Мәдәни җомга

ГАТАУЛЛА ХӘЗРӘТ ВАСЫЯТЕ

Россиядә татар телендә көндәлек матбугат нигезләү өчен көрәш озак бара. Татар һәм рус зыялыларының патша галиҗәнапларына татарча газета-журнал нәшер итү турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләре уңышсыз тәмамлана. Беренче басманы чыгару рус революциясе чорында гына мөмкин була. 1905 елның 2 сентябрендә Петербургта "Нур" иҗтимагый-сәяси газетасының беренче саны дөнья күрә. Шушы истәлекле вакыйгага 110...

Россиядә татар телендә көндәлек матбугат нигезләү өчен көрәш озак бара. Татар һәм рус зыялыларының патша галиҗәнапларына татарча газета-журнал нәшер итү турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләре уңышсыз тәмамлана. Беренче басманы чыгару рус революциясе чорында гына мөмкин була. 1905 елның 2 сентябрендә Петербургта "Нур" иҗтимагый-сәяси газетасының беренче саны дөнья күрә. Шушы истәлекле вакыйгага 110 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли музеенда төбәкне өйрәнүчеләр клубының утырышы узды. КФУ профессоры, татар журналистикасы һәм гаммәви коммуникацияләр бүлеге мөдире Васил Гарифуллин, Н.Лобачевский исемендәге гомум белем бирү мәктәбе лицей-интернаты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Фәнис Мөхәммәтшин чыгышларында "Нур" газетасына нигез салган язучы, тәрҗемәче, дәүләт эшлеклесе, талантлы журналист, дин галиме, нәшир Гатаулла Баязитов шәхесенә зур игътибар бирелде.
"Нур" газетасының дөнья күрүе төньяк башкалада гомер итүче татарлар гына түгел, Россия биләмәләрендә сибелеп яшәүче барлык төрки халыклар, аеруча зыялылар өчен шатлыклы вакыйга була.
Гатаулла әфәнде Рязань губернасының Касыйм өязе Төмәнсу авылында мулла гаиләсендә туып-үсә. Малай, башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә алгач, укуын Касыйм шәһәреннән ерак булмаган Чүтәй авылындагы Байморат мәдрәсәсендә дәвам итә. Аннары әтисе егетне югары дини белем бирелә торган Кышкар мәдрәсәсенә (хәзерге Арча районы) озата. Гатаулла анда әлләни озак укымаса да, уку йорты аның дөньяга карашы формалашуда гаять әһәмиятле бер баскыч була. Биредән Чүтәй авылына кайтып, мәдрәсәдә мантыйк һәм фәлсәфә укыта. Тиздән Санкт-Петербургта яшәүче Касыйм татарлары аны шәһәрнең икенче мәхәлләсенә имам итеп чакыра. 1871 елда Гатаулла Баязитов башкалага күчеп килә. Бу вакытта шәһәрдә, рәсми рәвештә өч мөселман мәхәлләсе исәпләнсә дә, бер генә мәчет тә булмый, җомга һәм бәйрәм намазлары вакытлыча файдалану өчен махсус алып торылган гыйбадәтханәләрдә үткәрелә.
Гатаулла Баязитов башкаланың җәмәгать тормышына шундук кушылып китә: рус телен өйрәнә, зыялылар белән аралаша. Аңа тиздән хәрби ахун вазифасын да йөклиләр. Чөнки Петербург гарнизоны гвардиясе гаскәрләрендә, кырымтатар эскадронында һәм Балтыйк флоты корабльләрендә мөселман халыклары вәкилләре дә хезмәт итә. Шуңа күрә аларда гвардия мәзине, мулласы, яки ахун кебек дин әһеле штаты да каралган була. Сайлап куела торган вазифага нәкъ менә Гатаулла хәзрәтне күрсәтүләре аның Петербург мөселманнары арасында абруе зур булуы турында да сөйли.
Гатаулла хәзрәт, төрки телләрдән тыш, Европа халыклары телләрен дә белгән, гарәпчә, фарсыча, русча, татарча иркен аралашкан һәм язган.
Дин белгече, педагог бер үк вакытта Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче дә булып эшли. Азия департаментындагы Көнчыгыш телләрнең уку бүлегендә төрки телләрне укыта, төрле белем бирү йортларында, шул исәптән, император галиҗәнапларының бик тә дәрәҗәле уку йортында, Ислам дине нигезләре буенча дәресләр алып бара. Гатаулла әфәндене империя хакимиятенең югары даирәсендә дә әйбәт беләләр, ул Россиянең Министрлар Советы рәисе П.Столыпин белән шәхсән таныш була.
Гатаулла хәзрәт Баязитов, галим буларак, Ислам дине буенча дәреслекләр дә яза. Әйтик, ул уку әсбаплары язу буенча тәҗрибәне берләштереп, "Татар теле морфологиясе һәм синтаксисы"н төзи, Польшада, Көнбатыш Европада, Белоруссиядә һәм башка мәмләкәтләрдә яшәгән татарлар соравы буенча, кирил алфавитында «Иман и ибадэт» (Иман һәм гыйбадәт) китабын яза.
Дин галименең ислам тәгълиматына багышланган берничә җитди китабы билгеле. Гатаулла Баязитов үзенең хезмәтләрендә ислам диненең асылын төшендерергә тырыша, җәмгыятьтә аңа карата формалашкан ялгыш фикерләргә каршы көрәшә. Әйтик, аның "Ислам һәм фән" дигән китабы Россиядә һәм чит илләрдә зур кызыксыну уята. Ул бу хезмәттә Эрнест Ренан дигән француз тарихчысы һәм язучысы белән бәхәскә керә, аның ислам дине һәм фән бер-берсе белән яраклаша алмый, дигән фикеренә каршы килеп, исламны җитди фәнни методологиягә нигезләнмичә тикшерүне тәнкыйтьли. Хәзрәт ислам тәгълиматының фән үсешенә, алгарышка каршы булмавын, ә бәлки аны өйрәнергә, үстерергә өндәвен белдерә.
Галимнең "Ислам һәм прог­ресс" китабы әлеге теманың дәвамы кебек. Анда Ислам диненең дөнья күләмендә әһәмиятле урыны турында дәлилләнә. Бу елларда татар галимнәре, гадәттә, гарәп телендә генә яза һәм аларның хезмәтләрен Россиядә яшәүче төрки халыклар гына укый ала торган була. Шуңа да Гатаулла Баязитовның рус телендә дә дөнья күргән китаплары Россия күләмендә зур кызыксыну уята, илдә яшәүче рус телле мөселманнарга һәм, гомумән, халыкка ислам дине асылы турында дөрес фикерләү мөмкинлеге тудыра. Соңрак бу китаплар төрек һәм француз телләренә дә тәрҗемә ителеп дөнья күрә. Урыс һәм француз телендә ислам турында дәреслекләр чыгу исә башка милләтләрнең дә ислам дине белән таныша алу мөмкинлеген бирә. Гатаулла Баязитовның хезмәтләре ул вакытта күпләр тарафыннан ачыш буларак кабул ителә.
Гатаулла Баязитов талантлы публицист та. Петербургта чыга торган "Сын Отечества", "Санкт-Петербургские ведомости", "Казанские ведомости" газеталарында басылган мәкаләләре киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Әйтик, «О мусульман­ских школах и медресе в России» дигән язма шундыйлардан. Дин әһеленең «Исламның фәнгә һәм башка диндәгеләргә мөнәсәбәте» дигән күләмле хезмәте аңа аеруча танылу алып килә. Анда Г. Баязитов исламда төп принципларының берсе - башка дин вәкилләренә карата ихтирам итү мөнәсәбәте корып яшәү икәнлеген дәлилли, мөселманнарның рухи халәтен татар җәмгыятенең эчке ихтыяҗларыннан, шулай ук Россиядә барган вакыйгалардан чыгып бәяли.
Галим, җәмәгать эшлеклесе, дәүләт хезмәтендә торган кеше буларак, илдәге вәзгыятьне, эчке сәясәттә үзгәрешләрнең котылгысыз булуын бик яхшы аңлый һәм милли матбугат органы булдыруда бәхетен сынап карарга ниятли. Ул 1880 елларда, татар һәм рус телләрендә «Һәфтә» («Атна») газетасы чыгарырга рөхсәт сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итә. Әмма аның үтенече кире кагыла. Галим шуннан соң да газеталар чыгарырга омтылыш ясый, әмма бу үтенечләренә дә уңай җавап булмый. Гатаулла хәзрәткә 1905 елда гына «Нур» газетасын гамәлгә куярга насыйп була.
Гатаулла Баязитов 1881 елда ук Санкт-Петербургта мәчет салырга рөхсәт сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда хөкүмәт тарафыннан расланган мәчетне төзү өчен махсус иганә җыю комитетын җитәкләү дә хәзрәткә йөкләнә. Әмма 1910 елда гына Петербург җәмигъ мәчете нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салу мөмкин була.
Бибигазизә һәм Гатаулла Баязитовлар гаиләсенә авыр кайгылар кичерергә туры килә, төрле елларда өч уллары бу дөньядан үтә. Хәзрәт җәмәгате Бибигазизәнең 55 яшендә вафат булуын да авыр кичерә, аннан соңгы тормышы төрле авырулардан җәфаланып уза. Галимнең 1911 елның апрель аенда, 65 яшендә гомере өзелә. Россия, Бохара әмирлеге һәм Иран дәүләте медальләре һәм орденнары иясе булган хәзрәтне соңгы юлга хөрмәтләп озаталар. Бу вакытта шәһәр башлыгы фәрманы буенча биш минутка җәмәгать транспорты туктап тора, завод гудоклары кычкырта. Гатаулла Баязитов Санкт-Петербургның татар зиратында җәмәгате һәм балалары янына җирләнә. Әмма аның кабере сакланмаган.
"Гатаулла Баязитовның "Нур" газетасының 1911 ел 15 апрелендәге санында басылган мәкаләсе татар халкына васыять кебек яңгырый" , - дип белдерде галим Фәнис Мөхәммәтшин. Анда мондый юллар бар: " Без, Русия татарлары өчен, үзара улан ихтиляфларны (ызгышларны) ташлап, тәрәккый эшләре илә улынырга кирәк".
"Нур" газетасы хәзрәтнең улы - Петербург университетын тәмамлаган, соңрак Оренбург мөселман Диния нәзарәте мөфтие, Петроград мәчете имамы булган, халык арасында тирән белемле, акыллы булуы белән танылган Мөхәммәтсафа Баязитов мөхәррирлегендә чыга башлый. 1914 елда басманың эшчәнлеге туктала. Мөхәммәтсафа хәзрәт үзе 1937 елда репрессияләр корбаны була.
Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: