Мәдәни җомга

Идрис Газиев: «Илһам абый чәчәкләре балачак хыялым иде, битемнән үбеп, уңыш теләде»

Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев быел Тукай премиясенә лаек булды. Ул ике күрше республиканың – Татарстанның һәм Башкортстанның дәүләт премиясен алган бердәнбер җырчы. Быел аңа 60 яшь тулды.

Күренекле җырчы, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокаль сәнгать кафедрасы профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев белән телефон аша аралаштык.

- Идрис Мөдәррисович, сезне Тукай премиясе лауреаты булуыгыз белән котлыйм. Башта ышанып та бетмәгән идегез кебек.

- Мин инде өченче тапкыр кандидат булдым. Беренче тапкыр телевизион фильмнар өчен тәкъдим ителгән идем, аннары Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының дирекциясе концерт программалары һәм татар җыры антологиясе өчен тәкъдим итте. Ул вакытта үтә алмагач, «Пролетел, как фанера над Парижем», дип шаярттым. Бу юлы Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткәч тә, кирәкми дидем. Мин барыбер эшлисемне эшлим, Тукай премиясе өчен дип эшләмим. Конгрессның бер җыелышында үзем югында тәкъдим итеп, кандидатурам хуплангач, ризалаштым инде. Документлар җыйдык. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллегенә — Альфред Дәүләтшинга зур рәхмәт. Бергәләп ерып чыктык. Газета битләрендә минем турында күп яздылар. Индус Таһиров яхшы мәкалә язган иде. ИЯЛИ комиссиягә бик матур хат язды.

- Мактаганнарын укый-укый үзегезнең яхшы кеше икәнлегегезне аңлый башладыгызмы?

- Әйе. Социаль челтәрләрдә дә гел уңай фикерләр булды. Артистлар арасыннан да, галимнәр арасыннан да битараф булмыйча, уңай фикерләр әйттеләр. Татарстанда да, Башкортстанда да шул тиклем җылы караш иде. Лаеклы булу-булмавыма шикле карашлар булмады.

- Беренче котлау кемнән килде?

- Премияне алгач, беренче булып Илфат Габдрахманов котлап смс-хәбәр җибәрде. Заманында миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелү дә Илфат исеменә бәйле. 2002 ел иде. Спорт сараенда зурлап Уңыш бәйрәме үткәрелде. Концерт бара. Мин чыгып җырладым да, баш иеп кереп барам. Шунда Минтимер Шәрипович: «Кая ашыгасың, Идрис?» — ди. «Ничә еллар инде чакырган саен килә. Мин аңа халык артисты исемен бирү турында указга кул куйсам, ничек уйлыйсыз?» — ди. Халык хуплап кабул итте. Мин баш идем дә чыгып киттем — ни әйтим инде. Шунда алып баручы Илфат Габдрахманов: «Идрис бик шатланды һәм тагын берне җырларга уйлады», — диде. Җырладым инде. Шуннан бер ай үтте, икенчесе үтеп бара… хәбәрләр ишетелми. Тагын Казанга чакырдылар. Кремльдә ветераннарны котлыйлар иде, хәтерем ялгышмаса. Алып баручы Илфат Габдрахманов: «Ничек игълан итим? Звание алдыңмы?» — ди. «Бернәрсә белмим», — дим. Ул чыкты да: «Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты», — дип игълан итә башлады. Минтимер Шәрипович: «Ә ул әле Татарстанның халык артисты», — ди. Илфат: «Мы не видели», — ди. Минтимер Шәрипович: «Мин кул куйган идем бит», — ди. «Сез куйган булсагыз, мин игълан итәм», — ди Илфат. Эш менә нәрсәдә икән: Указга кул куелган, ләкин газеталарга чыгармаганнар. Чит республикадан булгач, басмаганнар дип аңлаттылар инде.

- Идрис әфәнде, сездән башка ике республика премиясен алган кеше тагын бармы ул?

- Юк. Әлегә мин бердәнбер. Монысы да тарихка кереп калды. Мин башкорт-татар җырчылары арасында беренче компакт-диск чыгаручы идем. Бу — туксанынчы еллар. Минем компакт-дискта татар һәм башкорт җырлары тупланган иде. Минем хезмәтем һәрвакыт шулай ике республикага да бара. Мин ике республикага да бик рәхмәтле. Ничә еллар буе ике арада йөрим. Монысын башкорт өчен, монысын татар өчен генә бирделәр, димим. Без бер яссылыкта.

- Ә Салават Юлаев премиясенә кайсы хезмәтләрегез өчен лаек булдыгыз? Кем тәкъдим итте?

- Мине сәнгать оешмалары түгел, газета тәкъдим итте. Башкортстанда чыгып килүче «Кызыл таң» татар газетасы! Салават Юлаев премиясе интернациональ концерт программалары өчен бирелде. Башкортстан Республикасының ул вакыттагы Президенты булган Мортаза Гобәйдуллович аны тапшырганда: «Башкорт, татар, рус, чит ил программалары өчен», — дип әйтеп тапшырган иде.

 

 

- Башкортстанның дәүләт премиясен бер тәкъдим ителүдән алган идегезме?

- Әйе. Конкурентым Гафури театры спектакле иде. Миңа татар җәмәгатьчелеге бик нык ярдәм итте. Риф Хәсәновның «Ак чишмә» җыры өчен Наҗар абый «Җыр сәнгатенең ак чишмәсе», дип язган иде. Матур яңгырый бит, әйеме? Гаҗәеп матур сүзле шаккатмалы җыр ул! Шулхәтле яратып башкардым. Наҗар абыйның Камал театрында юбилее булган иде — шунда җырладым.

- Премия чорында провокацияләр дә булмадымы?

- Юк, андый бер әйбер дә булмады. Бу 1998 ел иде. Күңелне тырнап торган бер генә әйбер калды. Премиянең акчасы да әйбәт иде. Ул июль айларында каралды. Ә августта дефолт булды. Шулай итеп, аның бәясе калмады. Әмма ул миңа бик кадерле. Башкортстанда исән җырчылар арасында Салават Юлаев премиясе лауреаты без өч кенә кеше: Нәзифә Кадыйрова һәм институттагы коллегам Флера Килдиярова.

- Беләсезме, кешенең эше булса, ул провокацияләргә карамый бит. Теге татар, бу башкорт дип, милләттә чокынып та ятмый. Безнең яссылыкта мин аны сизмим. Бәлки, чагылып-чагылып китәдер, ләкин бу принципиаль әйберләр түгел. Ниндидер ямьсез күренешләр күренеп-ишетелеп китсә, күңелне кыра, әлбәттә. Ләкин ул безнең сәнгатькә кагыла торган әйбер түгел. Җыр-моң безне берләштерде. Киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм.

- Сез сөйләгәндә гомере буе Уфада татар булып яшәгән Әнгам Атнабайның «Уфаларда татар булып кара» дигән шигыре искә килеп төште. Сез бу проблеманы сизмисезме?

- Кайдадыр, нәрсәдер бардыр. Мин аңа акцент ясамыйм. Үз эшем белән шөгыльләнәм. Гыйльми эшләремдә татар музыкасы, аның тарихы белән шөгыльләнәм, граммофон язмаларын өйрәнәм. Миңа берсе дә: «Нигә моны өйрәнәсең?» — дип әйтми бит. Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлек итәм. Тукай энциклопедиясенә моң төшенчәсе турында, ХХ гасыр башында яшәгән җырчылар, музыкантларга кагылышлы унлап мәкалә яздым. Институт архивларында да эшлим: җыр сәнгате нигезләрен өйрәнәм.

- Казанга килеп эшләгәндә сезнең Казанда тукталыр урыныгыз бар бит, әйеме?

- Аллага шөкер, халык артисты исемен биргәч, Минтимер Шәрипович фатир да бирде — мин Татарстанга бик рәхмәтле. Мин намуслы эш күрсәтергә тырыштым. Күрделәр, тәкъдим иттеләр. Алдым. Баш тартмадым. Күрмәсәләр дә була иде. Кая барасың? Барыбер эшләп йөрисең инде.

- ТНВ каналында режиссер Наилә Сабитова, Әлфия Мәһдиевалар белән фильмнар циклы эшләгән идек («Идрис Газиев тәкъдим итә» дип аталган авторлык программалары. Авт.) Кызганыч, теге вакытта Тукай премиясен шушы фильмнар өчен бирмәделәр. Ул циклның бәясе елдан-ел арта гына бара. Аны быел да күрсәттеләр. Үзем дә эшемне калдырып, Мансур Мозаффаров турындагысын карадым. Шулкадәр яратып эшләгәнбез икән! Документаль ягы да, гыйльми ягы да йөрәк аша үткәреп эшләнелгән. Ул буын татар композиторлары сирәгрәк яңгырый шул. Аларны яңгыратасы иде…

- Хәзер башкарак музыка яңгырый.

- Әйе. Популяр музыка өстенлек алды. Ләкин безнең сәнгатебезне, милли йөзебезне, халык булуыбызны Европа үрнәгендә язылган профессиональ музыка күрсәтә. Фәрит Яруллинның «Шүрәле»сен Европага да алып чыгып була. Рөстәм Яхин романсларын… Ә эстрада белән Европага чыга алмыйбыз.

 

 

 

- Эстрада белән чыгарга маташуыбыз юкка көч түгүмени? Тырышабыз бит үзебезчә.

- Тырыштырып карыйбыз инде. Борынгы озын көйләрне җырлау традициясе югалганнан-югала бара. Аларны торгызырга кирәк. Консерваторияләрдә «Народное пение» дигән нәрсә юк. Элек бүлекләре дә, белгечләре дә бар иде. Хәзер барысы да Россия күләмендәге мәгариф стандартларына куелган. Анда милли компонент бар инде, ләкин ул гына җитми. Татарстан хөкүмәте үзе моңа алынып, татар халкының традицион җырларын, озын көйләрен өйрәнү, саклау мөмкинлеге тудырса иде. Күпме мирас ята фонотекаларда! Фольклор ансамбльләре бар инде ул. Ләкин алар икенчерәк юнәлештә эш итә — анда озын көйләр түгел, гореф-гадәт, мөнәҗәтләр. «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк»ләрне, «Мәдинәкәй» кебек борынгы көйләрне җырлау традициясен дәвам итү, шушы юнәлештә укыту бик зур проблема. Милли музыка традицияләрен саклап калу буенча ниндидер үзәк булырга тиеш. Казахта, азәрбайҗанда ул юнәлеш бар.

- Үзегез дә укытасыз…

- Мин укытырга тырышам инде. Ләкин бит алар программада юк. Без музыкаль-театраль сәнгать юнәлешендә белем бирәбез, опера һәм филармония җырчылары әзерлибез. Халык җыры укытыла — атнасына бер сәгать. Халыкчан башкару традицияләренә яшьләрне өйрәтергә кирәк бит аны.

- Башкортстан бу юнәлештә активрак эшли кебек.

- Башкортстанда традицияләрне дәвам итү буенча эш алып барыла, мәдәният министры да игътибар бирә. «Ирәндек моңнары», «Озын көй» конкурслары, курайчыларның конкурслары бар. Башкорт халык җырларын, озын көйләрен өйрәтү һәм саклау Башкортстанда матур дәрәҗәдә.

Мин татар халык җырын акапелла чыгып җырласам, халык шул тиклем яратып кабул итә. Чөнки ул хәзер бик сирәк ишетелә торган әйбергә әйләнде. Мин аны үз тәҗрибәм аша аңламасам, сөйләп тә тормас идем. Халык шундый җырларда тәрбияләнергә тиеш. Татар халкының озын көйләрен башкару традицияләрен югалтырга ярамый. Озын көй — безнең асылыбыз. Өлкән буын композиторлары шедеврларны озын көйләр тәэсирендә иҗат иткәннәр.

- Аны тыңлаучылары да бетеп бара түгелме?

- Ул балачактан килә. Бер тапкыр да опера театрына бармаган, симфоник оркестрны тыңламаган кешене 40 яшенә җиткәч кенә тыңлата алмыйсың. Совет чорында халык көйләренә һәм җитди музыкага караш икенче төрле иде. Ул мәктәптән үк тәрбияләнде. Музыкаль лекторийлар бар иде. Хәзер андый проблема бар.

- Затлы музыка тыңлау кебек үк тел мәсьәләсе тагын бер проблема инде безнең. Татар телен белү гаиләдән, бишек җырларыннан башлана. Юкка гына баланы элек бишек җыры җырлап үстермәгәннәр бит инде. Бишек җырлары ул балага фундамент сала. Татар теленең фонетикасы балага сеңеп кала. Бүген аны татар гаиләләре җырлыймы?  

- Алар аны белми ич.

- Белми шул. Гаиләдән башлана — моңа бернинди дә шигем юк.

- Ләкин гаилә моны белми икән, без тел өйрәтүне гаиләгә генә ышаныйкмыни?

- Телне югалтабыз бит. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Америкада, Финляндиядә, Кытайда татарлар ата-бабалары ничек сөйләшкән — шулай сөйләшә. Телне гаиләдә саклаганнар. Ә нишләп без гаиләдә тәрбияләмибез соң?

- Тагын шул Атнабайга әйләнеп кайтабыз, Идрис Мөдәррисович. «Татардан да, башкорттан да урыс туа, вәт бәла», — дигән ул.

- Әйе. Ничә еллар элек язылган! Һаман да шул! Беренче чиратта — гаилә. Аннары мәктәп. Гаиләдә булмаса, бетте дигән сүз. Кичә Камал театры артисты Алмаз Гәрәев баласының татарча сөйләгәнен видео итеп куйган. Шулкадәр матур! Сокланып карап тордым. Гаиләдән тора шул.

- Идрис әфәнде, яши-яши тормышка карашыгыз үзгәрдеме?

- Кеше үсә, үзгәрә, картая. Минем дә 60 яшем килеп җитте. Әмма җырга һәм музыкага карата гаиләдә нинди оеткы салынган — үзгәрми калды.

- Тормышымның булмышы шушы музыка булды. Читкә тайпылмыйча, максат куелган туры юл белән бардым. Гомер буе тормышта әйбәт кешеләр очрады. Якыннарым ярдәм итте. Укытучыларым шәп булды. Идрис исеме гарәп теленнән кергән бит, гарәпчәдән «укучы» дип тәрҗемә ителә. Әти-әнием кушкан исем миңа «укы», «бел» дип тора.

Уку — ул тормышка өйрәнү. Кеше белән җылы мөнәсәбәт урнаштыру. Анысына да өйрәнергә кирәк. Тагын бер әйбер — мин үземдә соклану, аптырау, гаҗәпләнү, кызыксыну кебек балачакка хас хисләрне саклый алдым. Аллага шөкер, миндә битарафлык юк. Мин кешеләрне яратам. Без бу дөньяга аралашу өчен, бер-беребезгә ихтирамлы, мәхәббәтле булу өчен килгәнбез. Генераль линия шул ук калды. Укытучым профессор Миләүшә Мортазина сайлаган эшеңә хыянәт итәргә ярамый дип әйтә иде.

- Ярый ла, адәм баласы һөнәрен дөрес сайлаган булса…

- Үссәм җырчы булып, Казаннарга барып концертлар куйсам иде дигән балачакның бер хыялы иде инде. Илһам Шакиров миңа чәчәкләр бирсә иде дигән хыял бар иде. Авыргазы районындагы бер бәләкәй малай хыялы бу.

- Ул хыялыгыз тулысынча, хәтта Илһам Шакировтан чәчәкләр өлеше дә тормышка ашкан дип беләм. 

- Әйе, 1992 елда ул хыял тормышка ашты. Илһам абый Камал театрында сәхнәгә менеп, чәчкәләр биреп, битемнән үбеп алып, уңышлар теләп төшеп китте. Бу бит инде максатка ирешкән дигән сүз. Димәк, дөрес юлдан барам бит инде. Студент елларында мин бик фанатик рәвештә шөгыльләнә идем. Миңа караганда тавышлырак егетләр-кызлар да бар иде. Сәләтлерәкләр дә булгандыр. Ләкин тырышлыгым, укытучыларымны тыңлавым бүгенге көндәге дәрәҗәләремә алып килгәндер.

- Димәк, тормышка карашыгыз да, принципларыгыз да үзгәрмәде?

- Тормыш принциплары үзгәрми. Мостай Кәрим белән аралашып яшәдек. Яраткан җырчысы идем. Бер китабына: «Идрис, шушындый булып кал. Бүтәнчә кирәкми» дип автограф куйган иде. Акыл иясе — акыл иясе инде!

- Принцип шул — тормышны ярату. Ярарга тырышмадым. Төрле кеше бар — барысына да ярап бетеп булмый. Уйлаганымны әйтәм, җырларымны җырлыйм — кабул итәсез, рәхмәт. Кабул итмәсәгез, рәнҗемим. Ихтыярыгыз.

- Сезгә яшь чагындагы Идрис кылган бернәрсә өчен дә оят түгелме? Ниндидер үкенечләр…

- Әйе. Талпынып, бәрелеп-сугылып йөрмәдем. Конфронтацияләргә бармадым. Милли яктан да… Кайсыдыр кабул итмәде, ык-мык сөйләнделәр. Эт өрә, кәрван бара, дигәндәй. Хәзер 60 яшьлегем каланчасыннан караганда, мин бик күп әйберләргә игътибар итмичә дөрес эшләгәнмен икән. Чөнки күп әйберләрнең шул тиклем вак булганын аңлыйсың. Таралып-сибелеп йөрмәдем, Аллага шөкер.

- Дошманнарыгыз бармы соң?

- Дошман димәс идем, көнчелек бар. Көнчелек — кешегә хас әйбер, аеруча сәнгать тирәсендә. Ләкин акыллы кешеләр өйрәткәнчә, алардан өстен булып яшәдем. Яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә андый әйберләргә урын калмый. Берни дә эшләмичә кешенең ни әйткәнен генә көтеп ятсаң, ул сазлыкка кереп батарга мөмкин. Эшең булса, кеше дә чәйнәмисең, гайбәт тә сатмыйсың.

- Минем бер яхшы сыйфатым бар — кешегә авыррак сүз әйткән булсам, гафу үтенә беләм. Тормышта төрле хәлләр була, кайвакытта кызып та китәсең. Без артист халкы -эмоциональ халык бит инде. Гаебемне сизәм икән — гафу үтенәм. Кеше рәнҗетү булырга тиеш түгел. Сәнгать тирәсендә җитәрлек инде ул. Андый әйберләрне урабрак узарга тырыштым. Мин бит күсе елында туган. Ә күсе бит бик сизгер һәм сак җан иясе. Акылы да бар, диләр.

- Тик быелгы күсе елын бик мактыйсы килми бит әле, Идрис Мөдәррисович.

- Күсе елы минем өчен әйбәт кенә була иде кебек. Юбилейлар да матур гына әзерләнеп килә иде. 29 апрельдә Уфада симфоник оркестр белән юбилей концерты планлаштырылган иде. Казанда да концерт планлаштырыла иде. Бөтендөнья татар конгрессы: «Әйдә, әйдә, Идрис абый», - дип тора иде. Юбилей концертлары көзгә күчерелде инде. «Крыса свинью подложил», дип көлдем.

- Бу афәтләрдән соң беренче эшегез?

- Студентларымны бик сагындым. Интернет аша вокал дәресләре алып бару — була торган әйбер түгел. Бер мәзәк бар бит әле: «Сандугач чыпчыктан нәрсә белән аерыла? Сандугач консерваториядә очно укыган, чыпчык заочно». Хәзер инде чыпчыкларны дистанцион укыган дия алабыз.

- Замана мәзәге. Сезгә чыпчыклар әзерләргә намусыгыз кушмыйдыр?

- Әйе. Сандугач буласы студентларым чыпчык булып калмасын иде инде. Шәһәр читендәге коттеджымда бикләнеп, шулай дип борчылып ятам менә. Студентларым шулкадәр сезне сагындык дип шалтырата инде. «Сезсез кыен», диләр.

- Яраталар!

- Әйе, без шаяртып та сөйләшәбез. Юмор һәм оптимизм әтиемнән килә. Бар булмышымны, тәҗрибәмне студентларыма бирәсем килә. Минем классым да, телефоным да консультация алырга теләгән кеше өчен ачык. Нәрсә беләм — шуны әйтәм.

- Студентлар арасында 60 яшь сизелмидер шул инде. Юбилеегыз белән котлыйм, Идрис Мөдәррисович!

- Рәхмәт. Әйе, мин үземне 60та дип хис итмим. Ул минем яшем түгел дип уйлыйм. Алтмышым тулды, мич башына менеп ятыйм инде, ял итим дигән нәрсә юк. Яшьләр белән эшләгәч, күңелем яшь сакланган. Тормышка фәлсәфи карыйм. Тормыш бара инде ул һәм кайчан да булса аның чиге булачак. Минем күрше абзый: «Идрис, синең күчеш чоры, ди. Син картаймыйсың, башка чорга гына күчәсең», - ди.

- Кеше хәрәкәттә. Кешедә мәхәббәт булса, тормыш юлында якын кешесе күз-колак булып барса, иҗат кешесе ихласлыгын да, балалык хисләрен дә югалтмый. Иҗат кешесенә ул кирәк. Сәхнә бит югарыда. Барысын да күрсәтә. Матур концерт костюмында, смокингта булсаң да, сәхнәдә шәрә басып торган кебек. Җырлаган җырыңда да, әйтелгән сүзеңдә дә кемлегең күренә. Шушы югарылыкка хезмәт итеп яшәргә язсын! Картайдым дип уйларга ярамый. Укытучым Миләүшә Мортазинага — 95 яшь. «Тавышың ничек?» - ди. «Яңгырый», - дим. «Кеше дөрес җырлый икән, тавышын тәрбияләп тора икән, күпме яши — тавышы шулкадәр яңгыраячак», - ди. Гастрольләр белән йөри торган вакытлар үтте, әлбәттә. Әмма тавышым яңгыраганда әле сәхнәгә чыгачакмын. Тавышымның озак еллар яңгыравын теләр идем. Әле җырланасы җырлар бар. 

 

Рузилә Мөхәммәтова

Интертат

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: