Мәдәни җомга

ГОМЕРЛЕК МӘГАРИФ МИНИСТРЫ

1958 - 1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып эшләгән Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улына май аенда 90 яшь тулган булыр иде (1926 - 2006). Вафатына 10 ел үтсә дә, аны онытмыйлар, шушы көннәрдә Алабуга педагогика инс­титутында алтынчы мәртәбә Мәхмүтов укулары уздырылды. Анда М.И.Мәхмүтов музее ачылды. Бу укуларда Россиянең күп шәһәрләреннән, ЮНЕСКО...

1958 - 1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып эшләгән Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улына май аенда 90 яшь тулган булыр иде (1926 - 2006). Вафатына 10 ел үтсә дә, аны онытмыйлар, шушы көннәрдә Алабуга педагогика инс­титутында алтынчы мәртәбә Мәхмүтов укулары уздырылды. Анда М.И.Мәхмүтов музее ачылды. Бу укуларда Россиянең күп шәһәрләреннән, ЮНЕСКО вәкилләре - Америка, Канада, Австрия, Молдова, Белоруссия һәм башка илләрдән аның шәкертләре, педагог чордашлары катнашты. Казан шәһәренең мәгариф идарәсе аңа багышлап «Галим, педагог, остаз» исемле махсус журнал, укучылары «Киләчәккә омтылган мәгариф» исемле китап нәшер иткән. Зирәк акыллы М.Мәхмүтов - 9 фән докторы, 36 педагогика фәннәре кандидаты әзерләгән галим. Бүген шуларның берсе - педагогика фәннәре докторы, профессор Рәшит ИСЛАМШИНга сүз бирәбез.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы 1956 елны механизатор һәм техник белгечлеге алган Мирза Мәхмүтовка Татарстанга, МТС директоры булырга юллама бирә. Тик бу вакытта Мәхмүтовның кесәсендә инде гарәп теле буенча тәрҗемәче-референт һәм инглиз теле буенча тәрҗемәче квалификациясе биргән чит ил телләренең хәрби институты дипломы булу сәбәпле, аны университетта гарәп телен укытырга үгетлиләр. 1958 елда мәгариф министры Әминә Вәлиуллинаны эшеннән алгач, 32 яшьлек Мирза Мәхмүтов мәгариф министры итеп билгеләнә һәм 18 ел буе Мәгариф министрлыгын җитәкли.
Мирза Мәхмүтов - көнчыгышны өйрәнү белгече, СССРның педагогика фәннәре академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, профессор. Көнчыгыш телләр лексикологиясе өлкәсендәге хезмәтләре белән танылган, гомуми белем һәм профессиональ мәктәптә проблемалы укыту теориясен һәм практикасын эшкәртүче галим. Аның «Хәзерге дәрес» (М.,1985) дигән монографиясе Н.Крупская исемендәге премиягә лаек була, 500 дән артык фәнни хезмәте дөнья күрә. ЮНЕСКОда 13 ел буена дөньяда укый-яза белмәүне бетерү буенча халыкара комитет әгъзасы, эксперт булып тора. 1996 елда фән өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты була. Ул Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Октябрь Революциясе орденнары, шулай ук төрле медальләр белән бүләкләнә. Аның исеме «Россиянең таныклы кешеләре» дигән энциклопедиягә керә һәм 2005 елны М.И. Мәхмүтов Россия буенча «Ел кешесе» булып таныла. Аның фәнни хезмәтләре испан, кытай, немец, эстон, үзбәк һәм башка телләрдә басылып чыга. 2003 елда Казан дәүләт педагогика университетында «М.И.Мәхмүтов иҗатында проблемалы укыту» дигән темага диссертация яклана.
Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев М.И. Мәхмүтовны, безнең институтның юбилеенда, юкка гына «гомерлек мәгариф министры» дип әйтмәгәндер. Кызганыч, бүгенге көндә яшь укытучылар Мәхмүтов турында, аның хезмәтләре турында белмиләр диярлек. Бу хәл республикада мәгариф системасы чәчәк аткан вакытларны сагынып искә төшерүнең бер сәбәбе түгелме икән?
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов үзенең хезмәтләрендә тәрбия проблемаларына, аеруча тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге күчүчәнлеккә (преемственность) зур игътибар бирә. Белем бирү төшенчәсе 2013 елдагы 273 нче федераль закон («РФ дә Мәгариф турында») әлеге тәрбия турындагы проблеманың актуаль булуын раслый, белем бирүне «тәрбия һәм белем бирү процессы ул бердәм максатчан процесс» дип бәяли.
Мирза әфәнде «Кайда тәрбия алдыгыз?» дигән сорауга болай җавап бирә: «…Әхлакый тәрбия әниемнән, социаль тәрбия күрше-күлән, дус ишләрдән, халык­тан… Унике ел армиядә хезмәт итү күпне өйрәтте, 18 ел Мәгариф министрлыгында җитәкче булып йөрдем, күпме үрнәк булырдай кеше очраттым! Союзда бердәнбер һөнәри фәнни-тикшеренү институты оештырып, шунда 17 ел директор булдым, күпме галим-голәма арасында әвәрә килдем! 1992 елны тагын бер яңа тип уку йорты - Татар-Америка институты оештырып җибәрдем. Үзем өчен болар барысы да зур тормыш мәктәбе булды; яшәеш, тормыш юлларында күпме әдәп­ле, тыйнак акыл ияләрен очраттым! Алардан үрнәк алырга тырыштым, уку йортлары, укытучылар, мөгаллимнәр һәм туктаусыз китап уку күп нәрсә бирде».
Мирза Исмәгыйль улы хатыны Балкис Зәйнетдин кызы белән 1952 елны өйләнешеп, 37 ел бергә тора. Балкис ханым А.Герцен исемендәге педагогика университетын тәмамлап, Мәскәүдә МГБда тәрҗемәче булып эшли. Казан дәүләт университетында чит телләр укытучысы, абруйлы өлкән укытучы булган. Кызганычка, ул 1989 елны 65 яшендә вафат була. Балалары - Ләйлә белән Искәндәр. Ләйлә Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап аспирантурада укыганда, Америкадан килгән аспирантка кияүгә чыга, хәзер алар Америкада яшиләр. Ләйләгә инде быел 62 яшь тула. 54 яшьлек Искәндәр Казан дәүләт университетын тәмамлый, авыру сәбәпле, бүгенге көндә пенсиядә.
М.Мәхмүтов әйтүе буенча, аны ике тапкыр «гаеплиләр». Беренчесе, хәзер инде гадәти хәлгә әйләнгән, ә ул вакытта сирәк була торган күренеш - кызының Америкага китүе була. Икенчесе - «кодрәтле рус теле турында чаң суккан вакытта». Арчада татар мәктәбендә укучы балаларның ата-аналары өлкән классларны русча укытуга күчерүне таләп итеп Мәскәүгә, партия Үзәк Комитетына «Министр Мәхмүтов балаларны русча укытудан тыйды», дип 5-6 телеграмма җибәрә. Мирза Мәхмүтовны Мәскәүдә бөтен дөнья теле булачак рус теленең ролен түбәнсетүдә «гаеплиләр». (Хәзер инде рус теленең түгел, ә бәлки инглиз теленең бөтен дөнья теленә әверелүен күрәбез).
М.Мәхмүтов укытучыларның белемен арттыру өчен бик күп эшли. Дәрес, аны оештыру һәм үткәрү проблемаларын күтәрә. Бу проблемалар бик күп фәнни хезмәтләрендә чагылыш таба. 1985 елда Мәскәүдә аның «Хәзерге дәрес» исемле монографиясе иң яхшы фәнни хезмәт булуы белән таныла. Мәхмүтовның әлеге монографиясе бөтен Россия укытучыларының кулланма китабы саналды. Шулай итеп, Татарстан, М.И. Мәхмүтов вакытында, яңа мәгариф үзәгенә әйләнде.
М.И. Мәхмүтов Казанда педагогика фәннәре академиясенең профессиональ-техник педагогика институтын (фәнни-тикшеренү институты) оештырып, аның директоры булган вакытында, профтехучилищелар проблемасын күтәреп чыга. «ПТУның бурычы - чын эшче әзерләү» ди ул. Профтехучилищеда укыган үсмерләрнең эш күнекмәләре дә, тәрбия яклары да бик йомшак, җаваплылык хисе юк, шуңа күрә ПТУны тәмамлаучыларны эшкә бик теләп алмыйлар. Аларның хәзерлек сыйфаты күп яктан мәктәпләргә бәйле: мәктәпләр ПТУларга белемнәре түбән булган, укырга теләмәгән укучылар җибәрә. Балаларга бәйле булмаган сәбәпләрне күрсәтеп (ПТУлар өчен гомуми белем фәннәре буенча программаларның булмавы, мәктәп программаларында иске материалларның күп булуы, уку дәреслекләре һәм өйрәнелә торган профессиянең бәйләнештә булмавы һәм башкалар) Мирза Исмәгыйль улы 1990 елны «Социалистик Татарстан» газетасында «Заводка кем килер?» исемле мәкалә белән чыгыш ясый. Ниһаять, мәгариф турындагы яңа законда бу проблемаларның чишелеш юллары күрсәтелә.
М.И. Мәхмүтов шул ук вакытта укытучыларның һәм укучыларның белемен күтәрү өчен дә күп эшләр башкара. Аның җитәкчелегендә «Русча-татарча мәктәп сүзлеге», «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге», «Рус булмаган укучылар өчен рус теленең аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде. Сүзлекләрнең кайберләре икенче басма белән басылган иде.
Көнчыгышны өйрәнүче белгеч буларак, Мирза әфәнде, «Ислам дөньясы» исемле фундаменталь хезмәтендә көнчыгыш илләр турында сөйли, аларның мәдәнияте, сәясәте, мәгърифәте белән таныштыра. М.Мәхмүтовның әлеге хезмәтендә гарәп илләрендә укыту системалары турында күп материал тупланган.
1997 елны Мәскәүдә илдәге бөтен татар мәктәпләре өчен М.Мәхмүтовның Ислам буенча «Мөхәммәд пәйгамбәр» исемле, уку китабы чыга. Көнчыгышта - уку йортларында һәр укучы төпле дини тәрбия алганлыкны искә төшереп, Мирза әфәнде Россия мәктәбендә укучылар дөнья диннәре турында, ул диннәрнең мәдәнияте турында белергә тиешләр дигән фикерне әйтә. 2012-2013 елны мәктәп уку планнарына яңа уку предметы - «Дин мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре» кертелә. Бүген исә аны тирәнәйтү һәм киңәйтү турында сүз бара.
.Мирза Мәхмүтов гаиләсе белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: