Мәдәни җомга

“Гафу итегез, мин сезне белмим": Алмаз Хәмзинны таныйлармы?

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин республика авылларында мәктәп укучылары белән очрашулар оештыра. Бу очрашуларның саны 10 ел эчендә 1200дән артып киткән.

- Алмаз абый, укучылар белән очрашуларны үз теләгегез белән оештырасызмы, әллә өстән кушалармы?

- Кайвакыт язучылар җыелышларында “халык белән очрашмыйсыз” дип безгә шелтә белдерәләр. Мин бит инде күптәннән бу эш белән шөгыльләнәм. Язучылар катнашындагы күп очрашуларда булырга туры килде, тик алар миңа уңышлы түгел кебек. Язучының укучыларга зур романнар, аның геройлары турында сөйләве кызык түгел, чөнки алар аны укымаган. Балалар белән очрашуны болай үткәрергә кирәкми бит ул.

- Ә ничек кирәк?

- Алар кебек сабый булырга, дустанә булырга кирәк. Музыкаль яктан да якын килергә (үз аппаратурам бар), юмор һәм сатира белән дә чыгыш ясарга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, осталык таләп ителә. Үземне оста дип әйтәсем килми. Әмма моңа кадәр эшләгән эшем – күрешүләр, концертлар барысы да ярдәм итә дип, үземчә программа эшләдем. Балалар өчен җырлар, юмористик хикәяләр, шигырьләр язылды. Алмаз Гыймадиев дигән дустым бар. Ул – балалар өчен иң көчле язучы. Уемны хуплап алды да, без чыгып киттек. Үзебезнең кирәк икәнебезне белдек. Кайвакыт мәктәп директорлары: “Алмаз абый, син килгәч, атна буе рәткә керә алмыйча йөрибез”, - ди. Мин бит аларга шигырь сөйләү, җыр җырлау, җырдан театр ясау буенча мастер класс бирәм. Шул ук вакытта шәхси үрнәк барлыкка килә. Берәм-берәм йөрүче артистлар минем кырыйдан сибелеп беттеләр, безнең программаны бик яхшы хупладылар. Кайбер мәктәпләрдә өчәр тапкыр булырга туры килде. 

- Бүгенге балалар язучыларны, әдәбият әһелләрен ни дәрәҗәдә белә? 

- Артистларга пародия күрсәтәм дә, “кем болай җырлый?” дип сорыйм. Кыенсынып кына кул күтәрәләр дә, “Габдулла Тукай” диләр. Аларны гаепләп булмый, чөнки алар башканы белми. “Мин сезне гаеп итмим, ләкин “Габдулла Тукай” дигәч горурланам. Тукай абыегыз бик яхшы җырлаган, аның тавышы бик моңлы булган”, - дим. “Соңгы арада кемнәр килеп китте?” - дисәң дә, бик үк белмиләр. Муса Җәлилне, Абдулла Алишны беләләр, әмма шигырьләрен әйтә алмыйлар. Мәктәпләрдә пропаганданы бик каты алып барырга кирәк. Логик, шәхси үрнәк белән күренә торган очрашулар ныграк тәэсир итә.

- Алмаз Хәмзинны таныйлармы?

- Бер вакыйга искә төште. Бервакыт Камил Кәримов белән Кайбычка бардык. Мәктәпкә кыр ягыннан әйләнеп килеп кердек. Нишләптер бала-чагалар каядыр бара. Машина тәрәзәсен төшереп, пионер вожатый шикелле яшь кенә укытучыдан: “Бүген нинди чара була монда?” - дип шикләнеп сорадык. “Бик беләсегез килсә, Алмаз Хәмзин белән очрашуга барабыз!” - диде. Шулчак Камил: “Мине бөтен кеше белә, таный, мин – популяр дип мактанып йөрисең”, - дип кәкрәеп катып көлде. Теге укытучы очрашуның клубта булуын әйтте дә китеп барды. Бардык, чыгыш ясадык. Ул минем чыгышны күрде, билгеле. “Гафу итегез, мин бит сезне белмим. Үзбәкстан ягыннан кайттым”, - диде оялып кына. “Танышырга мөмкинлек тә бар иде, сез “бик беләсегез килсә” дип кинәт китеп баргач, сөйләшеп тә булмады”, - дидем. 

- Кечкенә Алмаз үскәч кем булырга хыялланды икән?

- Рәссам буласым килде. Буялар белән рәсем ясарга ярата идем. Мышнамыйча, тын да алмыйча онытылып рәсем ясый идем. “Син, улым, сулыйсыңмы соң?” - дия иде әти. 

- Авылда яшәүче өлкән яшьтәгеләр белән очрашулар үткәрәсезме?

- Әлбәттә. Менә тиздән Арча районының бер кечкенә генә авылына барырга уйлап торам. Анда клуб та, мәктәп тә юк. Берәр җылы көнне урамда яки ишегалдында очрашу үткәрергә, концерт куярга исәп бар. Баяныңны алып эскәмиягә чыгып утырасың, халык рәхәтләнеп кушылып җырлый. Шулвакыт: “Алмаз концертны кайчан башлыйбыз?” - диючеләр дә бар. Мин инде күптәннән җырлап утырам, югыйсә! Мондый ысул белән концерт куючы юк. Ике сәгать буе кәгазьгә карамыйча концерт кую – үзе бер сәнгать.

- Язучыларны хәерче халык, диләр. Дөресме бу? Димәк, журналистлар да хәерче?

- “Хәерче” дигәнне ягымлырак итеп әйтсәк, бай түгел инде. Җәмгыятьтә булган җитешсезлекләрне төзәтү өчен без – журналистлар кирәк. Юкка гына журналистларны дүртенче хакимият дип әйтмиләр. Совет чорында ул үз ролен үти иде. Ә хәзер бик кыен. Җәмгыятьнең тискәре якларын тәнкыйтьләү авыр. Чоры шундый. Эш – осталыкта, оста итеп язарга һәм тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк. Тәнкыйтькә турсаерга кирәкми, ялгышларны төзәтергә кирәк. Матбугаттагы хәлебез, хезмәт хакларыбызның түбән булуы түрәләрдән тора. Ныгытып уйласаң, акылга килергә вакыт. Мин - “Чаян” журналының бердәнбер сатиригы. “Цензура” аркылы үтү кыен, намус-вөҗданыңны да саклап калырга кирәк. Ләкин мин язам. Шушы хезмәтемә 15 мең сум акча түлиләр. Кайвакыт икенче исем белән дә язам. “Журналыгызда гел син” дисәләр, “калганнары да мин” дим.

- Эстрада өчен яңа җырлар языламы? 

- Языла. Казан филармониясе артистларына 20ләп җыр өләшеп кайттым. Әле берсенең дә ишетелгәне юк. Әлегә саклап торам, ләкин мин аларны кабат башка артистларга бирергә мөмкин. Җырчылар, гафу итегез инде, йә башыгыз юк сезнең,  йә нәрсә... Бушка өләштем бит инде. Юк, җырламыйлар...

- Сез бик күп шигырьне яттан беләсез, сөбханалла. Хәтерне яхшырту өчен нишләргә кирәк?

- Шигырьләр ятлагыз. Һәрвакыт искә төшереп сөйләгез. Ул файдалы да. Мәгънәле шигырьләрне яттан белергә кирәк. Тукай, Такташ шигырьләрен яратам мин. 

- Алмаз абый – сез өч бала әтисе. Балаларыгыз да әтиләре кебек үк талантлы...

- Улым Адель элек миңа “әти, син дөрес түгел” дия иде. Ләкин үсә төшкәч, минемчә сукалый, минемчә уйлый башлады. Сокланып карыйм аңа. Минем “әгәр дә мин әти кебек була алсам, мин иң бәхетле кеше булачакмын”, дигән сүзем бар. Әтием чын коммунист иде, начар гадәтләре булмады. Адель аранжировка белән шөгыльләнә. Татар телен белсен, авыл баласы булып үссен дип мин аны махсус авылда укыттым. Ул анда әти-әни, энекәш һәм килен белән яшәде. Көн саен берәр сәгать баянда уйнарга куштым. Музыка факультетына укырга кергәндә, минем малай икәнен әйтмәскә куштым. “Үзем өйрәндем”, дип әйт дидем. “Ай-яй, шәп уйный бу егет”, дигәннәр. Укырга кергәч кенә минем малай икәнен белгәннәр. Кызым Алия дә музыкаль белемле артист. Кече кызым Алсуның да музыкага сәләте бар. Ләкин әнисе “бөтенегез дә музыкант булып беттегез, бәлки башка һөнәр буенча китәр?” дигәч, аны тыңладым. Алсу хәзер милли китапханәдә эшли, Сәет исемле улы бар. Оныгым тугач, “инде хәзер туды Сәет оныгым, пенсиягә чыктым сөртергә борынын” дип шигырь яздым. 

 

Эльвира Шакирова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: