Мәдәни җомга

Иске Россиянең соңгы мөфтие

Галимҗан ибн Мөхәммәтҗан әл Баруди 1857 елның 5 февралендә Казан янындагы Кече Кавал авылында туган. Сәүдәгәр булганлыктан, атасы әүвәл үзе Казанның Дары бистәсенә күченә һәм сәүдә уңышлы барганга күрә 1860 елда инде гаиләсен дә бистәгә күчерә. Әлиф сабагын Галимҗан анасы Фәхернисадан ала, 5 яшендә аны Казанның II мәчетендә укытучы Нургали...

Галимҗан ибн Мөхәммәтҗан әл Баруди 1857 елның 5 февралендә Казан янындагы Кече Кавал авылында туган. Сәүдәгәр булганлыктан, атасы әүвәл үзе Казанның Дары бистәсенә күченә һәм сәүдә уңышлы барганга күрә 1860 елда инде гаиләсен дә бистәгә күчерә.
Әлиф сабагын Галимҗан анасы Фәхернисадан ала, 5 яшендә аны Казанның II мәчетендә укытучы Нургали хәлфәгә илтәләр. Икенче мәчет дип "Апанай" мәчетен атыйлар. Мәдрәсәдәге беренче 4 елын ул гарәп, төрек телләрен өйрәнүгә багышлый. Аннан соңгы 4 елында гарәп теленең морфологиясен, синтаксисын, логиканы, ислам тарихын өйрәнә.
Уку елларында Галимҗан мәдрәсәдә укыту системасының барлык кимчелекләрен үз башыннан кичерә. "Нигә сәүдәгәр буласы кешегә бу кадәр интегергә? Бераз фикхны һәм дин нигезләрен өйрәнгәч, атам янына кибеткә эшкә китәргә була бит", - дип уйлана ул. Үзе татарларда белем бирүне үзгәртү, камилләштерү кирәклеге турында фикерли башлый.
Нургали хәлфәдә ул биш ел гыйлем ала. Тырышлыгы, укудагы уңышлары сәбәпле Галимҗанны мәдрәсә җитәкчесе, мөдәррис Сәлахетдин хәзрәткә өметле шәкертләр исәбеннән күрсәтәләр. Сәлахетдин хәзрәт XIX гасыр ахырында Казанның иң хөрмәтле һәм тирән-гыйлемле имамнарыннан санала, һәм ул шәкертен Бохарага укырга җибәрергә хәзерли. Тиздән мәдрәсәдә мөһим үзгәрешләр була. 1870 елда "Мөселман мәдрәсәләрендә һәм мәктәп­ләрдә мәҗбүри рәвештә рус телен өйрәтү" хакында указ чыгарыла. Казан губернаторы Н.Скарятин аны кызулык белән тормышка ашыра башлый. Бик күп мәдрәсә мөгаллимнәре моңа каршы чыга. Нәтиҗәдә, кайбер җитәкчеләр, шул исәптән Нургали хәлфә дә эшеннән алына.
1875 елда Галимҗан, энесе Газизҗан белән бергә, Бохара мәдрәсәсенә укырга юл тота. Аталары сәүдәгәр булганлыктан, атаклы мәдрәсәдән ерак түгел генә йорт сатып алалар. Галимҗан Бохарада гыйлемле руханилардан белем ала. Соңыннан ул "Бохарада үткән 7 елым тормышымның иң бәхетле еллары саналырга хаклыдыр", - дип яза. 1882 елда Бохарадан әйләнеп кайтуга Галимҗан муллалыкка указ ала, шуның белән солдат хезмәтеннән котылып кала.
Яшь мулла үзе белән 5-6 мең тәңкәлек китапханә күтәреп кайта. Шулай итеп, булачак галим 20 еллап гомерен гыйлем алуга багышлый. Бу чорда ул үзе өчен мөһим бурычларны билгели: татар халкының рухи тормышын тәрәккыяткә илтү өчен яңа типтагы уку йортлары ачу, белем бирү системасына реформа ясау кирәк.
1882 елның 2 сентябрендә Галимҗан Баруди Оренбург нәзариятенең указын ала, 8 октябрьдә Таш мәчет мәхәлләсе халкы Казан шәһәре полиция идарәсенә хат юллый: "... ходатайствуем перед правительством об определении нашей городской мечети в помощь нашему мулле Мухамет Юсуп-Абдулсаттарову вторым муллой Галимджана Галеева, который поведения хорошего, воинской повинности не подлежит, под судом не состоит. Обязуемся его и мечеть содержать за свой счет". Барлыгы 91 имза. Шул ук елны атасы акчасына яшь мулла Тихвинский урамында 1 катлы таш мәдрәсә төзетә. Озакламый, мәхәллә байлары ярдәмендә, аңа агач янкорма өстәлә. Нигез салучы Мөхәммәтҗан хөрмәтенә - ул "Мөхәммәдия" дип атала. Галимҗан мулла мәдрәсәне җитәкләүне үз өстенә ала.
Мәдрәсәнең эшчәнлеге жандармериянең каты күзәтчелеге астында бара. Шул шартларда кадими уку йортының укыту программасын яңартырга, татар дини мәгарифенә реформа үткәрергә кирәк була. 1887 елны яшь хәлфә Истанбул һәм Каһирә шәһәрләренә юл тота. Максаты - көнчыгыш илләре үрнәгендә мөселман дини тәрбиясен яңарту. Ул өйрәнеп кайткан тәҗрибә буенча, 1891 елда "Мөхәммәдия"дә яңача көйләп укыту гамәлгә керә. Алардан күрмәк, башка мәдрәсәләр дә тавышлы укытуга күчә.
Җәдидчелек, әлбәттә, яңа дәреслекләр кирәклеген күрсәтә. Россиягә чит илдән дәрес­лекләр алып кайту тыелган булганга, укытучы-реформатор алдына дәрес­лекләр язу бурычы килеп баса. Галимҗан Баруди 3-4 ел эчендә 30 дан артык дәреслек язып бастыра. 1893 елда мәктәп-мәдрәсәләрдәге кулдан язылган һәм чит илдән кертелгән китапларны җыеп алу турында указ чыга, цензура каты эшли. Шәкертләрнең китапларын күрәләтә талап алу халыкны борчуга сала. 1894 елның декабрендә Казаннан Петербургка делегация юлга чыга: эчке эшләр министры белән Казан мөселманнарының дини китапларын бастыру мәсьәләсен тикшерергә кирәк. Делегатлар - Садыйк Борнаев, Мортаза Ибраһимов, Мөхәммәтҗан Апанаев, Мөхәммәтҗан Галиев (Галимҗанның энесе). Бу чорда Г.Баруди сәясәткә дә әһәмият бирә башлый. 1897 елда Россиядә халык исәбен алу үткәрелә. Аңа шушы эштә халык белән губернатор арасында арадашчы хезмәтен башкарырга туры килә. Ул җомга вәгазьләрендә халык исәбен алуның кирәклеген аңлатырга тырыша.
1905 ел инкыйлабына кадәр Галимҗан укыту эшчәнлегенә бирелә. Үз тырышлыгы белән "Мөхәммәдия"не алдынгы мәдрәсәләр рәтенә чыгара. 17 октябрь манифестын, күпчелек татар зыялылары белән бергә, ул зур ышаныч белән каршы ала. "Иттифак әл-мөслимин" партиясе төзелә. Галимҗан партиянең II, III съездлары эшендә актив катнаша, үзәк комитетка сайлана. "Иттифак"ның төп кыйбласы - Россиядә яшәүче мөселман халыкларының мәгариф мәсьәләләре. Манифест китергән ирекнең иң зурысы - татар матбугаты, нәшриятына була - 1917 елда 73 исемдәге басма чыгып килә. Галимҗан мулла - "Әд-дин вә әл-әдәп" журналының мөхәррире һәм нәшире. 1906 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә шәкертләр һәм укытучылар арасында тарткалаш соң дәрәҗәсенә җитә. Нәтиҗәдә Галимҗан хәлфә 4 шәкертне мәдрәсәдән җибәрергә мәҗбүр була. Моңа ачу итеп, тагын 81 шәкерт укуын ташлый. Бу хәлләр, әлбәттә, уку йортының дәрәҗәсен какшата. Хәзрәт журнал битләрендә аңа дошманлык юлына баскан шәкертләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
1908 елның 20 февралендә Казан өязе губернаторы Стрижевский эчке эшләр министрына: "Представляя при сем сведения о вредной в политическом отношении деятельности, прошу выслать на 3 года в Архангельскую губернию..." - дип прошение яза. Анда Абдулла Апанаев, Галимҗан Баруди, Габделхәмит Казаковларның исемнәре күрсәтелә. Шулай итеп, мәгърифәтче муллалар сөргенгә озатыла. 1910 елның 10 апрелендә Галимҗан Баруди Казанга кайта. Сөргендә йөргән елларында ул галимнәр белән аралаша, китапханәләрдә көннәрен үткәрә. Соңыннан ул: "Хөкүмәтнең мөселманчылык­ка каршы гаделсез сәясәтеннән күңелем кайтты", - дип яза.
1917 елның 11 маенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселманнары съезды ачыла. Анда Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп Галимҗан Баруди сайлана. 17 июньдә ул Уфа шәһәрендәге мөфтияткә эшкә килә. Шул елның 20 ноябрендә төрки-татар мөселманнарыннан торган Милли мәҗлес чакырыла. Җыенны мөфти ачып җибәрә.
Милли мәҗлес Октябрь революциясенә тискәре карашта була. Г.Баруди Сталиннан "диннең дәүләттән аерылган булуын" катгый саклаган хәлдә, мөфтият эшен дәвам итәргә рөхсәт хаты ала. Әлеге хат аңа мөфтиятне "Совет власте белән хезмәттәшлек итүче" ролендә саклап калыр­га ярдәм итә.
1920 елның 16 сентябрендә Уфада Россия мөселман руханиларының съезды булып үтә. Съездда ул кабат мөфти итеп сайлана. Ул арада Идел буенда ачлык башлана. Мөфти халыкны ачлыктан коткару өчен Сталинга рәсми булмаган хат яза, күршедәге Мисыр, Төркия, Маньчжурия, Финляндия, Кытай, Әфганстанга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу илләр чыннан да Идел буена ярдәм җибәрә. Ачлык бетәргә өлгерми, 1921 елның 6 декабрендә Казанның Боткин хастаханәсендә Галимҗан мөфти вафат була.
Мөфти Совет хөкүмәтенең үз идеяләрен тормышка ашыруда җимергеч көчкә ия булуын күреп хәйран кала. Коммунистларның кайбер гамәлләрен Явыз Иван җинаятьләре белән чагыштырудан да курыкмый. Яшь буынны атеизм рухында тәрбияләүне яңа властьнең төп кимчелеге дип күрсәтә. "Мөселманнарга бу хәлләргә, вакытлыча дип карап, нейтраль мөнәсәбәтне сакларга кирәк инде. Коммунистлар диннән көлүне закон рәвешенә китерә", - дип язган ул көндәлегенә.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: