Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Галим сүзендә хикмәт бар

74 китап, 600 гә якын фәнни хезмәт – бу Хатыйп абыйның гомер буе тел, әдәбият өлкәсендә эшчәнлеген күрсәтеп торучы дәлил.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче татар гимназиясендә «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция бу юлы да әдәбият, сүз сәнгате галимнәрен, язучылар, педагоглар һәм укучыларны бергә җыйган иде. Географиясе елдан-ел киңәя барган гыйльми җыенга быел 343 эш килгән. Гаризалар Татарстаннан тыш, Чуашия, Самара, Мәскәү, Саха (Якутия), Ульяновск, Оренбург якларыннан кабул ителгән. Аларны Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе милли һәм глобаль медиа чаралары кафед­расы галимнәре, Совет районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре бәяләгән. Хезмәтләр «Әдәбият һәм чор», «Татар әдипләре иҗатында публицистика», «Х.Миңнегуловның басма китапларына рецензияләр һәм бәяләмәләр эшләү», «Галим сүзендә хикмәт бар» дигән темаларга бүлеп каралган. Нәтиҗәдә 133 е финалга үткән. Алар «Дөньяда сүзебез бар» җыентыгында басылып чыккан.

КФУ журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин «Әдәбият һәм чор» секциясенә килгән мәкаләләрне тикшергән. Ул Хатыйп аганың  төрле мәмләкәтләрдә узган конференцияләрдә катнашуы, эш сәфәре белән йөрүе, югары дәрәҗәдәге шәхесләр белән очрашуы, татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын пропагандалау буенча күп эш башкаруы турында сөйләде. Соңгы елларда төрки дөнья галимнәре татар халкын Хатыйп аганың тирән белеме, сөйләм осталыгы аша күзаллый. Ул төрки зыялыларны берләштерү юнәлешендә дә актив. «Хатыйп ага – бүген татар фәненең, милләтенең илчесе. Киләчәктә дә безне үз артыңнан ияртеп барырга язсын», – диде В.Гарифуллин. Ул алдагы елларда конференцияне халыкара дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген дә искәртте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та Х.Миңнегуловның татар мәгърифәтчеләре арасында аерым урын алып торуын белдерде.  «Хатыйп абый – ялыктырмый һәм ялындырмый торган галим. Татар фәнен дөнья күләмендә таныткан кеше. Юмор хисе дә бар, әмма җиңел кеше дип тә әйтеп булмый. Дөрес­лекне боргаланмый-сыргаланмый гына күзеңә карап әйтә», – диде ул.  

КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева Х.Миңнегуловны энциклопедист-галим дип атады. «74 китап, 600 гә якын фәнни хезмәт – бу Хатыйп абыйның гомер буе тел, әдәбият өлкәсендә эшчәнлеген күрсәтеп торучы дәлил. Кайсы гына төрки мәмләкәткә барсаң да, Хатыйп абый турында сүз чыкмыйча калмый. Аның безгә, яшьләргә мөнәсәбәте бик гади, эчкерсез», – диде ул. 

Китап дигәннән, Хатыйп ага хезмәтләрен туплап җыентыклар чыгару традициясенә быел да тугры калган. Конференциягә ул «Татар әдәбиятының үткәне һәм хәзергесе» дигән саллы һәм затлы, әле табадан гына төшкән китабын алып килде.  

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат университетта укыганда, Х.Миңнегулов аларның төркеменең  кураторы булган. «Ул елларда Хатыйп абый безгә, авылдан шәһәргә килгән таянычсыз яшьләргә, икенче әти булды. Безгә өлкән булып күренсә дә, аның үзенә дә ул елларда 37 яшь кенә булган. Ул безне биш ел буена күпмедер дәрәҗәдә тәртәдә тотып, укытып чыгарды. Аның дусты Рәдиф Гаташ мине, кулдан диярлек өстерәп, иҗатка алып керде. Аларга бик рәхмәтлемен», – диде Г.Морат.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Казан федераль университет профессоры  Тәлгат Галиуллин Х.Миңнегуловны укытуын искә төшерде. 

Хатыйп Миңнегулов 1959 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә студент итеп кабул ителә. «Хатыйп Миңнегуловның – олуг галим, Рәдиф Гаташның зур шагыйрь булып ирешүенең сәбәпчесе – мин. Алар – минем укучылар», – диде ярым шаярып Тәлгат ага. 1960 елда академик М.Зәкиев Т.Галиуллиннан татар теле кафедрасында укытырга калуын сорый. Яшь педагог өченче курсның үзеннән әз генә кече студентларга лекция укый башлый. 

Язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлу Х.Миңнегуловның кешелеклек ягына игътибарны юнәлтте. Ул аның һәр кешегә, гамәлгә игътибарлы булуы турында сөйләде. Татар язучыларының төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләреннән җыентык әзерлибез, дигән хәбәр килеп ирешкәч, Ф.Кутлу иң әүвәл Хатыйп абыйга мөрәҗәгать иткән. Ул Фатих Хөсни, Шәриф Камал, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре кергән исемлек төзеп биргән. «Татар язучылары әсәрләре тәрҗемә ителгән саен, Хатыйп абый күңелләрне күтәреп торды. Бик тә кешелекле шәхес», – диде Фатих бәй.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ белән Х.Миңнегулов 62 ел иңгә-иң торып яшәгән. «Ул студент чагыннан ук галим иде. Мин аңа шигырьләр өйрәтәм, ә ул мине фән, борынгы татар әдәбияты, Көнчыгыш шигърияте белән тәрбияләде», – диде ул. Шагыйрь үз иҗатының һәр яңа тәлгәше белән дустын таныштырып бара торган булган, туры сүзле Хатыйп  ага дус­тының тәнкыйтьчесе дә, мактап күңелен күтәрүчесе дә булган, иҗаты турында бик күп мәкаләләр язган.

Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Х.Миңнегуловның Алтын Урда чорында яшәп иҗат иткән Сәйф Сараи буенча иң киң мәгълүматлы һәм  зур хезмәтләр язган галим булуын белдерде. «Урта гасыр әдәбиятында аерым урын алып торган шәхес – Сәйф Сараи бар. Тарих институтында без аны актив өйрәнәбез. Ул Туктамыш ханның илчесе булган, Мисырга киткән, кабере дә шунда. Күп кенә галимнәрнең фикерләренә таянып, аның туган ягы Самара өлкәсе Камышлы авылында дигән фикергә килдек, шул якта Сәйф Сараи укуларын уздыра башладык. Бу эшләрне башлап йөргәндә Хатыйп абыйның хезмәтләре булышты», – диде ул. 

Галимнәрнең Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре буенча спектакль әзерләп куярга да ниятләре бар икән. Профессор, җырчы Идрис Газиевның та бу эшкә алынырга теләге бар. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре күләмле булмаса да, анда милләтпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре көчле бирелә, фидакярлек тә бар. Уй-ниятләребез тормышка ашар», – диде И.Миргалиев. Ул шулай ук Хатыйп аганың тынгысыз галим булуын да ассызыклады. Яшь аралары зур булса да, аның белән һәрдаим аралашып торулары, көндәлек матбугатта чыккан кызыклы язмаларны укып, күзәтеп баруы турында сөйләде.  

Гомере буе студентларга борынгы әдәбиятыбыз турында лекцияләр укыган, яшьләребезгә үз фәнен яраттырган Хатыйп ага Мәгарифне үстерү институтында укытучыларны тәрбияләү, аларга белем бирү өчен дә вакыт тапкан, ул җәмәгать эшләрендә дә һәрвакыт актив булган. «Заманалар үзгәргән саен, дәүләт алып барган сәясәт тә бер төсле генә тормады. Әмма мөнәсәбәтләр үзгәрешсез булды, Хатыйп абый тиешле югарылыкта укытуын дәвам итте. Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары әдәбият фәнен тирәнтен белеп укыталар икән, бу – Хатыйп аганың хезмәте нәтиҗәсе», –  диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының эксперт советы әгъзасы, доцент Рәсимә Шәмсетдинова. 

Татар әдәбияте галиме, филология фәннәре докторы Х.Миңнегуловка багыш­ланган конференцияләрнең 11 нче татар гимназиясендә узуының үз сере бар. Галим биредә 21 ел дәвамында фәнни консультант булып тора. Дәрвишләр бистәсендәге бу гимназиягә нигез салынган вакытта Хатыйп ага фәнни җитәкче буларак балаларны шушы уку йортына чакыруда, милли мәктәпне таныту юнәлешендә дә күп өлеш керткән. Уку йорты галимебезгә дә игътибарын кызганмый. 

Филология фәннәре кандидаты Рәҗәп Бәдретдинов остазының тирән белем бирүе, таләпчәнлеге белән бергә, шәхси үрнәге белән дә тәрбияләвен искәртте. Быел 11 нче татар гимназиясенең бер бүлмәсендә профессор Х.Миңнегуловның музее эшли башлады. Биредә аның шәхси әйберләрен – кулъязмаларын, эш өстәлен, язу машинкасын, шкатулкасын фотоларын, шахмат уйнау кирәк-яракларын, сәгатен, дипломнарын күреп була. Хатыйп ага музейга үзе өчен аеруча кадерле ядкәрләрне дә бүләк иткән. Әйтик, әнисенең кулдан тукыган кызыл сөлгеләре, яулыгы, орчыгы, самовары, туй сөлгесе, фоторәсемнәре – шундыйлардан. Хатыйп аганың һәм университет фотолары төшерелгән бокал исә – студентлар истәлеге. Аны алар укытучыларына 2010 елда бүләк иткән. Анда «Сагынырсыз әле сез дә бер», – дип язылган. 

Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бар. Чөнки галимнең ярты гасырдан артык гомер юлы Казан университеты белән бәйле. «Олуг уку йорты минем өчен һәрвакыт иң кадерле урын һәм дәрәҗә булды, иң мөһиме – студентларга белем, тәрбия бирү иде, яшьләребезгә һәрчак шәхес итеп карадым. Аларны, тел, әдәбият белгечләре итеп кенә түгел, милләт өчен җан атучы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштым. Бүген алар белән горурланабыз», – диде Х.Миңнегулов. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев