Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Фәридә Хәсьянованың әкият дөньясы

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге бүләк иясе Фәридә Хәсьянованың гомер бәйрәме уңаеннан аның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ф.Хәсьянова - киңкырлы рәссам. Ул графика сәнгате төрендә күп иҗат итә. Бер үк вакытта төсле сурәтләр, әйтик, портретлар, натюрмортлар яза, фольклор һәм концерт костюмы, дизайн, интерьер...

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге бүләк иясе Фәридә Хәсьянованың гомер бәйрәме уңаеннан аның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Ф.Хәсьянова - киңкырлы рәссам. Ул графика сәнгате төрендә күп иҗат итә. Бер үк вакытта төсле сурәтләр, әйтик, портретлар, натюрмортлар яза, фольклор һәм концерт костюмы, дизайн, интерьер өлкәләрендә дә бирелеп эшли. Шулай да рәссам барыннан да бигрәк китаплар бизәргә ярата бугай.

Ф.Хәсьянова кылкаләм осталары Б.Урманче, Х.Якупов, Б.Әлменов, Ф.Әминов иҗатларына таянып, урыс, Аурупа китапчы рәссамнарыннан үрнәк алып, менә инде 40 ел дәвамында үзенә бер төрле өслүптә китаплар бизи. Аның илһамлы кылкаләме кагылып үткән, йөрәк җылысы белән өртелгән "Әлифба"ларында, әкият китаплары, дәреслекләрдә берничә буын балалар тәрбияләнде. Бик күпләре Габдулла Тукайны, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла һ.б. шагыйрь, язучыларыбызны нәкъ менә Ф.Хәсьянова бизәгән китаплар аша белә башлады. Ә Фәридә ханымның "Ак Бүре" китабы Б.Урманче исемендәге премиягә лаек булды. Гомумән, рәссам Ф.Хәсьянова үзе генә китаплар бизәп калмады, Татарстан китап нәшриятенең баш рәссамы булып эшләп, бу эшкә талантлы, маһир рәссамнарны җәлеп итеп, республикабызда китап бизәү сәнгатенең торышын билгеләде.

"Идел" журналының баш рәссамы булып эшләгән елларда Фәридә ханым матбугат эшенә дә үзеннән саллы өлеш кертте. Ә күренекле әдип Туфан Миңнуллин төзегән, татар халык җырлары тупланган "Агыйдел" җыентыгын бизәгәне өчен рәссам Ф.Хәсьянова 1989 елда Мәскәүдә "Китап сәнгате" бәйгесендә махсус дипломга лаек булды. 2004-2007 елларда иҗат ителгән "Татар халык әкиятләре" китабы рәссамның күп еллык китап бизәү эшчәнлегенең уңышлы нәтиҗәсе булды.

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган күргәзмәдә кылкаләм остасының сулы буяу, тушь, карандаш белән башкарылган 100дән артык рәсем, картинасы урын алган. Биредә төсләрнең матур ярашуы, сызыкларның төгәллеге, балалар өчен рәсемнәрнең самимилеге, композицияләрнең оста корылышы, милли бизәкләрнең күплеге игътибарны җәлеп итә. Күргәзмәне ачу тантанасында Фәридә ханым белән күп еллар иңгә-иң торып эшләгән танылган шагыйрь, язучыларыбыз да катнашты, әлбәттә.

- Рәссам Фәридә Хәсьянованың рәсемнәре ватанпәрвәрлек белән сугарылган, - диде Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. - Татарстан язучыларының Фәридә ханым бизәгән балалар китапларын исә татарча бөтенләй белмәгән китап сөючеләр дә бик яратып сатып ала иде, чөнки ул рәсемнәр хикәяләрне, шигырьләрне шундый оста шәрехли ки, алар хәтта сүзсез дә аңлашыла.

- Кызганычка, күргәзмә Фәридә Хәсьянованың бөтен иҗатын күзалларга мөмкинлек бирми, чөнки бирегә 150ләп кенә рәсем, картина сыйган. Рәссамның тагын шул кадәр эше күргәзмәгә сыймый калган, - дип башлады сүзен сәнгать белгече Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. - Әмма булган кадәресеннән дә әлеге иҗатның саллылыгы күренә. Ф.Хәсьянованы без һич икеләнмичә ХХ-XXI гасырларның күренекле рәссамы, дип әйтә алабыз.

Татар энциклопедия институты директоры урынбасары Гомәр Сабирҗанов озакламый сурәтле, кыскартылган энциклопедия нәшер ителәчәге, анда рәссам Ф.Хәсьянованың иҗаты да урын алачагы турында әйтеп сөендерде.

Әйтергә кирәк, Фәридә ханым иҗатта гына түгел, гаиләдә дә бик бәхетле. Яшьрәк чагында аны китаплар бизәргә улы Айрат илһамландыргандыр, мөгаен. Хәзер инде Айрат зур галим булды, Казан федераль университетында укыта. Хак Тәгаләбез аны Айгөл исемле чибәр, уңган татар кызы белән кавыштырды. Инде Фәридә ханым, дәү әни дә булып куйды һәм хәзер иҗатка аны оныгы Аяз илһамландыра.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

.Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәридә Хәсьянова һәм аның күргәзмәгә куелган кайбер эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев