Мәдәни җомга

Кабатланмас моң иясе

"Бөеклекнең тылсым серләре дә Шушы дәртле нәфис җырдадыр". (Якуб Колмый.) Уфа "Китап" нәшриятында татар һәм башкорт халкының халык артисты Фәридә Кудашева иҗатына багышланган тирән эчтәлекле һәм бизәкле альбом дөнья күргән иде. Рәфкать Кантюков ярдәме белән Роберт Миңнуллин тырышлыгында Фәридә Кудашеваның тулысынча диярлек аудио язмалары тупланган биш компакт-диск та әзерләнде. Үткән...

"Бөеклекнең тылсым серләре дә
Шушы дәртле нәфис җырдадыр".
(Якуб Колмый.)
Уфа "Китап" нәшриятында татар һәм башкорт халкының халык артисты Фәридә Кудашева иҗатына багышланган тирән эчтәлекле һәм бизәкле альбом дөнья күргән иде. Рәфкать Кантюков ярдәме белән Роберт Миңнуллин тырышлыгында Фәридә Кудашеваның тулысынча диярлек аудио язмалары тупланган биш компакт-диск та әзерләнде. Үткән ел азагында Татарстан китап нәшриятында шул ук Роберт Миңнуллин тарафыннан төзелгән ике милләт арасында дуслык илчесе булган Фәридә Кудашевага багышланган күләмле китабы да дөнья күрде. Анда бөек җырчының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, хатлар, шигырьләр кертелгән, фотосурәтләр урын алган.
Бик күп сәнгатькярләр, журналистлар һәм белгечләр "Ф.Кудашева моңы"ның серен эзли һәм укучыны да бу серне ачуга җәлеп итә кебек.
Наҗар Нәҗми әйткәнчә, Фәридә Кудашеваның башкару сәнгате турында мәкалә язу кыен, чөнки аны тыңларга, йөрәк белән тоярга кирәк. Бәя бирү дә җиңел түгел, чөнки аның сәнгате үзе башкаларны бәһаләү үлчәме дәрәҗәсенә күтәрелгән сәнгать.
Әдибебез Әмирхан Еники аның талантын иң башта табигатьтән - Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән Моң төшенчәсе белән, икенчедән - бу бай моңны тыңлаучыга җиткерә белүе белән бәйли.
Фольклорчы, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов: "Фәридә Кудашеваның башкару сәнгате, әлбәттә, башка җырчылар өчен үзенә бер эталон", - дип саный.
Халык шагыйре Сибгат Хәким: "Фәридәне мин тыныч кына тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, аның тавышын ишетәм, саф татар теле, андый тел белән җырлаган бер генә җырчы да юк. Телендә аның бөтен моң!" - дип яза.
Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов Ф.Кудашева башкаруында яңгыраган "Әллүки", "Зиләйлүк", "Тәфтиләү" җырларына соклана.
Фәридә Кудашева - илаһи моң калдырган, һәм ул моң өлгесе булып тарихта калачак җырчы.
Ә югыйсә, илаһи моң иясе бер Аллаһы Тәгалә генә түгелме соң? Һәр җырчының үз моңы, әмма Раббыбыз моңлы тавышны теләгән кешесенә мул итеп бирә, теләмәгәненә бөтенләй бирми дә яисә саранрак бирә. Фәридә Кудашевада - Аллаһы Тәгалә бүләк иткән искиткеч матур тавыш.
Җырчыны - җыр, җырны - җырчы күтәрә дибез. Репертуарының төзелеше дә, үзе кебек үк, матурлык һәм моңнан яратылган шагыйрьләрнең (Г.Тукай, Х.Туфан, С.Кудаш, Ә.Атнабаев, Ш.Биккол, М.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Зәйнашева һ.б.) сүзләренә композиторлар (З.Исмәгыйлев, Х.Әхмәтов, С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, М.Макаров, Р.Мортазин, Ф.Әхмәдиев, Б.Гайсин һ.б.) иҗат иткән җыр­лардан тора. Шагыйрь, көйче һәм җырчының үз сагышлары да гомумкешелек сагышлары белән кушыла.
"Халыкны ике нәрсә яшәтә: дин һәм моң", - ди халкыбызның горурлыгы булган җырчыбыз Илһам Шакиров. Фәридә ханым бер әңгәмәдә: "Авылда бездән ерак түгел мәчет бар иде. Манарадан азан әйткән тавыш миңа ниндидер бер илаһи, сихри моң булып ишетелә иде. Шуңа карата күңелемә бер җыр сеңеп калган. Авылдан киткәндә җырлангандыр, күрәсең: "Иртә тордым, иртә дип, намаз вакыты җитә дип; Азан әйтә, мин җылыймын, башым читкә китә дип". Әйе, манарадан яңгыраган азан тавышы авыл өстендә илаһи моң булып яңгырый шул. Бөек Тукае­быз моң турында: "Кичке азан! Кичке азан! Моңнар, уйлар килә аннан..."; "Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан" ("Кичке азан"), - ди.
Фәридәнең җырлау осталыгы белән моң төшенчәсен аерып карап булмый. Һәр кешенең тавышы беренче чиратта үзенә генә хас тембр яки тавышның бизәге (матурлыгы) белән аерыла. Аһәңле, моңлы, көмештәй чыңлый, металл сымак яңгырый - яхшы тембр шулай характерлана. Ф.Кудашева - көчле түгел, әмма кабатланмас, үзенә генә хас төсе-бизәге булган, яңгыравы буенча ягымлы, җылы, якты моңлы уникаль тавыш тембрына ия. Мондый тембрлы тавыш үзгәртүгә, төзәтүгә бирелми. Ясалма юл белән тавышны көчлерәк, сулышны киңрәк итәргә була, әмма тембрны моңлырак итеп үзгәртеп булмый. Бәллүр савытны тагын да матурлатам дип кирәгеннән артык тырышсаң, челпәрәмә китереп ватып җибәрергә була. Фәридә ханым гомере буенча үзенә бирелгән табигый тавыш тембрын боз­мыйча, саклап кына эш итә.
Вокаль осталыкның иң мөһим күрсәткече - дөрес сулыш алу - җырлау тынын үзләштерү, аңа ия булу. Ф.Кудашеваның тын алу осталыгы аңа табигатьтән бирелгән дип әйтеп булмый. Ул аңа зур тырышлык, күнегүләр, күпьеллык тәҗрибә аркылы ирешкәндер дияргә кирәк. Фәридә ханымның сизелер-сизелмәс кенә алган тыны озын көйләрдә 4 юллы куплетның бер юлына тулысынча җитә, ә кыска көйләрдә бер куплетка җиткәннәре дә бар. Татар һәм башкорт озын көйләренең язмаларында сүз уртасында тын алганын очратмассың. Ул, тыныч һәм сиздермичә генә тын алып, нәзакәтле, җиңел тавыш чыгара. Җырчының сәхнәдә үзен иркен, гади итеп тотышы да тамашачыны гел үзенә җәлеп итеп, аның белән бәйләнештә булырга ярдәм итәдер. Табигыйлек, гадилек, эчкерсезлек... Мондый иҗатның сере нидә дисәк - бербөтен гармоник камиллектә, дияр идем. Югары интеллектлы иҗатчы бөтен яклап та гармоник камиллеккә омтыла. Шушы гармонияне без Фәридә ханым иҗатында һәм тормышында таныйбыз.
Ф.Кудашева халыкча җыр­лау остасы буларак, сулыш алуда күбрәк күкрәк ысулын куллана, шуның белән бергә аның тавышы обертоннарга бай. Тавыш тембры обертоннар белән генә түгел, вибрато (тавыш җепселләренең җиңелчә тирбәлүе) белән дә билгеләнә. Вибрато - тавышның очучанлыгын - ераккарак ишетелү сәләтен арттырып, җанландыра. Резонаторлар да дөрес эшләгәнгә, көчле булмаган тавыш та тамашачы залының иң соңгы рәтләренә хәтле табигый тембрда ишетелә. Табигать тудырган, бәллүрдәй чиста, яңгыравыклы, "оча торган" тавышка ия Фәридә ханым.
Җырлау рәвешендә халыкча башкару алымнары бик ачык ишетелә. Җанга ятышлы йомшак тембр, сәйләндәй ачык дикция, тулып аккан елгадай көйнең тигез генә агышы, күкрәк түреннән чыккан аһәң - халык җырларының бөтен гүзәллеген тамашачыга җиткерергә ярдәм итә.
Җыр-көй һәм аны башкару - һәр милләт өчен үзенчәлек­ле әйбер, татар җырларында да үзенә генә хас йолалар, үзе яраткан алымнар, манералар бар, ди әдибебез Нәкый Исәнбәт. ... Андагы моң техник момент кына түгел, ул халык җыр-моң традициясе белән дә бәйле бернәрсә. "Моң"ны кайгы-сагыш мәгънәсендә аңларга ярамый. Моң ул халыкның күңел ихтыяҗын үти. Җырчының осталыгы озын көйләрне җырлый белүендә сынала, дип үз фикерен белдерә. Чыннан да безнең халыкка Фәридәнекедәй көчәнүсез, йомшак, тигез яңгыраган моң хас та инде. Тукайның җырлау рәвешебез турында: "Безнең бер көйне татар булмаган бер кешедән җырлатсаң, көемезнең алтынын кояр шикелле тоела... Халык җырлары үзенең мөһмәлияте вә җитешсезлекләре белән бергә, әлбәттә, үземезгә генә сөекле булырга тиеш һәм сөекле дә..." дигән төпле фикере бүгенге көндә дә актуаль.
Ф.Кудашева - халык көйләре җырчысы. Халык көйләрен ул балачактан ук тыңлап, үзенә сеңдереп үскән. Башкортстанның гүзәл табигатендә Урал таулары итәкләре, Дим буйларындагы камышлар, суга башлары иелгән бөдрә таллары белән "серләшеп", башкорт җырчыларын да тыңлап үсә Фәридә. Морзалар нәселеннән булган музыкаль гаилә мохитендә үсү дә моңа сәбәпчедер.
Ф.Кудашеваның киң диапазонлы, озын сулыш таләп итә торган җырларны югары кимәлдә башкаруы сокландыра һәм аңа ул үз хезмәте, үз тырышлыгы белән ирешә. Чөнки табигать биргән тавышны оста файдалана белү дә кирәк. Бигрәк тә озын көйләрдә ул һәр җырның образын ачып бирергә омтыла. Җыр сүзләренә дә саклык белән мөрәҗәгать итә. Озын көйләрне башкарганда артык мелизмнар-бизәкләр белән мавыкмый - халык көйләренең үзенчәлеген тирәннән аңлап, төгәл һәм гади итеп башкара.
Фәридә ханым башлыча лирик җырларны үз итә, дисәк дөрес булыр, әмма ул аларны төшенке рухта түгел, ә бәлки тормышка ышанучан, оптимистик төсмерләрдә бирергә омтыла. Һәр җыры аның үзенчә, беркемне дә кабатламый, һәр җыры - үзенә күрә бер мини-спектакль.
Ул халык җырының классик традицияләрен дәвам итеп, бер үк вакытта концерт эстрадасының башкару сәнгатенә оригиналь яңалыклар да алып керде һәм ул алымнарны уңышлы файдаланды. Чама хисен һич тә онытмыйча, хәрәкәтләре дә бик табигый, сәхнә культурасы югары, затлы булды. Вакчыл мохиттә яшәсәк тә, ул "вакланмый", иҗатка кире йогынтысы булган вак-төяккә ул игътибар итми.
Андагы җырлау культурасы, репертуар байлыгы күп җырчылар өчен үрнәк булырлык, бәрхет тембрлы тавышы, авазларның ачыклыгы, сөйләмнең төгәллеге дә осталык эталоны булып тора. Ф. Кудашева җырның кульминация урыннарында тавыш көчен чамадан тыш арттырмыйча, матур тембрын саклап җырлый. Бу бигрәк тә озын һәм салмак җырларда ачык ишетелә. Күп кенә җырчылар кебек азаккы куплетның соңгы юлын 2-3 кабат кабатламый, җырларның азагын югары ноталарга менеп тәмамламый. Җырда көйне һәм текстның образын саклый.
Җырчы колоратур бизәкләрне дә үзенчә - Фәридәчә ала. Сузык һәм тартык авазларның тигез бәйләнеп, бер-берсенә үрелеп баруы табигый легато барлыкка китерә. Фәридә ханым глиссандо алымын да урынлы куллана, аның моңлы авазы ясалма эффектлар кулланмыйча да тыңлаучыны елатырга мөмкин. Җырчы кирәк-кирәкмәгән урыннарда "айһай"лар өстәми.
Ф.Кудашева баян, курай, аккордеонга кушылып җырлый, тавышы белән аларның тембрына тоташа, әйтерсең бер аһәң яңгырый - "Дим буе" җырында камыштан ясалган курай тавышы күк, "Ашказар"да - Ашказар суының агышы башкорт курае белән кушыла. "Туган тел"нең азагында - синтезатор һәм фортепиано аккомпанементы белән җырчы тавышы космик аһәң белән күкләргә китеп югала күк...
Аның башкаруында ярдәмче тавышлар, яңгыраш паузалары куллану, кайбер сүзләрдә туган диалектында җырлау (ал булмай, булмай...), кайбер авазларны "ачыграк" һәм "йомыбрак" , кайбер урыннарда борын авазы җибәрү... яңгырашка хилафлык китермичә, тавышны аерылып торган тембраль буяуларга баета. Аһәңне чама белән филировкалау да аңа ят түгел. Мондый алымнар җырлауны бизи, аны җанландыра, динамик палитрасын баета, тавышны тәэсирле итүгә китерә. Җырларда, бигрәк тә композиторлар әсәрләрендә, ул вокализлар кертеп җибәрә, бу алым лирик әсәрне драматик яңгырашка якынайта.
Бик күп халык җырларына ул халыкта элек-электән традицион булган башка сүзләр табып җыр­лый: борынгы халык җырлары "Кара урман аша", "Аккош"ка үзәкне өзәрдәй сүзләр тапкан.
Ф.Кудашева Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Абдулла Солтановлар кебек консерваториядә яки музыка уку йортында белем алмаган. Ничә буын җырчылар аларча җырларга тырышты! Фәридә - бердәнбер кабатланмас моңы белән (Фәридә исеме гарәпчәдән бердәнбер, кабатланмас дигәнне аңлата) үзе бер вокаль мәктәп булдырган җырчы. Ул бер әңгәмәсендә: "Мин музыка белемем булмаса да, халыкча җырлауга укыта алыр идем", ди. Элек-электән татар-башкортның халыкча җыр­лау­га телдән телгә, авыздан авызга өйрәнү методы кулланылган һәм алар җырлауның милли мәктәбен булдырганнар.
Фәридәнең җырлау осталыгын баетуда, аңа яңа төсмерләр кертүгә хәләл җефете - оста музыкант, композитор, башкаручы солист, яхшы аккомпаниатор Бәхти Гайсин сәнгате зур роль уйный. Ул Фәридәсе җырлаганда аның тын алышына, авызын ачуына, күз карашына тиклем тоя торган була. Талантлы музыкантның аккордеонда уйнавын беркемнеке белән дә чагыштырып булмый. Композитор буларак, башкорт, татар халык иҗатының борынгы үрнәкләренә нигезләнгән җырларын тыңласаң, һәр әсәре халыкчан һәм заманча яңгырый.
Б.Гайсин тарафыннан Фәридә өчен яңадан-яңа интонацияләр, ритмик бизәкләр белән баетылган, заманча аранжировкалардан төзелгән репертуар барлыкка килә һәм җырчы иҗатында яңа юнәлеш туа. Б.Гайсин ансамбле белән Ф.Кудашева башкарган җырлар дискын тыңлагач, музыкантның синтезаторны моң дигән сихри хәзинәгә буйсындырып уйнавына сокланмый мөмкин түгел. Җыр һәм синтезатор яки ионика аһәңнәре сине сихри космик дөньяга алып китә кебек. "Ике аккош", "Кайтырсың шикелле", "Кермә төшкә", "Су буйлап" шундыйлардан. Ә инде "Йөрәк сере"ндә (С.Садыйкова, И.Ганиева) йөрәгенең серен - дәрья суыдай ташып аккан сүнмәс рухлы йөрәк авазын җыр аһәңе - моң белән ачып бирә. Ф.Кудашева үз моңының серен җырларында ачып бирә дә инде.
Бәхти Гайсин - виртуоз аккордеончы. Башкорт халык көе "Зөлхиҗҗә"не беркемнең дә аның кебек оста уйнаганы булмады, дип яза Р.Гайнетдинов. Үземнең дә бу могҗизага шаһит булганым бар: көй белән бер үк вакытта бас ягында гармоник вариацияләр бара. Ышанып булмый: аккордеонның басларыннан кыллы уен коралларының пиццикатосы яңгырый, әйтик, кисәк кенә көтмәгәндә гобой тавышлары ишетелә. Сул кулы белән музыкант төп көйнең имитацияләрен ясый. Музыкант өчен мондый бик авыр эшне Бәхти генә булдыра ала. Ул аккордеонын нәни бер оркестрга әверелдерә иде.
Ф.Кудашеваның аккомпаниаторлары күп булмый. Бик тә үзенчәлекле композитор, баянчы Таһир Кәримов белән иҗатының башлангыч чорында хезмәттәшлек итә. Иң беренче язмалары да Т.Кәримов белән язылган. Төрле вакытта күренекле музыкантлар - баянчылар Әлфәрит Солтанов, Рәис Сафиуллин, курайда Азат Аетколов, Бәхти Гайсин җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль, фортепианода Александр Ключарев, Радик Хәбибуллин, Рөстәм Яхин аккомпанементында җырлаган ул. Баянмы, аккордеон яки фортепианомы, синтезатор яки ансамбльме - җырчыга комачау­ламыйча, аның белән бер үк дәрәҗәдә образ тудыру өстендә эшли, бердәй гармоник дуэт хасил итә.
Ф.Кудашеваның табигатьтән куелган тавышын итальян мәктәбенә хас - белькантога тиңләп була. Вокаль башкару стиле бельканто - озын көй башкару техникасының төп таләпләренә туры килеп, җырлауның сыгылмалылыгын, талгынлыгын, хәрәкәтчәнлеген, виртуоз алымнарга сәләтлелеген, бертуктаусыз агучы тигез тавышны аңлата.
Фәридә Кудашева - хәзерге җырчылар өчен бәяләп тә бетермәслек энциклопедик хәзинә - аның башкаруындагы мирас булып калган язмаларны тыңлап, татар-башкорт җыр сәнгатен тирәнтен өйрәнергә, "моң" төшенчәсен аңларга, музыкаль фразаларны дөрес төзергә, тын алу культурасына, татар-башкорт мелизмнарын бер-берсеннән аерып, аларны чама белән генә кулланырга, халык җырларын артык "чүптән" арындырырга бер этәргеч булып, киләсе буынга эталон булырдай музыкаль язмалар калдырырга ярдәм итәр иде.
Филүсә АРСЛАН,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
.Кызы Ренара белән.
."Кара мыек" җырын башкарганда.
.Оныклары белән.
.Җырчының оныгы Славяна Вахитова кызы һәм улы белән кабер ташы кую мәрасимендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: