ДӘРДЕМӘНД ОНЫГЫ
Бәшир Искәндәр улы Рәмиев - Советлар Союзы күләмендә иң беренче булып электрон хисаплау машинасының проектын ясаучы, уйлап табучы һәм аларны гамәлгә куючы галим генә түгел, ә атаклы шагыйребез Дәрдемәнд оныгы да иде ул. Атаклы Рәмиевләрнең бабалары әүвәл Байлар волостеның Әлмәт Мулла (хәзер Сарман районындагы Иске Әлмәт) һәм Нәдер волостеның Тайсуган...
Бәшир Искәндәр улы Рәмиев - Советлар Союзы күләмендә иң беренче булып электрон хисаплау машинасының проектын ясаучы, уйлап табучы һәм аларны гамәлгә куючы галим генә түгел, ә атаклы шагыйребез Дәрдемәнд оныгы да иде ул.
Атаклы Рәмиевләрнең бабалары әүвәл Байлар волостеның Әлмәт Мулла (хәзер Сарман районындагы Иске Әлмәт) һәм Нәдер волостеның Тайсуган (хәзер ТР Әлмәт районы) авылларында яшәп, XVIII гасырда Стәрлетамак өязенә, ә соңрак Оренбург шәһәренә күчеп киләләр. Бабалары Габделкәрим сабын ясау фабрикалары ачып зур мөлкәт туплауга ирешә.
Ә Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев алтын приискалары сатып алып, алтын чыгару белән шөгыльләнә башлый. Уллары Мөхәммәтшакир (1857-1914) һәм Мөхәммәтзакир (1858-1921) әтиләре нигезләгән эшне дәвам итә. XX гасыр башында алар хуҗа булган алтын приискаларының саны 79га җитә. Ике бертуган Рәмиев, зур байлык туплап, беренче гильдия сәүдәгәрләр югарылыгына ирешә, чит илләр белән дә гөрләтеп сәүдә итә.
Европа университетларында укып югары белем алган Рәмиевләр Оренбург губернасында татар мохитен һәм мәдәниятен үстерүгә акча кызганмыйлар. Алар губернада дистәләгән мәчет һәм мәдрәсә ачтырып куя. Мөхәммәтзакир үзенең басмаханәсен ачуга ирешеп, татар телендә "Вакыт" газетасын һәм "Шура" ("Берлек") журналын чыгара башлый. Бу эшләрне алып бару өчен Уфа каласында Диния нәзарәтендә казый булып эшләүче Риза Фәхретдинне чакырып китерәләр һәм, ун ел буе аңа да акча кызганмыйча, Оренбург шәһәрен татар дөньясының бер үзәге итүгә ирешәләр. Шулай ук Рәмиевләр басмаханәсендә Коръән, мөселман динендә укыту китаплары, Европа иле язучыларының китаплары рус һәм татар теленә тәрҗемә ителеп, меңәрләгән данәдә ил буйлап таратыла. Мөхәммәтзакир үзе Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләр яза, алар бүген татар поэзиясенең алтын фондына кертелгән. Күренекле галим, Советлар Союзы күләмендә иң беренче электрон хисаплау машиналарының конструкторы Бәшир Искәндәр улы Рәмиев (1918-1994) атаклы Мөхәммәтзакир - (Дәрдемәнднең) лаек оныгы ул. Бәширнең атасы Искәндәр Октябрь инкыйлабыннан соң да "Башкирзолото" трестында эшләвен дәвам итә, әмма ул 1938 елда кулга алына һәм, "халык дошманы" ярлыгы тагылып, мәҗбүри хезмәт лагерена озатыла, шунда вафат була. Ул 1957 елда гына аклана.
Бәшир Рәмиевнең биографиясе буенча гыйбрәтле роман язып, аны "Хокуксыз уйлап табучы" дип атарга да булыр иде.
Бәширгә "халык дошманы"ның улы булганга, мәктәптә белем алырга ирек бирмиләр, ләкин ул Уфада 10 классны тәмамлау турындагы шәһадәтнамәне үзлегеннән укып (экстерн) ала һәм Мәскәүгә барып, энергетика институтына укырга керә. Монда да "халык дошманы"ның улы икәнлеген белеп, аны икенче курстан куып чыгаралар.
Ул туган ягына кайтып, Башкортостан радиокомитетына радиотехник булып урнашырга һәм ипи-тозлык акча юнәтергә мәҗбүр була. Аңа тагын икенче бәла килеп өстәлә, үпкәсе авырый башлый, ул Кырымга дәваланырга китеп бара. 1940 елны ул яңадан Мәскәүгә килә һәм анда элемтә буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтында техник булып эшли башлый, берничә яңа прибор уйлап табып, аларның проектын тәкъдим итә.
Бөек Ватан сугышы кузгалуга, Бәшир үз теләге белән фронтка китә һәм элемтә батальонында хезмәт итә башлый. Аның техник яктан камил осталыгын күреп, Бәширне Югары хәрби ставканың бер идарәсенә, мәгълүматны шифрлау бүлегенә күчерәләр. 1944 елны армиядән чакыртып, радиолокация аппаратларын проектлаучы академик А.И. Берг җитәкләгән институтка (ЦНИИ-108) эшкә юллыйлар.
Бәшир 1948 елның май аенда Мәскәүдәге энергетика институтының дифференциаль хисаплау приборларын проектлаучы лабораториясендә хезмәт итә башлый, аның башлыгы математик И.С. Брук була. Бәшир эштән бушаган арада һәм нибары өч ай вакыт эчендә саннар белән автоматик рәвештә эшләүче хисаплау машинасының проектын ясый һәм лаборатория мөдире Брук белән бергә патентлар бюросына тапшыра. Әмма аның проектын күрмәмешкә салышалар (тагын шул "халык дошманы"ның улы дигән "кара сакалы" комачаулавы мөмкин). Аннары Бәшир хезмәтен үзләштерергә омтылучылар да бик аз булмагандыр. Бәширне Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә озаталар. Аны Америка белгечләре атом-төш коралын проектлауда электрон хисаплау машиналары куллану турындагы мәгълүмат "Югары органнарга" барып җиткәч кенә искә төшерәләр. Бәшир Рәмиевне тиз арада армия хезмәтеннән чакыртып, илнең Машиналар һәм приборлар төзү министрлыгындагы хәрби электрон хисаплау машиналары (ЭХМ) төзү өчен махсус оештырылган СКБ-245 конструкторлар бюросына лаборатория мөдире итеп билгелиләр. Бу бюрода шундук ЭХМ "Стрела" ясалып, ул күп данәдә чыгарыла башлый. СКБның баш конструкторы булып Ю.Базилевский саналса да, чынында бу хезмәтне Б. Рәмиев башкара ("халык дошманының" улы баш конструктор булырга тиеш булмаган). Монда эшләү вакытында Бәшир Рәмиев илдә иң абруйлы саналган Мәскәү инженерлык-физика институтында (МИФИ) электрон хисаплау машиналары буенча укыту эше алып бара, ләкин аны бу эшеннән дә читләштерәләр ("халык дошманының" улы коммунизм төзүче яшь буынга белем бирергә тиеш түгел икән).
Әмма Бәшир Рәмиевнең хезмәтен танымый мөмкин булмый. Югары сыйфатлы ЭХМ "Стрела" ны ясаган һәм күпләп чыгаруны оештырган җитәкчеләр: СКБ башлыгы М.А Лесечко, баш конструктор Ю.Я. Базилевский, баш конструктор ярдәмчесе Б.И. Рәмиев 1954 елда Сталин премиясенә лаек була (соңрак Дәүләт премиясе дип атала).
"Стрела" атамалы ЭХМны ясап чыгаруны оештыргач, Рәмиев алдына яңа бурыч - халык хуҗалыгы өчен күп күләмдә ЭХМнар ясап чыгаруны оештыруны куялар. 1953 елдан ул, яңа БЭСМ атамалы һәм күпкә отышлы, бәясе буенча да очсызракка төшүче "Урал" Электрон-хисаплау машинасы өчен проект ясый башлый. Шуның өчен ул 1955 елда Мәскәүдән үзе белән эшләгән яшь мөхәндисләр-уйлап табучылар белән Пенза шәһәренә, фәнни институтның баш конструкторы вазифасын башкарырга күчеп килә. Бу беренче буын "Урал-1" ЭХМнарын Пенза шәһәренең "Аналитик хисаплау машиналары" заводында ясый башлыйлар һәм алар 183 данәдә 1961 елга чаклы чыгарылып, конструкторлык бюроларына, институтларга, хәтта "Байконур" космодромының очышлар белән идарә итү үзәгенә дә куела.
Соңрак, 1965-68 елларда, Бәшир Рәмиев яңа, икенче буын, техник эшләнеше ягыннан да, язылган программаларның эшләве ягыннан да бер үк булган ЭХМнарны әзерләүгә керешә һәм егерме модельдәге ЭХМнар эшләп чыгарыла.
Бәшир Искәндәр улы Рәмиевкә электрон хисаплау машиналарын уйлап табуда һәм аларны халык хуҗалыгында гамәлгә куюда зур казанышлары өчен, диссертация якламыйча гына, югары белем дипломы булмаса да, югары фәнни дәрәҗә - техник фәннәр докторы исеме бирелә. Шулай ук ул "РСФСРның атказанган уйлап табучысы" исемен һәм Дәүләт премиясен ала.
СССРда 1960 еллар уртасына инде 50 төрле ЭХМ эшләнсә дә, аларны Америка яки Европа илләреннән калышмаслык итеп камилләштермичә булмый. Яңа архитектурадагы хисаплау машиналарын (ЕС ЭВМ) ясау өчен 1968 елда яңа фәнни-тикшеренү үзәге (НИЦ ЭВТ) оештырыла, аның баш конструкторы урынбасары итеп Бәшир Рәмиев билгеләнә (конструкторлар советы рәисе дә). Ни кызганыч, эшләр нәкъ Крылов мәсәлендәгечә килеп чыга, көндәш институтларның һәрберсе үзенең проектын алга сөрә, бердәм фикергә килә алмый. Бәшир Рәмиев бу торгынлыктан чыгу өчен Британиянең яңа архитектурадагы "Система-4" атамалы компьютерлар җитештерүче АйСиЭл фирмасы белән бергә хезмәттәшлек итү нияте белән сөйләшүләр алып бара башлый.
1990 еллар башында, илдә хисаплау системаларын чыгаруны бөтенләй туктаткач, Бәшир Рәмиевнең шәкертләре яңадан Британиянең АйСиЭл фирмасына йөзен борды һәм алар белән килешү төзеп, "КПО ВС-АйСиЭл" ширкате оештырды. 1994 елда ул акционерлар җәмгыяте итеп үзгәртелде.
Соңгы вакытларда алынган мәгълүматлар буенча, "КПО ВС-АйСиЭл" компаниясе 2012 елда Казан шәһәре янындагы Усад авылы кырында электрон хисаплау, автоматика җайланмалары чыгару өчен яңа завод төзи башлаган. 2013 елның яз аенда заводның беренче корпусы төзелеп, ул сәнәгать өчен электроника компонентлары һәм компьютерлар, ноутбуклар, башка җиһазлар эшләп чыгара башлаган. Эшләр уңышлы барса, 2017 елда бу заводны төзү тулысынча тәмамланырга тиеш.
Булат ЗАҺИРОВ.
Әлмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев