Җилкәсендә – тарих...
Үз халкының тарихын белмәгән кешенең киләчәге дә юк.
Шуны аңлап кулына каләм алган, тарих катламнарына таянып үз халкының үткәнен язарга кыюлыгы җиткән язучылар татар әдәбиятында бармак белән генә санарлык. Гасыр тузаннары сеңгән архивларны актарып, татар халкының үткән тарихын энә күзе аша өйрәнеп, документаль әсәрләр, тарихи романнар авторы булып танылу тапкан Вахит Имамов – менә шундый әдипләрнең берсе.
Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Актаныш районының Иске Байсар авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Балык Бистәсе район газетасында журналистлык хезмәтен башлаган егет 1982 елда Чаллыга килеп төпләнә. 1990 елда КамАЗ типографиясе базасында «Газета-китап нәшрияты» оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2015 елның гыйнварына тикле, Чаллы Язучылар оешмасын да җитәкли.
Татар әдәбияты мәйданының киңлеге мең елдан артык вакыт агышы белән исәпләнә. Каләм көчен нәкъ менә тарихи әсәрләр язу өчен куллануда кемнең дә булса юнәлеш бирүе кирәктер.
Вахит Имамов үзе бу хакта менә ничек искә ала:
– Мин мәктәп директорына рәхмәтле. Шук бала идем, тик торуны белмәдем. Шуңа күрә тәртип бозсам, мине директор кабинетына алып керәләр дә, ул мине шунда бикләп куя иде. Анда китаплар чиксез, чынлап та мәгарә диярлек... Мин рәхәтләнеп Гераклның унике батырлыгы турында укып утыра идем. Үземдә дә һәвәслек булгандыр, тарих белән, татар теле, рус теле белән җенләнә идем. Тарих укытучысы, директор Галим абый Басыйров та күтәрә иде. Сизенгәндер инде. Мәктәпне тәмамлап чыкканда ул кат-кат үтенде: «Син тарих институтына укырга кер, тарих буенча». Ә мин: «Журналистикага ниятләгән идем, язучы буласым килә!» – дим. Ул да һаман: «Юк, син тарихка кер, синең тарихка талантың бар» – дип тәкрарлый.
Әйе, тарих төпкелләрен актаручы язучы булу өчен, тумыштан бирелгән талант өстенә холык-фигылең дә башка, үзенчәлекле булу кирәктер ул. В.Имамовка үз көченә, сүз көченә ышану да таяну ноктасы булгандыр. Әдәбият мәйданына килгән вакытларда остазларның булуы да тәэсир итми калмыйдыр.
Ул уе белән балачак һәм мәктәп елларына еш кайтып килә. Инде гомеренең билгеле бер ноктасына җиткәндә, үз-үзенә бәя дә бирә белә:
– Беркадәр тиктормас, беркадәр үҗәт һәм тыңлаусыз булырга тиештер инде язучы кеше. Табигый талантны барыбер сизәсең ул. Өченче класста укыганда аяк сынды. Бер айдан артык гипста яттым. Шул чакта шигырьләр язам. Дәресләр беткәч, безнең өйгә классташ малайлар җыела, шуларга укыйм. Кайсы ярсый, кайсы котырына, әдәби сүз тәэсир итә, димәк...
Әнкәйгә бик рәхмәтле. Ул укытучым Бәһиҗә апага багышлап шигырь яздыртты. Ә шигырь язганны күрсәтәсе килми. Шигърият бит ул нечкә җанлы кешеләр өчен. Мин үземне нечкә җанлы дип уйламыйм. Азрак тупасрак, реаль фикер йөртә торган кеше. Мин шигырьне укыйм, ә Бәһиҗә апа елый башлады. Кызлар да елый, малайларның да күзләре яшьләнде. Мин әдәби сүз көчен шунда чамалап калдым...
Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Балык Бистәсе район газетасында эшләгән вакытында, ул күренекле шагыйре Кадыйр Сибгатуллин мәктәбен дә үтә. Һәм ул елларны һәрвакыт рәхмәт хисләре белән исенә төшерә:
– Балык Бистәсендә миңа Кадыйр абый бик күп ярдәм итте. Мин яшь егет, Кадыйр абый – хатлар бүлеге мөдире. Мин янына керәм, ә ул: «Мә, эшкәрт!» – дип хатлар бирә. Шуларны «эшкәртәм». Берсендә мондыйрак җөмлә төзегәнмем: «Аны авыл халкы үз баласыдай якын күрә», дип. Миңа ул вакытта 22 яшь тә тулмаган әле. Шуннан Кадыйр абый: «Синең балаң бармы әллә? Башта үз балаңны булдыр, чагыштырып кара, кеше баласы үз балаңдай якын була микән? Сүздә сак бул, беркайчан да күккә чөймә!» – диде. Шул да сабак, олы мәктәп булды.
Зур әдәбиятка аяк баскан чакта каләм көченә ышандырырлык әсәрең булу гына җитми. Әле язганыңны кемнеңдер вакытында күреп алуы да кирәк. Вахит Имамовның 1988 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан беренче повесть һәм хикәяләр тупланган китабының язылу тарихы да бик кызыклы.
– Яшь язучылар семинарын җыйган вакытта 17 көн эчендә «Ир канаты» дигән повесть язып, ике папкага салып, Казанга киттем. Үз гомеремдә беренче тапкыр Язучылар союзына барам. Эзләп таптым. Сорыйм, миңа Илдар абый Юзеев кирәк иде, дим. Илдар абый, Язучылар союзында кабул итеп, беренче сөйләшкән кеше булды. 1985 елның 5 декабрендә булган семинарда тикшерделәр. Иң гаҗәбе, шул семинарда катнашкан яшь язучылардан бердәнбер буларак, минем кулъязмаларны китап итеп бастырырга, дигән карар чыгардылар. Беренчесе чыкканчы ук, икенчесен дә тапшырдым. Бер-бер артлы «Ир канаты», «Нәзер» атлы китапларым басылды. Шуннан соң союзга алдылар.
1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Ул мөхәррир, тәрҗемәче һәм автор вазыйфаларын да башкарып, «Әфган кызалаклары» һәм «Афганские тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендәге китаплар әзерли. Аларның һәрберсе унар мең данә белән нәшер ителә һәм тиз арада таралып та бетә.
Вахит Имамов – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. Каләме тагын да ныгый. Ул инде җиң сызганып тарих төпкелләрен актара. «Татар халкының үткәнен мин язмасам, кем язар?» – дигән максат куйган язучының бер-бер артлы тарихи повестьлары, романнары басыла башлый.
Сүз көчен җигеп, «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен 1993 елда тудыра. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, 400 мең данә тираж белән рус телендә дә басылып чыга. Туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль роман тәмамлый. Баш күтәргән Пугачев гаскәре белән дистәләгән татар полковниклары җитәкчелек итүен тарихи документлар нигезендә бәян иткән бу ике әсәр «Сәет батыр» (90 мең данә) исеме астында 1994 елда, «КамАЗ» газета-китап нәшриятында дөнья күрә. Бөтен татар дөньясын шаулаткан әлеге китабы өчен В.Имамов 1995 елда Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Әдипнең әдәбият мәйданында үз урыны, татар тарихын чагылдырган роман-повестьлары, публицистик язмалары, тирәнтен өйрәнерлек иҗаты барлыкка килә.
Юкка гына аның иҗаты турында беренчеләрдән булып Гариф Ахунов сүз башламый. «Әдәбиятыбызга саллы прозаик килә!» – дип яза ул куанып, үзенең бер мәкаләсендә («Мәйдан», 2002, №6).
Моннан унбиш ел элек үк, каләмдәше, язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Факил Сафин да тарихи романнар авторына җитди бәя биргән иде. Аның сүзләре бүген дә актуаль.
– Вахит Имамов – безнең зур прозаны әйдәп баручы язучыларыбызның берсе. Иң беренче: безнең Кама аръягында барган крестьян хәрәкәтләрен тарихта рус фетнәсе дип күрсәтә килделәр. В.Имамов аның милли азатлык хәрәкәте булуып раслады. Һәм иң беренчеләрдән булып, безнең Кама аръягында, Минзәлә, Бәләбәй, Уфа, Лениногорск, Әлмәт, Актаныш, Зәй төбәкләрендәге зур фетнәнең үз динебезне, иманны, дәүләтне, халыкны саклап калуга юнәлдерелгән азатлык явы булуын йөзләгән мисаллар белән исбат итте, аларның геройларын тапты. Аларның нәселдән килгән берничә буынны тәшкил итүен ачып салды. Бу безнең халык өчен, билгеле, зур яңалык иде. Теләкәй морза, Күчем, Акай. Шушы нәсел турындагы барлык мәгълуматларны туплап, В.Имамов дөньяга таратты. Аннары ерак тарихны актарып, Чыңгыз хан, дала дәверләренә, төрки бабалар чорына ук төште. Ул «Утлы дала» дигән эпик романын бастырды. Моннан йөз ел элек булган, 70-80 еллар элек булган Октябрь революциясе чорына, аннан соңгы авыл хәлләренә «Тозлы яра» (2004) дигән роман-дилогиясен багышлады. Документаль нигезгә корылган бик тә матур әсәр. Шул ук вакытта башка кешеләр күтәрергә җитешмәгән аерым темаларны тиз-тиз генә калкытып куя торган язучы да ул. Әйтик: КамАЗ төзелеше турында «Могикан» дигән әсәре, мөһаҗирләр турында «Япун татары» романы (2004).
2005 елда «Казан дастаны» тарихи романы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. 2012 елда, ике китаптан торган, шул ук нәшриятта басылып чыккан «Утлы дала» романы татарның дәүләтле булган, Болгар иленең чәчәк аткан чорларын да ышандырырлык итеп сурәтләгән алтын каләм иясе икәнен янә бер кат раслый.
Профессор, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, тарихчы күзлегеннән карап, урта гасырлар җәмгыятенең яшәү рәвешен сурәтләгән «Утлы дала» романы авторын: «Утлы дала»ның болгарларга багышланган бүлекләрендә минем күңелемә иң якын һәм гаҗәеп дәрәҗәдә оста башкарылган сюжет линиясе Кол Гали образы белән бәйле. Аның турында бик аз беләбез, белгәннәребез исә «Кыйссаи Йосыф»та китерелгән кыска гына бер-ике белешмәдән (бу поэмада авторның исеме һәм әсәрнең язылу вакыты гына күрсәтелгән) һәм халык телендә сакланып калган кайбер риваятьләрдән гыйбарәт. Соңгылары Таҗетдин Ялчыголның 1806 елда язылган «Тәварихе Болгария» дигән китабында китерелгән. Риваятьтә сөйләнгәнчә, Кол Гали Болгар иленең асыл шаһзадәләреннән саналган Мирхаҗи бәкнең углы була. Утыз ел чамасы Казан шәһәрендә гомер кичереп, Мирхаҗи Зәй якларына күчеп килә. Кол Гали шул төбәктә туа, зирәк егет булып үсә, аннан соң, белем эстәп, Харәзм якларына чыгып китә. Биредә укый, монгол яулары Харәзм җирләрен басып алгач, туган ягына әйләнеп кайта, Батыйның Биләргә һөҗүме вакытында шәһит китә. Менә шушы ярымлегендар характердагы кыска гына мәгълүматларга таянып, Вахит Имамов Кол Галинең гаҗәеп тормышчан, тулы бер образын тудырган. Бу – аның зур уңышы!» – дип бәяли.
Әйе, бу чынлап та әдипнең әдәбият мәйданында, ил мәйданында тоткан урынын ныгытып куйган иң уңышлы әсәре. «Утлы дала» тарихи романы өчен В.Имамов 2014 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.
Тарихи романнар авторы В.Имамовның Чаллыда яшәгән вакытта башкарган эшләре дә хөрмәткә лаек. Аны милләттәшләребез язучы гына түгел, шәһәребездә нәшер ителүче саллы басма – «Мәйдан» журналының баш мөхәррире буларак та ихтирам итте. Журналның эшчәнлеген тиешле югарылыкта тотып, катлаулы заманда укучыларның санын киметми саклап калу өчен күп көч куйды ул. Районнарга багышлап чыгарылган аерым саннар энциклопедик әһәмияткә ия. Авыллар, шәхесләр язмышы белән кызыксынмаган укучы юктыр. Әлеге саннарны укысаң, анда үз төбәгең турында бихисап мәгълүмат бар. Бу очракта аның белән озак еллар буе бер коллективта хезмәт куйган каләмдәше, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рәшит Бәшәр фикерләренә күз салу да җитә.
– Без Вахит белән озак еллар бергә эшләдек, «Мәйдан» журналында да эшләребез гөрләп барды. Заман авыр булса да тырыштык, журналлар чыгып торды. Монда Вахитның өлеше зур. Ул – тынгысыз кеше. Теләсә кайсы районга, теләсә кайсы җитәкче янына чыгып китә иде. Күп вакытлары юлда узды. Ул таләпчән булуы белән дә аерылып тора. Шуңа журналны яшәтте. Анда социаль мәсьәләләр, көнкүреш, үзебезнең милләт тарихы, бүген җанны авырттырган проблемалар – барысы да чагылыш тапты.
Үз халкының үткәнен өйрәнгән шәхес үзенең нәсел шәҗәрәсен белмәсә, дөрес булмас иде. Бу яктан В.Имамовның горурланып сөйләрлеге бар.
– Минем шәҗәрә мең ике йөзенче елдан башлана, Бачман тарханнан. Алтынчы буында Карабәк кушаматы алган Габдулла хан сурәтләнә, шуңа күрә шәҗәрәнең исеме дә «Карабәк шәҗәрәсе». Гаҗәеп бай, искитмәле нәсел. Мин – андагы утызынчы буын. Шәҗәрәне табуда филология фәннәре докторы Марсель абый Әхмәтҗанов ярдәм итте. Шуның өчен аңа гомергә рәхмәтлемен.
Нәселен барлап, ерак бабаларының канга сеңгән мәңгелек кайтавазын тыңлый-тыңлый, талантлы каләм иясе тарихны, бүгенгене киләчәккә илтә. Аның «Җидегән» тарихи бәяннәр һәм повестьлар (2014), «Сөләйман солтан» (2015), «Каенсар» (2017), «Карабәк» (2017), 2023 елда «Казан утлары» журналының 10 санында басылган «Теләкәй чишмәсе» романы да тиз арада үз укучыларын тапты.
2018-2024 елларда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»е дә (алты томда) В.Имамовның каләме белән армый-талмый халыкка хезмәт итүен дәлилли. Әле аның өстенә, инде озак еллар матбугатта, радио-телевидение аша, халык алдында ясаган чыгышлары белән дә татар язучысының нинди булырга тиешлеген раслый сыман. Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Чиләбе, Кырым якларында, гомумән, татар яшәгән төбәкләргә барып, укучылар белән очрашуларның, эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып, яңа әсәрләр туа. Дистә ел буе «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире булып эшләве дә аның татар милләте алдындагы җаваплылыгын күрсәтә.
В.Имамовны җәмгыятебездәге бер генә үзгәреш тә, бер генә вакыйга да битараф калдырмый. Кулына алган каләме туктап калмасын өчен янәшәсендә каләменнән тамган сүзләренең беренче укучысы, җәмәгате, илһамчысы Глүзә ханым булышмаса, берсеннән-берсе тирәнрәк эчтәлекле әсәрләр дә укучы күңеленә соңарып ирешер иде. Тылың ныклы булганда, ирешкән үрләрең дә биегрәк була бит ул. Глүзә ханым белән гәпләшкән вакытта язучы В.Имамов безгә гаилә тоткасы, әти кеше буларак яңа яктан ачылды.
– Аның йөзенә, характерына карап, аны якын-тирәләрдәгеләр каты кеше дип уйлый. Асылда, үз-үзенә дә, башкаларга карата да, әти буларак та таләпчән ул. Ә оныкларга карата бөтенләй башка кеше. Балалар ике яшьлек чагында ук ул инде пианино алыргамы, скрипкамы, шул сорауларга хәтле кайгырта башлады... Бакчада бөтен эшне эшли. Әгәр ул язу өстәле артында утыра икән, ул чагында чәй белән кофе китерүдән башка вак-төяк сораулар белән янына килеп булмый... Кырык биш ел бергә яшәдек, аннан да ышанычлырак кешене үземнең хезмәттәшләрем, таныш-белешләр арасында да күргәнем булмады. Ул безнең гаилә өчен, балалар һәм минем өчен бөтен җанын-тәнен биргән кеше, дип үземне инандырдым. Ул да инандырды инде.
Язучының күңелен һәрвакыт нинди дә булса сорау борчыйдыр. Заман шаукымына ияреп китапның бәясе төшкәндә борчу тагын да ныграк сиздерә. В.Имамов та җанында борчу йөртә. Меңьеллык әдәбияты булган милләтнең бүгенге көндә китапка булган мөнәсәбәтенә берничек тә битараф кала алмый ул. Әдипнең моннан берничә ел элек ачынып әйткән сүзләре җанында татар рухы яшәгән кешеләрнең дә күңел кылларын зеңгелдәтми калмас.
– Безнең халык укудан бизде. Халык китап укымый башлады. Һәм аны акча юклыкка гына сылтау урынсыз. Кайвакытта минем язуның кирәге бармы соң, дип тә куясың. Минем беренче китаплар сиксәненче еллар ахырында чыкты. Ул чакта унбиш мең тираж белән чыгаралар, алар бер атна эчендә сатылып бетә иде. Үземнең «Нәзер» дигән китабымны кулга алырга да өлгермәдем... Ә хәзер бер мең данә, бер мең... Менә мин «Безнең төбәк тарихы» дигән китапны чыгардым. Биш йөз дә илле ике бит, аз түгел. Бастырганда тиражы өчен дер калтырап бастырасың...
Якташыма: «Сиксәненче еллардагы Вахит Имамов бүген нинди язмыш сайлар иде икән?» – дигән сорау бирмичә кала алмадым. Ихлас сүзләр – үз-үзенә нык ышанган, төпле акыллы, җитлеккән шәхес җавабы иде:
– Әгәр сиксәненче елларда башка бер тармакка кереп китсәм, үземнең энергиям белән әрәм булмас идем. Тик мин Ходай кушкан миссия буенча, тарихи өлкәгә чумып, романнар язуга алынганмын. Шуның белән яшим. Кукмара районының Пычак авылыннан чыккан Пугачев полковнигы Мәсәгуть Гомәров кебек кешеләрнең, татар халкының, шәхесләренең язмышлары, авыллар тарихы турында язуны үземнең иң зур бурычым дип саныйм. Мин язмасам, кем яза соң?..
Җан сусавын каләменнән тамган сүзләренә күчерә-күчерә, тарихи романнар авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, чорыбызның күренекле язучысы Вахит Имамов милләт гамен, халык гамен үз иңнәрендә күтәргән килеш, үр арты үр яулап яши.
Әлфия СИТДЫЙКОВА, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев