Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Дәүләт Советы депутатлары Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллинны искә алды

«Ул актив җәмәгать эшлеклесе, чыннан да, халык депутаты, үз республикасының, үз халкының мәнфәгатьләрен кыю яклый торган кеше иде», - диде Марат Әхмәтов.

Кичә, 24 августта, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм республика парламенты депутатлары Кама Тамагы районында булдылар.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар татар драматургиясе классигы, ТАССР Югары Советы һәм 1-4 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музей-утарын карадылар, район үзгендәге паркта куелган бюстка чәчәкләр салдылар.

Депутатларның эш сәфәре халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесенең туган көненә багышланган чаралар кысаларында узды. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә парламентарийлар Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музей-утарда экспонатлар, күпсанлы фотодокументлар, Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләре белән таныштылар, Туфан Миңнуллинның депутатлык чоры турындагы истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 

 

 

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның исеме мәңгегә республика тарихына язылуы турында сөйләде. «Безнең уртак бурычыбыз — халыкның күренекле вәкилләренең исемнәрен хәтердә саклау. Туфан Миңнуллин калдырган бай әдәби мирасны без татарстанлыларның киләчәк буыннарына тапшырырга тиеш. Ул актив җәмәгать эшлеклесе, чыннан да, халык депутаты, үз республикасының, үз халкының мәнфәгатьләрен кыю яклый торган кеше иде». — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Туфан Миңнуллинның халыкчанлыгын искә төшерде. «Ул хәтта депутат тормышында да халык рухын, халык зирәклеген чын гәүдәләндерүче булып калды, — диде парламентарий. — „Закон нигезендәме, әллә намус белән хөкем итәрсезме?“ — дип сорарга ярата иде ул булачак судьялардан», — дип искә алды Камалтынов.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев сүзләренчә, Дәүләт Советының беренче чакырылышларында Туфан Миңнуллин ул җитәкләгән комитет әгъзасы булган. «Хәтерлим, һәр елны апрель һәм май айларында ул бирегә, Мәрәхуҗага китә дә үзенең үлемсез драмаларын иҗат итә иде», — ди Марат Галиев.

Язучының туган авылында депутатлар «Туфан чишмәсе» чишмәсен дә карады. Кама Тамагы бистәсендә Туфан Миңнуллин музее драматург үлгән елда ачылган иде. Биредә аның шәхси әйберләре, документлары, бүләкләре үзенең даими урынын тапкан. Район үзәгендә Туфан Миңнуллин бюсты урнаштырылган зур парк бар. Депутатлары музейда булды һәм язучының һәйкәленә чәчәкләр салды, диелә хәбәрдә.

 

* Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында туган. 2912 елның 2 маенда вафат булды. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев