Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шәхесләребез

Дирижер Айдар Ниязов: Нәҗип Җиһанов республиканың мәдәният өлкәсендә иң мөһим шәхес

«Җиһановның һәр әсәре төрле яктан аңлашыла, һәркем үзенчә күрә, ишетә ала», - диде Милли музыка оркестры сәнгать җитәкчесе.

Казанның «Мәскәү» концертлар залында композитор, Казан дәүләт консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Җиһановның туган көненә багышлап, Милли музыка оркестры концерт куйды. Концертта Җиһанов язган әсәрләрдән өзекләр һәм яшь композиторларның әсәрләре яңгырады.

  • Беренче бүлектә композиторның «Әкият», «Нжери» балетыннан бию, «Зөһрә» балетыннан Адажио, 2нче «Сабантуй» симфониясенең өченче өлеше, 5нче Симфониянең икенче өлеше, 6нчы Симфониянең икенче өлеше, 7нче Симфониянең өченче өлеше яңгырады.

Алып баручы әйтүенчә, алтынчы симфония 1976 елда Казан дәүләт консерваториясендә яңгыраган булган, аның язмасы беркайда да юк.

Милли музыка оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Айдар Ниязов үзләрендә булган материалга һәм символик даталарга таянуларын әйтте.

«Бу юлы бездә Җиһанов әсәрләреннән коллекция җыелды һәм аның туган көненә туры китереп, концерт ясарга карар кылдык. Репертуарны катлаулылык ягыннан һәм оркестр составына туры китереп сайлап алабыз. Мәсәлән, бөтен «Сабантуй» уйнарга мөмкинлек юк, әмма 3 өлешен уйный алабыз. Башка әсәрләр белән дә шулай ук», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айдар Ниязов Нәҗип Җиһановны республиканың мәдәният өлкәсендә иң мөһим шәхесе дип атады. «Җиһанов булганга күрә без хәзер пропагандаларга кирәк булган мираска ия. Нәҗип ага бик күп язган, аның опера һәм балетлары, 16 симфониясе бар. Моннан тыш, ул башка татар композиторлары өчен дә җаваплы булган. «Шүрәле» балетында Санкт-Петербургтан башка кешеләрнең авторлыгын теркәргә җыенганнарын укыган идем, ул моңа юл куймаган», – ди ул.

Яшь дирижер аңлатуынча, Нәҗип Җиһанов тырышлыгы белән консерватория ачылган, ул Татарстан Республикасының кадрлар мәсьәләсен хәл итте һәм хәзер илнең иң яхшы югары уку йортларының берсе булып тора. «Симфоник оркестр гына нәрсә тора! Хәзер бу илдә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле милли брендыбыз», – дип саный ул.

  • Концертта төп солистлар – Азат Нургаянов (скрипка), Альбина Хөснетдинова (вокал), Чулпан Сәйфуллина (вокал), Ирек Хәммәдиев (вокал), Миләүшә Ногманова (вокал), Ләйлә Сабирова (флейта), Салават Санатуллов (тромбон), Евгения Ермакова (виолончель) булды. Концертмейстерлар – Алинә Ибраһимова, Евгений Батаев. Дирижерлар – Эмиль Кадыров, Наил Галиев.

«Җиһановның һәр әсәре төрле яктан аңлашыла, һәркем аларны үзенчә күрә, ишетә ала. Мәсәлән, «Сабантуй»ның өченче өлешендә альтистларның партиясендә гел «соль диез» нотасы кабатлана. Бу өлеш башкаларына охшамаган, монда күңел күтәренкелеге юк. Бу өлеш – чәчү эшләренең авырлыгы турында, һәм альт партиясе җиләк-җимеш бирә торган туфракны символлаштыра. Партитурага карасаң, партиянең иң аскы өлешендә җирнең «тамыр системасын» виолончельләр һәм контрабаслар яңгырата. Ә югары регистр инструментлары татар мотивларында матур булып «яңгыраган» үсентеләрне хәтерләтә», – диде Айдар Ниязов.

Милли оркестр җитәкчесе фикеренчә, Нәҗип Җиһанов үзен иң даһи яктан күрсәтә. «Музыкантлар, гади тыңлаучылар өчен дә визуаль яктан һәм яңгыраш буенча барысы да аңлаешлы», – дип нәтиҗә ясады ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев