Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шәхесләребез

Дан яулаган татар

Милләттәшебез Галимҗан Хөсәенов «Спартак»та ил күләмендә, СССР җыелма командасында уйнап, халыкара аренада танылды. Һәр ике команданың данга күмелеп йөргән чагы нәкъ менә Хөсәенов дәверенә туры килә.

Казанны күптәннән инде «Россиянең спорт башкаласы» дип йөртәләр. Асылда да спортның һәр төре буенча диярлек бик талантлы спортчыларыбыз бар.


Футболчы милләттәшебез, якташыбыз Галимҗан Хөсәенов – шундыйларның берсе. Бу исемне өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерли. Галимҗан – совет футболында күп илләр гизгән, атказанган Лев Яшин, Анзор Кавазашвили, Виктор Шустиков, Игорь Нетто, Эдуард Стрельцов, Слава Метревили, Михаил Месхи, Виктор Понедельник, Олег Блохин һәм Казанда үсеп чыккан Виктор Колотов белән бергә уйнаган спортчы. Алардан соң дөнья тоткан татар егетләре Ринат Дасаев һәм Вәгыйз Һидиятуллин да СССР җыелма командасында уйнап, дөнья күләмендә  танылды.

Галимҗан – республикабызның Норлат районы Яңа Иглай авылында туып-үскән, җанлы һәм әдәпле егет иде. Егерменче гасырда, татарлардан беренче буларак, Олимпия уеннарында бронза медаль алды. Үзе уйный торган Мәскәү «Спартаг»ын да, СССР җыелма командасын да күп тапкыр авыр хәлдән чыгарды.

Г.Хөсәенов кечкенә буйлы иде, нибары 164 сантиметр. Авырлыгы да бәләкәй – 64 килограмм. Менә шушы спортчы дөньядагы иң атаклы футбол капкачыларының котын алып яшәде. «Кечкенә булса да, төш кенә», дип нәкъ аның кебекләр турында әйтәләр. Бу төз сында көчле рух, таза куллар, киң күкрәк, җитез аяклар! Нык кул һәм йөгерек аяк мускуллары балачактан ук туган як җилләре җегәрен сеңдергән. «Көч һәм җитезлек, түземлелек һәм чыдамлык сыйфатлары аңа бала чагында ук йөзү белән мавыгудан килгәндер. Малайлар арасында ук Куйбышев (хәзер Самара) чемпионы исемен ала. Буе кечкенә булса да, баскетболга йөри, җиңел атлетикада көчен сынап карый, – дип яза журналист Мәгъ­сүм Гәрәев бер мәкаләсендә. – Сәламәт рух әнисе Зәмзәмия апа сабырлыгы аша сеңгән. Калкан күкрәк – әтисе Салих абый­дан, хәрби кешедән. Кыюлык, тәвәкәллек сыйфатлары ягыннан да Галимҗан әтисе ягына тарткан». 

Өлкән буын спорт сөючеләр хәтерлидер, ул чорда, сезон тәмамлангач, һәр илнең 11 иң оста футболчысы игълан ителде. Милли чемпионатлар, кубоклар өчен ярышларда, халыкара турнир-очрашуларда алган бәяләр буенча эшләнде бу. Теге яки бу уенчы үзе уйнаган чорда ничә мәртәбә шушы исемлеккә эләккән? Шуларны саныйлар һәм осталар сафында иң күп булганы гасыр командасында үз урынын ала. Бик гади һәм үтә гадел принцип! 

Гасыр командасы менә шушы уенчылардан торган: Анзор Кавазашвили, Валентин Афонин, Михаил Фоменко, Виктор Шустиков, Виктор Матвиенко, Валерий Маслов, Галимҗан Хөсәенов, Анатолий Исаев, Валентин Иванов, Эдуард Стрельцов, Эдуард Малофеев. Гасырның җыелма командасы безнең илдә генә төзелгән һәм ул футбол тарихында уникаль вакыйгалардан санала. Үз заманнарының атаклы унбер уенчысы, атказанган спорт остасы исемен алган унбер кеше, соңыннан тренерларның югары мәктәбен тәмамлаган, футбол турында бик тә күп мәгълүматлы унбер шәхес. Мәгъсүм Гәрәев белдергәнчә, алар үз командаларының «баш мие» дә, «йөрәге» дә була ала иде. Һәм уеннары һәм акыллары белән.  Алар – футболда классиклар.

Милләттәшебез Галимҗан Хөсәенов «Спартак»та ил күләмендә, СССР җыелма командасында уйнап, халыкара аренада танылды. Һәр ике команданың данга күмелеп йөргән чагы нәкъ менә Хөсәенов дәверенә туры килә.

Г.Хөсәенов 1937 елның 27 июлендә туган. Егерме яше тулган елны ул Куйбышевта гидротехника техникумын тәмамлый. Белеме физика, математика фәннәре белән бәйле. Димәк, егетнең хәтере яхшы. Ул авыр мәсьәләләрне катлаулы формулалар  ярдәмендә җиңел юл белән чишәргә өйрәнә.

Техникумны тәмамлауга, Галимҗанны совет футболының иң югары классында уйнаучы «Крылья Советов» (Куйбышев) командасына чакыралар. Икенче эшелон саналган «Б» классында  бөтенләй уйнамыйча шундый коллективка эләгү,  әлбәттә, зур дәрәҗә була. 

«Крылья Советов» Мәскәүдә «Спартак», «Динамо», «Торпедо», «Локомотив», «ЦСКА» кебек атаклы клублар белән очрашканда шул заманның күпне күргән  тренерлары яшь уенчы уенына игътибар итми калмый. 1957 елның көзендә Г.Хөсәенов СССР җыелма командасына чакырыла. Әмма ул илнең төп командасында ике тайм уйнарлык дәрәҗәдә булмый әле. Яшел мәйданга унбиш минутка гына чыгып керә, шулай да тренерлар аның уеныннан канәгать кала. Аның тырышлыгына, тиз йөгерүенә, кара эштән тартынмавына игътибар итәләр. 

Куйбышев белән Мәскәү арасын таптый-таптый өч сезон үтеп китә, «Крылья Советов» өчен кара көннәр килә. 1960 елда ул «А» классыннан төшеп кала. Ә Хөсәеновны «Спартак»ка чакыралар, ул ризалаша, бер үк вакытта илнең җыелма командасында да даими катнаша башлый. 

Әдәпле, командашларына игътибарлы булуы, ягымлы сөйләшүе өчен яраталар аны. Җан җылысы бөркелеп тора аннан. «Спартак»ны чемпион һәм кубок иясе иткән уеннарда да Хөсәеновның өлеше зур була. Гадәттә көндәшләре капкасына хәлит­кеч тупны ул кертә, яисә иптәшләренә шундый мөмкинлек тудыра.  1965 елда ил кубогы финалында «Спартак» Минск «Динамо»сын 2:1 исәбенә җиңә. Ике тупны да капитан Хөсәенов кертә.

1962, 1963, 1965 һәм 1969 елларда ил күләмендә балкып йөрүче «Спартак» командасын Г.Хөсәеновтан башка күз алдына китереп булмый. Уенчы буларак кына түгел, капитан буларак та Галимҗан гомере буе моның белән горурланып яши. Татарстанның кечкенә генә авылыннан чык­кан малай Мәскәү командасын җитәкли, аның җиңүләрен тәэмин итә. 

СССР җыелма командасының Европа һәм дөнья күләмендә иң зур  казанышлар яулаган чоры узган гасырның алтмышынчы елларына туры килә. Европа кубогын яулап алу, ике тапкыр дөнья чемпионаты финалында катнашу һәм Англиядән бронза медаль алып кайту кебек сөенечле көннәр бар иде безнең. Татар футболчысы Г.Хөсәенов шушы вакыйгаларның үзәгендә кайнады.

1960 елда СССР командасы Испаниядә Европа кубогына ярышлар финалында югославлар белән очрашты. Безнекеләр 2:1 исәбе белән җиңде. Бу совет футболы тарихында Европада беренче тапкыр кубок алуыбыз иде. 

Г.Хөсәенов – татар футболчыларыннан ике тапкыр дөнья чемпионаты финалында катнашкан бердәнбер спортчы. Чилида аны (1962 ел) Уругвай командасына каршы уенга чыгаралар. Англиядә (1966 ел) ул барлык уеннарда катнаша. Лондоннан безнең команда дүртенче урын һәм бронза медальләр белән кайта. Шул медальләрнең берсе Галимҗанда иде. 

Г.Хөсәенов бала чагыннан бирле чәй яраткан икән. 1967 елда башкалада футбол сезоны ачылуга багышланган турнирда «Спартак» «Динамо» белән уйнаганда «Вечерняя Москва» газетасы редакциясе иң яхшы уенчыга махсус приз рәвешендә самавыр бүләк итәргә була. Ул чорда электр самавырларын табу да җиңел булмый әле. Бөтен сәләтен, көчен биреп тырышып уйный Галимҗан. Стадиондагы 100 мең кеше алдында самавыр аңа тапшырыла.  

Галимҗан яшь футболчылар белән эшләргә ярата. Моның җитди сәбәбен дуслары аларның бер генә балалары булуы һәм аның вакытсыз үлемендә күрәләр. Кызлары матур гына үсеп килгәндә гаиләләрендә фаҗига була. Мәктәпкә керәсе елында кызлары тугызынчы кат балконыннан  егылып төшеп үлә. Любовь Матвеевна һәм Галимҗан Салих улы бу фаҗигане бик авыр кичерә. Бер атна эчендә яши торган урыннарын һәм фатирдагы җиһазларының һәммәсен алыштыралар. Бу вакыйга Хөсәеновның зур футболдан киткән чорга туры килә һәм ул аның эшчәнлегенә зур йогынты ясый. 

Англиядә футбол уенына 100 ел тулу уңаеннан белешмә китап чыгарыла. Ул шушы чорда иң атаклы булган һәм уен үзенчәлекләре белән башкалардан нык аерылып торган футбол талантларына багышлана. Китапта «Нәни гигантлар» дигән бүлек тә бар икән. Анда инглиз Алек Джеймс, Италия клубларында уйнаган аргентин Омар Сивари һәм татар егете Галимҗан Хөсәенов турында язылган. Өчесенең дә буйлары 165 сантиметрдан ким була. Ярым сакчылар булсалар да, капкачылар өчен иң дәһшәтле һөҗүмчеләр булып калалар. Баш белән бәреп уйнауда да гулливерлардан калышмыйлар.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев