Мәдәни җомга

ИҺТИЛАЛ МӘЙДАНЫНА БЕР ПӘҺЛЕВАН ҖИТМИ

Бер үк буын вәкиле булмасак та, мин Җәмит абый Рәхимовны шактый күптән белә, хөрмәт итә һәм җылысына гел тартыла идем. Җөмһүриятнең төрле төбәгендә яшәсәк тә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәби һәм тарихи кичәләрдә, каләмдәшләребезнең юбилейларында аның белән иңне-иңгә куеп утыру бәхетләре эләкте. Без, мөгаен, аның белән - рухи туганнардыр. Милләтебез тарихындагы ак...

Бер үк буын вәкиле булмасак та, мин Җәмит абый Рәхимовны шактый күптән белә, хөрмәт итә һәм җылысына гел тартыла идем. Җөмһүриятнең төрле төбәгендә яшәсәк тә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәби һәм тарихи кичәләрдә, каләмдәшләребезнең юбилейларында аның белән иңне-иңгә куеп утыру бәхетләре эләкте.

Без, мөгаен, аның белән - рухи туганнардыр. Милләтебез тарихындагы ак тапларның иксез-чиксезлеге, күрәсең, инде күптән икебезнең дә "тешенә тигән" генә түгел, үзәгенә үткән. Шул сәбәпле икебез дә бер үк, 1980 елларда, үзара сүз куешып һәм киңәшләшеп тә тормыйча, архив чоңгылларында эшләргә алынганбыз. Ни галәмәт, Җәмит абый да, мин-фәкыйрегез дә аеруча XVII-XVIII гасыр вакыйгаларын "чокуны" сайлаганбыз. Мин күбесенчә Уфа, Оренбур, Җаек, Белорит, кайсыдыр бер арада Мәскәү архивларында казынсам, Җәмит абый ревизия-халык санын алу документларының һәммәсе дә диярлек бергә тупланып яткан Петербург сандыкларында эшләүне отышлырак күргән.

Архив лабиринтлары белән аның "идән асларына" безнең ише "кара гавам" вәкилләре гаять сирәк кенә үтеп керә, анда, күбесенчә, үзләренә диссертациялек мәгълүмат туплауны максат иткән булачак фән кандидатлары йә докторлар гына казынып йә йөзеп "истирәхәт чигә". Архивта эшләү "кара урман" булган укучылар өчен генә әйтим: 1980 елларда архивларның бер генә бүлегендә дә ксерокс кебек техника юк, бүген теләсә кем үзенең кесәсендә йөрткән һәм берьюлы биш-алты йөз кадр төшерү мөмкинлеге булган фотоаппаратларны да без күз алдына да китерә алмый идек. Шуңа күрә без архивтагы кирәкле һәр кәгазьне энәсеннән-җебенә кадәр укып чыгарга һәм шуннан соң гына үзебез сайлаган юлларны калын дәфтәрләребезгә сүзен-сүзгә, җеген-җеккә китереп, күчереп язарга мәҗбүр булдык. Дөрес, архив җитәкчеләре мин-фәкыйрегезгә "читтән чакырып китерелгән" фотографлар ярдәменнән файдаланырга тәкъдим иткән булды, әмма мин, асылда да фәкыйрь, бу "ярдәм"нең бәяләрен ишетеп алуга, шундук баш тарттым. Ә Җәмит абый, менә, беркатланып, Батыршаның Елизавета патшабикәгә язган хатын төшереп, видеотасма ясарга заказ биргән булган, әмма соңыннан, кесәсендәге бар хәзинәсен түләп, кире кайтып китү өчен бурычка сәрмая эзләргә тотынгач, мөгаен дә, терсәген кат-кат тешләгәндер. Хәер, Җәмит абый егет, һәрчак егет иде, очсызланып, мескенләнеп йөрүләрне мәңге өнәмәде. Бер кат авызы пешкәч тә, төзәлмәде һаман. Мин аның инде "Батырша" романы басылып чыкканнан соң да кабат Петербург архивларына барып йөрүен беләм. Үзенең туган ягы - Лениногорски төбәге авылларының ревизия-перепись документларының күчермәсен ясатып алу өчен ул соңгы баруларының берсендә аягындагы унты, кулындагы сәгатьне, тагын әллә нинди вак-төякләр сатып, алыш-бирешне өзәргә мәҗбүр булды.

Җәмит абый турында "бигрәк беркатлы булган икән", дип нәтиҗә ясарга гына, берүк, ашыкмагыз. Уйландыру өчен башка сәбәпләр дә хәттин ашкан әле. Әнә, Уфа галимнәре белән башкорт хөкүмәте, инкыйлабка кадәрге һәрбер перепись документларының күчермәсен инде әллә кайчан энәсеннән-җебенә чаклы үзенә туплап куйды. Агыйдел, Сөн яисә Ык буенда туганнар, үзенең шәҗәрәсен ачыкламакчы булып, Уфа каласының архивына барса, йә сабый бала урынына нәүмизләнеп һәм иреннәрен генә ялап, кире кайтып китә, йә анда беренче биш эш-делоны кулыңа алганда һәркайсы өчен ким дигәндә утыз, алтынчысы өчен йөз дә сиксән тәңкә сорап туктаталар. Ә сандыкта кайсы "мал"ның кайда ятуын да белмәүче чит-ятлар үзенә кирәкле эш тупламасын эзләп табарга өйрәнгәнче никадәрле "мал" китәчәк тә, никадәрле тир агачак әле. Ә безнең Казан андый перепись күчермәләрен үзендә туплау максатында һаман бармакка-бармак та сугарга җыенмый бит. "Башыңа төшсә, башмакчы буласың", ди. Шулай икән, күршедәге "марҗа түтиләре" каршына барып йөз суыңны түгүләрдән ничек котыласың? Әнә шуңа йөрде, шулай чиләнде шул минем рухи туганым, өлкән каләмдәш тә...

Җәмит Рәхимов үзенең "Батырша" исемле романы белән мәңгелек тарихка кереп калды. Аңа чаклы Мәскәү галиме Устюгов белән Уфадагы Ирек Акманов кына фәнни диссертация яклап өлгерделәр сыман. Батырша Башкортстандагы Балтач районының Югары Карыш авылында туып-үскән шәхес булгач, араннарны һәм чик сызыгын атлап, бер генә татар галиме дә каһарман һәм легендар көрәшчебез турында язуга алынмады. Шуңа күрә үзен зыялы һәм укымышлы дип санаган катлам вәкилләре дә Батыршага "башкорт", "күршедәге милли фетнә җитәкчесе" дигән мөһер сугып йөрде. Без үз каһарманыбызны үзебез үк читкә эттек, аннан үзебез үк йөз чөердек хәтта. Җәмит Рәхимовның тарихи романыннан соң гына инде мәңге танмас Батыршалы булдык. Алай гына да түгел, җаныбызда, тәндә, хәтта фәндә фидакарьлек, азатлык өчен көрәш, тарихи үткәнебез өчен горурлык хисләре дә артты. Безгә мөстәкыйльлек өчен көрәш елларында, иң беренче чиратта, милли үзаң югарылыгы, хәтта фидаилек тә мәҗбүри халәт иде. Ул елларда Җәмит абый шәхсән үзе генә түгел, аның каләме үткән тарихыбыздан кайтарып биргән бөек Батырша да, безнең белән иңгә-иңне куеп, изге көрәш сызыгына чыгып басты.

Җәмит абый - 1935 елның 13 гыйнварында Лениногорски районының Иске Шөгер авылында туып-үскән әдип. Тарихка "Батыр шаһ - Батырша" аты белән кереп калган Габдулла Галиевне Җәмит абыйның туган районындагы Сугышлы авылында патша ялчылары - милли сатлыкҗаннар булган Сөләйман Диваев белән Яныш старшина кулга төшергәннәр. Габдулла Галиев Җәмит абый туган төбәктәге Әлмәт районының Тайсуган мәдрәсәсендә укып формалашкан. Бәлки, булачак Батыр шаһ күңеленә азатлыкка омтылу, үзенең милли мәмләкәтен тергезү оеткыларын һәм орлыкларын да тәүге тапкыр нәкъ менә шул Тайсуган мәдрәсәсе мөдәррисләре һәм мөгаллимнәре салып җибәргәндер. Бик тә мөмкин, үтә мөмкин учак. Чөнки 1735 елда Акай атлы батыр бабаларыбыз җирендә Оренбур каласы төзелә башлауга җавап йөзеннән милләттәшләребезне азатлык явына күтәргән. Ул үзенең гаскәренә сугышчыларны Җәмит абый күршесендәге Азнакай, Мөслим, Әлмәт янындагы авыллардан җыйган. Акайдан өннәре алынган Әлмөхәммәт мулла (Сарман районындагы Иске Әлмәт һәм бүгенге данлыклы Әлмәт каласына нигез салучы), старшина Нәдер Үрәзмәтов, тагын берничә байгура әүвәл Әлмәт авылында, аннары Яңа Чишмә крепостенда качып яткан. Ә Габдулла Галиев, бөек Батыр шаһ - 1733 елдан башлап 1742 елга чаклы Тайсуган мәдрәсәсендә белем алган шәкерт. Аның Акай явын күрмичә һәм шуннан көрәш рухы алмыйча калуы бөтенләй мөмкин түгел!

Тайсуганнан соң Габдулла Галиев Арча районының Ташкичү авылы мәдрәсәсенә барып та белем ала. Үз чоры өчен гаҗәеп гыйлем туплаган мулла, туган ягына кайтып, Себер юлындагы Мөслим һәм үзенең Югары Карыш мәдрәсәләрендә укыта башлый. Ләкин бик тиз арада үзенең авылдашларын талап баю өстенә патшабикә тәлинкәсен дә ялаучы сатлыкҗан старшиналар белән низагларга керә. Байлар, үз ягына аудару өчен, Габдулла имамга "Себер юлының ахуны" дәрәҗәсен вәгъдә итеп карый. Имам һич сатылмый, низаг тирәнәйгәннән-тирәнәя бара. Ногай юлында Брагин атлы бер баскын-дворянның яшүсмер татар кызларын әти-әниләре күз алдында көчләп йөрүен ишетеп алуга ук, Габдулла Галиев инде бөтен татар-башкорт халкына яуга күтәрелергә чакыру ташлый. Төрле тарафларга меңәрләгән хатлар озатыла, Габдулла, мөселман халыкларын берләштереп, Туран дәүләте төзергә чакыра, янына дистәләгән фикердәш-мөридләр туплана.

Габдулла яу башын 1755 елның 15 август көненә билгели. Ләкин татарны таркаулыгы һәм ваклану итәгеннән тота. Бай старшиналарның патшабикә ягына сатылып, җәза отрядлары туплап йөрүе ачыклангач, фетнәчеләр үч алу өчен шул сатлыкҗан байгуралар өстенә ябырыла. Берничә хыянәтче старшиналарның гомерләрен кыярга өлгерәләр. Җәллад Брагинны Ногай юлындагы Талкыш күленә батырып үтерәләр, губерна үзәге булган Оренбур белән элемтә тотучы берничә ям йорты яндырып бетерелә. Шуннан ары фетнә уты дөрләп китә һәм Казан, Уфа, Минзәлә тирәләренә үтеп керә алмый. Юлбашчы сыйфатларыннан бигрәк муллалыгы өстенлек иткән Батырша берничә иярчене белән урманнарга кача. 1755 елның көзеннән алып 1756 елның язына кадәр аның Лениногорски-Писмән янындагы авылларда качып йөрүе мәгълүм. Әйткәнемчә, аны Сугышлы авылы мәчетенең идән астында качып яткан чакта кулга эләктерәләр. Сөләйман белән Яныш старшиналар Батыршаны Оренбур губернаторы Неплюев кулына илтеп тапшыра. Тегесе явыз фетнәчене Петербургка озата. Елизавета патшабикә аны Шлиссельбург крепостена бикләп куя. Габдулла имам анда да тынгы белми, "әгәр христиан диненең өстенлеген исбатлый алсагыз, мин чукынырга риза", дип Стефан Левицкий атлы бер поп белән бәхәскә керә. Бәхәстә бернинди дә өстенлеккә ирешә алмагач, җәлладлар Габдулланың телен кисеп ташлый. Батырша һич тынмый, татар-башкорт халкына урысныкы белән тиң хокуклар даулап, Елизавета патшабикәгә адресланган мөрәҗәгать яза. Ахыр чиктә, инде алты ел буена зиндан газапларын кичкәннән соң, мич ягучыларның ишекне ачык калдыруыннан файдаланып, богауланган кулларына балта ала һәм коридордагы дүрт сакчыны чабып юк итә. Бишенчесе өстенә ябырылган чакта, йөрәге шартлап, 1762 елның 24 июлендә аягүрә көе җанын тәслим кыла.

Йә, уйлагыз әле, шундый шәхес сокланмаслык һәм роман герое була алмаслыкмыни?! Менә ни сәбәпле Җәмит Рәхимов аны мәңгеләштерүгә алынды да инде. Әмма "Батырша" романы 1992 елда әүвәл "Казан утлары" журналында, аннары 50 мең, өстәмә рәвештә 25 мең данә белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгуга ук: "Нигә безнең башкорт каһарманын татарныкы итәсең? Нишләп татар учакның бар күмерен үзенә сосып ала да, нигә безгә көле генә кала?" - дип Җәмит абый тарафына башкорт галимнәре ябырылды. Татар галимнәренең күпчелеге, авызларына терекөмеш капкандай, бер сүз дә эндәшмәде. Югыйсә, Башкортстанның Балтач районындагы халыкның сиксән проценты татар, ә калган биш меңе мари һәм удмурт икәнен һәркем белә иде. Җитмәсә, Җәмит абый үзе дә, тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев та Батырша фетнәсендәге унбиш юлбашчының унысы - татар, тик бишесе генә башкорт булганлыгын аермачык язып чыктылар бит! Мондый мисалларны гына азсынсагыз, тагын өстим: СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән һәм күптән түгел генә дөнья куйган Айрат Арслановыбыз да - Югары Карышныкы!..

Җәмит Рәхимов шушы романы өчен генә дә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һичбер шиксез рәвештә лаек иде. "Талант ияләренә кул сузарга кирәк, талантсызлар ... шикелле үзе йөзеп чыга", дигән мәгълүм гыйбарәне оныттылар, Җәмит абый тарафына гүя күз йомдылар.

Ә ул үзе моңа үпкә сакламады. Җиңен сызганып, янә Петербург архивындагы подвалларга чумды. Үзенең унты белән сәгатьләрен сата-сата, Лениногорски, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Азнакай тирәсендәге авылларга караучы йөзәрләгән тарихи документларның күчермәсен, тупламасын җыйды. Лениногорски районына кергән авыл тарихларының бер өлеше 2008 елда, инде Җәмит абыйның вафатыннан соң, "Рухият" нәшрияты тарафыннан дөнья күрде. Ул алып кайткан ксерокопия кәгазьләре генә дә дистәләгән томнар тәшкил итә, дип сөйлиләр иде, аларны сорап-эзләп алучылар табылмаса, Җәмит абый хезмәте дә, татар милләтенең тарихы да яна инде, димәк...

Рухи туганымның киң күңелле, олы җанлы, игътибарлы һәм ихтирамлы була белүен онытырлык түгел. Мин-фәкыйрегез аңа караганда егерме яшькә кечерәк, ул әдәбият мәйданында ут уйнаткан чакта мин сәхнә читендә, пәрдәләр арасында гына йөри идем, юкса. Әмма 1994 елда "Сәет батыр" атлы китабым пәйда булуга ук Җәмит абый: "Ул шушы бер китабы белән тарихчы-галимнәребез дистәләрчә еллар буе чиләнеп тә, урыс авторларын кабатлаудан узмаган "Пугачев явы" темасын нинди саллы итеп әйләндереп салды... Татар тарихының Казан галимнәре күз дә салмый торган өлкәсендәге кара пәрдәне ачып, өр-яңа сүз әйтте", - дип язып чыгарга һәм күтәреп алырга онытмады.

Ни кызганыч, Җәмит абый 1996 елның азагында, 62 яшен дә тутыра алмыйча, Чаллы каласында, поезд вагонына кереп барган чакта йөрәге ярылудан, капылт китеп барды. Нәкъ Батырша кебек, аягүрә көе. Аның белән бергә милли тарихыбызның затлы бер сандыгын, аяклы энциклопедиясен югалтканбыз икән...

Әлеге язмам - Җәмит абыйның вакытында мине зурлавына җавап сүзе түгел. Янәшәгә рухи туганым, иһтилал мәйданында зур пәһлеван җитми. Шушы сагыш, шуңа сызлану бу.


.Җәмит Рәхимов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: