Мәдәни җомга

Габдулла Тукай – «Җитәр, йокламыйк һаман, таңнар атты, бәдәвам»

Шагыйрь иҗатының башлангыч чорында ук сәнгатьле сүзнең әһәмиятенә зур игътибар бирелә.

Габдулла Тукай 1886 елның 14 апрелендә (яңа стиль буенча 26 апрельдә) Казан губернасының Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Ул биш айлык чакта – әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт, нибары дүрт яшендә булганда әнисе Бибимәмдүдә дөнья куялар. Башта аны бик азга гына әнисе буенча бабасы Зиннәтулла сыендыра, аннары ул оныгын бер ямщикка тапшырып, Казанга озата; анда малайны Яңа Бистәдә яшәгән Мөхәммәдвәли тәрбиягә ала. Тик анда кечкенә Апуш ике ел чамасы гына яшәп кала. Аны тәрбиягә алучылар берьюлы авырый башлыйлар һәм ятимне Зиннәтулла бабасына кайтарырга булалар. 1892 – 1895 елларда Габдулла Кырлайда Сәгъди агай гаиләсендә яши, авыл мәдрәсәсенә сабакка йөри. Күп еллар узганнан соң ул: «Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дип искә ала.

1895 елда әтисе ягыннан апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановлар Габдулланы үз яннарына Җаек (Уральск) шәһәренә алдыралар. Анда булачак шагыйрь  «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый башлый, рус классына йөри; аның катнашында «әл-Гасрелҗәдид» кулъязма журналы чыгарыла, анда ул үзенең беренче шигырьләрен һәм мәкаләләрен, Крылов мәсәлләренең һәм башка авторлар әсәрләренең үзе башкарган тәрҗемәләрен урнаштыра.

Җаектагы мәдәни тормыш Тукайның иҗади язмышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кереп, әлеге шәһәрдә ул җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша; мәгърифәтчелек рухындагы тәүге татар басмалары – «Фикер», «Уклар», «әл-Гасрелҗәдид» газета-журналлары белән хезмәттәшлек итә, программачыл эчтәлекле мәкаләләре, күпсанлы шигырьләре белән чыгыш ясый. Тукайның беренче әсәрләрендә үк милләт язмышы мәсьәләсе чагылыш таба, татар җәмгыятен мәгариф һәм мәдәният нигезендә үстерү кирәклеге турындагы фикере милли идеология буларак яңгырый.      

Шагыйрь иҗатының башлангыч чорында ук сәнгатьле сүзнең әһәмиятенә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 1905 елда язылган «Хәзерге халемезә даир» шигырендә нәфис сүзнең көче милләтне дәваларга, аны түбәнсетүләрдән һәм һәлакәттән саклап калырга, игелек һәм явызлык, хакыйкать һәм ялган арасындагы чикне билгеләргә, бәхетле юлга чыгарырга сәләтле, язучылар – ислам терәге дип икърар ителә.

Тукайның әлеге чордагы сатирик иҗаты наданлыкка каршы юнәлтелә. Беркадәр вакыттан соң шагыйрьнең шигырьләрендә аның гражданлык һәм сәяси позициясе демократик үзгәртеп корулар тарафдары буларак ныграк ачыла бара. Ул заяга уздырылган гомергә карата мөнәсәбәтен булдыксыз сәясәтчеләрне, сәүдәгәрләрне, руханиларны кискен тәнкыйтьләү аша белдерә. Тукай халкының фаҗигале язмышы турында уйлана, татарның бүгенгесе һәм киләчәге аның бердәмлегенә һәм активлыгына бәйле дип фикер йөртә. 1905 елда ул «Иттифакъ хакына» шигырендә:

                             Тырышыйк, и хас вә гам,

                             Һәр көн үзгәрә заман;

                             Җитәр, йокламыйк һаман, -

                                    Таңнар атты, бәдәвам.

                             Итик, дустлар, иттифакъ,

                             Бетсен, кадалсын нифакъ;

                             Тәнемез айрым булса да,

                                     Бер җан булыйк, бәдавам, - дип яза.

 

Тукай дин, гыйбадәт, Ходайга мәхәббәт темаларына зур игътибар бирә. Аның иҗатында гыйбадәт Ходайга ялвару гына түгел, кешенең эчке дөньясын чагылдырган серлелек, аның күңеле, үз-үзе белән аңлашуы буларак та күзаллана. 1907 елда Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсеннән чыга. Бу вакытта аның популярлыгы арта, әсәрләренең стиле һәм теле камилләшә. Яңа формалар һәм алымнар эзләп, ул рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Пушкин, Лермонтов, Байрон, Гёте, Шиллер шигырьләрен тәрҗемә кыла, халык сөйләме, фольклор традицияләре белән җитди кызыксына башлый. Аның шигъриятенең халык иҗаты белән якынаюы әсәрләренең телендә чагыла, аларда гарәп-фарсы һәм төрек алынмалары азая бара. Рухи азатлыкка мәдхия җырлап һәм социаль проблемаларга юнәлеш тотып, Тукай үз язмышының халык, милләт язмышыннан аерылгысызлыгын тирән тоя.        

1907 елның көзендә Казанга килә, Казанны ул «милли мәдәният һәм тарих бишеге» дип атый. Анда Тукай «Әл-Ислах» газетасы тирәсендә тупланган яшьләр белән якыная, гамәлдә әлеге басманың нашире һәм мөхәррире язучы Фатих Әмирхан була. 1908 – 1909 елларда Галиәсгар Камал белән берлектә «Яшен» сатирик журналын чыгара, мең тугыз йөз унынчы елдан «Ялт-Йолт» журналында эшли, чынлыкта аны гомеренең ахырына кадәр җитәкли.           

Ачлыкта һәм хәерчелектә узган балачак чорында, Казан кунакханәләренең салкын номерларында үткәрелгән елларда шагыйрьнең сәламәтлеге какшый, ул туберкулез белән авырый башлый. Дәвалануга өмет баглап, 1911 – 1912 елларда ул берничә тапкыр Әстерхан, Уфа һәм Петербургка бара. «Төньяк башкала»дан шагыйрь Троицкига юл тота, аннары казах далаларында була, анда үз сәламәтлеген кымыз белән савыктырырга өметләнә.    

1912 елның август башында Тукай Казанга кайта. Хәтта рәхимсез авыру да аны иҗаттан читләштерә алмый. Бөек татар шагыйре 1913 елның 2 апрелендә, яңа стиль буенча 15 апрельдә вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Тукай иҗаты төрки телле әдәбиятлар үсешенә көчле һәм әтрафлы йогынты ясый. Казах, үзбәк, таҗик, әзәрбайҗан, кыргыз, төркмән һәм чуваш әдәбиятлары классиклары Тукайны үз остазлары дип саныйлар. Шагыйрь образы әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылыш тапты. Аның шигырьләре һәм поэмалары мотивлары буенча күпсанлы яңа сәнгать әсәрләре иҗат ителде.  

 

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: