Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ГАРМУНЧЫЛАР ПАТШАСЫ

Милли җыр һәм биюләргә җан өреп, аларны тамашачы белән тоташтыручы Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның иҗатын белмәгән һәм талантлы улы белән горурланмаган кеше сирәктер. Рәшит Шәкүр улының җыр һәм бию ансамбленә керткән хезмәтен бәһаләп бетергесез. Хәзерге вакытта да ансамбльнең бөтен сакланган репертуарында, программаларында Рәшитнең кулы, йөрәге, талантының егәрлеге бар. Рәшит...

Милли җыр һәм биюләргә җан өреп, аларны тамашачы белән тоташтыручы Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның иҗатын белмәгән һәм талантлы улы белән горурланмаган кеше сирәктер.
Рәшит Шәкүр улының җыр һәм бию ансамбленә керткән хезмәтен бәһаләп бетергесез. Хәзерге вакытта да ансамбльнең бөтен сакланган репертуарында, программаларында Рәшитнең кулы, йөрәге, талантының егәрлеге бар. Рәшит ансамбльнең тоткасы яки умырткасы дияргә кирәк. Программаның холкы, темпы, төсмерләре, яңгырашының нинди булуы да - оркестрдан һәм аның җитәкчесенең сәләтеннән тора. Ул татар көйләрен генә түгел, теләсә кайсы халык музыкасын бөтен аһәңе, нечкәлеге, балкышы белән башкара ала. Аның өчен кайчак көйне бер тыңлау да җитә. Р.Мостафин эшкәртүендә татар халык көйләре бөтенләй көтелмәгән бизәкләргә, төсләргә байый. Ә үзе язган көйләр исә халыкчанлыгы, кабатланмас булулары белән сокландыра.
Республикада ошбу үрнәктә күпме коллектив тууы да Р.Мостафин җитәкчелегендәге ансамбль оркестрының алдан маяк итеп әйдәп баручы коллектив булуын күрсәтә.
Татарстанның халык артисты Рәшит Шәкүр улы Мостафин 1946 елның 6 гыйнварында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе - Шәкүр репрессияләнеп кулга алынганда, Рәшит бер яшь тә җиде айлык була. Ул әнисе Бәдерниса кулына кала. Малайны әнисенең туган авылы - Балтач районының Сасна авылына кайтарып куялар. Монда яшел чирәм, саф һава, шагыйрь әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Аңа "улым", "балам" диләр, "җаным", "матурым" кебек сүзләр дә ишетелә...
Габдулла Тукайның әнисен гүргә иңдергән бу туфрак татар халкының язмышына тагын бер сәхифә өсти, ул Рәшит Мостафинга тел ачкычы бирә, моң тулы серле чишмәләре музыкант булып формалаштыруына уңай йогынты ясый.
Кечкенә Рәшит чын авыл малаена әйләнә, Исмәгыйль һәм Фидаил абыйларыннан гармунда уйнарга өйрәнә. Укырга вакыт җиткәч, Рәшитне әнисе Казанга алып кайта. Ике яше дә тулмаган чакта "Әтисе хәсрәтеннән ераграк булсын" дип авылга җибәрелгән сабый, башкалага гармунчы Рәшит булып кайта һәм әнисе, улының сәләтен тагын да үстерү өчен, мөмкинлеге күбрәк булган ике рәтле гармун (хромка) алып бирә.
Алда - музыка мәктәбе. Баян. Ноталар... Катлаулы профессиональ музыканың серенә төшенү баянчы-укытучы Миңҗамал Мазунова классында башлана.
Рәшит музыка мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм 1959 елда Казан музыка училищесына укырга керергә омтыла, ләкин аны кабул итмиләр. Бер ел әзерләнә, барыбер үзенекен итә: 1960 елда училищега укырга керә, әмма бер елдан соң "Сәләтсез" дигән сылтау белән аны чыгаралар. Бәлки әтисенең кара шәүләсе сәбәп булгандыр...
Р.Мостафин Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренә юл тота, музыка училищесына укырга керә. "Сәләтсез" дип мөһер сугучыларны оялтырлык итеп янә Казанга юнәлә. Бу - Рәшитнең башкалага икенче "сәфәре", Сасна авылыннан ул гармунчы Рәшит булып кайтса, Ижау шәһәреннән баянчы Рәшит Мостафин булып кайта һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Марс Макаров, Нәсих Вилданов, Илдар Җаббаровлар янына дүртенче баянчы булып эшкә урнаша.
Ирексездән, элекке бер вакыйга искә төшә: кайчандыр сөекле композиторыбыз С.Сәйдәшевне "профнепригодный" дип эштән чыгаралар. Ә хәзер ул, Казан шәһәренең иң уртасында, Тукай янәшәсендә, һәйкәл булып тора...
Ул елларда Рәшит, армиядә хезмәт итәргә теләк белдереп, ДОСААФның Казан аэроклубына барып кергән. Очучылыкка укып, запастагы офицер буларак, Краснодар өлкәсендәге Ейск шәһәренә китеп барган. Зур-зур самолетларда очкан.
1968 елда Рәшит Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кабат баянчы булып кайта. Ул вакытта ансамбльне композитор А.Ключарев җитәкли. Мәскәүдә узачак бер юбилейны сылтау итеп булса кирәк, Александр Сергеевич Мәдәният министрлыгыннан ансамбльгә 16 кешелек оркестр штаты өчен рөхсәт ала. Рәшитнең үзе әйтүенчә, ул заманда Идел төбәгендәге милли оркестрларда думбра, баян, балалайка өстенлек итәргә тиешлеге турында күрсәтмә була. А.Ключарев исә оркестрга скрипка, флейта, кларнет кертә. Ул үзе - атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевка да аккомпаниатор булган музыкант. Ә Фәйзи Биккинин, Гали Җәмлиханов кебек мәшһүрләргә аккомпаниатор булу бәхете инде Рәшиткә насыйп була. Ф.Биккинин вафатыннан соң аның атаклы гармунын сатып алып кына калмый Рәшит, ә бәлки, халкыбызның бу тиңсез талантлары моңын сүндермичә ялгап алып та китә. А.Ключаревның милли оркестр турындагы зур хыялын да ул күңеленә сеңдереп кала, шушы эшкә йөрәк көчен сала.
50 елдан артык ансамбльдә эшләү - ул яңа сынаулар да, яңа табышлар да, осталык үрләренә менү баскычлары һәм тормыш университеты да. Бу чорда ансамбльдә бик күп җитәкчеләр алышынды. Рәшитне төрле урыннарга эшкә чакырсалар да, ул ансамбльдә калды. Юк-бар хезмәт хакына сәнгатькә хезмәт итте. Гастрольләр вакытында тимер юл вагоннарында яшәп көн күрде, әмма ансамбльгә барыбер тугры калды. Ш.Әхмәтҗанов, Н.Василова, М.Зәкиева кебек җырчылар, В.Гәрәева, Р.Гарипова һ.б. җитәкчеләр белән бергәләп, алар төрле кыен хәлләрдә дә ансамбльне саклый алды, әле дә алар җитәкчеләр белән бергәләп ансамбльгә яңа сулыш өреп яшиләр.
Белүебезчә, ансамбльнең үз оркестрын 1960-1961 елларда - Җ.Айдаров җитәкчелек иткән чорда - Кытайга бару өчен оештыралар. 1968 елда янә оркестр төзеп, аны А. Ключарев Мәскәүгә алып бара... Соңрак, югары музыкаль белем алгач, җиң сызганып, бу эшкә Рәшит тотына. Ул үзе, оркестрның туган елы дип 1972 елны саный. Ә 1996 елда, ниһаять, оркестр тулы составы белән Франциягә бара. Оркестрга белемле, талантлы музыкантлар туплана.
Бүген исә ансамбльнең кимендә 16 музыканттан торган оркестры дөнья классикасыннан теләсә кайсы көйне уйный, теләсә кайсы халык көен үз аһәңендә яңгырата ала. 14 төрле уен коралында уйнаучы Рәшит Мостафин, үз оркес­т­рындагы һәр музыкант берничә уен коралында уйный алырга, ким дигәндә ике-өч инструментны үзләштерергә тиеш, дип саный.
Р.Мостафин - республиканың әйдәп баручы баянчы-башкаручысы да. Югары һөнәрмәндлек, иҗат фантазиясе һәм башкару үзенчәлегенең чикләнмәгән импровизациягә ия булуы, зур тәҗрибә белән сугарылган табигый музыкальлеге - Р.Мостафинга халык музыкасын иң яхшы башкаручыларның берсе булырга ярдәм итте. Аны композитор һәм аранжировщик буларак та беләбез. Ул язган көйләр халыкчанлыгы, кабатланмас булуы белән сокландыра. Рәшитнең табигать тарафыннан бирелгән талантын үстерүгә аның укытучылары - бөек музыкантлар, композиторлар һәм дирижерлар булышты. Күп еллар буена ул Җ.Айдаров, Җ.Котдусов, Х.Фазлуллин, З.Хәбибуллин, Ф.Әхмәтов, Г.Ротт, И.Шакировлар белән тыгыз элемтәдә булды. Р.Мостафинның музыкант булып җитлегүенә композитор А. Ключарев аеруча зур йогынты ясады. Ул аңардан композиция һәм оркестровканы өйрәнде. А.Ключарев Р.Мостафинда үзенең фикердәшен һәм дәвамчысын күрде. Ансамбльнең үз оркестрын булдыру Александр Сергеевичның иң зур хыялы була һәм остазының хыялын Мостафин тормышка ашыра алды. Ул татар көйләрен генә түгел, башка халыклар музыкасын да башкарырга сәләтле оркестр барлыкка китерде. Мәсәлән: татар, мари, башкорт, чуваш, әзәрбәйҗан, үзбәк, каракалпак, кыргыз, казах һәм башка халыклар фольклоры нигезендә эшләнгән "Төрки дөнья" программасында да оркестрның роле гаять зур. Әйтергә кирәк, башка халыкларның көен оркестр музыкантлары шул милләтнең үз уен коралында башкара. Бу музыка оркестр өчен Р. Мостафин тарафыннан искиткеч камил эшләнгән. Аңа инструментларның һәм аранжировкаларның теге яки бу халыкка гына хас яңгырашын бирүдә югары профессиональлек һәм оригинальлек хас.
Оркестр составы тулыландырыла бара - анда осталык һәм белем буенча да югары әзерлекле музыкантлар эшли. Алар фольклор музыкасын гына түгел, катлаулы симфоник оркестр партитураларын да уйный. Соңгы елларда оркестр аерым (соло) программалар - симфоник увертюралар - И.Стравинский, Ж.Бизе, Н.Җиһанов, М. Глинка һ.б. музыкасын башкарды. Ансамбльнең 75 еллык юбилей концертына А.Ключаревның "Иделдә бәйрәм" дигән симфониясенең 4 нче кисәге (финал) дә Рәшит җитәкчелегендә әзерләнде.
Р. Мостафин оркестры - аерым концертлар белән Франциядә, Төркиядә чыгыш ясады. Шотландиянең Абердин шәһәрендә АКШ, Франция, Англия илләренең гимннары белән беррәттән, Р.Мостафинның оркестры АКШ симфоник оркестрының музыкантларын кушып, төне буе алар өчен партияләрне кулдан язып чыгып, Татарстан Республикасы гимнын беренче тапкыр чит илдә яңгыратты. Мәскәү ягыннан бу эш өчен шелтә белдерелгәнен дә Рәшит көлеп, еш хәтеренә тө­ше­рә. Франциянең Конфолан шә­һәрендә үткәрелгән Бөтендөнья фестивален ябу да Татарстан ансамбле оркестрына йөкләтелде. Р.Мостафин Коста-Рика, Мексика, Испания, Франция илләренең дүрт оркестрын бергә кушып, фестивальне тәмамлау тантанасын искиткеч оста башкарып чыкты. Тагын бер вакыйга маэстроның хәтерендә уелып калган: Россия белән Алмания арасындагы дуслык көннәрендә Броншвейг шәһәренең опера театрында 2 концерт бирергә кирәк була. Мәскәү биючеләрнең костюмнарын һәм музыка уен коралларын икенче самолетка - башка илгә төяп җибәргән. Бу көтелмәгән хәлдән ничек тә чыгып, концертларны бирергә кирәк! Уен коралларыннан скрипкаларны, контрабасны табалар, ә баян беркайда да юк (немец сис­темасында), шәп бер аккордеон алып киләләр. Тик Рәшит бу уен коралына күнекмәгән. Биючеләргә спорт триколары кидертәләр (хор костюмнары килгән була). 3 көн йокламаган Рәшит Мостафин аккордеон клавиатурасына җайлашып, ноталарга тональлекләрне язып чыга һәм ике бүлектәге концертны уңышлы уйнап чыга. Әйе, мондый зур чараларда очраган уңайсызлыкларны ул гына җиңеп чыга ала, бу вакыйгалар аның шәхесенең зурлыгын күрсәтә.
Ансамбльнең һәрбер уңышында оркестрның, баш дирижерның зур өлеше бар. Осталарның остасы, остазларның остазы булган Рәшит Мостафинның югары профессиональлеге, таланты вакытында тиешенчә бәяләндеме соң? Рәшит Мостафинның югары исемгә әзерләнгән документлары берничә ел буе җитәкченең өстәл астында ятканы да билгеле. Рәшит Шәкүр улы - ул тыйнак шәхес, үзе өчен дигәндә кул гына селки торган кеше. Аның шәхсән милли сәнгатькә керткән хезмәте турында сүз йөрткәндә, Рәшит Мостафин бу коллективта да, шулай ук татар милләте алдында да иң зур исемнәргә, иң зур бүләкләргә лаек шәхес. Рәшит Шәкүр улы өчен иң мөһиме - милли сәнгатебездә алгарыш булуы. Әйе, үзенә тәгаенләнгән юлны тапкан Талант йөрәгенең бөтен көчен халкына багышлый. Рәшит Мостафин - менә шушы хакыйкатьне үз иҗаты, үз язмышы белән раслап яши.
Кирам САТИЕВ,
Татарстанның халык артисты,
Филүсә АРСЛАН,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев