Мәдәни җомга

ИЗГЕ ҖАНЛЫ ГАРИФ АХУНОВ

Халык язучысы Гариф абый Ахунов һәм аның гаиләсе белән без байтак еллар дәвамында аралашып яшәдек. Гариф абый 1968 елда Татарстан Язучылар берлеге оешмасы рәисенең урынбасары итеп сайланган иде. Шул җәйдә алар Әлмәттән Казанга күчеп кайтты. Ирем, язучы Лирон Хәмидуллин да ул елларда шул оешма җитәкчеләренең бер вәкиле булганлыктан, без тиздән...

Халык язучысы Гариф абый Ахунов һәм аның гаиләсе белән без байтак еллар дәвамында аралашып яшәдек. Гариф абый 1968 елда Татарстан Язучылар берлеге оешмасы рәисенең урынбасары итеп сайланган иде. Шул җәйдә алар Әлмәттән Казанга күчеп кайтты. Ирем, язучы Лирон Хәмидуллин да ул елларда шул оешма җитәкчеләренең бер вәкиле булганлыктан, без тиздән гаилә танышлары булып киттек. Ә берничә елдан соң мине дә Язучылар берлеге карамагындагы Матур әдәбиятны пропагандалау бүлегенә эшкә алдылар. Шул ук елларда бер төркем язучы, композитор һәм рәссамнарга Министрлар Советы карары белән бакча җирләре дә бүлеп бирелгән иде. Язучылар берлегеннән ул ширкәттә Нури Арслан, Әмирхан Еники, Атилла Расих, Зәки Нури, Гариф Ахунов, Хисам Камалов, Ләбибә Ихсанова, Туфан Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, Хәсән Сарь­ян, Фәрваз Миңнуллин, Марс Шабаевлар белән бергә без дә бар идек. Композиторлардан ул төркемдә Хөснул Вәлиуллин, Заһид Хәбибуллин, Алмаз Монасыйпов, Бату Мөлеков, Фәсил Әхмәтов, Анатолий Луппов, Мирсәет Яруллин, Әнвәр Шәрәфиев һ.б. булды. Шул ук ширкәткә мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиев та килде.
Бүген мин искә ала­сы вакыйгада бу кешеләрнең кайберләре яисә аларның гаилә әгъзалары телгә алынып китәчәк. Бу истәлек язмасын мин халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунҗан улы Ахуновның тууына 90 ел тулу уңаеннан язам. Гариф абыйның кеше буларак олы җанлы зат булганлыгын кабат искә төшереп китәсем килә. Кешеләр белән аралашканда аның һәрчак ачык йөзле, сабыр холыклы булуы истән чыкмый. Берәр йомыш белән мөрәҗәгать иткән чакта да аның, чыраен сытмыйча, тыныч кына тыңлап торуын, мөмкин кадәренчә хәлеңне аңларга тырышканлыгын тояр идең. Һәркем белән ул тиң күреп сөйләшер, "зур дәрәҗәле шәхес мин" дип масаймас иде. Шуңа күрә оешмада эшләүче барлык хезмәткәрләр дә аны үз итте. Шушы көннәрдә генә әле мин бергә эшләгән Сафия апа, Мәдинә белән хәбәрләшкән идем. Алар да Гариф абыйны бик сагынып искә алдылар.
Гариф абыйның вафат булуы гаять кинәт булды. Ул беркемне дә рәнҗетмичә, башкаларга зур мәшәкатьләр тудырмыйча, арабыздан китте. Бу вакыйга 2000 елның 4 июнендә, искә алып киткән бакча ширкәтендә булды. Якшәмбе ял көне иде. Нишләптер, ул атнада без бакчага шимбә кичендә соңлабрак килдек. Бездән бер йорт аша торган Гариф абыйлар белән ерактан куллар болгашып кына күрештек. Җәйнең кызу көннәре башланган, бакча чәчәкләре һәм башка үсемлекләр сусап, башларын иеп каршы алды. Туфан Миңнуллиннар йорты янәшәсендәге коедан су китереп, барлык үсемлекләргә әз-әзләп су сипкән арада төн җиткән иде. Шулай итеп, ул кичтә без алар белән хәлләрне белешмәдек. Гәрчә, койма-читәннәр аша кул болгашканда, Гариф абый гадәттәгечә шат күңелле кебек күренгән иде.
Иртәгесен, соңлабрак торып, чәйләр эчкәннән соң, Марс күршебез:
- Гарифкә ни-нәрсәдер булган."Сулышы юк", дип хәбәр итте Шаһидә, - дигәч, аптырабрак калдык. Һәм алар өенә таба йөгердек. Ул көнне безнең бакчада җыелыш буласы, кое тирәсенә кешеләр җыела башлаган иде.
Гариф абый түр сәкедә сабыр гына ята. Шәһидә апа аның кулларын угалый. Безнең арттан ук Мөҗип Таҗиевич белән Йолдыз апа килеп җиттеләр. Композитор Фәсил абый хатыны Йолдыз апа безнең очта бердәнбер врач иде. Ул Гариф абый янәшәсенә чүгәләп, аның кулларын, муен тирәләрен тоткалап карады. Сумкасыннан дару алып, укол ясады. Шуннан соң гына:
- Пульсы юк, йөрәге туктаган, - дип белдерде.
Шулчак Мөҗип Та­җиевич, аптыраган төстә баш чайкады.
- Әле чәйгә утырганчы гына без аның белән ярыша-ярыша су ташыдык бит. Аларга кое якын, Сарьян йорты аша гына. Кечерәк су бидонын тотып, ул миңа йә каршы була, яки арттан килә дә, "Мөҗип дус, сине уздырам бит", дип шаярта иде. Хәлсезләнүен, авыру билгеләрен бөтенләй сизмәдем.
- Менә шуннан соң керде дә, чәй эчкәнче берәр сәгать ятып торам. Аннары җыелышка барам, дип яткан иде, - диде Ша­һидә апа - Тынычлап ятсын өчен мин дә бакчага чыккан идем...
Шаһидә апа бу сүзләрне әйткәндә инде өйгә бакча күршеләре тулган иде. Кемнәрдер: "Тизрәк скорый чакыртырга кирәк", - ди. Бакчаның аргы очында яшәүче әзәрбәйҗанлы Ризван:
- Алар тиз килмәс, үзем машинамда Васильевога илтим, - дип тәкъдим итте. Без бик үк килешмәдек. "Анда-монда тинтерәтеп йөрткәнче, Казанга кайтару дөресрәк булыр", диде һәркем. Шул арада Туфан абыйның баҗасы Җәмил үз машинасын капка төбенә үк китереп куйган иде инде. Лирон, Марс абый һәм Җәмил Гариф абыйны күтәреп машинаның утыргычларына чыгарып салды. Шаһидә апа, аның янына кереп утыргач, карашын миңа төбәп:
- Дания, әйдә, син безнең белән бар инде, - дип эндәште.
Мин буйсындым. Гариф абый­ны без өчәү Казанга алып кайттык. Тимерьюл больницасы артындагы өйләренә җиткәч тә мәшәкатьләр шактый булды. Без генә Гариф абыйны дүртенче катка күтәреп кертә алмаячак идек. Кеше эзләп киттем. Ярты сәгать чамасы азапланганнан соң, Гариф абыйны әзер урынга кертеп яткырдык. Ял көне булу сәбәпле, Шаһидә апа Язучылар оешмасына хәбәр итә алмаган икән.
Мин Ренат Харисовка шалтыраткач, телефонны киленнәре алды. Мин хәлне аңлаттым. Аннары Шаһидә апа үз туганнарына хәбәр итте. Арчада Гариф абыйның кыз туганнары һәм бер анадан булган энесе яши иде. Казанда исә Шаһидәнең апасы балалары - Наилә белән Рөстәм Тукаевлар бар. Шулар белән элемтәгә кергәч, шалтыратулар башланды. Ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин да килеп җитте. Ул да кемнәр беләндер хәбәрләшкән икән.
- Гариф абыйны соңгы юлга озатуны сишәмбе көнгә билгеләделәр. Шул көнне иртән өйгә кайтару да хәл ителә, - диде.
...Изге күңелле, шат рухлы, көләч йөзле Гариф аганы соңгы юлга шулай озаткан идек. Шул вакыйгага инде унбиш ел тулып үткән булса да, ул көннәр һич күңелдән китми.
Гариф абыйны туган ягына - Арчага кайтарып, Арча зиратында җирләделәр. Соңыннан Шаһидә апа да аның янәшәсендә җирләнде. Арчага юл төшкән чакларда без аларның каберенә зиярәт кылабыз. Урыннары җәннәттә булсын!
Дания ХӘМИДУЛЛИНА.
.Дания Хәмидуллина, Гариф Ахунов, Рәмилә Сөннәтуллова.
.Арчада һәйкәл янында - Ә.Гадел, Л.Хәмидуллин, Шаһидә апа, Дания, Наилә, Зөлфия (Ә.Гадел хатыны).
.Арча зираты - Әхмәт Гадел (уңнан беренче), Наилә, Шаһидә апа, Дания ханым, Лирон абый, Ринат Фазлыйәхмәтов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: