Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Илшат Рәхимбай: «Татарстанда кеше кешегә ярдәм итә – кино төшергәндә шуңа ышандым»

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын төшергәндә ярдәм иткән Татарстан кешеләренә рәхмәтен җиткерә.

«Татарстанда калкый башлаган кешене батыралар, диләр. Мин кино төшергәндә андый хәлне тоймадым, киресен тойдым. Без яхшы продукция эшләдек, кешеләр безгә ышанды һәм без дә кешеләргә ышандык», – диде ул «Микулай» фильмының прокаты уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә.

ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов режиссерның тыйнакланып постерда фамилиясен күрсәтергә теләмәвен дә әйтте. «Без аңа ялынып ризалаттык. Чөнки Илшатны Татарстанда беләләр һәм яраталар. Безнең өчен постерда режиссерның фамилиясе булуы бик әһәмиятле», - диде ул.

«Алга таба бу фильмның визит карточкасы Виктор Сухоруков кына түгел, Илшат Рәхимбай да булыр дип уйлыйбыз. Илшат Рәхимбайны Россия һәм халыкара аренада Татарстан киноиндустриясенең визит карточкасы булыр дип өметләнәбез», - диде ул.

«Мин күптән инде фильмны үземнеке генә дип санамыйм. «Безнең фильм» дим, чөнки аның эшендә күп кеше катнашты һәм әле дә катнашучылар арта бара. Авыр вакытларда краудфандинг оештырдык, без үтәргә тиешле авыр юлны үткәндә бөтен Татарстан булышты. Фильм бик күп кешеләр ярдәмендә эшләнде», - диде Илшат Рәхимбай.

  • «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Моноспектакль булып ул Әлмәт һәм Кариев театрларында бара.
  • Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкарды. Постерда шулай ук төп рольләрне башкарган Иван ДобронравовВарвара ШмыковаЕкатерина Агеева фамилияләре күрсәтелгән.
  • Кинорежиссер Илшат Рәхимбай сүзләренчә, кино төшергәндә иганәчеләр ярдәме вәгъдә ителсә дә, ул ярдәм булмау сәбәпле, фильм әҗәткә төшерелгән.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев