Мәдәни җомга

Каләм, көрәк һәм... мылтык тоткан куллар: Альберт Борһановка 65 яшь

Кайбер кешеләргә карыйсың да, «әллә аларда берьюлы берничә кеше яши микән?» дип уйлап куясың. Югыйсә, үзләре генә булсалар моның кадәр эшне берьюлы башкара, уңышларга ирешә алмаслар иде. Танылган тарихчы, профессор, Татарстанның татар төбәкчеләре оешмасы рәисе Альберт Борһанов белән күбрәк аралашкан, ныграк белгән саен, аның өлгерлегенә, җитезлегенә, физик көч һәм мөмкинлегенә сокланып туялмыйсың.

Чиләбе өлкәсенең татар авылында туган малай беренче директор булган, ләкин 1937 елда репрессиянең канлы тегермәненә эләккән әнисенең әтисе-бабасы мәктәбендә белем алганда ук тарих белән ныклап кызыксына башлый. Китапханәче аңа нинди китап бирергә дә белми аптырый - барысын да укыган. Бабасы да тарих һәм география өйрәткән булган үз укучыларына. Күрәсең, гаиләдә тарихчы мөгаллим турында җылы хатирәләр сакланган. Әллә инде бер генә галимнең дә серләрен ачарга теше үтмәгән нәсел геннары онык күңелендә уянганмы? Хәер, ни дә булса булган, Альберт мәктәпне тәмамлагач та Чиләбе педагогия институына укырга кергән. Тарих факультетының археология бүлегенә. Бер уку елы дәвамында тарихны аудиторияләрдә дәреслекләрдән өйрәнгән егеткә үткәннәрне кул белән тотып карап, чорлар сулышын тоярга насыйп була. Аның кызыксынуларын күреп торган остазлары егетне төрле экспедицияләргә алып чыгалар. Аркага биштәр, кулга көрәк, кәйлә тотып, бик күп чакырымнарны узарга туры килә аңа. Һәр мондый сәяхәттән ул рухы баеп, сайлаган һөнәренең нәкъ менә аныкы булуына инанып кайта.Ә бу хис яшь студентка авырлыклар алдында куркып калмаслык көч һәм дәрт бирә.

Тарих белән күзгә күз очрашуны ул Төркмәнстан җирләрендә башлый. Бу борынгы дәүләтләр цивилизацияләр булган урыннарда казыну балачакта уянган тарихка мәхәббәтен катламнан катламга артыра гына барган. Ул бүген дә сайлаган һөнәренә, бабасы рухына дисәк дөресрәк тә булыр, тугрылыклы. 700 фәнни хезмәт авторы. Шуларның - 64е китаплар. ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты профессоры. Бу дәрәҗәле исем зур горурлык хисе белән бергә җаваплылык та уята, зуррак эшләргә дә дәртләндерә. Әле анда, әле монда Татарстанда гына түгел, киң илебезнең төрле почмакларында, төбәкчеләрнең фәнни-гамәли конференцияләрен җитәкли.

Мин аларның төбәкчеләр арбасына 2019 елда Томск каласының татар бистәләренә багышланган конференциясендә утырдым. Тәүлек ярым татар вагонында Себер якларында барганда мин Альберт Борһановның кайгыртучан җитәкче булуын да күрдем, хөрмәтем артты. Юлдашларыбыз арасында төрле яшьтәге, сәламәтлекләре дә төрлечә булган кешеләр бар иде. Озын юлда кыен булмасын дип, әйбәтрәк урыннарга урнаштырырга тырышып йөрде ул аларны. Аталарча кайгыртучанлык күрсәтте.

Монысы да - тормыш өйрәткән тәҗрибә. Әфганстанда, Кара таулар илендә, чын сугышта да булырга туры килгән бит аңа. “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнгән. Ул җитәкләгән подразделение сугышчылары мөҗәһитларның туктаусыз утын туктатып, билгеле инде, үлем белән күзгә-күз очрашып, автомобиль колоннасына алга үтәргә мөмкинлек биргән. Менә шулай, каләм, көрәк тотарга гына тиеш булган кулларына автомат - мылтык алырга да туры килгән аңа - Альберт Әхмәтҗан улына. Галимнәр арасында тагын мондыйлар бармы икән? Булса да, бик сирәктер.

Аны күбрәк белгән саен, мин аның уңышларының серенә төшенә башладым шикелле. Беренчесе, үз эшен бик нык яратуы булса, икенчесе, үз янына шундый җандашлар, фикердәшләрне туплый алуында. Андыйларның саны конференциядән конференциягә арта баруы, тарихка булган чиксез мәхәббәт “авыруын” башкаларга да йоктыра алуы турында сөйли. Моңа бар тик үз һөнәреңне яртсаң, аны башкаларга да күрсәтә белсәң генә, ирешеп була.

Төркмәнстанда, соңрак Мәскәү университетында да аңа галим буларак, зур мөмкинлек офыклар ачылса да, Чиләбе егете Татарстанга, Казанга кайта. Чөнки Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен Казан Мәккә төсле үк кадерле һәм изге.Үз татарына хезмәт итү теләге көчле булган Альберт та Казанны сайлый. 1994 ел була бу. Үзгәреш җилләре ныклап искән, милли күтәрелеш, тарихка, телгә игътибары арткан чоры була. Зур идеяләр белән кайткан галим максатларын тормышка ашыра башлый. Төбәкчеләр оешмасы да шулай барлыкка милә. Һәм көннән-көн күбрәк кешене үз канаты астына җыя. Альберт Борһанов ул үзе тарихыбыз кебек тирән һәм зур дөнья булуын аңлаганнар, үткәннәргә битараф булмаганнар, киләчәкне кайгыртканнар туплана анда.

Тиздән тагын ике зур конференция әзерләп уздырасы бар бу тынгысыз галимнең. Берсе - Омск каласында, икенчесе - Кайбычта. Бу җиңел булмаган эшендә зур уңышлар телик аңа. Уңышлар юбилей елында гына түгел, гомере буе гел дә янәшә йөрсеннәр. Исәнлек тә ташламасын үзен. Тарихыбызның бу галим улы актарасын көтеп ятучы катламнары шактый әле. Һәрбесеннән берәмтекләп җыелып, халкыбызны бөек милләт итеп танытучы тиңсез хәзинә табасына ышана ул.

Башкаларны да ышандыра. 

 

Йолдыз Шәрапова

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: