Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

«Дакар» чемпионы Эдуард Николаев: «Кешеләр белән үз телемдә - татарча аралашырга омтылам»

Россиянең танылган автоузышчысы, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, «Ралли Дакар» узышлары җиңүчесе Эдуард Николаевны Инстаграм социаль челтәрендә еш күзәтеп барабыз.

Ул да без язган постларны карап бара, үз фикерен белдерә. Быелгы узышлар алдыннан Эдуард Валентинович үз аккаунтына саф татарча «Аллага тапшырдык» дип язып, үзенә карата булган игътибарны тагын да арттырды. Спортчы белән туган телебездә сөйләшәсе, аның уй-фикерләрен тыңлыйсы килеп китте. Бәхетебезгә, Эдуард Николаев – аралашучан, мин-минлекне белми торган эчкерсез һәм гади татар егете булып чыкты!

Гыйнвар аенда гына «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2022» ралли-марафонында катнашып, янәдән Россиягә җиңү алып кайтты. «Домодедово» аэропортында автоузышчыларны туганнары-дуслары, якыннары гына түгел, ә төркем-төркем җанатарлары, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре дә каршы алды. Тантаналы чарасыннан соң, без дә Эдуард Николаев белән телефон аша элемтәгә кердек, данлыклы спортчы белән җылы әңгәмә кордык. 

– Эдуард Валентинович, сезне чын күңелдән чираттагы олы җиңүегез белән котлыйбыз. Алга таба да Аллаһы Тәгалә яңа үрләр яуларга насыйп итсен! Билгеле, әлеге уңышларыгызда якыннарыгызның да өлеше зурдыр. Алар белән якыннанрак таныштырып үтегез әле. Әти-әниләрегез кемнәр? 

– Әнием – тумышы белән Чаллыдан, ул вакытларда шәһәребез Брежнев исемен йөртә иде, әтием исә – Зәй районы Дүртмунча авылыннан. Әнием – милләте буенча татар, әтием – керәшен. Исем-фамилиям русча яңгыраса да, мин мәктәптә татар төркемендә белем алдым, туган телебездә бик күп китаплар укыдым. Балачакта ялларны, каникулларны әтием ягыннан әбием янында үткәрдем. Ул русча сөйләшми иде. Шул рәвешле мин аның белән татарча аралашып, саф татар мохитендә тәрбияләнеп үстем. Шуңа да туган телебезне камил беләм. Моңа мин чиксез шатмын.  

 

 

 

– Спорт белән ничек мавыга башладыгыз? Беренче зур ярышларыгызны хәтерлисезме? 

– Спорттагы карьерам гимнастикадан башланып китте. Мин 8 ел ныклап спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Әтием исә мотоспорт, автоспорт белән мавыга иде. Кечкенәдән шулай мотор «үкерүен» тыңлап үскәнгә, тора-бара үзем дә автоспортка тартыла башлаганмындыр. 11 яшемнән мине картингка бирделәр. Анда 16 яшемә кадәр шөгыльләндем. Ул чакта инде Чаллыда легендар «КАМАЗ-мастер» командасы булуын да белә идем. Әлеге данлыклы машиналарның руле артында йөрергә хыялландым.
Бүгенгедәй хәтеремдә: картодромда чираттагы ярышлар вакыты иде. Анда «КАМАЗ-мастер» командасының танылган җитәкчесе Семен Семенович Якубов килде. Ул безне, автоспортның үсеп килүче яшь буын вәкилләрен, карарга килгән иде. Данлыклы спортчы безнең белән сөйләште, уй-фикерләребез белән кызыксынды. Һәм нәтиҗәдә Семен Семенович миңа үз командаларына кушылырга тәкъдим итте. Әлеге чакыруны мин бик шатланып кабул иттем. Әлбәттә, мине тиз генә командага алмадылар. Биредә дә, армиядәге кебек, ут-суларны, үтә алмаслык киртәләрне ерып чыгарга туры килде. Мин ул вакытта ук үземне команда пилоты итеп күз алдына китерә идем. Әлеге хыялым мине бары алга барырга, бирешмәскә өйрәтте дә инде. Башта, билгеле, вак-төяк эшләрне башкардым, техниканы юдым, чистарттым. «Дакар»га зур машиналарны әзерләп җибәреп, каршы алып тора идем. Аннары мине экипаж механигы итеп куйдылар. Ул вакытта Илгизәр Мәрдиев белән дә, Владимир Чагин белән дә йөрдем. Алардан бик күп нәрсәләргә өйрәндем, узышчылар әйткән һәр сүзне сеңдереп бардым. Нәкъ менә әлеге остазларым ярдәмендә мин Россия чемпионатларында да катнаша башладым. 

2011 елда тәүге тапкыр үземне «Дакар» раллиенда сынадым һәм 3нче урынны яуладым. Әнә шулай «КАМАЗ-мастер» командасында пилот тормышым башланып китте. Гади көннәрдә исә мин сынаулар һәм спорт машиналарын модернизацияләү инженеры булып хезмәт куям. Безне ярышлар вакытында гына эшлиләр дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Бу ялгыш фикер. Без көн саен иртүк торып эшкә йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез, булачак ярышларга әзерләнәбез, узышларда катнашачак «КАМАЗ» спорт машиналарын җыябыз.

– Чираттагы «Дакар»га чыгып киткәндә сез Инстаграм битегезгә «Аллага тапшырып» дип, пост урнаштырдыгыз. Гадәти тормышта да татарча сөйләшәсезме? Бәлки сезнең гаиләдә нинди дә булса традицияләр бардыр? 

– Әгәр дә кешенең татарча сөйләшүен белсәм, мин дә аның белән татарча аралашырга омтылам. Бу үзем өчен дә әйбәт – шул рәвешле туган телемне ныгытып торам! Күп вакыт, билгеле, русча сөйләшергә туры килә: эштә яисә ярышларга киткәндә, командировкалар вакытында... Әйтергә кирәк, Инстаграмда язылучыларым арасында да татарлар бик күп, алар татарча язалар, татарча теләкләрен ирештерәләр. Бу – искиткеч күренеш! Мин моңа сокланам! Аларга да татарча җавап бирәм. Постларны да шунлыктан туган телемдә дә язам. Татар булуым, Татарстанда яшәвем белән чиксез горурланам! Әле кайвакыт җитәкчеләр белән дә татарча аралашырга тырышам, мине бу эшемдә хуплаучылар күп.  

Традицияләргә килгәндә, алар бар, әлбәттә. Әмма без теләгәнчә үк күп түгел. Командага килгәндә, һәр ярыш алдыннан без бергәләшеп утырабыз да, белгән догаларыбызны укыйбыз. Әнием дә бу адымымны хуплый. Озын юлга «Бисмилләһ»сез чыкмыйбыз. Моннан тыш старт алдыннан да, болай көндәлектә дә мин һәрвакыт «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтергә онытмыйм. Әбием дә намазны бер дә калдырмады, ә мин исә боларның барысын да күреп үскән егет. Гомумән, татар халкының бик матур традицияләре бар, мин аларның барысын да хөрмәт итәм.

 

 

 – Эдуард Валентинович, узышлар сезнең өчен нәрсә ул? Азарт кына түгелдер? 

– Бу – минем тормыш рәвешем. Мин балачактан ук спорт дөньясында бит. Һәм яшүсмер чактагы әлеге мавыгуым миңа яраткан эшемә юл ачты. Моннан тыш мин бар дөньяга үз кулларыбыз белән җыйган «КАМАЗ» машинасын күрсәтә алуыбыз белән дә горурланам. Без бит туган җиребездә – үзебезнең Чаллыда чыккан машиналарны халыкара аренада тәкъдим итәбез. Зур ярышларда безнең «КАМАЗ»лардан кала Scania, MAN, Mercedes, Volvo, Renault кебек данлыклы машиналар, танылган компанияләр дә чыгыш ясый. Һәм алар арасында безнең «КАМАЗ»лар инде 19 тапкыр җиңү яулады! Бу – безнең өчен зур горурлык! Киләчәктә дә үз йөзебезне, имиджыбызны саклап калу өчен без һәрвакыт узыш машиналарын яңартып, осталыгыбызны чарлап торырга тиеш. Бу – замана таләбе, әлбәттә. Безнең көндәшләр дә бер урында гына басып тормыйлар бит. 

– Бүгенге көндә тагын нинди ярышларга әзерләнәсез?

– Пандемия булу сәбәпле, зур узышлар җәй урталарына гына билгеләнде. Сүзем «Ефәк юл» халыкара раллие хакында. Аңа Әстерхан шәһәрендә старт биреләчәк. Бу ралли Чечен республикасы аша узачак. Ә финиш Мәскәү шәһәрендә булыр дип планлаштырыла. Әлеге ярышларга бик күп танылган командаларның килүе көтелә. Раллига 6 июльдә старт бирелергә тиеш.
Үзебезнең спорт җыелмасы ярышларын үткәрү нияте дә бар. Әлеге ярышлар шундый ук автоузышлар, тик команда пилотлары өчен генә оештырылуы белән аерылып торачак. Бу чараны апрель азаклары, яисә май башларында уздырырга исәп тотабыз. 

– Үзегез нинди автомобильдә йөрисез? 

– Toyota кроссоверында. Узышларда «КАМАЗ»ны иярләсәм, көндәлек тормышта да шул йөк машинасына охшаган автомобильне сайладым. 

 

 

– Сезне полиция хезмәткәрләре туктатканы бармы? Таныйлармы? Бәлки штрафларыгыз да бардыр? 

– Штрафсыз гына булмый шул (көлә). Безнең Татарстан юлларында камералар урнаштырылганын беләсез инде. Мин моны хуплыйм. Бу безне, машина йөртүчеләрне, җаваплы булырга, дисциплина сакларга өйрәтә. Аннары 40, 60 км сәгать белән барырга дигән юл билгеләренә игътибар итмичә калгалыйм шул. Шунлыктан, еш булмаса да, штрафлар килгәли. Үземне тыеп та торам әле! Юлларда сак булырга, ашыкмыйча йөрергә дигән уйлар башымнан бер дә китми. Минем моның өчен башка мөмкинлегем да бар бит – ул да булса ралли, картинг-клуб (көлә). Полиция хезмәткәрләренең дә туктатканы бар, алар безне таныйлар. Бу, әлбәттә, бик сөендерә! 

– Раллига әзерлек сездән күп көч таләп итә бит. Монда үзеңне яхшы физик формада тоту да кирәк. Төп эшегездән кала әле тренировкаларга да йөрисездер. Моннан тыш туклану мәсьәләләренә дә җитди игътибар биреләдер? Ярышлар вакытында имгәнүләр дә алганыгыз бардыр? 

– Сез әйткәннәрнең барысы да бар. Ярышларга әзерлек вакытында без актив рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнәбез. Бу чорда безнең белән диетологлар, һәм хәтта Мәскәүдән килеп Олимпия комитеты инновацион үзәге белгечләре дә шөгыльләнәләр. Алар күнегүләрнең графигын төзиләр, киңәшләр бирәләр, гомумән, безне контрольдә тоталар. Имгәнүләргә килгәндә, кызганычка каршы, алар да була. Кулымны сындырганымны мәңге онытасым юк. Табиблар эзләп миңа хәтта Курганга барырга туры килде. Анда кулымны урынына утырттылар, соңыннан озакка сузылган реабилитация кирәк булды. Гомумән, профессиональ спорт имгәнүләрсез булмый. Инде сәламәтлегем генә какшамасын! Узышлар вакытында бөтен организм стресс кичерә бит. Кабина эчендә бик каты селкетә, монда аркага, муенга, аякларга, кулларга да зыян килә. Мондый хәл булмасын өчен, һичшиксез, белгечләр киңәшләрен тотып, эш йөртәбез. 

– Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.

– Шәхси тормышымның шәхси булып калуын телим. Аллаһка шөкер, барысы да тәртиптә. Яраткан тормыш иптәшем, балаларым бар. Сабыйларым минем ярышка киткәнемне дә, кайтканымны да – бөтенесен дә белеп торалар. Ярышлар вакытында да балаларымның мине карауларын беләм! Гаиләм миңа һәрьяклап теләктәшлек белдерә. Шунысы иң мөһиме. 

– Сезнең буш вакыт бармы? Аны ничек уздырасыз? 

– Буш вакытым, кызганычка каршы, бик аз. Без, спортчыларга, һәрвакыт формада булырга кирәк. Әмма дә ләкин ял көннәре, отпусклар була. Бу вакытны мин гаиләм белән үткәрәм. Җәй көннәрендә диңгез буена ял итәргә яратабыз, кыш айларында исә чаңгыда шуабыз. Сноубордта да йөрергә яратам. 

 

 

– Яраткан ризыгыгыз нинди?

– Мин ашарга бик яратам. Иң яратканнары, әлбәттә, безнең татар халык ашлары: бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, токмачлы аш... Чәй ризыкларын да яратам, бишбармак, бавырсак булса – бернәрсә дә кирәкми. Татарлар бит сөт белән тәмләп, каты итеп чәй эчәргә яраталар. Мин дә искәрмә түгел (көлә). 

– Тормыш девизигыз нинди? 

– Туктап тормаска, һәракыт алга барырга дигән девиз белән яшим. Үрнәк алырлык кешеләребез дә шактый. Мисал өчен, безнең җитәкчебез Владимир Чагин «Дакар» ярышларында җиңүләр буенча рекорд куйган кеше. Ул бу узышларда 7 тапкыр беренчелекне яулады. Минем әлегә 5 җиңүем бар. Аллаһ боерса, әлеге күрсәткечне тагын да яхшыртасы иде. Шундый планнар белән янып яшим.

– Эдуард Николаев «Шәһри Чаллы» газетасы укучыларына нинди киңәшләр бирер иде? 

– Сезгә, беренче чиратта, безне күзәтеп баруыгызга, безнең өчен җан атып торуыгызга рәхмәт әйтәсем килә. Безгә язган матур хатларыгыз, эчкерсез теләкләрегез өчен дә рәхмәт. «Шәһри Чаллы» газетасында эшләүчеләргә дә, аның укучыларына да бары уңышлар теләп калам. Газетагыз үссен, яңарсын, кызыклы материаллар белән тулыланып торсын, укучыларыгыз саны да артсын. Бүгенге көндә кеше өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Аллаһ Тәгалә шуннан мәхрүм итмәсен! 

– Эдуард Валентинович, шундый җылы әңгәмә өчен рәхмәт. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын! 

Фотолар: https://kamazmaster.ru/ сайтыннан алынды

 

Гөлия Ибатуллина

"Шәһри Чаллы"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев