Мәдәни җомга

Игелекле гомер

Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң саллы эшләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премия лауреаты, ул – Касыйм ага Йосыпов.

Шахес

Остазыбыз  Мөхәммәтназиф улы Касыйм Йосыповка  85 яшь тула.  Ул – Россиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәре академиясенең хакыйкый, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң саллы эшләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премия лауреаты, Чакмагыш районының шәрәфле кешесе. 


Касыйм абый бүген дә армый-талмый эштә: 2020-2021 уку елында Башкорт дәүләт университетында баш гыйльми хезмәткәр дәрәҗәсендә үзенең 66 нчы хезмәт елын башлады. Без дә, Касыйм абыйның күп шәкертләре кебек үк, аның җитәкчелегендә башта курс эшләрен, аның артыннан диплом, ә тора-бара кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен якладык. Гомумән алганда, Касыйм абый иктисад буенча 16 фән кандидаты һәм 3 фән докторы хәзерләп  ­чыгарды.  

Озак-озын шушы елларда Касыйм абый 453 фәнни хезмәт нәшер иткән. Алар арасында әле СССР заманындагы үзәк журналларда, нәшриятларда чыккан, соңрак федератив нәшриятларда уңышлы дәвам иттерелгән, хәзер инде чит илләрдә күпләп дөнья күргән дистәләгән мәкаләләр, монографияләр, уку әсбаплары бар. 2019 һәм 2020 елларда гына Мәскәүдә “КНОРУС” нәшриятында безнең дә катнашлыкта аның тарафыннан чыгарылган монография һәм уку әсбабын атап үтәсебез килә: “Воспроизводственный потенциал Российской Федерации (региональный уровень)”. Кызыклы бер күрсәткеч китерү урынлы булыр. Хәзерге вакытта фәнни хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген Хирш индексы дигән үлчәм белән бәһалиләр. Ягъни, синең хезмәтләреңә күпме ишарә ясыйлар. Менә шушы үлчәмдә Касыйм абыйның индексы 25не тәшкил итә. Бу – Башкорт дәүләт университеты профессорлары һәм укытучылары арасында иң зурысы. 

Касыйм абый үзен чеп-чи татар баласымын дип күрсәтә. Гомер таңында, яшьлегендә 11 ел буе туган телендә белем алуы белән горурлана: башта Чакмагыш районындагы атак­лы Сыерышбаш җидееллык мәктәбе, аннан соң данлыклы Кушнаренко татар педагогика училищесы. Җиденче сыйныфның беренче яртыеллыгында, ничектер, ул отличник булмый калган. Әнисе Гамбәрә мәктәп директоры Ибраһим абый бүлмәсенә барып кергән дә: “Ничек итсәгез итегез, минем улымны мәктәпне похвальный белән тәмамлатыгыз!” дип үтенгән. Карагыз әле, нинди стратегия! Шулай булмыйча, баланы “кеше итү”нең бөтен мәшәкате бер ана өстенә калган чор бит бу: әткәсе, бертуган абыйсы сугышта ятып калганнар, исән калган абыйсы сугыштан соң 1949 ел азагына кадәр Көнбатыш Украинада язмышы кыл өстендә килеш, кайта алмыйча армия хезмәтен дә үтәгән. Ана кеше үзе, ачлык-ялангачлыкка өстәп, түләп бетерә алмаслык бурычларга баткан. Касыйм абый да 1944 елны кан чиреннән көч-хәл белән исән калган. Шушы шартларда, уку – әйтерсең лә ярдәмчел эш кенә. Белем эстәргә вакыт та калмаган диярлек. Яз көне кул көрәге белән 30 сутый ындырга бәрәңге утырту, соңрак кул арбасы белән тирән ярлы елгадан су ташып, ялан тәпи белән тапап, ягулык тиресе сугу, җәй азагында аталы гаиләләрдән калган әз-мәз җирләрдә урак белән печәнен урып сыер асрау һәм көзен бәрәңге алу. Нәкъ сыерлары булмаганнар кан чирендә кырылды да ич… Тагын әле иң мөһим эш калган – иген урлау. Тормыш ничек, аң шундый, дигән фәлсәфәгә буйсынып, балалар да иген урлаган. Чөнки хезмәт көненә бер грамм да иген бүленмәгән елларны хәтерли Касыйм абый. 

Яхшы укыганына күрәме, Гамбәрә әбинең стратегиясе йогынты ясаганмы, Касыйм абый мәктәпне мактау кәгазе белән тәмамлаган. Кушнарендагы, Уфадагы кызыл дипломнар инде  - максатчан, үҗәт  авыл баласының тырышлык җимешләре. Бу әле башы гына икән. Ул елларда кандидатлык, аннан соң докторлык диссертацияләрен тик Мәскәүдә генә яклап була. Җиңелчә әйтсәк, анда сине көтеп тормыйлар. Әмма бертавыштан лаек дип табып, аның диссертацияләрен үз артыннан килүчеләргә өлге итеп күрсәтә башлыйлар. Докторлык диссертациясен яклаган ел – инде бик еракта калган 1984. Шул елда Касыйм абый Мәскәүдән бер калҗалы тәкъдим ала: РСФСР Госпланында Дәүләт экспертизасы бүлеге башлыгы вазифасы вакантлы була. Аңа дәгъва итүче кеше берьюлы өч шартка җавап бирергә: яше 50дән түбән, КПСС әгъзасы булырга тиеш һәм “Экономика районов СССР и размещение производительных сил СССР” белгечлеге буенча икътисад фәннәре докторы булырга тиеш. Тәкъдим вакытында өч бүлмәле фатир һәм дәүләт дачасы турында да әйтәләр. Могҗизасы шул, бөтен РСФСРда ул моментта шушы барлык шартларга җавап биргән бер генә кандидат булган – Касыйм абый. Тәкъдимне  берничә тапкыр кабатлап та, аңардан кире җавап алгач, Мәскәүдәге бер якын танышы “Ну и дурак!” дип нәтиҗә чыгара. Ә Касыйм абыйның мәсләге бер: татар кешесенә торыр җир, туган җир - йә Казан, йә Уфа бит инде ул... Җанына якын татар сүзеннән, татар җырыннан башка ул үзенең яшәешен күз алдына да китерә алмый. Теле кысылганда җаны кысыла башлый аның. Әле СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында эшләгәндә, 1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап әдәби конкурс игълан ителә. Конкурска җибәреләсе әсәрләр хаклы рәвештә респуб­ликада көн күрүче иң зур өч халык (башкорт, рус, татар) телләрендә язылырга тиеш була. Касыйм абыйны яшен суккандай була: “Туган татар телемдә мин дә язмасам, кем язар соң?” Һәм ул “Сугыш ничек бетте” һәм “Әткәй, исәнме!” дигән парчалары белән җиңү яулый. Аның “мин Смоленск өлкәсенең Велиж каласы Лида тавындагы тугандаш каберлек каршына килеп бастым да, хыялыйларча әткәйгә дәштем: 

“Исәнме, әткәй!” – дигән юлларын тетрәнмичә укып булмый. 

Шул еллардан башлап туган телдә язу теләге колачларны киңәйтә, офыкларны күтәрә. Үзең эшләгән фән өлкәсендә син ил күләмендә танылган галим булсаң да, газиз халкың үз итәме сине? Син үзең кендек каның тамган, телеңне ана телеңдә ачкан туган җирең, әткәң-әнкәң, әби-бабайларың алдындагы бурычыңны тоясыңмы? Һәм ул бурычны түләү йөзеннән ниләр кыласың?  Шул еллардан бирле Касыйм абый берьюлы ике юнәлештә уңышлы хезмәт итә: фәндә һәм туган телле иҗатта. Дөресрәге, туган тел аны үзе арбасына җиккән. Татарның иң саллы басмасы – “Мәдәни җомга” газетасы, мәсәлән, 2012 ел дәвамында басылып чыккан әдәби әсәрләрне, пуб­лицистик язмаларны, фәнни мәкаләләрне, иҗат портретларын, рәсем һәм фотоларны күздән кичереп, шулар арасыннан җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алган иң яхшы 10 хезмәтне ачыклады. Шулар арасында Касыйм абыйның “Көеш эчендә сөеш” исемле әдәби хикәясе дә бар иде. Әдәбият галиме Рәүф Идрисов язганча, Касыйм абый “иҗатында ике төп юнәлеш күзәтелә – шәҗәрә-тамырлар һәм татар җыры. Газиз авылдашларын, кадерле якташларын, сөекле халкын битарафлык йокысыннан уяту”. 

Аның  әдәби жанрда, публицистикада 6 китабы дөнья күрде. Бу китап­ларны тәкъдим итүләр туган авылы Сыерышбашта, Чакмагышта, Кушнарен көллиятендә, Уфада һәм Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли-мәдәни үзәгендә уңыш белән узды. Китаплар арасыннан берничәсен күрсәтеп үтик: “Сыерышбаш хикмәтләре”, “Тамырлар”, “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” Шәҗәрәгә багыш­ланган китабында Россиядә уздырылган 10 ревизияне, XIX-XX гасырларда алып барылган мөселман-метрик язмаларын, СССР да уздырылган  җанисәп­ләрне кулланып, авылның 54 нәселенең 300 еллык гомер агышын барлый. Казандагы презентациядә филология һәм тарих өлкәсендәге атаклы галимнәр  әле дөньяда бер татар авылы да “Тамырлар” китабындагыча киселештә каралмаган дип бәһаләде. Китапның татар дөньясындагы әһәмиятен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә Касыйм абыйга язган хатында ассызыклады: “Исеме җисеменә аеруча тәңгәл китабыгыз­ны “Тамырлар” дип атап бик тә дөрес иткәнсез. Китабыгыз­дан туган халкыбызга тирән ихтирам, улларча ярату аңкып тора. Рәхмәт Сезгә. Халкыңны, җиреңне сөю ата-бабаларыңа ихтирамнан аерылгысыз хис. Безнең тамырларыбыз бик тирән. Төрле төбәкләргә таралып яшәүче татар халкының гасырлар чоңгылына чумган объектив тарихын булдыру эшендә күпкырлы китабыгыз­ның файдасы зур булыр, дип уйлыйм. Ул укучыда горурлык һәм җаваплылык хисе тәрбияли. Шуның өстенә “без менә нинди!” дип күкрәк кагудан битәр, алда торган милли бурычлар, чишәсе проблемаларны бәян итү белән дә “Тамырлар” зур әһәмияткә ия”. 

“Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабы Касыйм абыйның үзе кебек үк сугыш аркасында ятим калганнарның гомерлек әрнеше-зары турында. Китаптагы “хөкүмәтнең рухи игътибарына, һай, мохтаҗбыз. Шулай булмаса, ел саен 9 май көнендә, янә ничәнче кат сабыйларга әйләнеп, шатланасы гына урында сыгылып-сыгылып яшьләребезне түгәр идекмени!?.” – дигән юллар хәзер инде картаеп беткән, ә дәүләттән бер ташламалар күрмәгән, сугыш аркасында ятим калган балаларның җан авазы булып яңгырый.  

Әмма бүген дә сугыш елларының малайлары-бабайлары, кызлары-әбиләре базар мөнәсәбәтләренә хас булган гаделсезлекне, әхлакның аска тәгәрәвен кабул итә алмый. Алар халкыбызның моңын, телен, гореф-гадәтләребезне, борынгыдан килгән барлыгыбызны саклау юлында бүгенге көннең солдатларына да әйләнде. Касыйм абыебыз – шундыйларның алгы сафында. Дәлилләү өчен Сыерышбашта XXI гасырга кергәч фәкать авылдашларның авызларыннан өзеп диярлек җыелган акчалары хисабына эшләнгән эшләрне күрсәтеп китәсебез килә. Аларны санаганчы бу игелекле эшләрнең башында Касыйм абый белән бергә, кулга-кул тотынышып гамәлгә кертүче туганнан туган энесе, авылдашы, бүгенге көндә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыповның исемен дә атамасак, дөрес­леккә хилафлык булыр. Узган гасырның 30 нчы елларында җимерелгән 3 мәчет урынына 2005 елда  таштан Аллаһ йортын тергезделәр. Исеме үзеннән-үзе кушылды – Йосыф мәчете. Йосыф – авылны нигезләгәндә үзенең 3 кордашы белән ышанычлы кеше булып йөргән һәм ул – Касыйм абыйның тугызынчы буын бабасы; зиратларга исем кушылды, коймаланды, капкалары яңартылды, борынгырагына - “Бабайлар”, урам буендагысына – “Хаҗиләр”. Капка ярты миллион сумга диярлек төште. Ул искиткеч гүзәл. Әйтерсең лә Оҗмахка тәгаенләнгәннәрнең җаннары шул капкадан күккә аша; Донбасс нимес астында калып күмергә кытлык башлангач,  Аркылы тауда киселгән йөзьяшәр имәннәргә алмашка 3 гектар җиргә имән-каеннар утырттылар, алар хәзер гөрләп үсә; нефтьчеләрнең башбаштак­лыгы аркасында коргаксыган Түгәрәк күлгә чын мәгънәсендә җан өрелде.

Күл тирәнәйтелде, әйләнәсе буенча коймаланды, су белән ике арага рәт-рәт агачлар утыртылды; узган елның Корбан гае­те көнне авылның нигезләнүенә 320 ел тулуны билгеләп, авыл нигезләнә башлаган җиргә стела куелды; Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арнап сугыш еллары балаларына багышланган кичә хәзерләнгән иде. Кичәнең төп материалы – Касыйм абыйның авылдагы ярдәмчеләре белән бергә төзегән 20 битлек таблицасы: Сыерышбаштан сугышка киткәннәрнең, әйләнеп кайтканнарның, ятып калганнарның исемлеге, яугирләрнең 1932 елның 1 гыйнварыннан алып 1945 елның 9 мае арасында туган балалары (сугыш еллары балалары), алар арасындагы үксел ятимнәр һәм ярым ­ятимнәр, шулар хисабында бүгенге көнгә исәннәре...  

Фәндә генә түгел, әдәби жанрда да сүз остасы биеклегенә күтәрелеп, язганнарын төгәл гамәлләр белән ныгытып куя белүче Касыйм абыйга әдәбият галиме Муса Мөлеков тарафыннан язылган сүзләрне дә китерүне кирәк табабыз: “Авторга кушылып кемнәрнедер каһәрлисең, кемнәр өчендер йөрәк чеметеп-чеметеп куя... Ә инде китапны ябып бераз тынычлангач, күңелне бер нәрсә кыра башлый: икътисад урманына кереп бер гаҗәеп язучы адашып калган ич...” Адашмаганлыгын тойган хәлдә юбилярыбыз ярым шаярып, кинаяләп кенә күренекле шагыйрьнең сүзләрен китерә: 

Болгар җирләренә барыйм   дисәң, 
Җитмеш чакрым җирдә  карурман. 
Сак белән Сок сиңа кычкырырлар, 
Без генәме, без генәме әллә аерылган? 

Төбәк икътисады өлкәсендәге казанышларның милләт, тел сакчысы булып яшәү белән үрелеп үсә алу үрнәген Касыйм абый 2019 елның апрелендә Татарстанның Башкортстандагы көннәре уңаеннан Уфа татарлары җыелышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров алдындагы чыгышында да бик саллы күрсәтте. 

Азат ЯНГИРОВ,икътисад фәннәре докторы, профессор, 

Рөстәм АХУНОВ, икътисад фәннәре докторы, профессор.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: