Мәдәни җомга

ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ – УРТАК ГОРУРЛЫГЫБЫЗ

Быел 12 декабрьдә дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, кыргыз һәм татар халкының бөек улы Чыңгыз Терекол улы Айтматовның тууына 85 ел тула. Шушы уңайдан Мәскәүдә һәм Татарстанда күп кенә чаралар булып узды. Бөек әдипнең юбилеена багышланган тантаналар Русия башкаласында башланып китте. М.Рудомино исемендәге Чит илләр әдәбияте китапханәсендә Чыңгыз...

Быел 12 декабрьдә дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, кыргыз һәм татар халкының бөек улы Чыңгыз Терекол улы Айтматовның тууына 85 ел тула. Шушы уңайдан Мәскәүдә һәм Татарстанда күп кенә чаралар булып узды. Бөек әдипнең юбилеена багышланган тантаналар Русия башкаласында башланып китте.


М.Рудомино исемендәге Чит илләр әдәбияте китапханәсендә Чыңгыз Айтматовның һәйкәл бюстын ачу тантанасы булды. Анда РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев, Кыргызстанның Русиядәге илчесе Болот Җунусов, Әзәрбәйҗанның Русиядәге илчесе Полад Бюль-бюль оглы, Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев, язучының сеңлесе Роза Айтматова, Мәскәү Язучылар берлегенең беренче секретаре, Русиядә ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия әгъзасы Евгений Сидоров, Татарстанның РФдәге вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәтьяров, вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев, Татарстанның халык шагыйре, Русия Дәүләт бүләге иясе, РФ Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Ренат Харис һ.б. катнашты.

"Чыңгыз Айтматов - буыннарны тәрбияләгән язучы. Без аның китапларын үзебезнең һәм әти-әниләребезнең тормышы кебек укыдык, ул тасвирлаганнарга без тәгаен ышана идек", - диде РФ мәдәният министры урынбасары Г.Ивлиев. Р.Айтматова исә: "Абыемның бюсты дөньяның бөек фикер һәм акыл ияләре арасында торуына горурлык хисләре кичерәм", - дип белдерде. Ул шулай ук әти-әнисе, гаиләгә төшкән авырлыклар, абыйсы турында хатирәләре белән дә уртаклашты. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис үз чыгышында Мәскәүдә Чыңгыз Айтматовка һәйкәл-бюст ачылуны зур әдәби, иҗтимагый һәм сәяси вакыйга буларак кабул итүен әйтте. "Һәйкәлне ачу тантанасында, Чыңгыз Айтматов - бөтен дөнья язучысы, дип әйтелде. Мин моның белән килешәм. Әмма Чыңгыз Айтматов, барыннан да элек, ике халыкның - кыргыз белән татарның улы, - дип белдерде Р.Харис. - Аның әнисенең ата-бабасы - Татарстанның Кукмара төбәгеннән. Югары мәгърифәтле бу ханым татар халкының күпгасырлык мәдәниятен үзенә сеңдергән була. Әтисе ягыннан - биек тау менталитеты, әнисе ягыннан безнең Идел - дала-урман менталитеты кушылып, дөньяга әдәбият, фәлсәфә даһиен бирде".

* * *

Татарстанда Чыңгыз Айтматовның юбилеена багышлап үткәрелгән чараларда катнашу өчен республикага Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев җитәкчелегендәге делегация килде. Аның составында Кыргызстанның Русия Федерациясендәге илчесе Болот Җунусов, Кыргызстан Милли фәннәр академиясе вице-президенты Абдылдаҗан Акматалиев, язучының сеңлесе Роза Айтматова, Кыргызстанның РФдәге илчелегенең 2 нче секретаре Айым Колукиева, Кыргызстан илчелеге атташесы Чолпон Исмәгыйлева, кинорежиссер, сценарист, СССРның халык артисты Болот Шәмшиев бар иде.

Татарстан Дәүләт Советында Кыргызстан кунаклары белән очрашу дустанә җылы шартларда узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, делегацияне сәламләп, Татарстан белән Кыргызстан арасында мәдәният, фән һәм икътисад өлкәләрендә тыгыз хезмәттәшлек булуын билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе Чыңгыз Айтматов белән очрашулары һәм әңгәмә корулары белән бәйле хатирәләрен яңартты. "Без дөнья күләмендәге күренекле язучыны иң мәшһүр әдипләр һәм сәясәтчеләр белән бертигез дәрәҗәдә хөрмәт итәбез, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. - Ул үзе дә Татарстанга, Казанга килергә бик ярата иде".

Кыргызстан мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев делегация исеменнән үзләрен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан белән бәйләнешләребез күптәнге", - диде ул, һәм бу сүзләргә ачыклык кертеп, беренче кыргыз зыялыларының нәкъ менә Казанда белем алуын, биредә кыргыз телендә беренче гәзит чыгуын билгеләп үтте. Кыргызстанның РФдәге илчесе Болот Җунусов Татарстанның инновацион үсешен югары бәяләде һәм бу өлкәдә уртак проектларны тормышка ашыру җәһәтеннән кызыксынуын белдерде. "Казан федераль университетын сокланып карадык, студентлар өчен гаҗәеп әйбәт шартлар тудырылган", - диде Болот Җунусов һәм кыргыз яшьләре дә Казанда белем алсын иде, дигән теләк белдерде.

Яклар алга таба да хезмәттәшлек итү турында килеште.

* * *

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

"Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чараларның, Мәскәүдә башланып китеп, Казанда дәвам итүенә без бик шат, моның белән горурланабыз", - диде М.Шәймиев. Ул искәртеп үткәнчә, Чыңгыз Айтматов тормыш фәлсәфәсен төрки халыкларның бай рухи-әхлакый традицияләре, милли гореф-гадәтләре аша тасвирлаган һәм шуның белән аларның гаять зур мөмкинлеген киләчәк буынга тапшырырга кирәклеген күрсәткән.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе кунакларга Чыңгыз Айтматов белән соңгы очрашуы турында сөйләде: "Шулай килеп чыкты ки, без аны биредән Германиягә, клиникага озаттык. Ул 2008 елның маенда Казанга килгән иде. Без аның белән бабасы Хәмзә Абделвәлиевнең туган авылына - Мәчкәрәгә барырга җыендык. Анда әдипнең шәҗәрәсе саклана. Әмма язучының сәламәтлеге кинәт начарланды, ата-бабасының туган җиренә юлы өзелде..." - диде ул.

Очрашуда Роза Айтматова абыйсының исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән алып барыла торган эш, аерым алганда, Шекер авылында язучы туган йортны һәм Маймак станциясен торгызу турында сөйләде. Алар Чыңгыз Айтматовның күп әсәрләрендә телгә алына. Роза ханым Минтимер Шәймиевкә әтисе Терекол Айтматовка багышланган "Белые страницы истории" дигән истәлекләр китабын тапшырды. Министр Солтан Раев исә ноябрь аенда Бишкәктә Чыңгыз Айтматовка багышланган форум узачагын хәбәр итте.

"Чыңгыз Айтматов әсәрләрендә - дөнья фәлсәфәсе. Шуңа күрә алар һәрвакыттагыча актуаль һәм бүгенге тынгысыз дөньяда еллар узган саен кыйммәтләре арта бара. Аның иҗаты - зур байлык, аның бөтен тирәнлеген аңларга һәм тиешле дәрәҗәгә - дөнья мирасы дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Моны бергәләп эшләү сорала һәм без бу юнәлештә хезмәттәшлеккә әзер", - диде очрашу ахырында М.Шәймиев.

* * *

КФУның Филология һәм сәнгать институтында "Мәдәниятләрнең үзара бәйләнешендә Чыңгыз Айтматовның әдәби дөньясы" дип исемләнгән Халыкара конференция уздырылды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. Чара Чыңгыз Айтматовның "Хуш, Гөлсары" әсәре буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтү белән ачылып китте.

Җыенда катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде, университет коллективы котлавын КФУ президенты Мәкзюм Сәләхов җиткерде.

Конференциянең "Хуш, Гөлсары" әсәре буенча сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китүе юкка түгел иде. Бу сюжет бөек язучыга аеруча якын була. Повестьның баш герое - Танабай. Ул - Чыңгыз Айтматовның әнисенең әтисе, Кукмара районының Мәчкәрә авылында туып-үскән Хәмзә Абделвәлиев кебек үк, сәяси репрессияләр корбаны. Язучының сеңлесе Роза Айтматова конференциядә ясаган чыгышында әйтеп үткәнчә, ул, Казанга килгән саен, тарихи ватанына - Татарстанга бер тапкыр да кайта алмаган әнисе Нәгыймә апаны үкенеч белән дә искә төшерә икән. "Ул татар телен белә иде һәм аны гомер буе күңелендә саклады", - диде ул. Роза ханым күз яшьләре белән республика һәм университет җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Мине бу очрашу бик тәэсирләндерде, әнием җырларын искә төшердем. Мин татар халкына кыргыз делегациясен җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерәм. Бу - Татарстанны яраткан Чыңгыз Айтматовка карата хөрмәтегез. Аның биредә дуслары күп иде", - диде ул.

* * *

Республика "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы бинасында Кыргызстан кунаклары журналистлар белән очрашты. Биредә Роза Айтматова әтиләре Тереколның, репрессияләнеп, атып үтерелүе, шуннан соң гаиләнең авыр хәлдә калуы, 9 яшьлек Чыңгызга һәм әниләре Нәгыймә апага гаиләне туендыру вазифасы йөкләнүе, әнисенең шактый вакытлар эшкә урнаша алмавы, әтисенең җирләнгән урынын бик озак еллар эзләүләре турында сөйләде. Роза ханым гаилә тарихы турында "Белые страницы истории" дигән китап та язган. Язучының күп әсәрләрен экранлаштырган Болот Шәмшиев исә, бу китапка нигезләнеп, Татарстан белән берлектә фильм төшерергә тәкъдим итте.

ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Ч.Айтматов дөньяда иң күп укыла һәм нәшер ителә торган язучы санала. Аның әсәрләре 128 илдә 176 телдә 100 миллионнан артык тираж белән басылган.

Мәшһүр язучының бай әдәби мирасы турында сүз ТР Милли китапханәсендә дә дәвам итте. Биредә Ч.Айтматовка багышланган "Халыкның рухи терәге" дигән күргәзмә ачылды һәм республиканың иҗат зыялылары Кыргызстан делегациясе белән очрашты. Биредә шулай ук Чыңгыз Айтматовның татарча "Повестьлар" китабы тәкъдим ителде. Шул ук көнне ТР Халыклар дуслыгы йортында "Чыңгыз Айтматов галәме" дигән фотокүргәзмә ачылды, биредә кунаклар кыргыз диаспорасы белән очрашты. Моннан тыш, Казанның "Мир" кинотеатрында Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кыргызстан делегациясе белән (уңнан: Кыргызстанның Русиядәге илчесе Болот Җунусов, язучының сеңлесе Роза Айтматова, Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев, кинорежиссер Болот Шәмшиев).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: