Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ГОМЕРНЕҢ ТӘМЕН ТОЕП...

Дөньяда һәр эшеннән тәм табып, һәр көненнән мәгънә, яңалык, белем алырга тырышып яшәүче кешеләр була. Татарстанның халык артисты Хәлим ага Җәләлов әнә шундыйлардан. Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк басып, йөз дә бер төрле холык-фигыльле каһарманнарны тәм табып уйный башлавына 50 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Без әле бәләкәй...

Дөньяда һәр эшеннән тәм табып, һәр көненнән мәгънә, яңалык, белем алырга тырышып яшәүче кешеләр була. Татарстанның халык артисты Хәлим ага Җәләлов әнә шундыйлардан. Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк басып, йөз дә бер төрле холык-фигыльле каһарманнарны тәм табып уйный башлавына 50 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән.

Без әле бәләкәй чакта Хәлим абый зәңгәр экраннардан әкият укый иде. Татар халык әкиятләрен, Ф.Кәримнең "Җырчы Аю белән гармунчы Маймыл"ын... Шундый тәмле итеп, рәхәтләнеп сөйли иде ул аларны: йөзендәге һәрбер тамыры, күзләре, кашлары, борыны эшкә җигелә, әкиятче абый үзе бәян иткән маҗаралар дөньясында кинәнеп йөзә һәм безне дә шунда баш-аягыбыз белән алып кереп китә...

Аннары Хәлим абый шул ук зәңгәр экраннардан Минһаҗ маҗараларын сөйләп эчләрне катыра башлады. Ярапланга мич чыгарып, ярманнарның башына утлы кисәү ыргытып йөргәннәрен ул шулкадәр нечкәләп, ләззәтләнеп бәян итә иде - күзеңне аера алмыйча шул хикмәтләрне тыңлап утырасың. Ә "Зәңгәр шәл"дәге чувашны бер карагач, онытырлыкмы? Аның: "Их, җегетләр, җырның аның душасы булырга тиеш", - дип хисләнүләре!..

Балык Бистәсе районының татар дөньясына шактый талантлы шәхесләр биргән Олы Солтан авылында гади колхозчылар Бәдри белән Мәгъфүрә гаиләсендә 7 нче - төпчек бала булып дөньяга килә ул. Сугыш башланырга әле бер ел бар... Җиде малайны җиде егет итеп үстереп, яшәү тәмен тоеп яшисе дә яшисе бит гөрләтеп. Ләкин 1941 елның котылгысыз июне 7 малайны әтисез, Мәгъфүрә апаны тол калдыра. Әтиләре һәм олы абыйлары яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Хәер, ул чакта кемнең тормышы җиңел булды икән? Әниләре гап-гади авыл хатыны. Ләкин бик булдыклы һәм тере - сыерны да бетерми, колхоз эшен дә тартып бара, балалар ачлыкны сизми. Нинди генә авыр, юксыл еллар булмасын, Хәлим ага аларны гомеренең иң кадерле чоры итеп искә ала. Менә 1 нче сентябрь, беренче сыйныфка мәктәпкә барган чак. Әнисе бумазидан чалбар тектергән, галош алган, башта да яңа фуражка... Олы Солтан урта мәктәбе гөҗ итеп тора, балалар 2 сменада укый. Укытучылар үз фәннәрен җан-фәрман көч куеп укыталар, үзешчән сәнгать гөрли. Бу чорларда Олы Солтан мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан Равил Шәрәфи, Рауза Хәйретдинова, Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллин, Мидхәт Миншин кебек шәхесләрнең үсеп чыгуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Бер урында тик утыруны өнәп бетермәсә дә, шук Хәлим мәктәптә яратып укый. 1 нче сыйныфны бетергәндә бирелгән мактау кәгазен ул гомере буе иң кадерле бүләк итеп саклый. Мактау кәгазьләре алга таба да ел саен тапшырыла, ә мәктәпне егет көмеш медаль белән тәмам итә. Хәзер генә ул сыйныфның яртысы мәктәпне медаль белән бетерә, ә ул чакта медальне мәктәптән 10 елга берәү генә алып чыга.

Балачагында дөньяның ике рәхәтен туйганчы татый Хәлим: берсе уен булса, икенчесе уку була. Кичке уеннар авылның берничә урынында җыела, 13 яшендә үк абыйсы алып биргән тальян гармун белән Хәлим дә егет-кызларны аз биетми. Кышкы озын кичләрдә әнисе Мәгъфүрә янына үзе кебек толлар җыела - әтисе Бәдри агадан калган шәкерт дәфтәрләрендә бәет, шигырьләр төн уртасы җиткәнче укырлык. Әтидән калган дәфтәрләр тора-бара укырга алып торучылар кулында эзләрен җуйса да, җыр-шигырь, хикмәтле сүзне аерым дәфтәрләргә җыю "чире" Хәлимгә гомерлеккә йогып кала.

Авылдашы, үзеннән өлкәнрәк Равил Шәрәфиевне Мәскәүгә, артистлыкка укырга китеп барганда ат көтеп йөргән җиреннән озатып калган Хәлим икенче елга үзе дә шәһәр ягына юл тота. Тик Казанда театраль уку йортлары юк, авыл хуҗалыгы институтына барып керә егет. Читтән торып укый, Павлодарга барып чирәм җирләр күтәрешеп тә кайтырга өлгерә. "Татваленка"да эш авырлыктан зарланмый хезмәт тәмен белүче егет. Химкомбинат каршында бик көчле драмтүгәрәк эшли, анда йөрерлек тә көч кала.

Түгәрәкне мәһабәт төс-кыяфәтле Һидаят Солтанов җитәкли. Хәлимнең уенына, җитезлегенә карап-карап тора да: "Их, буең кечкенә, кыяфәтең дә юк инде, ләкин барыбер сине укытырга иде бит..." дип куя. 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, Хәлим ике уйлап тормый, авыл хуҗалыгы институтын, киез итек комбинатындагы 125 сум окладлы эшен ташлый да, имтиханнарны яхшы тапшырып, шунда барып та керә. 180 ләп гариза кабул ителгән булып, шулар арасыннан 18 кешене алалар. Данлыклы режиссер Шириаздан Сарымсаков курсы була бу. Габдулла Шәмуков, Хөсәен Уразиковлар укыта шәкертләрне. Училищены бетергәндә 18 кешенең 6 сы гына кала. Аларның өчесен бүгенге татар тамашачысы яхшы белә: Хәлим Җәләлов белән Наил Әюпов гомерләре буе Камал театры сәхнәсендә уйнаса, Наил Шәйхетдинов күчмә театрда (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр) иҗат итте.

Училищеда уку чорыннан ук театрда рольләр уйный башлый Хәлим. "Чаткылар"дагы Зимагур Тимергали, "Тормыш җыры"ндагы Каюм рольләре белән тамашачы күңеленә юл сала яшь актер. Ә аннары - "Диләфрүзгә дүрт кияү"дә Шәкүр, "Ат карагы"нда Сәйхун, "Без китәбез, сез каласыз" да Кыяметдин, "Назлы кияү"дә Рәшит, "Зифа"да Бикәмәт, "Зөләйха"да Гыймади, "Баскетболист"та Хәмзә... Гамлетлар, Булат, Хәлилләрне уйнатмыйлар дип үпкә саклап йөрми актер, нинди роль бирсәләр, шуны җиренә җиткезеп, һәр геройның үз нечкәлеген табып, сәхнәдәге һәр мизгеленең тәмен тоеп уйный, иҗат итә, яши. "Педагоглардан бик уңдым яшьлегемдә, режиссерлардан да уңдым", - дип саный Хәлим ага. П.Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, М.Сәлимҗановларның һәркайсы белән уртак тел табып, бәрәкәтле иҗат гомере кичерә.

Хәлим ага - гомере буе сүз тәмен тоеп, сүзгә табынып яшәгән шәхес. Кечкенәдән үк шигырь яратуы әтисеннән күчкән сыйфаттыр. Хәлим абыйның да үзе яратып укыган шигырьләрне, мәкальләрне, канатлы сүз, мәзәкләрне туплап бара торган дәфтәрләре әллә ничәү. Шигырь ярату - бер нәрсә, үзе тәвәккәлләп каләмгә тотынуы исә бөтенләй башка тарих. "Яшерен-батырын түгел, - дип искә ала актер үзе бу турыда, - 1984 елда мин хәмер белән араны кырт өздем. Шуннан соң кинәт минем буш вакытым барлыкка килде. Ә ул вакытны нәрсә беләндер тутырырга кирәк иде..." Бу турыда ул Туфан Миңнуллинга да сөйли. Ә Туфан ага әдәбиятка гашыйк артистка кыйммәтле киңәш бирә: "Яз, тәрҗемәгә тотын", - ди. "Тәрҗемә итәрмен анысы, ә басмасалар нишләрмен?" - ди Хәлим икеләнеп. "Басмасалар, 17 тиенлек стерженең әрәм булыр, аның каравы, буш вакытың калмас", - ди әдип. Шуннан китә инде. Башта Хәлим А.Вампиловның үзе яратып укыган 4 пьесасын тәрҗемә итә. Кешегә күрсәтү юк әле - тәрҗемә итә дә өстәл тартмасына салып куя. Хәлим абый гомере буе шагыйрьләр белән аралашып, кайнашып яши. Кадыйр Сибгатуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Рәшит Әхмәтҗан, Фаил Шәфигуллиннар - актерның җан дуслары, сердәшләре. Алар белән бергә үткән кадерле вакытлар үзәкләрне өзеп искә төшә, сагындыра хәзер. Шул дусларының берсе - Фаил Шәфигуллинга Хәлим, тәвәккәлләп, үзенең тәрҗемәләрен күрсәтә. Дустының каләмгә тотынуына ихлас шатланган Фаил тәрҗемәләрне ифрат ошатып, нәшриятка тапшырырга тәкъдим итә. Нәшриятта ул чакта бик тәҗрибәле Рәис Даутов мөхәррир булып утыра, аның җиңел кулыннан Хәлим Җәләловның беренче тәрҗемә җыентыгы басылып та чыга. Хезмәтенең күзгә күренүеннән рухланган автор инде каләмен бүтән куймый - дөнья классикасы әсәрләрен, Гоголь, Мольер, Островскийны тәрҗемә итә. Ч.Айтматовның "Ахырзаман" әсәре дә аның тәрҗемәсендә Камал сәхнәсендә куела.

Инде Хәлим абыйның буш вакыты калмый гына түгел, ә җитми дә башлый. Кичләрен актер балаларга телевидениедән әкият укый. Бервакыт шулай аның башына бер фикер килә: "Корчаңгы тай һәм Таз малай" әкиятен шигырьгә күчереп карасам ничек булыр икән? Уйлый икән, эшли инде ул аны. 15 көндә бу эшнең очына чыга да, Зөлфәт белән Мөдәррискә укып та күрсәтә. Дуслары җырлап торган әкиятне бик ошата һәм озак та үтми ул балалар матбугатында басылып чыга. Аннары соң - "Шәрә бүре", "Турай батыр", "Аю белән Төлке", "Пәриле күл буенда" шигъри әкиятләре языла һәм китап булып басылып чыга тора. Хәлим абыйның "Тылсымлы йозак", "Шәрә бүре", "Шомбай хәйләсе" кебек әкият-пьесалары Камал театрының кече сәхнәсендә куелып, уңыш белән барды. Гомере буе язса да, Язучылар берлегендә әгъза булып торса да, Хәлим Җәләлов үзен язучы яки шагыйрь дип санамый. "Зөлфәт, Мөдәррис, Рәшит Әхмәтҗан кебек шагыйрьләр булганда, мин ничек үземне шагыйрь дип әйтә алыйм?" - ди ул, бакыйлыкка иртәрәк күчкән җан дусларын сагынып. Хәлим Җәләлов ул - әдәбиятның эчендә кайнаучы бай рухлы чын артист. Искитмәле үткер зиһене аңа йөзләгән рольләрне генә түгел, әдипләребезнең күпсанлы әсәрләрен хәтеренә бикләп, тамашачыга җиткерергә мөмкинлек бирә.

Хәлим абыйның гомере буе күңеленә туплап барган әдәби, шигъри байлыклар янына соңгы елларда ислам дине хәзинәсеннән гыйлемнәр дә өстәлгән. "Болгар" мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлый ул. Ә дини белемгә юл төпчек угылның әнкәсенә булган көчле мәхәббәтеннән башлана. Әнисе кабере янында бик тә ясин укыйсы килә аның. Өйрәнә дә, укый да башлый. "Мәчеткә барган саен күңел нечкәреп, пакьләнеп кайтасың... Шуңа күрә өйлә намазын булса да мәчеттә укырга тырышам", - ди Хәлим абый. Коръән укуның тәмен, рәхәтен татуы белән дә бәхетле ул. "Бу яшькә җиткәч, кемгә дә мәчет ягына карарга кирәк", диюе белән мең кат хаклы артист абыебыз. Гомер иткән хатыны Флера ханымның да биш вакыт намазда булуы күңелен бик тә рәхәтләндерә аның. Флера ханым - Хәлим ага үзе укырга керергә хыялланып та кермичә калган филология факультетын тәмамлап, гомере буе сукырлар китапханәсендә тавыш яздыру студиясендә эшли. Бергәләп ике кыз - Дилбәр белән Миләүшәне үстерәләр, икесе дә финанс институтын тәмамлап, әби-бабайны Әмирхан, Арслан, Самат, Мансур исемле оныклары белән сөендергәннәр.

Хәлим Җәләлов - тормышта да сәхнәдәге геройлары кебек якты, аралашучан, шук кеше. Тик аннан ялгышып та һичберкем турында начар сүз, тозсыз мәзәк ишетмәссең. Аның җене сөймәгәне - бәндәләрдәге монафыйклык, икейөзлелек, нәфес, көнчелек сыйфатлары. Хәлим аганы бүген чордашлары, сәхнәдәшләре туры сүзле, үз эшенең, иҗатының кадерен-тәмен белеп яшәүче гадел һәм иҗтиһатлы кеше буларак сыйфатлыйлар икән, димәк, гомер заяга узмаган. Ул җил кебек кенә исеп үткән 75 елның 50 елы исә сәхнәдә - тамашачы йөрәгенә юл салып һәм әдәбиятта - каләмдәш дуслар әтрафында үткәнен дә истә тотсак, бу гомернең кыйммәте икеләтә артадыр.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев