ЯНДЫ БЕР ШӘМ ТАҢНАРДА... (АУДИО)
Гомерен Татарстан радиосына багышлаган шагыйрь һәм журналист Рөстәм Фәйзуллинның якты рухына бер дога.
Янды бер шәм таңнарда... Бу – Рөстәм Акъегетнең соңгы китабының исеме. Шушы сүзгә никадәр мәгънә сыйган. Күз алдына китерик. Ул шәм бәлки халыкның күген җаһилият караңгылыгы каплаган озын шыксыз төннәрдә кешеләрнең күңеленә якты бирергә, өмет бирергә талпынып янгандыр. Шул шәмнең яктысы берзаман күктә кояш булып кабынгандыр. Караңгылыкны куып, офыктан яктылык ташкыны агыла башлагандыр. Ә безнең шәм, кара төндә үзен үзе аямыйча көн яктысын саклап калган шәм, кайчан да бер таң атасын искәртеп янган шәм, үзе дәшеп китергән таң шәфәгындә - җиңү тантанасы мизгелләрендә соңгы тамчысына кадәр якты биреп калырга ашыга.
Менә бу шигьри образда, без, әлбәттә инде, шагыйрьнең үзен күрәбез. Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Фәйзуллинга 60 яшъ тулган көннәрдә, моннан 2011 ел була инде бу, аны юбилей табынында котлау өчен генә дип, менә шушы әйтелгән китабына да, аның радиодагы хезмәтенә дә ишарәләп бер шигырь язган идем:
Ике игезәк исем күк –
Радио һәм... Акъегет
Бәйләгән аларны тәкъдир
Энә белән җеп кебек.
Микрофон һәм каләм белән
Ут-ядрәләр атты ул,
Әйтеп булмаган сүзне дә
Әйтү җаен тапты ул.
Хакимнәр барлык кавемне
Салганда бер калыпка
“Телнең күрке – сүз” булуын
Аңлатты бар халыкка.
Тузганактай тузгыганны
Бергә җыю кирәктә
“Кардәшлеккә чикләр юк!” – дип,
Эндәште ул милләткә.
Янды бер шәм төннәр буе,
Янды бер шәм таңнарда.
Якты бирде юл югалтып,
Кара төндә калганга...
Тик бу шәм янмый заяга,
Бу яну китмәс бушка.
Таңга чыккан шәм яктысы
Әверелер кояшка.
Акъегет һәм Радио –
Ике игезәк исем...
Рөстәм – Радио өчен туган,
Радио – Рөстәм өчен!
Менә шундый шигырь. Әлбәттә ул, әйткәнемчә, Рөстәм Акъегенең юбилей көнендә, бәйрәм рухында, бераз гына шаянлык салып язылган иде. Шулай да ул бик тә җитди нигезгә корылган, һәм бу юлларда каһарманның бөтен барлыгы аз-азлап булса да күрсәтелгән дип уйлыйм.
Аның яшүсмер чаклары илдә “җепшеклек еллары” дип тарихка кергән бер заманга туры килә. Абыйсы – булачак зур шагыйрь Равил Фәйзуллинның егет вакытлары, студент чаклары. Әти-әниләре Әминә апа белән Габдрахман аганың Әмәт тавы итәгендә урнашкан курчак кебек өйләре вакыты-вакыты белән иҗади яшьләрнең әдәби кичәләрен хәтерләтә. Монда хикмәт, монда хөррият, монда шигърият! Яшьләр ялкынланып яңа шигырьләрен укыйлар, яңа җырлар туа, бәхәсләр вакытында очкыннар чәчри. Дөнья тарихында үз эзен салган, мең еллык әдәбияты булган халыкның мескен хәлгә төшүе, татар мәктәпләренең ябылуы, татар теленең кысылуы... Боларның барысына карата ризасызлык бәреп чыга шушы мәйданда. Болар гади генә егетләр түгел, рухлары белән чын революционерлар, аларда дөньяны үзгәртерлек энергия бар...
Менә шундый мохитта үсә, формалаша Рөстәм исемле әлеге малай. Һәм әнә шул чакта ук аның садә күңелендә туган телне яклау максаты барлыка килә. Шуңа күрә дә ул 1974 елда Казан университетын тәмамлауга ук Татарстан радиосына, аның әдәбият-сәнгать редакциясенә эшкә килә. Тагын бер елдан, 1975тә, максатташы Рим Кәримов белән бергәләп “Тел күрке – сүз” тапшыруын башлап җибәрә. Укучыларга аңлатып тору артык булыр – ул елларда бу үзе бер зур батырлык. Бөтен дөньясы “Татар телен бетерәбез!” дип кычкырган бер вакытта бит бу! Каршы килүчеләр дә булмый калмагандыр, ләкин Рөстәм җитәкчеләр белән сөйләшә белә иде, аңлаша белә иде, үзенең какшамас фикерен дәлилләп, ышандыра белә иде.
Татарстан телевидениесенең әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәрире булып күчкәч, “Кардәшлеккә чикләр юк” дигән тапшырулары белән бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне шушы редакция тирәсенә туплауга кереште.
1990 елда ул туган йорты кебек якын күргән Татарстан радиосына әйләнеп кайтты. Дөньяның кинәт үзгәргән чаклары иде. Безнең радио шушы үзгәрешләрнең алгы сафында булды. Һәм аның сиздерми генә төптән эш алып бара торган иделогы Рөстәм Фәйзуллин иде.
Рөстәм Фәйзуллин радио ветераны Роберт Гатауллин һәм режиссер Әлфия Гыйлаҗи белән. 2027 ел
Р. Фәйзуллинның радиода куйган хезмәтен җенлекләп саный китсәк, бик озакка сузылыр. Кыскартам. Аның тарафыннан эшләнгән тапшырулар, радиоспектакльләр, радиопостановкалар алтын фондыбызның зур бер өлешен тәшкил итә. Без аларга әле күп тапкырлар мөрәҗәгать итәрбез, эфирга чыгарырбыз. Димәк, Рөстәм Акъегет дигән исем әле бик озак халыкка хезмәтен дәвам итәчәк.
Рөстәм Фәйзуллин җитәкчелек иткән әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе. 2005 ел
Менә шушы олпат шәхес, 2020 елда арабыздан китеп барды. Көтмәгәндәрәк булды бу хәл, шуңа да безнең коллективта авыр хәсрәт бик озакка сузылган иде ул чакта. 19 июльдә вафат булды, 20 сендә туган авылы - Балык бистәсе районынынң Юлсубино – Балтач авылы зиратында әти-әнисе Әминә апа һәм Габдрахман абый кабере янәшәсендә җир куенына иңдерелде. Ярата иде ул кендек каны тамган шушы газиз җирен, гомере буе аны сагынып яшәде, Балтач авылының һәр гаиләсе, һәр кешесе турында озаклап-озаклап, хөрмәт белән сөйли иде. Туган туфрак газиз улын үз куенына алды, бу дөньялыкта халыкка биргән хезмәте таң алдыннан янган шәм кебек балкып калды.
Һәр елны 5 мартта, туган көнендә, без аның якты рухын искә алабыз. Быел бу көн изге рамазан аена туры килде. Кылган догаларыбыз кабул булса иде.
“ТЫНМАГЫЗ, ГАРМУННАР” – ДИЕП КИТТЕ
Иртәгә, 15 март көнне, танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Әнвәр Шәрәфиевның тууына 90 ел тула.
Ул - симфоник орестр, ансамбльләр һәм төрле уен кораллары өчен инструменталь әсәрләр авторы; аның җырлары инде ничә еллар дәвамында Зәһрә Сәхабинва, Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев кебек затлы җырлылар репертуарыннан төшми; “Уйнагыз, гармуннар!” җыры исә республика гармунчылар фестиваленең гимнына әверелде. Аның әсәрләреннән тупланган нота җыентыклары яшь музыкантларны тәрбияләүдә, музыка мәктәпләре, училищелары өчен алыштыргысыз уку әсбабы булып тора. Гомеренең соңгы елларында гына да ул шундый эчтәлектәге берничә китап бастырып өлгерде. Болар – “Сандугачкай” исемле балалар һәм яшүсмерләр өөчен фортепиано пьесалары җыентыгы, “Чулпан йолдыз” дңигән җырлар тупланмасы “Наз” дип исемлләнгән скрипка һәм ансамбльләр өчен пьесалар.
Композиторның юбилей елында аның иҗатына багышланган берничә тапшыру әзерләү күздә тотыла. Беренчедән, аның инструменталь әсәрләре һәм җырлары аерым концертларга тупланып эфирга биреләчәк, димәк радиобыз фондында сакланучы өч дистәдән артык музыкаль язма хәрәкәткә китерелә дигән сүз. Икенчедән, - музыка белгечләр, композиторның әсәрләрен башкаручылар һәм дусларының истәлекләре. Һәм, әлбәттә инде, Әнвәр ага үзе катнашкан тапшыруларны беркадәр яңартып тыңлау мөмкинлеге дә булачак. Композиторның авылдашы, танылган журналист, Әнвәр Шәрәфиев турында китап авторы Хәким Гыйлаҗев та шушы изге эштә катнашырга теләк белдерде. Ул безгә уникаль аудио һәм видео язмалар алып килде. Хәзер аларны өйрәнү, эшкәртү белән шөгыльләнәбез.
Хәер, эш инде башланып та китте. Кичә, әйтик, “Татарстан дулкынында” программасында 2019 елда, Әнвәр Шәрәфиевны Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән вакытта, музыка белгече Гөлназ Гыйльми тарафыннан әзерләнгән әңгәмәне кабатлап тапшырдык. Биредә композитор сугыш чорына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән михнәтле балачагы, тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли, дөньяга карашлыры белән уртаклаша. Һәм безнең күз алдына бөтен гомерен халыкка хезмәткә багышлаган фидакарь татар зыялысы сурәте килеп баса. Тапшыруны ишетми калсагыз, «Мәдәни җомга» газетасының сайтыннан тыңлый аласыз.
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев