат укыйм да, туарылып көләм, күңелемә рәхәт. Туфан ага әйт­мешли-язмышлый - "Без бит авыл малае".

Соңгы елларда Рафаил Газизов тагын бер күркәм инешкә юл ярды. Ул ел саен республикадагы мәктәп балалары арасында үз исемендәге конкурс уздыра. Менә быел да Мамадыш яки күршедәге Кукмара гына түгел, ерактагы Әтнә, Бөгелмә, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Сарман, Алабуга, Арча районнарыннан да дистәләрчә бала шигырь, хикәя, әкият, хәтта драма әсәрләре дә язып җибәргән. Күңгәр урта мәктәбеннән (Әтнә) Гөлгенә Шиһапова, Әлмәтнең Габдрахман авылыннан Илзирә Хәнипова, Бөгелмә лицей-интернатыннан Энҗе Садриева язган хикәяләр, Сарманның Ләшәү-Тамак авылыннан Шамил Шәйдуллин, Алабугадан 9 нчы мәктәп укучысы Илдан Сәләхов, Арча районының Ашытбаш авылыннан Булат Хисамиев иҗат иткән әкият-риваятьләр күңелгә хуш килде. Димәк, Рафаил Газизов үз Мамадышында лаек алмаш үстерү белән генә чикләнми, ул инде республиканың һәрбер почмагында газиз Ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү эшенә лаек өлеш кертә...

Рафаилнең ару-талу белмәс, берчакта да егетлеген җуймас ир-ат булып калуына гел сок­ланам. Җитмеш яшьлек гомер үреңнән соң да шундый ук гаярь, горур һәм дә үрнәк егет булып яшә, билне бирмә, дустым!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: