Мәдәни җомга

Әдәбиятыбызның бер матур почмагы

Афзал Шамовның тууына 115 ел 1919 елның сентябре. Шәһәр урамында аунап яткан сары кәгазьләрне җил бөтереп-бөтереп китә. "Быелга җитте" дигән кебек, кояш күбрәк вакытын болыт астында уздыра, әллә нигә бер чыгып елмайган чагында, җәй айларындагы кебек, галәмәт кенә кыздырып та алгалый. Җилле, тузанлы Казан урамыннан күрер күзгә унсигез яшьләр чамасындагы,...

Афзал Шамовның тууына 115 ел

1919 елның сентябре. Шәһәр урамында аунап яткан сары кәгазьләрне җил бөтереп-бөтереп китә. "Быелга җитте" дигән кебек, кояш күбрәк вакытын болыт астында уздыра, әллә нигә бер чыгып елмайган чагында, җәй айларындагы кебек, галәмәт кенә кыздырып та алгалый.
Җилле, тузанлы Казан урамыннан күрер күзгә унсигез яшьләр чамасындагы, шактый эре сөякле, зур матур битле бер егет үтеп бара. Бу егет көяз нәрсә, ахры: куе бөдрәләрен сары күн кепка белән кырын гына бастырып куйган, ләкин каты бөдрәләр, хуҗага буйсынырга теләмичә, кепка астыннан ташып чыккан. Яшел гимнастёркасын киң сары каеш белән тартып буган, чалбарын да салкын үтюк белән, ягъни матрац астына салып үтюкләгән булса кирәк, галифе колаклары тасраеп тора. Ул каядыр ашыгамы дип әйтим, тимер дагалы күң итекле озын аяклары белән курт-курт атлап, тротуардагы кешеләрне узып-узып китә.
Егетнең маңгае күзгә ташланырлык зур. Малай чагында аны "Шиһабетдин үгезе" дип котырталар иде. Бала-чаганы үртәргә яратучы шаянрак кешеләр: "Ягез әле, сөзешеп карагыз, кем үгезе җиңәр икән?" дип, аны бүтән малайлар белән сөзештерәләр иде. Бәлки, егетнең маңгае әнә шулай сөзешә-сөзешә киңәйгәндер? Җилкәләр дә Аллага шөкер генә, куллар да... Китереп тотса, тиз генә ычкына алмассың. Шуңа күрәдер инде, ул үзенең көче белән бераз масаерга да ярата. Барган юлы өстендә бәйләнешеп яткан кешеләргә очраса, ул инде шым гына узып китми, түбәләшүчеләрнең араларына килеп керә дә, тегеләр борыннарын канатышып өлгергәнче, икесен ике якка аерып ташлый.
Үзе ул авыл егете, ләкин калага бүген генә аяк баскан егет түгел. Ул инде 1918 елларда Зөягә кызыллар өчен ат белән снарядлар ташышкан. Казанга ул хәрби курс­ларга керү теләге белән килгән.
Моңа кадәр ул авылда укытучылык итте, андагы төрле көрәш-тартышларда катнашты, әмма егетнең көрәшер еллары әле алда. Курсны да бетермичә фронтка, Врангельгә, аннары Махнога каршы сугышларга чыгып китәсен ул әле белми. Бу араларда ул "Очрашу" һәм "Кызыл корбан" исемле хикәяләр язды. Менә шул хикәяләрне ул бүген "Эш" газетасы редакциясенә илтә бара, шуңа күрә дә ул бик курт атлый, кешеләрне узып-узып китә.
Әйе, ул хәрби-хуҗалык курсын укып бетерә алмады. Фронтта эшләр хәтәрләнеп киткәч, курс башлыгы бер көнне: "Кем укып бетергәнче үк фронтка китәргә тели, ике адым алга!" дигәч, ул, алга чыгып, бер төркем иптәшләре белән сугышка китте. Украинада Врангельгә һәм Махно бандаларына каршы сугышып йөрде. Украинаның табигате, кешеләре аңа бик ошады. Үз чиратында аның үзен дә Украинада яраттылар. Зур Михайловка дигән авылда квартирга туктагач, хуҗа белән хуҗа хатын аңа:
- Гарний хлопец (чибәр егет), бездә генә кал, - дия башлады. - Безнең хуҗалык әйбәт, әнә кызыбыз Дунькага өйләндерәбез, кал, - дип кыстады.
Ләкин егет җавап урынына елмайды гына һәм хуҗаларның кызына ешрак күз төшергәли башлады. Кыз чынлап та гарний дивчина иде. Ләкин шунсы бик кызык булды: егетебез кызның исемен әйтә алмыйча йөдәп чыкты: бер әйткәндә Дюня, ди, икенчесендә - Дуна, ә Дуня дип әйтергә тел җитми. Кыз бөгелә-сыгыла көлә. Нишлисең бит, егетебезнең телен рус тимерчесе таптап өлгермәгән чак, рус агай-эне арасында йөреп, яңа шомара башлаган гына вакыты. Ә Дунага, юк ла, Дюнягә, юк, Ду... Дуняга нәрсә аңа - ул көлә бирә...
...Менә бервакыт фронтлар бетте, дошманнар җиңелде, егетебез кире Казанга кайтып рабфакка укырга керде. Кем соң бу? Исеме-фамилиясе бармы бу кешенең? Бумы, бу быел март аенда алтмыш яшен тутырып, агарса да, сирәгәйсә дә һаман әле бөдрәләнеп торган чәчләрен күпертеп, картлыкка бирешмәскә тырышып йөргән, татар әдәбиятында үзенә зур гына урын казанган язучы Афзал Шамов.
Шамовның беренче еллардагы хикәяләрен укып карыйбыз. Аның геройлары үзе шикелле үк яшь, үзе кебек үк, сугышларда власть даулап йөри. Яисә сугышта совет властен яклап, дошманны җиңеп кайтып, тыныч хезмәт фронтында эшли. Автор тормышта нинди юллар кичкән булса, геройлары да шул ук юлдан йөри, дөньяга да, яшь авторның үзе кебек үк, күзләрен зур итеп ачып, дулкынланып, әсәрләнеп карый. Дөнья гаҗәеп матур! Яңарак йомылган яралар әле сызласа да, аякка басып йөрисе урында таякка таянып йөрергә туры килсә дә, дөнья барыбер матур! Ничек инде матур булмасын, алар үзләре канлы бәрелешләрдә яулап алган яңа һәм кадерле дөнья ич ул! Аларның үз дөньялары ич! Аны тагын да матуррак итеп яңа баштан корасы бар, һәм бу кору рәхәтен татырга аларның үзләреннән башка тагын кемнәрнең хакы бар соң?
Автор әнә шулай дип уйлый, геройлары да шулай уйлый. Һәм алар, бернинди кыенлыкларга карамыйча, яңаны салып йөри. Әлбәттә, барлык адәм балалары кебек, алар сөешә, кавыша, ә кавыша алмаганнарның берсе кояш батышына, икенчесе кояш чыгышына китеп барган чаклары да була.
Бу хикәяләрендә Шамов әле романтик һәм лирик. Лирика басып та киткәли. Кайвакыт лирикага берничә тамчы сентиментализм да тамгалап куя. Яшьләр бар җирдә, гыйшык-мәхәббәт бар җирдә сентиментализмсыз мөмкинмени!
Монда хикәяләренең исемнәрен әйтеп, санап, яисә эчтәлеген сөйләп тормыйбыз. Сөйләп бирергә азаплану аларны тәмсезләү генә булыр иде. Укучы аларны укыган, укымаганнары укыр, тик үз кулыңа алып, карбыз ашагандагы кебек, бөтен бит, борын, авыз белән чумып укыганда гына ул хикәяләрнең матурлыгын түкми-чәчми күңелгә сеңдереп калырга мөмкин.
Авыл мәдрәсәсендә Вафа мулладан эчкән белем юлга бәрәңге ашап чыгу кебек кенә: ындыр артына җиткәнче үк төшеп кала. Аннары заман да бүтән. Рабфакны тәмамлаганнан соң, Шамов, укуын дәвам итү өчен, Мәскәү университетына керә. Уку еллары бер үк вакытта аның каләменең чарлану еллары да булды. Хәзер инде ул хикәяче генә түгел, публицист та: тормыш көн тәртибенә куйган төрле-төрле мәсьәләләр хакында ул Мәскәүдәге татарча газеталарга, журналларга мәкаләләр яза, татар фольклоры белән кызыксына, шушы темада эзләнә...
Аның күп хикәяләре шушы Мәскәүдә укыган чакта язылган. Хикәяләрнең исемнәрен атап тормыйбыз дип әйткән булсак та, арадан берсенең исемен әйтеп китмичә булмый. Үз хикәяләре арасында гына түгел, бөтен татар әдәбиятында шедевр дип аталырга тиешле, заманны гаҗәп нечкә һәм оста бирүе белән классик әсәр саналырга тиешле бер повесте бар Шамовның - ул "Рәүфә". Биредә Шамовның яшьрәк чагында язган романтик һәм лирик хикәяләре белән рәттән, әйе, шушы нечкә тойгы, нәфис хисләр белән тулы хикәяләре белән рәттән, шул ук яшь чагында язган, каты чырайлы рәхимсез тормыштан умырып алынган "Рәүфә" повестен аерым рәвештә телгә алып үтәсем килде.
Университеттан соң яңадан Казан каласы. Ул Татарстан нәшриятына эшкә керә. Рус әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү белән мавыгып китә һәм көчен кая куярга белмәгән яшь каләм остасы бер-бер артлы калын-калын рус романнарын татар укучыларына тәрҗемә итеп бирә. Саный башласаң, алар бик күп. Тик шулар арасында рус әдәбиятының нигез ташлары, гранит кыялары булган А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой әсәрләре дә барлыгын әйтеп узыйк.
Афзал Шамовның әле теге хикәяләрендә дә юмор чаткылары ялтырап китә иде. Инде "Рәүфә"дә үк авторның юморга сәләтен күрәбез. Соңрак, 35-38 елларда, ул баштанаяк юморга гына корылган хикәяләр дә язып ташлады. Халык җырларын җыю, бастыру эшләре дә шушы елларга туры килә.
Әдәбиятыбызда кырык елга якын хезмәт иткән кеше турында кыска гына мәкаләдә барын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Бу кырык ел зур иҗади хезмәт һәм әллә никадәр вакыйгалар белән тулы. Без әле Шамовның озак еллар китап нәшриятында редакторлык хезмәте үтәвен әйтмәгәнбез икән. Редакторлык хезмәте, энә белән кое казу кебек, зур чыдамлык һәм өстәвенә зур белем дә таләп итә торган хезмәт булганлыктан, Шамовның бу өлкәдә никадәр энергия һәм көч куйган булуын аңлау кыен түгел.
Бөек Ватан сугышында Афзал Шамов фронт газеталарында хәрби корреспондент булып эшләде. Бәрән якалы ак тун. Малахай. Зур киез итек. Билдә - пистолет. Кесәдә блокнот. Күкрәктә язучы йөрәге. Роталарга, взводларга хәтле барып, сугышчылар белән куна-төнә йөреп, газета өчен материаллар җыйды. Газетада ул һәм хәбәрче, һәм хикәяче, һәм очеркист, һәм корректор, һәм редактор булды, фронтта эш талымлап тору булмый иде: кайсын кушалар, шунсын эшлисең. Сугышны ул Белоруссия сазламыкларыннан башлап, Ерак Көнчыгышта, Кытай туфрагында тәмам итте.
Шамов үзенең яшь чакта язган хикәяләрендә романтик һәм лирик булган кебек, сугыш вакытында язган хикәяләрендә дә лирик, романтик. Бу сыйфатлар аның иҗатына хас сыйфатлар булып калды.
Хикәяләренең барсы да диярлек рус теленә тәрҗемә ителгән. Мәскәүдә басылып чыккан булуын да әйтеп китү артык булмас.
Бүгенге көндә Афзал Шамов Татарстан Язучылары союзы председателе булып эшли һәм, зур гына язучылар коллективының башында торып, Татарстанда әдәби хәрәкәт белән җитәкчелек итә.
1912 елны әле Шамов түгел, Афзал да түгел, ә бары тик Әбзәлетдин исемле бер малай чагында, ул күп итеп каен агачлары утырткан иде. Ул каеннар хәзер дә исән. Алар инде илле яшьлек зур каеннарга әйләнеп, җәй көннәре ямь-яшел булып, авылның бер почмагына күркәмлек һәм ямь биреп тора. Авылда аларны Афзал Шамов каеннары дип йөртәләр. Әдәбиятта да Афзал Шамов хикәяләре дип йөртелә торган матур бер почмак бар. Авылдагы каеннар үзенә бер күркәм дөнья булган кебек, хикәяләр дә үзләренә бер матур дөнья. Ул дөньяда без үзебезнең замандашларыбызны, үзебезнең матур яшьлегебезне күрәбез һәм катлаулы да, кыен да, гүзәл дә булган чорыбызның кайнар сулышын тоябыз.
Ибраһим ГАЗИ.
1961 ел.
.1959 ел. А.Шамов кызы Әлфия белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: