Мәдәни җомга

Ирада Әюпова: «Мактаулы исем — дәүләтнең артистларны бүләкли ала торган мөмкинлеге»

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»га интервьюсында татар эстрадасы турында фикерләре белән уртаклашты.

-  Ирада Хафизҗановна, Сез кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз?

- Төрлеләрен… Илнар Миранов, Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Төхвәтуллин… Салават Зәкиевич җырлары фәлсәфи, анда зур фикер бар.

- Миранов бик талантлы, аның киләчәге зур. Илүсә Хуҗина бик талантлы. Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар…

- Ә заллар җыя торганнардан?

- Минемчә, ул кыса түгел. Иң зур залларны минем авылдашым Фирдүс Тямаев җыя. Эчтәлеге яхшы, энергетикасы бар. Элвин Грей… Әмма без еш кына актуальлек белән профессиональлекне бутыйбыз.

- Күп халыкны җыя торган җырчыларны җыеп сөйләшәсезме?

- Без алар белән гел элемтәдә. Эстрада өчен актуаль проблемаларны карыйк.

- Беренчесе — репертуар. Хәзер Луиза Батыр-Болгари кебек авторлар күп түгел. Хәер, алар да барлыкка килә. Миләүшә Хәйруллинаның «Кем идек» җыры минем өчен ачыш булды. Эльмир Низамов та көчле, Ильяс Камалов та.

- Без репертуарны аек акыл белән сайларга тиеш. Җырчыны Сабан туена җибәрделәр дә оныттылар түгел. Дәрәҗә, сыйфат булсын. Кешеләр үз тавышына җырласын. Ягъни, оешканлык булырга тиеш. Ләкин колач җитмәстәйне колачлап булмый.

- Икенчесе — аудиториянең ихтыяҗы. Ротациядә нәрсә булса, аудитория шуны карый. Бу — психология. Бер үк җырны 3-4 тапкыр куйсаң, ул инде таныла. Әгәр ротация системасы объективрак булса, күпләр үзләре өчен яңа исемнәр, яңа йолдызлар ачар иде. Мәсәлән, Марсель Вәгыйзов, миңа калса, бәяләнеп бетмәгән бик талантлы җырчы.

- Өченче сорау — гастроль эшчәнлеге. Мәсәлән, бер төркем Свердловск өлкәсе буенча 20 концертлы гастроль туры тәкъдим итте. Концертларны сату авыр булачак һәм сездән соң киләчәк җырчыга ничек булачак, дидем. Һәр гаиләнең бюджеты бар бит, бөтен бюджетны бер җырчыга биреп бетереп булмый.

- Артистларның гастроль эшчәнлегенең ниндидер тәртибе булырга тиеш. Чөнки болай кем беренче килә — кассаны шул ала.

- Сабантуйга кешеләрне җибәргәндә шундый очраклар туа, әйтик, Хәмдүнә Тимергалиева… Сүз уңаеннан, мин Хәмдүнә апаны тыңларга да яратам. Чынлыкта, миңа күп җырчылар ошый. Төрле җырчылар башкаруында яраткан җырларым бар.

- Менә шул, Хәмдүнә апа килде дә: «Сез мине Сабантуйга Екатеринбургка җибәрәсез. Ә анда минем концерт булачак, мин Сабантуйга бармыйм», — ди. Ягъни, без ялгышабыз. Диалоглар булмау аркасында, теге яки бу башкаручыларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмыйбыз.

- Бүген күпләр продюсерсыз, мөстәкыйль чыгыш ясый. Филүснең продюсеры – хатыны. Ришат Төхвәтуллинның продюсеры — биючесе Илгиз. Алар бар мәсьәләне дә үзләре хәл итәргә тырыша, әмма бу - тар карашлык. Концерт төркемендәге иҗади шәхес продюсер да була алмый. Промоушен системасын үстерергә кирәк. Татар җырын татар арасына гына түгел, бөтен дөньяга танытырга кирәк, безнең мәдәният бик кызыклы бит.

- Моның чишелешен ничек күрәсез?

- Без эстрада вәкилләре белән очрашу оештырырга телибез.

- Кайчан булачак?

-  Якын арада, шушы атналарда хәл итәрбез. Бәлки март башында шушы эстрада бүлеге оештырачак концерт кысаларында җыярбыз. Кечкенәдән башларга кирәк.

- Базар үзе җайга сала ул. «AppleMusic»та татар җыры аз тәкъдим ителгән. Ришат Төхвәтуллин бар анда, Марсель Вәгыйзов. Бу да бит татар мәдәниятен дөньяга таныту.

- Шоу-бизнес — зур өлкә. Күптән түгел Питерда конференциядә интернеттагы шоу-бизнесны күп миллиардлы бизнес дип атадылар. Россиядә фаразланган күләм — 600 миллион доллар.

- Җырчылар яза, без алар белән элемтәдә. Әмма монда шәхси караш түгел, комплекслы чишелеш булырга тиеш. Мин ниндидер бер ассоциация ясар идем, әмма алар моңа бармас дигән фикерем бар.

-  Ришат Төхвәтуллин интервьюсында шундый берлек кирәклеге турында әйткән иде. Гастрольләр кисешүе, бер генә җырчының сыйфатлы студия тота алмавы, чит шәһәрләрдә затлы мәдәният йортларында чыгыш ясап булмавы хакында әйтте.

 

 

 - Без башка субъектларның мәдәният министрлары белән яхшы мөнәсәбәттә. Җырчылар мөрәҗәгать итсәләр, без ярдәм итәбез, хат язабыз.

Әмма бу — бизнес. Шуңа күрә күп мәсьәләләр туа. Мәсәлән, залны сату буенча да сораулар бар. Чакырылганнар булырга тиешме, юкмы? Түләү сатылган билетларның процентыннанмы яки тулаем залданмы?

Эстрада турында сүз чыкса, без яшьләр турында гына сөйләшәбез, әмма безнең өлкәннәр дә бар. Алар бит безнең байлык. Ләкин бүгенге көндә аларга зал җыю авыр булачак дип уйлыйм. Ул концертларга кем йөри? Билетка билгеле бер сумма түләргә әзер булмаган өлкән буын бар. «Илһамият» проекты республика район-шәһәрләренә, башка төбәкләргә шушы аудитория өчен өлкән буын җырчыларын йөртте. Әйтик, Римма Ибраһимованы, Зөһрә Шәрифуллинаны, Айдар Габдиновны яраталар. Боларны да онытмаска кирәк.

Эстрада җырларыннан тыш, сүз культурасы бар. Бу юнәлешне яраткан аудиториягә бер комплекслы продукт булырга тиеш һәм шуның белән идарә итәргә кирәк.

Заманча мәдәният мәсьәләсе дә бар. Альтернатив музыка, рок-культура яки хип-хоп. Алар да шул ук эстрада бит инде, бары тик башка сегмент кына. Бәлки, эзләнү сегментыдыр.

Мәсәлән, Европа мәдәнияте турында әйтсәк, алар безнең традицион эстрада җырчыларына караганда заманча төркемнәрне яхшырак кабул итәчәк.

Фин татары Дәниз Бәдретдин белән элемтәдә торабыз. Мин Зуля Камаловага гашыйк. Рәхәтләнеп аның концертына барып килдем. Чөнки Зуля халык җырларын кызыклы итеп яңгырата. Үзе дә яза. Боларны яратырга һәм барысы да булырга тиешлеген аңларга кирәк. Күптөрлелек булу шәп.

Дәүләт ягыннан боларны көйләү авыр, чөнки алар безнең ведомство оешмалары түгел. Алар мөстәкыйль башкаручылар. Без аларны мәҗбүр итә алмыйбыз.

Без эстрада юнәлешендә эшләүчеләрнең берлеге булырга тиеш дип әйттек. Алар үзләре берләшсәләр, бу мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачагын аңларга тиешләр.

- Ә министрлык җырчыларга берләшүдә ни дә булса тәкъдим итә аламы?

- Без бу берләшү өчен мәйданчык була алыр идек. Моны мәгълүмати ресурс буларак эшләп буладыр. Без бу турыда фикер алышачакбыз.

Координацияләү өчен Филармониядә эстрада сәнгате бүлеге оештырдык. 4 гыйнварда беренче концертлары булды. Алар эстрада сәнгате дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш. Сыйфатлы репертуар, тере тавыш, эстрада сәнгате культурасын күрсәтер өчен чараларны әле уздырачакбыз. Яшьләрне үстерергә кирәк. Монда Кадим Нуруллин эшли.

Җырчылар өчен чынлап та акча эшләү мөмкинлеге булачак. Ә Филармония гастрольләр оештырганда бу җырчыларны кулланылачак. Безнең бурыч — Татарстаннан читтәге татарлар өчен дә концертлар оештыру.

Җырчыларның бер өлеше булса да хезмәт кенәгәсендә теркәлә. Анда әлегә ун җырчы булачак.

- Ә кемнәр?

- Әлегә әйтмим. Чөнки әле сөйләшүләр алып барабыз. Кемдер килә, кемдер ирекле булу яклы, кемдер уйлый. Без бит мәҗбүр итә алмыйбыз.

- Чит илләрдәге Сабантуйларга чакырулар буенча дәгъва бар — кайбер җырчылар безне чит илләргә алмыйлар, диләр.

-  Күпләр баш тарта. Без гаризалар буенча эшлибез — төбәкләр үзләре кемнедер җибәрүне сорый. Алар «безгә шул артистлар кирәк» дип әйтә.

Без концерт өлешен «ябабыз», тик безгә яхшы татар телле алып баручылар да кирәк. Бу — вакыт таләбе.

- Сез Сабантуйга чакыруларны ачык итеп эшләргә җыенмыйсызмы? Дәүләт сатып алулары, Геллер мәйданчыгы кебек?

-  Бу ачык система булырга тиеш. Геллер белән дә киңәшергә кирәк, ул яхшы мәйданчык булыр иде. Мин шундый ресурс булырга тиеш дим. Әмма моны аңлату авыр. Һәркайсы да үз гонорарларын күрсәтергә әзер түгел. Күпләр картага акча күчерү юлы белән эшли. Монда салым түләү мәсьәләсе дә килеп чыга. Дөрес, күп җырчы, безнең киңәш белән, үзмәшгуль булып теркәлде.

-  Җырчыларга исем бирү халыкта кайвакыт зур дәгъвалар тудыра. Мәсәлән, Азалия Зиннәт әле җырлый башлады гына, атказанган булды дип яздылар.

- Моны билгеләү авыр. Артист үзен таныту өчен күпме акча туздыра, ул костюмнарга, тавыш яздыруга, ротациягә түләргә тиеш. Концертлар оештыру зур чыгым таләп итә. Артистларга мактаулы исем бирү системасы — дәүләтнең артистларны бүләкли ала торган кечкенә генә мөмкинлеге.

 

 

Мәсәлән, Мәскәүдә бары тик Россиянең атказанган артисты, халык артисты дигән исемнәр генә бар. Бу исемнәр өчен акча түләнә. Төркиядә дә шулай. Бу исемнәр бөтен илләрдә дә юк. Әмма, исем булган очракта, ул финанс белән дә ныгытыла. Ә бездә андый әйбер юк. Һәм бу бүләкләүнең бердәнбер формасы.

Мондый исемнәр бирү ул субъектив әйбер. Әйтик, мин халык артисты исеменә лаек өлкән буын җырчыларын да еш тыңлыйм. Әмма барысын да кабул итмим. Кайсы ошый, кайсы юк. Үз аудиториясе өчен алар йолдыз. Аларны бүләкләргә кирәкме, юкмы? «Әйе» яки «юк» дип кистереп әйтә алмыйм. Тик артистның үз аудиториясе бар икән, нишләргә? Мәдәнияттә бердәм критерийлар кертү авыр. Кемгәдер ошый, ә кемдер тавышы юк, ди.

- Ә карарны кем кабул итә?

- Бу — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе карары. Муниципаль берәмлек тәкъдим итә, без документларны карыйбыз.

Бик талантлы кешеләрне бүләкләргә документларны җибәрәләр, ә анда тулы булмаган мәгълүмат. Яки алар дөрес тутырылмаган. Без аларны кире кайтарырга мәҗбүр.

Стаж буенча критерийлар бар. Бүген җырчыларның күбесе шәхси эшмәкәр булып теркәлде. Ни өчен үзмәшгуль булу алар өчен яхшы дибез? Чөнки стажның нинди дә булса күрсәткече бар. Закон буенча стажга таләпләр бар.

Бездә «эстрада башкаручысы» дигән вазифа юк. Ул танылган җырчы булырга мөмкин, ә хезмәт кенәгәсе буенча «вокал буенча педагог» дип исәпләнә. Сорау туа — бәлки ул атказанган артист түгел, ә атказанган сәнгать эшлеклеседер? Сораулар күп, идеаль модель булмаячак.

Россия халык артисты исеме биргәндә Президент каршындагы советта фикер алышалар. Без мәдәният буенча совет оештырдык. Бу атказанган артистлар һәм атказанган мәдәният хезмәткәрләренә кагылмый, халык артисты исеме бирелгәндә экспертлар чакырыла, видео һәм аудиоматериаллар карала. Ягъни, бу кешеләр утырып сөйләште дә нәрсәдер бирде генә түгел.

- Менә Илсөя Бәдретдинова бу дәүләт бүләкләрен бирү системасы турында «Атказанмаган» дигән җыр да җырлап йөри. Атказанганны алыр өчен ул нишләргә тиеш?

- Атказанган исемен алуның үз тәртибе бар. Аның өчен инициатива белдерергә кирәк — район хакимияте яки нинди дә булса оешма аны тәкъдим итәргә тиеш.

Илсөя Бәдретдинованың үз аудиториясе бар. Ул — матур хатын һәм талантлы башкаручы. Мин инстаграмда аңа язылган. Мин, гомумән, күп артистларга язылган.

-  Исемле җырчылар ниндидер гамәлләр кылганда, башка халыклар «бу татарларның халык, атказанган җырчылары шундый икән» дип яманлап сөйли башлый. Аңлашыла, бу провокация, әмма исем бирелгәндә җырчыларга аның җаваплылык икәне аңлатыламы? Мәсәлән, Уразова һәм Тямаев белән килеп чыккан вакыйгадан соң шулай булды.

-  Җаваплылык һәркемдә булырга тиеш. Әмма шуны әйтергә кирәк — бүген кешеләр башкаларга бәя биргәндә бер дә сүз сайлап тормый. Кеше сөйләү нормаль күренешкә әйләнде. Бүген хайп — байрак кебек. Бу дөрес түгел. Бу бер генә дин буенча да дөрес түгел.

Бу очракта мин үземнекеләрне яклыйм. Минем принцип — кешеләрне аңлау. Миңа калса, бу җырчыларның начар нияте булмагандыр. Мондый хәл килеп чыккач, алар үзләре дә курыкты. Аларның кискен җавабы – башкаларның гаепләвенә каршы реакция иде.

Сез дөрес әйттегез — җаваплылык булырга тиеш. Бу тема эстрада өчен генә актуаль түгел. Җәмәгатьчелек фикере лидеры кешегә нәрсәдер күрсәткәндә үзендә җаваплылык тоярга тиеш, чөнки аның артыннан башкалар да иярергә мөмкин.

- Аңлатып буламы соң аларга шулай икәнен?

-  Ана сөте белән кермәгәч, бу яшьтә… Гафу итегез, бу бит миннән тормый. Без хәзер мәктәпләрдә балаларны укытабыз гына, тәрбия турында сүз бармый бит. БДИ тапшырырга өйрәтәбез, Павлов этен тәрбияләгән кебек төймәләргә басарга.

Безгә кешене шәхес итә торган әйберләрне аңлату җитми. Уйларга, фикерләргә һәм кешелекле булырга өйрәтмиләр.

 - Халык санын алу якынлаша. Җырлап йөргән кешеләребезнең берсе — Альберт Исмаил җанисәп алдыннан үзен башкорт дип игълан иттеГүзәл Уразова да шулай әйткән иде, дөрес, соңыннан сүзен кире алды. Җырчылар үзләренең артыннан халыкны ияртүләрен аңлыймы? Бу хакта алар белән сөйләшкән бармы?

- Монда сүз шул ук җаваплылык турында бара. Мин бу турыда сөйләргә әзер түгел. Бу — аларның позициясе. Һәркем ирекле. Мин күңелем белән аны кабул итәргә мөмкинмен, кабул итмәскә мөмкинмен, әмма моңа йогынты ясый алмыйм.

Әмма үзеңне теге яки бу танылган шәхесләр белән янәшә кую, тәңгәлләштерү җанисәпнең лейтмотивы дип уйламыйм. Шулай булса, бездә күп яшьләр инглиз яки француз булыр иде.

Милли тәңгәллек идентификациясе үз тарихыңны белү һәм хөрмәт итүдәндер дип уйлыйм. Ә бездә кешеләр үз тарихларын, нәселләрен белми. Аларга акча гына кирәк, бернәрсә дә кызык түгел. Менә моны кабул итү авыр. Бу — куркыныч.

Хәер, соңгы арада кире процесс күзәтелә. Күп яшьләр үзләренә: «Кем без? Без каян?» - дигән сораулар бирә. Милли тәңгәллек ул гаиләдән чыга. Ул тел генә түгел, көнкүреш, гореф-гадәтләр.

Мин шәрыктә туган. Гаиләгә, әти-әниләргә хөрмәт тә шунда барлыкка килгән. Россиягә килеп, автобусларда өлкән кешеләргә урын бирмәүләрен күргәч, шок булган иде. Татарларда да олыларга хөрмәт булган. Шул хөрмәт, сабырлык юкка чыгып бара.

Минем әби гел «тынычлык булсын» ди иде. Бу — гармониягә омтылыш. Олы буын тормышында хайп дигән нәрсә булмаган. Сабырлык, гармониягә омтылыш — аларның тормыш рәвеше. Хәзер без моны югалтып барабыз.

Ә кешенең үзен ничек атавы күңел савыты нинди булуга бәйле. Бу савытка башкорт бер әйбер сала, яһүд икенчене һәм бу үз нәтиҗәсен бирә. Әгәр үзеңне татар дисең икән, ни өчен син татар? Син бу сорауга үзең җавап бирергә тиешсең.

Милли принцип буенча билгеләп булмый артистны. Моңа икенче яктан да карарга була — ул бит татарча җырлый. Татар телле аудиториягә эшлиме? Эшли. Халык җырларын үстерәме? Күпмедер дәрәҗәдә үстерә.

-  Мин башка әйбер турында әйтәм. Мәсәлән, Элвин Грейның башкорт икәнен бөтен кеше дә белә. Аңа бернинди дә дәгъвасы булмады тамашачының. Күп еллар үзен татар җырчысы дип йөргән кешенең җанисәп алдыннан гына үзен башкорт дип игълан итүен җәмәгатьчелек тискәре кабул итте.

 - Мин моңа бәя бирмим. Бу — минем фикер. Мин Гүзәлне беләм. Ул борчыла торган кеше, бу әйбергә дә ул борчылды.

Аның тавышы әйбәт. Аны бик яхшы җырлый дип әйтә алам.

 - Җырчыларның үзләрен бик тә әдәпсез тоткан очраклары бар. Мәсәлән, бер җырчы — исемен әйтмим, сәхнә уртасына утырып, исерек килеш җырлый. Кайсыларыдыр чишенеп чыга. Аларга карап та, татар шундый диләр. Бәлки, мондый очраклар булмасын өчен нәрсә дә булса эшләргәдер?

-  Без бит берлек турында сөйләштек. Үзләренә аерым таләпләр билгели торган профессионаллар союзы. Бүген дөнья шушы союз, берләшмә статусларын кайтару юлыннан бара. Киләчәк шушы союзларда. Җырчылар профессиональ бергәлектә үзара элемтә, коммуникация кагыйдәләрен билгеләргә тиеш.

Дәүләт моңа катнаша алмый. Бу профессиональ берлек эчендә уртак килешү булырга тиеш.Теләсә нинди диктат, үз позицияңне тагу дошманнарча кабул ителә. «Ә хөкемдарлар кем?» - дигән сорау туа.

Идеологияне кемдер бирергә, аңлатырга тиеш. Әмма мәртәбәле, кешеләрнең анда керү өчен омтылышы булсын өчен бу ассоциация нинди статуста булырга тиеш? Бу иң авыры.

Мисал өчен, төзүчеләрнең үзлектән көйләнә торган оешмасы закон нигезендә ныгытылган. Әгәр син СРО составында тормыйсың икән, тендерда катнаша алмыйсың. Әгәр син бәяләүчеләрнең үзлектән көйләнә торган оешмасында тормыйсың икән, бәя бирү белән шөгыльләнә алмыйсың.

Барс-медианың киләчәге нинди булыр икән?

- Беләсезме, мин хайп яратмыйм. Вакыт күрсәтер.

Мәдәният министры Ирада Әюпованың әдәбият, Тукай премиясе, музейлар турындагы фикерләре интервьюның икенче өлешендә чыгачак.

 

Рәмис Латыйпов

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: