Мәдәни җомга

ХӨРЛЕК СӨЮЧЕ КАЗАК

Хаҗиморат Казаковның "Кечкенә Тукай" картинасы күпләребезгә балачактан таныш. Киң сәкедә аякларын бөкләп утырган кечкенә малай фигурасы, аның олыларча, моңсу карашы бәгырьне телгәли. Картинасы билгеле булса да, авторы белән бик сирәкләр генә кызыксына. Күпләрнең Казаковны рус дип тә уйлаулары мөмкин, чөнки картиналар астында рәссамның исемен гадәттә "Х.-М.Казаков" дип кенә күрсәтәләр. Казаковларның...

Хаҗиморат Казаковның "Кечкенә Тукай" картинасы күпләребезгә балачактан таныш. Киң сәкедә аякларын бөкләп утырган кечкенә малай фигурасы, аның олыларча, моңсу карашы бәгырьне телгәли. Картинасы билгеле булса да, авторы белән бик сирәкләр генә кызыксына. Күпләрнең Казаковны рус дип тә уйлаулары мөмкин, чөнки картиналар астында рәссамның исемен гадәттә "Х.-М.Казаков" дип кенә күрсәтәләр. Казаковларның атаклы татар сәүдәгәрләре булганын азлар гына белә. Рәссамны татар революционеры Мулланур Вахитов белән дә туганлык җепләре бәйләгәне, әтисе Исхак аганың да Мулланур Вахитовка ияреп революция идеяләре белән җенләнгәне, ТАССРның беренче хакимиятенә сайланып зур эшләр башкарганы да соңрак мәгълүм булды. Хаҗиморат Казаков та милләтебезнең күп кенә мәшһүр шәхесләрен тасвирлап калдырган бик зыялы, киң карашлы, зур талантлы рәссам.


Милләткә игелекле Казаковлар

Казаков нәселенең тамырлары морзаларга барып тоташа. Әмма вакыт үтү белән бу нәсел элеккеге байлыгын, кодрәтен югалткан булса кирәк, чөнки Казан губернасы Зөя өязе Шырдан авылыннан Казанга килгәч, Мөхәммәтҗан Казаков иң башта байларга ялланып эшләп йөри. Ә 1863 елда ул беренче гильдия сәүдәгәр дәрәҗәсенә ирешә. Иҗтимагый, хәйрия эшләрендәге активлыгы өчен Мөхәммәтҗанны Казаныбызның дин әһелләре дә хөрмәт иткән. 1876-1877 елларда Казанның Яңа татар бистәсенә кергән җирдә Мөхәммәтҗан Казаков акчасына таш мәчет тә салына. Халык телендә ул Казаков мәчете исеме белән йөри. Аны 1975 елда Татарстан урамын киңәйткәндә һәм күп катлы йортлар төзегәндә җимерәләр. Хәзер аның урынында Татарстан урамындагы 13 нче йорт урнашкан.

Мөхәммәтҗанның Мостафа, Мөхәммәтхафиз һәм Мөхәммәтшакир исемле өч улы була. Өчесе дә сәүдә белән шөгыльләнә. Шуларның берсе - Мостафаның оныгы Мәрьям гомерен гражданнар сугышы герое, атаклы татар революционеры Якуб Чанышев белән бәйли. Мостафаның тагын бер оныгы Асия танылган татар композиторы Салих Сәйдәшевта кияүдә була. Ә Өммегөлсем исемле кызы Муллаҗан Вахитовка кияүгә чыга һәм 1885 елда аларның уллары туа. Аңа Мулланур дип исем кушалар. Атаклы татар революционеры буларак танылган Мулланур Вахитов шул була инде.

Мостафаның гаиләсендә төпчек бала Исхак туганыннан туган Мулланурдан нибары ике яшькә кече була. Балачаклары, яшьлекләре бергә үтә. Шуңа күрә Исхакның да, Мулланурга ияреп, революция идеяләре белән җенләнүе табигый. Исхакның улы, татар рәссамнарыннан беренчеләрдән булып рәсем буенча академик белем алган Хаҗиморат Казаков Бөек Ватан сугышында катнашып илебез данын яклый, каты яралана, әмма соңгы көннәренә кадәр иҗат эшен ташламый.

Мөхәммәтҗанның Мөхәммәтшакир исемле улы да сәүдә эшендә зур уңышка ирешә. Ул керемле йортлар сатып ала, яңаларын төзетә торган була. 1906 елда, мәсәлән, аның А.Г.Хөсәеновтан атаклы "Болгар" номерлары бинасын сатып алганы мәгълүм. Мөхәммәтшакирның бер улы Габделхәмит җәдидчелек хәрәкәтендә актив катнаша, аңа акчалата ярдәм дә күрсәтә. Казанда укытучылар семинариясе оештырырга ниятләп йөргәне өчен аны Г.Баруди, С.Галиев, Г.Апанаев белән бергә ике елга Вологда губернасына сөрәләр. Полиция һәр адымнарын күзәтеп тора. Революциядән соң Габделхәмит "алман разведкасы белән хезмәттәшлек өчен" тагын репрессиягә эләгә.

Мулланурның көрәштәше Исхак

Рәссам Хаҗиморат Казаковның әтисе Исхак ага аерым игътибарга лаек. "Мин 1876 елда Казанда бөлгенлеккә төшкән сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1880 елларда сәүдә эшләре уңмый башлагач, әтиебез Мостафа безне ташлап чит илгә китеп бара, гаиләдә баш булып абыем Әхмәтҗан кала. Без шәһәрнең рус өлешендә яшәдек, шуңа күрә миңа рус телен өйрәнү бик җиңел булды", - дип язган үзенең автобиографик очеркында Исхак Казаков.

16 яше тулгач, Исхак, дөньяви белем алырга теләп, Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. "Исхаклар зур мохтаҗлык кичерде. Без, өлкәнрәк сыйныфларда белем алучылар, Исхак укуын тәмамлый алсын өчен, күп вакыт үзебезгә бүленгән төшке ашны аңа бирә идек", - дип искә алган сабакташларыннан берсе М.Корбангалиев.

1900 елда И.Казаков Тәтешкә рус-татар мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә, анда татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзи башлый. "Мин килгәнче Тәтештә дингә фанатларча бирелгән мөселманнар рус-татар мәктәбенә дошманлык белдергән булса, тора-бара алар да үз балаларын укырга ияртеп килә башлады", - дип яза И.Казаков.

1905 елгы революция вакытында Исхак үзенең сәяси эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул вакытта ук инде патша хакимиятен тәнкыйтьләгәне өчен жандармерия аны кара исемлегенә теркәп куя. Ә 1911 елда хакимият аны Оренбург өлкәсенә сөрә. Шунда, 1914 елда, булачак рәссам Хаҗиморат Казаков дөньяга килә. Шул ук елда сугыш башлана, Исхак пехотада сугыша. Аннары 1917 елгы революция, төрле съездларда катнашу. Торымнан-торымга ул Тәтеш мәктәбенә әйләнеп кайтып, педагогик эшчәнлеген дә дәвам итә. Берочтан Тәтеш эшче һәм крестияннәрен социалистик хәрәкәткә әзерли. Тарихтан билгеле булганча, 1918 елда Казанны "аклар" алгач, Мулланур Вахитовны атып үтерәләр. Шул вакытта Исхак, аның әнисе Өммегөлсемне дә алып, хатын-кыз киеменә киенеп, Арча ягына качып котыла. Шуннан соң ул Тәтештә Чулман-Идел краенда беренче большевиклар газетасы "Тәтеш хакыйкате"н оештыра.

Ә 1919 елда аны Казан шәһәр Советына сайлыйлар. Аннары ул ТАССРның беренче хакимиятенә дә сайлана. Идел буенда ачлыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзасы булып та ул бик күп игелекләр эшли. Төрле дәрәҗәдәге хакимият вазифаларын башкарганда ул бик күп файдалы гамәлләр кыла. 1922 елда, мәсәлән, ул партия кушуы буенча танылган татар революционеры һәм туганы Мулланур Вахитовка һәйкәл кую эшен җитәкли. Аны 1 майда тантаналы рәвештә ачалар. "Мин күп тапкырлар Казаныбыз мәнфәгатен яклап докладлар белән чыгыш ясаганнан соң, Казан- Екатеринбург беренче категорияле юл дип билгеләнде һәм аны Екатеринбург (хәзерге Свердловск) станциясеннән 28 чакрым ераклыкта төзеп бетерергә карар кылдылар. Бу Казаныбызның яңарышына юл ачты, чөнки ул эре станциягә, ә Казан-Екатеринбург юлы бөтен Союз өчен зур икътисади әһәмияткә ия Себер магистраленең мөһим трассасына әверелде", - дип язган автобиографик очеркында Исхак Казаков.

"1923 елда районнар оештыру мәсьәләсе тирәсендә бәхәсләр барды. Шул вакытта профессор Александров безнең крайны Самара районына тоташтырырга тәкъдим итте. Моңа каршы мин материаллар җыеп, доклад-китап төзедем. Аңа "Казан - Идел-Чулман өлкәсе үзәге" дип исем бирдем. Китапта мин Казан һәм Самараның бер-берсенә охшамаган төрле район үзәкләре булуын дәлилләгән фактлар китердем. Самара районында экспансив игенчелекне үстерү бик кулай булуын, Казаныбызда исә фабрика, заводлар сәнәгатен үстерүгә бөтен шартлар барлыгын дәлилләп яздым. Минең бу хезмәтемне "Милләтләр тормышы" журналында бик югары бәяләгән мәкалә бастырдылар. "Исхак Казаковның Шәрекънең акыл үзәге буларак Казанны бик яратканы күренә. Әмма ул марксизмнан да тайпылмый. Ул Казанны Идел-Чулман өлкәсенең бер шәһәре буларак күрә. Табигый-тарихи шартларга һәм икътисади факторларга таянып үзенең фикерен дәлилли", - дигән сүзләр бар иде анда", - дип язган И.Казаков. Илебез тарихы гел парадокслардан тора. Совет власте урнашу өчен гомерен аямыйча көрәшкән Исхак Казаковны 1937 елда атып үтерәләр! Аның вафаты турында хәбәрне гаиләсе берничә дистә ел үткәч кенә белә.

Мулланур Вахитов кабере

Исхакның улы Хаҗиморат Казаковның холкы җиңел булмаган, диләр. Халык дошманы улы буларак төрле җәберләүләр эзсез узмаган, күрәсең. Әтисенең һәм, әлбәттә инде, легендар туганы Мулланур Вахитовның тормышына күңеленнән кат-кат кайтып, Хаҗиморат аларны фаҗигагә китергән сәбәпләрне аңларга теләгәндер. Ә уйланулар аны максатчан эзләнүләр юлына бастыра. Һәм Х. Казаков берничә дистә ел буе ни тарихчы галимнәр, ни туган якны өйрәнүчеләр белә алмаган мәгълүматларны эзләп таба.

Иң беренче эш итеп, ул Мулланур Вахитовның 1885 елның августында Георгиев урамындагы (хәзерге Санкт-Петербург урамы) 70 нче йортта дөньяга килгәнен ачыклый. Үзе башлап йөреп ул йортка истәлек тактасы куйдырта. Әгәр дә рәссам тырышып йөрмәсә, бәлки, ике катлы бу тарихи бина бүгенге көнгә кадәр сакланмас та иде. Мулланур Вахитовның кабере дә озак еллар билгесез булып кала. Хаҗиморат Казаков аны да ачыклауга ирешә. Башта ул революционерны Архангел зиратында күмгән кешеләрнең берсе Ф.Никитинның кызы исән икәнен белеп ала. Аны эзләп таба. Никитин танылган Казан революционерын ничек җирләгәннәрен кызына сөйләп калдырган икән.

"Аларны төнлә алып килделәр. Битләре балчыкка буялган иде. Мин солдатлардан, нигә болар балчыкка буялган, дип сорадым. Баксаң, бичараларны башта Спас зиратында күмгән булганнар. Аннары дин әһелләренең соравы буенча казып алып, Архангел зиратына алып килгәннәр", - дип сөйләп калдырган кызына Никитин. Рәссам Х.Казаков легендар туганына тагын бер изгелек эшли әле. Сталин заманында Ленин белән бергә эшләгән революционерларны телгә алырга, аларның туганнарына ярдәм итәргә ярамагандыр инде, шуңа күрә теге вакытта энесе Исхак белән бергә качып котылса да, Мулланур Вахитовның әнисе Өммегөлсем дә бик авыр хәлдә яши. Хаҗиморат Казаков хәленнән килгәнчә аңа ярдәм итеп тора. Мескен карчыкны соңгы юлга да рәссам Х. Казаков акчасына озаталар.

Рәссам Хаҗиморат Казаков

Бер тапкыр эзләнүләр юлына баскач, рәссам Хаҗиморат Казаков туган як тарихы белән чын-чынлап мавыгып китә. Мулланур Вахитовка ул үзенең иҗатында берничә тапкыр әйләнеп кайта. Революция темасына аның "Мөселман хәрби комиссариатының оешуы. Смольный. 1918 ел" дип исемләнгән картинасы да багышланган. Анда В.Ленин, М.Вахитов, Г.Ибраһимов бергә сурәтләнгән. "М.Горький татар мәдәнияте йортында" картинасы шулай ук бик истәлекле. Туган як тарихын, татар мәгыйшәтен Тукайсыз күз алдына китерүе кыен. Рәссам олуг шагыйрьне берничә тапкыр сурәтли. "Тукай Печән базарында" дип исемләнгән картинасы, мәсәлән, шагыйрьнең иске карашлы, заманнан артта калган, надан дин әһелләре белән каршылыгына багышланган. Тагын бер картинада авыру Тукай тасвирланган. Рәссам аның күкрәгенә куйган кулын сурәтли алмыйча, карап ясау өчен күңел нечкәлеген искәрткән нәфис куллар эзләп бик озак интеккән диләр. Х. Казаков Шүрәленең кыланмышларын да сурәткә алмый түзә алмаган, билгеле, һәм Г.Тукайның бүтән әсәрләренә сурәтләр иҗат иткән.

Тагын бер яраткан герое - каһарман-шагыйребез Муса Җәлил. Рәссам аны үзен белеп калган була. Аның "Муса Җәлилдән сорау алу" картинасы иҗат иткәне билгеле. Ә бервакыт аңа Муса Җәлил, Шәриф Камал, Нур Баян, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Салих Сәйдәшевне - барысын бергә сурәткә иңдерү бәхете дә елмая. Моннан тыш Х.Казаков үзенең әтисе Исхак аганы, Х.Такташ, Р.Белялова, Н.Исәнбәт һ.б. күренекле шәхесләребезне сурәтләп калдырган. Һәм, әлбәттә инде, безнең өчен рәссамның фронт чоры рәсемнәре кадерле.

Күренгәнчә, рәссам Х.Казаковның иҗаты бик саллы, шуңа да карамастан, ул безнең сәнгать белемендә өйрәнелмәгән диярлек. Картиналары да шәһәребезнең төрле музей фондларында тузан җыеп ята. Юкса "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә республикабыз рәссамнарының картиналарыннан оештырылган даими экспозициядә Х.Казаковның иҗат әсәрләре эленергә лаек түгелмени?! Бөтен бәла шунда, рәссам Х.Казаков бик тыйнак кеше булган, үзе турында сөйләргә бер дә яратмаган. Ә тыйнакларны, талантларына да карамастан, бездә бик тиз оныталар.

Бәхеткә, Х.Казаковның кызы Афелия ханым исән-сау, Казаныбызда яши. Ул әтисенең тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Афелия ханымның фатирына килеп кергәч тә, иң түрдә "Кечкенә Тукай" картинасын күреп гаҗәпләндем, чөнки аның Татарстан сынлы сәнгать музеенда сакланганын белә идем. Баксаң, алар берничә икән. Ләкин кызындагысы гына - төп нөсхә, калганнары - автор үзе язган күчермәләр. Төп картина иң башта күпкә таррак булган. Соңрак рәссам аның уң ягына киндер өстәп тегеп, картинаны киңәйтә төшкән. Шулай итеп сәке тагын да зурайган, нәни Апуш фигурасы кечерәк күренә.

Афелия ханымнан рәссам тормышына кагылган бүтән кызыклы мәгълүматлар да билгеле булды. Майлы буяу белән зур күләмле картиналар иҗат иткән рәссамның, мәсәлән, графикага да осталыгы каян килә? Чыннан, рәссам Х. Казаков иң башта төсле картиналар ясарга өйрәнү ниятеннән Ленинград рәсем, скульптура һәм архитектура институтына барып укый башлый. Әмма Ленинградның дымлы һавасы аның үпкәсенә ярамый, шуңа күрә ул өченче курстан Киев сәнгать институтына күчәргә мәҗбүр була. Әмма аны да тәмамларга насыйп булмый, чөнки 1941 елда сугыш башлану белән, ул үзе теләп фронтка китеп бара. Анда ул штабта эшли, фронт газетасы корреспонденты була. Лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. "Кызыл Йолдыз" ордены, "Сугышчан батырлык өчен", "Кенигсберг шәһәрен алу өчен", "Японияне җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнә. Каты яралана, сугыштан инвалид булып кайта. Шул уңайдан илебездәге мәгънәсезлекләр турында кабат телгә алмыйча да булмый.

"Инвалидлыкны ел саен раслап торырга кирәк иде, - дип сөйләп китте Афелия ханым. - Ә 1957 елда әтием Баулыда эшләгәндә авыруын раслатырга бара алмый калды. Шуңа күрә аны сугыш инвалидлары исемлегеннән төшереп калдырганнар. Әмма авыруны җиңел генә сызып ташлап булмый бит. Артыннан йөреп, әтиемнең сугышта имгәнгән булуын дәлилләргә туры килде. Хәрби билет янган. Орден, медальләр дә ярдәм итмәде хәтта. Бары тик фронт газеталарында басылып чыккан рәсемнәрне, листовкаларны алып барып күрсәткәч кенә, әтиемнең сугышта булганын, аннан имгәнеп кайтканын таныдылар". Шул ук вакытта идарә утырышына килмәгәне өчен Х.Казаковны Рәссамнар берлегеннән дә чыгарып ташлыйлар. Форсат чыкканда башбирмәс, туры сүзле, җитәкчеләргә ярый-яраклаша белми торган җайсыз кешедән котылыйк, дигәннәрдер...

Сугыштан кайткач, Х. Казаков берникадәр вакыт Казан сәнгать училищесында укытып ала. Һәм Рига шәһәрендә Латвия сәнгать академиясен тәмамлап, график рәссам белгечлеге алып чыга. Рәссамның графикага осталыгы әнә шуннан килә.

Рәссам Хаҗиморат Казаков татар, рус, алман, украин, кыргыз телләрен белгән (1950-1952 елларда ул Фрунзе шәһәрендә яшәп ала). Гомумән, күп укыган, бик кызыксынучан, киңкырлы шәхес булган. Астрономия белән мавыккан. Кояш тотылганны күзәтү өчен төрле шәһәрләргә бара торган булган. Бүтән классиклар белән бергә Шекспирны да яраткандыр, әлбәттә.

Әмма кызының исеме бөек инглиз драматургының мәшһүр әсәре белән түгел, астрономия белән бәйле. "Афелий" сүзе Кояш системасындагы планета яки башка күк җисеме орбитасының Кояштан иң ерак торган ноктасын аңлата икән. Моннан тыш Хаҗиморат Казаков төрле җайланмалар уйлап табуга һәвәс була. "Әтием өендәге күп нәрсәне үз куллары белән эшләде. Мәңге эшләүдән туктамый торган двигатель уйлап табарга хыялланып, төрле тәҗрибәләр үткәрә иде", - дип сөйләде Афелия ханым. Ул әтисе турында күбрәк тә сөйли алган булыр иде. Әмма кызларына ике яшь чагында Хаҗиморат Казаков хатыны белән аерылыша. Афелия әнисе белән үсә. Шулай да, алар гел күрешеп, аралашып тора. Әтисе авырып киткәч, Афелия ханым аны карап, тәрбияләп торырга янына килә. Хаҗиморат Казаковка кызының кулларында җан бирергә язган икән. Ул 70 яшендә вафат була, Татар зиратында җирләнә.

Җәлил белән очрашу

Афелия ханымда Хаҗиморат Казаковның бер кызыклы истәлеге саклана. Анда ул "1939 елда Татар опера һәм балет театры ачылгач, бер төркем сәнгатькәрләрдә күренекле татар музыка әһелләренең күмәк картинасын эшләтү нияте барлыкка килде", дип язган. Шулай бер кичне Хаҗиморат Казаковны Фәйзулла Туишевка кунакка чакыралар. Анда яшь язучы Фатыйх Хөсни халыкка үзенең Фәйзулла Туишевка багышланган "Гармунчы" әсәрен укып күрсәтергә тиеш була. Шунда рәссам Хаҗиморат Казаков шагыйрь Муса Җәлил белән таныша. Әсәрне укып, фикер алышып бетергәч, Фәйзулла Туишев И.Репинның "Славян композиторлары" үрнәгендә татар аһәңсазларының да күмәк сурәтен булдыру тәкъдимен әйтә. "Анда язучыларны да, рәссамнарны да сурәтләргә кирәк, шул вакытта картина тагын да саллырак килеп чыгачак", - дип куәтләп куя аны Җәүдәт Фәйзи һәм: "Бу эшне рәссам Хаҗиморат Казаковка кушыйк, мин аңа үземә ышанган кебек ышанам", - дип тә өстәп куя. Җыелган сәнгатькәрләр тәкъдимне бик шатланып кабул итә, картинага композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Нәҗип Җиһановны да өстәргә тәкъдим ясыйлар. Муса Җәлил һәм Хаҗиморат Казаков бергә кайта. Бауман урамыннан үткәндә шагыйрь рәссамга Матбугат йортында урнашкан Язучылар берлеген күрсәтә, мине шунда килеп ясый аласың, ди. Ул вакытта Х.Казаков нәкъ Матбугат йорты каршындагы йортта яши торган була. Әмма ул кичне өенә кереп тормыйча, Муса Җәлилне озата китә. Шунда алар арасында бер кызыклы сөйләшү була. "Эчтәлек һәм форма мәсьәләсенә син ничек карыйсың? Язучы өчен эчтәлек мөһим, ул үзенең героен бер-ике сызым белән генә сурәтләп китә ала. Рәссамнар исә, сурәт ышандырырлык, тәэсирле килеп чыксын өчен, геройларының төс-кыяфәтен бик тәфсилләп тасвирларга мәҗбүрме?" - дип сорый М.Җәлил. Гомумән, ул елларда шуның ише фәлсәфи темаларга фикер алышулар бик таралган була, шуңа күрә Хаҗиморат Казаков та югалып калмый, җавабын бик тиз таба. "Диалектикадан билгеле булганча, форма һәм эчтәлек бер-берсеннән башка яши алмый", - дип җавап бирә ул. "Менә сиңа бер мисал: ике тавык йомыркасын күз алдыңа китер. Аның берсе, чынга охшатып, гипстан эшләнгән. Формалары бер үк булса да, эчтәлекләре төрле. Димәк, форма белән эчтәлек һәрвакытта да бер-берсенә тәңгәл килмәскә мөмкин?" - дип дәвам итә М.Җәлил. Рәссамның уйга калганын күреп, шагыйрь үз соравына үзе үк җавап та бирә. "Бөтен хикмәт хәрәкәттә, функциядә. Фотосурәт, мәсәлән, бик төгәл булуына карамастан, предмет, хәл-вакыйга турында дөрес мәгълүмат бирми, аның билгеле бер мизгелдәге рәвешен генә күрсәтә. Рәссам исә, берәр күренешнең хәрәкәтеннән алган тәэсирләрен чагылдырып, тормышны фоторәссамга караганда да төгәлрәк тасвирлый ала. Менә кино сәнгате бөтенләй башка. Фотосурәттән аермалы буларак, анда эчтәлек беренче урында". "Муса Җәлил тиз арада "син" дип сөйләшеп китте. "Шундый инде мин, фикер алышырга, бәхәсләшергә яратам. Игътибар белән тыңласалар һәм фикеремне аңласалар, җаныма рәхәт була", - диде шагыйрь. Ул минем белән бик итагатьле, мин-минлегемә тимичә сөйләште", - дип язган Хаҗиморат Казаков.

Картинаны язарга әзерләнгәндә Х.Казаков андагы һәрбер геройны аерым утыртып берничә тапкыр сурәткә ала. Композитор Салих Сәйдәшев кенә бер урында түзеп утыра алмый. Шуңа күрә аны фотосурәтенә карап ясарга туры килә. Нәҗип Җиһанов исә, бу компания минем өчен түгел, дип үзе картинага сурәтләнүдән баш тарта. Ул вакытта шагыйрь Муса Җәлил Язучылар берлеге рәисе була. Эше күп. Шуңа күрә Х.Казаков аны берлек идарәсенә барып ясый. Шулай бер килүендә шагыйрь сәркатибенә ярты сәгатьләп янына берәүне дә кертмәскә куша. Үзе исә рәссамга төрле сораулар бирә, бик игътибар белән җавапларын тыңлый. "Күп кенә танылган рәссамнарның фамилияләре "р" хәрефенә башлана. Рембрандт, Рафаэль, Рубенс, Репин, Ренуар, Рублев, Рылов. Сез рәссамнар моңа игътибар иткәнегез бармы икән?" - дип сорап куя шагыйрь. "Рибейро, Рёйсдал, Реймольдс, Роден, Рокотов, Казан рәссамнары Радимов, Радионов" - дип дәвам итә Х.Казаков. "Фамилияләре бүтән бер хәрефкә башланган шулкадәр рәссам юк бит. Мәсәлән, "а" хәрефенә кемнәр бар? - Айвазовский, Антакольский, Архипов, үзебезнең Ахун, шуның белән шул бугай", - ди шагыйрь. "Муса Җәлилнең классик рәссамнарны шулай әйбәт белүе миңа бик кызык тоелды", - дип язган Х.Казаков. "Их, безгә синең белән Мәскәүдә очрашып, бергә Третьяков галереясенә барырга иде бер! Карале, Мәскәүгә баргач, кайда тукталасың син? Минем анда бүлмәм бар. Ачкычын бирәм. Шунда кирәк кадәр тора аласың. Алайса, комендант, тормыйсың дип, һаман миңа бәйләнә", - дип рәссамга тәкъдим ясый шагыйрь Муса Җәлил.

Ата-бабаларын патша жандармериясе эзәрлекләсә, Совет власте җәберсетсә дә, "халык дошманы" баласы исемен күтәреп үзе күп кенә авырлыклар күрсә дә, Хаҗиморатның рухы сынмый, киресенчә, ул тагын да үҗәтләнебрәк яши, җәлладларның кансызлыгына җавап итеп мәңге эшләүдән туктамый торган двигатель уйлап табарга хыяллана. Башкача булырга мөмкин идеме соң? Казаков фамилиясе ирек, бәйсезлек, хөрлек сөючән кешене аңлаткан төрки "казак" сүзеннән барлыкка килгән бит. Ә исеме үзе ни тора! Россиянең әлеге дә баягы күршеләрнең җирләренә кызыгып, бу очракта Төньяк Кавказ белән алып барган чираттагы сугышында атаклы Шамил имамның каһарманнарча һәлак булган ярдәмчесе Хаҗиморат турында бигрәк тә классигыбыз Л.Толстойның әсәре аркылы яхшы беләбез. Каһарманның рухын мәсхәрәләп, милләттәшләре горур тау халкын кимсетеп аның баш сөяген әле дә Санкт-Петербургта кунскамерада саклыйлар бугай. Сугышчыларның сөякләрен түгел, иҗатчыларын, аларның мирасын кадерләп сакларга өйрәнсен иде бу ил!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Фотолар Татарстанның Милли музее фондыннан һәм гаилә архивыннан алынды.

.Хаҗиморат Казаков.

."Кечкенә Тукай".

."Тукай Печән базарында".

."Муса Җәлилдән сорау алу".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: