Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Халыкның үз улы

Газиз халкын бөек һәм бердәм милләт итеп саклап калу өчен көрәшүчеләр арасында Фоат абый Галимуллин да бар. Үзе башкарган вазифалар кайсы гына өлкәгә карамасын - укытучымы, методистмы, галим, диктор, җәмәгать эшлеклесеме - ул беренче чиратта, халык ихтыяҗын алгы планга куеп башкара, аның өчен, беренче чиратта, төп максат булып халыкка хезмәт...

Газиз халкын бөек һәм бердәм милләт итеп саклап калу өчен көрәшүчеләр арасында Фоат абый Галимуллин да бар. Үзе башкарган вазифалар кайсы гына өлкәгә карамасын - укытучымы, методистмы, галим, диктор, җәмәгать эшлеклесеме - ул беренче чиратта, халык ихтыяҗын алгы планга куеп башкара, аның өчен, беренче чиратта, төп максат булып халыкка хезмәт итү бурычы тора. Һәм санап киткән өлкәләрдә ул үзен һәрчак чын остаз, талант иясе итеп күрсәтте.
Мин элегрәк язылган бер мәкаләмдә Фоат Галимуллин нәселенең тарихы турында - муллалыкка фәрманы (указы) булган Галимулла бабасының, үзенең төп вазифасын башкара алмыйча, күмәк хуҗалыкка ат караучы итеп куелуын, әтисенең Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калуын, берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол калган Нурхәят апаның берьялгызы, ачлык, хәерчелек, ятимлек кебек золымнарны көч-хәл белән җиңә-җиңә, өч ир - малайны үстереп, олы тормыш юлына кертеп җибәрүе турында мәгълүмат биреп киткән идем. Күренекле галимебезнең авыр да, кызыклы да тормыш биографиясе күптән исбатлаган хакыйкатьне тагын бер кат раслый. Кеше никадәр олы тормыш юлына иртәрәк керә, аның кырыслыклары белән йөзгә-йөз очраша, ул шушы авырлыкларга ныграк каршы тора ала, яхшылыкның, изгелекнең кадерен дә күбрәк белә. Фоат белән дә нәкъ шулай була. Дәһшәтле елларны дөньяга килеп, үз әтисенең ярдәменә таяну түгел, хәтта күрү бәхетен дә татымаган ир балага чын шәхес булып җитлеккәнче шактый юллар үтәргә туры килә. 1952 елда Арпаяз башлангыч мәктәбен, аннан 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлаган яшүсмер, сугыш кыенлыклары, олы терәк - әтинең булмавы үзен сиздереп торса да, бер баскычтан икенчесенә күтәрелә-күтәрелә үрләр яулый башлый. Монда, әлбәттә, табигый талант, тырышлыкның да роле зур була. Озын буйлы, арык гәүдәле бу малайның мәктәптә уку елларында ук төрле яктан сәләте барлыгы күренә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсем апа үзе ач булса да, тавышы көр чыккан малайның матур итеп шигырьләр укуына игътибар итүе, Кукмара районында "Татарстан яшьләре"нең беренче фестивалендә җыр белән катнашкан яшь егетне район мәдәният бүлеге мөдире Сәет Сәгыйтевнең күреп алып, "синең урының мәдәният юлында" дип, аңа хәер-догасын бирүе, Арпаяз авылы клубында (бу тормышта яшүсмер Фоатның беренче мөстәкыйль эш урыны булган) мөдирлек вазифасын башкару, төрле фестивальләрдә катнашу, әзме-күпме үз исемен мәдәният әһелләренә ишеттерү аны Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә. Аны тәмамлап, "халык театры режиссеры" белгечлеге алган егет, Татарстан радиосына дикторлыкка конкурс­та катнашып җиңеп чыга. Камал Саттарова кебек тәҗрибәле диктор белән бергә эшләү, Габдулла Шамуков, Фуат Халиков, Мәрьям Арсланова, Айрат Арсланов, Ибраһим Гафуров кебек сәхнә һәм сүз осталарының матур, файдалы киңәшләрен ишетү бәхетенә ирешү, ниһаять, 1969 елда Мәскәү радиосында өч айлык стажировка үткәндә, беренче категорияле диктор Фоат Галимуллинга Юрий Левитан белән якыннан аралашу, аның киңәшләрен тыңлау һәм бу сирәк тавышлы талант иясенең үзенә карата хөрмәтен тою аның киләчәк тормышына, хезмәт юлына бәрәкәтле орлыкларын сала.
Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган Фоат Галимуллин 1974 елда әдәбият кафедра­сына укытучы булып эшкә алына. Аннан декан урынбасары вазифасы, аспирантура, филология фәннәре кандидаты исеме алу, факультет деканы, докторлык диссертациясе, кафедра мөдире...
1990 елда СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1994 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ике срок рәттән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты...
Еллар, юллар... Халык белән бергә олы гомер юлы үтелгән, халык өчен күпме җаваплы, кирәкле хезмәт башкарылган бу елларда. Олы галимебез - бүген дә алгы сафта, бүген дә - олы юбилеен бәйрәм итеп йөргән көннәрендә дә ул шәһәребезнең дәрәҗәле вузы булган Казан федераль университетының әйдәп баручы галимнәреннән санала. Күренекле галимнәр арасында иң күп дәреслекләр, методик кулланмалар төзегән Фоат Галимуллин җитәкчелегендә яңадан-яңа хезмәтләр басыла. Алар барысы да халык өчен, аның киләчәге булган яшь буын өчен файдалы, кирәкле. Ә бүген исә, без халыкның үз улы Фоат Галимулла улы Галимуллинны зур юбилее белән тәбрик итик, Аллаһтан аңа исәнлек-саулык, озын гомер, яшь буынны акыллы, милли, әхлакый яктан тотрыклы итеп тәрбияләвен дәвам итүен телик.
Әлфинур НӘҖИПОВА,
филология фәннәре кандидаты.
РЕДАКЦИЯДӘН. Ә.Нәҗипова искә алып узганча, Фоат Галимуллин һәрчак хәрәкәттә, эзләнүдә. Бу санда галимнең шундый эзләнү-тикшерүләр нәтиҗәсе буларак туган бер мәкаләсен тәкъдим итәбез.
ТОТКЫНЛЫК ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ГАМЕ
Егерменче-утызынчы елларда Гомәр Гали - әдәби хәрәкәтне оештыручыларның, аның үзәген тәшкил иткән каләм әһелләребезнең берсе. Ул Г.Сәгъ­ди, Г.Нигъ­мәти, Г.Толымбай, Һ.Такташ, Х.Туфан, Г.Кутуй, Ф.Кәрим кебек әдәбият галимнәре, тәнкыйть­челәр, язучылар белән аеруча дустанә мөнәсәбәттә яши. Күбесе белән гаилә дуслары да була. Күңеленә аеруча якын иткәне тел галиме Гыйбад Алпаров икәнлеге дә билгеле. Аларның иҗатлары хакында ул матбугатта да чыгышлар ясый. Аның Һ.Такташ, Г.Иб­раһимов, К.Тинчурин, Мансур Крыймов, Х.Туфан иҗатларына багышлап язган мәкаләләре, К.Нәҗми, Г.Нигъмәти белән берлектә язган "Ун ел эчендә татар әдәбияты" (1930), үзе генә язган "Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә" (1931) кебек хезмәтләре әдәбият тарихы һәм теориясе белән кызыксынучыларга яхшы мәгълүм. Ул аларда совет хакимиятенә һәм большевиклар идеологиясенә бөтен барлыгы белән бирелеп хезмәт иткән шәхес буларак күзаллана.
Әмма, Г. Ибраһимовның 1926 елда язылган "Тирән тамырлар" романындагы Җиһанша карт әйткәндәй, тора-бара "Сәвит үз баласын үзе ашый башлый". Г.Галине дә бу шаукымнан читтә калдырмыйлар. Ул, 1937 елда кулга алынып, ун ел буена тоткынлыкта интегә. Бары 1947 елда гына азат ителә. Әмма, кайтып ике ел торгач, 1949 елның җәендә иреге кабат чикләнә. Шул китүеннән бөтенләйгә туган ягыннан аерыла. Аны уналты сөргенче белән бергә Красноярск краеның Подпорожье авылына җибәрәләр. Барысы да бер баракта торырга тиеш була. Әмма татар кешесе, кая гына барса да, кешечә яшәргә, тормышын җайларга, йорт-җир әмәлләргә омтыла. Г. Гали дә, монда килү белән, үзенә кечкенә генә булса да өй салырга ниятли, аны 1950 елның 18 декабрендә тора башларлык хәлгә китерә. Салкын Себер урманнары уртасында җылы куыш оештырып чыгуы үзе бер батырлык була. Ләкин ул бу өендә нибары унбер ай гына торып кала. Хакимият аны бу уңайлылыктан да мәхрүм итә. 1951 елның 3 ноябрендә аңа Пороги дигән җиргә күчәргә тиешлеген әйтәләр. Ул, әлбәттә, моңа каршы торып та карый. Тик нихәл итәсең, 15 ноябрьдә аны мәҗбүриләп кара урман эченнән тагын да ераккарак - исеме дә булмаган бер урынга алып китәләр. Аннан Момотова дигән урынга күчерәләр. Монда килгәч, ул кабат өй салу хәстәренә керешә. Биредә өч елга якын торганлыгын, күңеленә якын итәрдәй бер кеше дә очратмавын көндәлегенә теркәп куя. Көтмәгәндә аны яңадан Подпорожье авылына кайтаралар. Ул шунда 1954 елның 6 июлендә вафат була.
Менә шушы хәлләр Г.Галинең 1937 елдан соң әдәбияттан тулысынча аерылуына китерә. 1947 елда Казанга кайткач та аңа әдәбият тирәсендә эш итү мөмкинлеге бирелми. Ул бер дәвалау учреждениесендә медстатист (исәп-хисап алып баручы) булып эшләп тамагын туйдыра. Шулай да, "Совет әдәбияты" журналының үзе югында чыккан төпләнмәләрен карап чыгуга ирешә. Шунда ул бу елларда әдәбиятыбызның бик нык фәкыйрьләнгәнен күрә. Чөнки Г.Ибраһимов. К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Х.Туфан, М.Җәлил исемнәре бөтенләй югалган. Алардан бушаган урыннарны алу нияте белән килгәннәрне ул бик йомшак дип таба. Бигрәк тә утызынчы елларда әдәбиятка "чакыру" белән килгәннәрдә талант чаткыларын күрми. Аның күңелендә болар турында дәлилләп язу нияте, һичшиксез, тугандыр дип уйларга кирәк. Ш.Камал иҗаты буенча Татарстан музее белән килешү төзүе дә аңарда яңадан әдәбиятка кайту теләгенең булуы турында сөйли. Әмма ул, күргәнебезчә, мондый мөмкинлектән тагын мәхрүм ителә.
Шулай да, әдәбият гаме белән яшәү аның даими халәте булып әверелгән икән. Тоткынлык шартларында да ул, беренче мөмкинлек булу белән, бу юнәлештә фикер йөртүен дәвам иттерә. Ә андый ихтыяҗ, бик сирәк кенә булса да, кулына әдәбиятка кагылышлы нинди дә булса берәр язма, мәкалә, китап килеп керү белән бәйле. Үзеннән-үзе аңлашыла, очраклы рәвештә генә юлыгылган, шулай әйтергә яраса, әлеге әдәбият кыйпыл­чык­лары татар әдәбиятының ул еллардагы торышы турында эзлекле, төгәл үлчәп фикер әйтү мөмкинлеген бирми. Шуңа күрә аның тарафыннан көндәлекләргә теркәп куелган фикерләр еш кына хакыйкый бәя булып бетми. Күңел халәте өчен генә булса да язгалап куярга туры килгәндә дә, аның үзе әдәби хәрәкәтне кулында тоткан утызынчы еллар стиле (өслүбе) кешесе булып кала бирүе күренә. Әдәби күренешләрне йә ак, йә кара дип бәяләү - аның өчен хәзер дә гадәти хәл. Тормыш күренеш­ләре күп төсләрдән торган кебек, әдәбиятның да төрле-төрле бизәкләрне тәшкил итүен күреп тору өчен, аңа сүз сәнгатенең эчендә кайнау җитми.
Әйтик, 1951 елның 5 декабрендә, СССР Конституциясе көнендә, күрәсең, сөргендәгеләргә дә шәхси вакыт бирелгән. Ул, кулына төшкән газеталарны карап утырганда, элеккеге дусты Кави Нәҗминең бер чыгышына тап була. К. Нәҗми Мәскәүдә тынычлыкны яклаучылар конференциясендә чыгыш ясаган, шул текстны үзәк газеталарның берсендә басып чыгарганнар икән. Ул әдәбиятка кагылышлы түгел, бәлки публицистик юнәлештәге чыгыш. Әмма шушы үтә дә таныш исемне күрү аңарда К.Нәҗмигә карата үз хөкемен кәгазьгә теркәп кую ихтыяҗын уята. "Ничек характеристика бирергә бу кешегә?" - дип язып куя да үзе үк шушы соравына җавап тезә башлый.
- "Культурасы, эрудициясе түбән. Әдәбият, фәлсәфә, тарих белән танышлыгы начар;
- Үз башыннан нинди дә булса олы мәсьәләләр күтәреп чыгып, шуның өчен яна торган кеше түгел;
- Куркак".
Аз да түгел, күп тә түгел, "белемсез, инициативасыз һәм куркак". Әлеге әйткәннәреннән шундый бәя килеп чыга. Каләмдәшләрен бәяләүдә "эрудициясез" дип әйтү аның бер гадәте булса кирәк. Көндәлекләренең бер урынында ул М. Гайнуллинга карата да шушы мөһерне сугып куя.
Дөрес, Г.Галине коллегаларының уңай якларын да күрми дип әйтеп булмый. Шул ук К.Нәҗмидә дә ул аларның барлыгын инкяр итеп бетерми. Алары менә болайрак икән:
- "Әдәби осталыгы, телгә байлыгы, стиль матурлыгы, образлы итеп яза белүе, вак детальләрне картиналы итеп күрә белүе бар;
- Гаять оста итеп, нечкә итеп пәрә (охшата) белүе бар".
Күрәбез, К.Нәҗмидә язучы өчен кирәк булган байтак, сыйфатлар бар икән ләбаса. "Эрудициясе түбән" диюе, ихтимал, утызынчы елларга туры да киләдер. Аның К.Нәҗмине шуннан бирле күргәне юк бит. Аннан соң К.Нәҗми нинди генә хәл-әхвәлләрдә булмады да, башыннан ниләр генә кичермәде?! Ул да шәхес культы чоры корбаны булды, тоткынлык университетларын үтте. Үз җилкәсенә нинди генә иҗтимагый, дәүләти йөкләр алмады, эрудицияне өр-яңадан сүтеп корырга мөмкинлек бирә торган мохитләрдә дә югалып калмады. Татар язучысы исеменә ихтирам тудыра торган гамәлләр кылды. Болар барысы да Г.Гали күз алдында булмады, шуңа күрә илленче еллар башы К.Нәҗминең күп кенә якларын, сыйфатларын ул белми. Бу гаеп тә түгел.
Әлбәттә инде, әлеге шартларда Г.Галинең менә болайрак уйлавы да табигый:
- Ни өчен ул үзе менә мондый хәлдә, ә менә К.Нәҗми башкалада ил күләмендә узучы тынычлыкны яклау конференциясе мөнбәренә күтәрелерлек дәрәҗәдә?
Ул бу сорауга мондый җавап таба: аның, ягъни К.Нәҗминең, әдәбияттан тыш та хезмәтләре бар. "Бу аны хәзергә чаклы сак­лап килгән һәм минем хәлгә калдырмаган сәбәпләрнең берсе, иң көчлесе", ди. Болай дигәндә, әлбәттә инде, К.Нәҗминең иҗтимагый-сәяси эшлекле булуы турында сүз барадыр дип уйларга кирәк. Әмма Г. Гали үзе дә төшеп калган кешеләрдән булмаган бит:
- "Безнең юл" журналында баш мөхәррир;
- Татарстан дәүләт китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире.
Бу гаять җаваплы урында (нәшриятта) ун ел эшләгән икән, димәк, Г.Гали шул дәвамлы вакытта әдәбияттагы сәясәтне билгеләүчеләрнең берсе булган дигән сүз. Ул чорда югарырак урыннарда утыручылар репрессиягә ешрак дучар булганнар да. Күрәсең, Г.Гали бу турыда да уйланган. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул К.Нәҗминең куркыныч елларда батып калмавын аның совет хакимиятенә җайлаша белүе белән аңлата. "Кеше - шартлар җимеше. Хәзерге татар совет әдәбиятында, әлбәттә, Кави Нәҗми һәм Әхмәт Ерикәй кебек кешеләр генә яши ала", - ди ул (Гали Г. Сөрген көндәлекләре // Татарстан. - 1995. - № 7-8. - Б. 51-58). Ике айдан соң (1952, 14 февраль) ул Кави Нәҗминең рус телендә "Язгы җилләр" романын укуын һәм аның бик яхшы тәэсир калдырганлыгын язып куя (Б. 54).
1952 елның 21 декабрендә язган көндәлегендә исә ул Сибгат Хәким шәхесе һәм иҗаты турында уйлана. Моңа сәбәп булып К. Нәҗминең "Литературная газета"да С.Хәким турындагы мәкаләсе сәбәп була. Мәкаләдә әйтелгән "С.Хәким - Г.Тукай стилен дәвам иттерүче" дигән фикер аның игътибарын җәлеп итә. Г.Гали болай ди: "Моны Г.Тукай һәм С.Хәким иҗаты белән таныш булмаган кеше генә әйтергә мөмкин. С.Хәким шагыйрьлек талантыннан, нәфис­лек зәвыгыннан мәхрүм шагыйрь түгел, аңарда болар бар. Бик җиңел, бик матур, бик оста, бик чынлыклы язылган шигырьләре күп аның. Ләкин тавышы рия (зәгыйфь, төрлечә аңларга урын калдыра торган - Ф.Г.), язуы кечкенә, колачы тар. Хисләре аның чынлыклы һәм саф. Ләкин ул олы тавышлар чыгара алмаган музыка коралы кебек. Аның җыр тавышы һаман тенор, әгәр бас ишетелә башласа, аның тавышы бозыла» (Б. 57). Мондый фикер дә С. Хәким иҗатын җитәрлек белмәүдән килеп чыга. Ул С.Хәкимнең фронт лирикасын, "Курск дугасы", "Бакчачылар", "Дала җыры" кебек поэмаларын белми, "Юксыну", "Фазыл чишмәсе" һ.б. җырларының халык күңеленә кереп урын алганлыгыннан да хәбәрдар булмавы мөмкин. Аңарда лиризм көчле, тавышы тенор диюе белән Г.Гали, әлбәттә, хаклы. Әмма С.Хәким әсәрләренә риялык хас дигән фикер белән һич тә килешәсе килми. Ә аңарда хаксыз әйтелгән фикерләр тагы да бар. Әйтик, ул М. Гайнуллин тарафыннан язылган "Татар әдәбияты" дәреслеге хакында фикер йөрткәндә дә сүзләрен бик үк уйлап бетермичә кәгазьгә сала. Башта ул "Гайнуллин, бу китапны төзеп, бер файдалы эш эшләгән", дип, әлеге хезмәткә уңай бәя бирә. Шуннан соң ризасызлыгын белдерүгә күчә. "Аның бу хезмәтенә тирән тәнкыйть белән карарлар. Авторның бөтен язмалары өчен характерлы як - эрудициясезлеге. Үзбашлы (самостоятельно) фикер йөртә белү юк. Тәнкыйть­че, марксизм эстетикасының төп положениеләрен белми, алар тирәсендә фикер йөртүдән курка. М.Гафури турындагы мәкаләсе бик йомшак. Ш.Камал турындагысы искиткеч буш, мәгънәсез» (Б. 51). Сүз М.Гайнуллинның 1947 елда Җ.Вәҗиева белән автордашлыкта язылган югары уку йортлары өчен дәрелек-хрестоматиясе турында бара. Чөнки Г. Гали бу фикерләрне 1950 елның 18 декабрендә Казачинск дигән җирдә чакта көндәлегенә язып куйган. М. Гайнуллинның "Татар әдәбияты" дәреслегенең ХХ йөзгә караган икенче кисәге әле 1954 елда гына басылып чыгачак.
Бу очракта Г.Гали уздырган карашлар белән бәхәсләшергә туры килә. Инде әйтелгәнчә, әлеге "Татар әдәбияты" китабы уку әсбабы итеп чыгарылган. Дәрес­лекләрдә нигездә гомум кабул ителгән фикерләр һәм карашлар бәян ителә, анда субъективлык өстенлек алмый. Чөнки, алай иткәндә, укучыларны бутарга, аптырашта калдырырга мөмкин. Икенчедән, дәреслекләрне тәнкыйтьчеләр төземи, бу эшне әдәбият белгечләре, галимнәр башкара. М.Х.Гайнуллинны эрудициясезлектә гаепләү - чиктән чыгу. Әдәбиятны объектив, фактик өйрәнүдә бу галимебез кадәр зур көч куйган кешене ул вакытта тагын табып кара син! М.Гайнуллин чын хәл-әхвәлләрне, әдәбиятка кагылышлы фактларны гадел чагылдырыр­га тырышты. Аның марксизм эстетикасы фонында җитәрлек эшләп бетермәве дә шуның белән аңлатыла. Ихтимал, бу нәрсә, ягъни сәяси мәсьәләләр тирәсендә артык төчеләнмәве аны хәтәр хәлләргә юлыгудан саклап та калгандыр. Г. Галинең менә шундыйрак өслүбтә язуы утызынчы елларда кешеләргә җиңел генә теге яки бу бәяне уйлап бетермичә тагып кую гамәленең бер чагылышы дип аңларга гына кирәк. Шунысы да гаҗәп, ул бу көндәлекләрне бастырып чыгаруга өмет тә итмәгәндер. Һәрхәлдә ул яшәгән илленче еллар башында аңа моны беркем дә рөхсәт итмәячәген ул яхшы белгән дияргә кирәк. Бу фикерләрен теркәп куйганда, әле генералиссимусның вафат булырына да өч ел бар. Г.Гали хәлендәге кешеләр өчен тоннельдәге яктылык гомумән дә булмаячак. Чөнки, Сталин үлгәч тә, әле шәхес культы фаш ителгәнче, сәясәттә нинди дә булса йомшару сизелмәде. Димәк, ул аларны үзе өчен генә язып куйган. Әмма шуңа карамастан ул үзенең марксизм эстетикасына уңай карашын сиздерми калмаган. Хакимиятләр тарафыннан нинди генә фаҗигаләр күрүгә дучар ителсә дә, аңарда утызынчы еллар идеологиясенә тугрылык саклануы бездә - яңа буын кешеләрендә гаҗәпләнүдән башка хис тудырмый. Һәрхәлдә бу нәрсәләргә битарафлык сакларга да мөмкин иде бит. Күрәсең, үз елларыбыздан гына торып, без алар буынын аңлап та бетерә алмыйбыздыр.
Әлеге көндәлекләрдә теркәп куелган уй-фикер кыйпылчык­ларыннан Г.Галинең ихлас әдәбиятчы булып калганлыгын да күрми мөмкин түгел. Монысы исә аңа карата соклану тойгылары уята. Менә бер генә мисал. 1953 елның февралендә Г.Гали кулына бер татарча шигырьләр җыентыгы килеп керә. Китаптан беренче һәм соңгы битләре ертып алынган булу сәбәпле, Г.Гали авторның кем булуын ачыклый алмый. Әмма шулай да Г. Гали, "язу рәвеше буенча", әлеге шигырьләр җыентыгы Маннурныкы булырга тиеш дип саный. Димәк, Г.Гали утызынчы елларда каләм тибрәтүчеләрнең стилен дә ныклап күзәткән булган. Чыннан да, бу китапта исемнәре аталган шигырьләр Шәйхи Маннурныкы: "Шофер һәм малае", "Моңа нинди исем табарга?", "Сибгат дуска", "Чәчәкләр һәм снарядлар", "Үләксә" һәм башкалар. Г. Гали, аларны гомуми бәяләп, болай ди: "Җыентык шагыйрьнең гаҗәп саф күңелле, йөрәге белән каләме арасында аерма булмавын күрсәтә. Шагыйрь татар телен, татар әдәбиятын, тарихын белә. Шагыйрь лирик хисләргә, шул хисләрне җанландырып күрсәтүче буяуларга, сүзләргә бай. Фикер тирәнлеге, осталык, гаделлек бергә җыелган. Бик аз гына Такташ тәэсире күренә, ләкин иярү түгел. Туфан тәэсире дә юк түгел («Кояш баешына»).
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыннары,
Хисләремнең якты язлары,
Җырларымның иң-иң матурлары
Сезгә булсын, татар кызлары!
Мондый юлларны тик Ш.Маннурның гына яза алуы мөмкин" (Б. 57-58).
Күргәнебезчә, ерак Себер урманнары уртасындагы рус авылларындагы сөргенлек шартларында да Гомәр Гали әдәбиятчы булып калган. Әмма аның карашларындагы утызынчы еллар әдәбият даирәсендәге кайбер билгеләрнең саклануына бу гына сәбәпче түгел. Язмыш тарафыннан илленче еллар уртасын узып яшәү насыйп ителгән очракта аның фикерләвендә дә үзгәрешләр тумый калмас иде. Монысы инде тәкъдиргә бәйле иде. Аны үзгәртү беребезнең кулыннан да килә торган эш түгел.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН.
12 февраль 2016 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев