Мәдәни җомга

ӨЧЕСЕ ДӘ - МОҢНАР ИЛЕННӘН

Әле генә үтеп киткән елның октябрендә халык аһәңсазы, «Тукай маршы» авторы Заһидулла Яруллинның 125 еллыгы билгеләп үтелде. Ә инде быелның 1 гыйнварында атаклы «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулды. Заһидулла Яруллин 1888 елда Мамадыш өязенең Кече Сөн авылында дөньяга килә. Малай 5 яшеннән тома ятим кала, төрле...

Әле генә үтеп киткән елның октябрендә халык аһәңсазы, «Тукай маршы» авторы Заһидулла Яруллинның 125 еллыгы билгеләп үтелде. Ә инде быелның 1 гыйнварында атаклы «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулды.


Заһидулла Яруллин 1888 елда Мамадыш өязенең Кече Сөн авылында дөньяга килә. Малай 5 яшеннән тома ятим кала, төрле гаиләләрдә тәрбияләнә. Үсә төшкәч, Чистай, Сембер, Уфа, Самара, Оренбур шәһәрләрен гизеп, 1908 елны Казан каласына аяк баса. «Болгар» номерларында Тукай белән дә еш очраша. Сәйдәш, Шиһап Әхмәров, Фатих Әмирхан, Солтан Габәши кебек затлар белән аралашып яши. Бу чорда ул күп кенә җырлар иҗат итә. Аңа иң зурдан китергән әсәрләрнең берсе - «Тукай маршы», әлбәттә.

Халык рухының зурлыгын, бөеклеген әйтеп бирү өчен сәнгатьтә кайчак бер әсәр дә җитә. Тукай вафатыннан соң андый әсәрне Заһидулла Яруллин иҗат итә. Ул халкыбыз күңелендә мәңгелеккә үз урынын алды.

...Дәрья сулары кайный, кояш-йолдызлары белән бөтен җиһан чайкала, һәрбер үлән, агач, яфрак елый. Кылган эшләрең дөньяның кайсы да булса җирен яктыртырмы? Адәм баласы - көньяшәр күбәләк түгел. Ул тәне белән дә, рухы белән дә көчле, үлем каршында тезләнүне белми. Үлем - яшәүнең халык күңеленә күчә баруының башы гына. Үзеңдәге зурлыкның намын югары тот, кешем!

«Тукай маршы»ның моңнары әнә шулай дип иңри сыман...

Заһидулла аганың кече улы Мирсәет Яруллин белән очрашуларның берсендә мин аңардан: «Әтиегезне ничегрәк хәтерлисез?» - дип сораган идем. Ул болай дип җавап бирде:

- Әтием вафат булганда миңа 26 яшь иде инде. Соңгы елларда ул гаиләсе белән шәһәрдә яшәде. Ләкин, май айлары җитүгә, әни белән авылга торырга кайтып китәләр иде. Ул 1964 елның көзендә туган авылы Кече Сөндә дөнья куйды. Хәле бик авыр иде, ара-тирә генә аңына килгәләде. Кызганыч, васыять-мазар әйтергә дә мөмкинлеге булмады... Ничегрәк хәтерлимме? Ул бар табигате белән йомшак күңелле кеше иде. Радиодан бер-бер матур музыка, моң ишетеп алса, тәмам мөкиббән китә, сихерләнә, хәтта кайчак күзләреннән яшь атылып чыга. Үзе ясаган гармуннарда озын көйләрне, халык җырларын еш уйный иде. Яхшы сыйфатлы күн, җиз чыбык, почмак калайларын, гармун телләрен музпрокаттагы дусларыннан алып кайта иде... Безнең Мамадыш якларына артистлар килеп чыктымы, әти янына керми калмас иде. Гармунчы Фәйзулла Туишев, композиторлар Сара Садыйкова, Фәтхерахман Әхмәдиев һәм тагын күпләр истә калган. Фольклорчы Хәмит ага Ярми килгәннән соң әтинең Тукай белән очрашулары хакында сөйләгәннәре истә. Бик тә озаклап сөйләде, тик мин, балык кыздыру белән мәшгуль булганлыктан, күп өлешен ишетмичәрәк калдым (Искәрмә: әлеге сөйләшү язылган магнитофон тасмасы Тел әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә сакланган булырга тиеш).

Заһидулла Яруллин - фаҗигале язмышлы кеше. Аның улы Фәрит Яруллин да үзенең «Шүрәле» балетын сәхнәләрдә күрмичә кала, аны тиз арада сугышка алалар. 1943 елның көзендә әтисенә «хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле кәгазь кисәге генә килә. Фәритнең каберен, күп эзләнүләр нәтиҗәсендә, 40 елдан соң гына (!) табу һәм ачыклау мөмкин булды. Мин болар хакында тәфсилләп «Ут һәм җыр» романында язган идем инде, кабатланасым килми (Татарстан китап нәшрияте, 2000 ел).

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Шүрәле» балеты бара... Күгелҗем-яшькелт декорация. Рампа утлары. Кордебалет. Оркестр ярсый, елый, ыңгыраша. Музыка давылы эчендә әле скрипкалар ансамбле өстенлек итә, әле барабан һәм кларнетлар авазы ашыга-ашыга өскә күтәрелә дә кисәтүле оран булып дөньяга чаң кага. Сәхнәдә музыка һәм биючеләр патшалык итә. Биючеләрнең кул-аяк, гәүдә хәрәкәтеннән тирә-якка әллә ничаклы сер, мәгънә, ашкыну дулкыннары түгелә. Шултиклем дә сыгылмалы бу хәрәкәтләр ни аңлата? Тән һәм рух берлеге ничек шулай сәнгати гүзәллек тудыра ала? Әсәрне тамаша кылу гына түгел, ихтыярсыз рәвештә күңелдән әнә шундый сорауларга да җавап эзлим... Без яшибез. Бездәге дәрт һәм яшьлек матурлыкның бер өлеше генә. Тормышның, яшәүнең, матурлыкның гомерен озайтырга, кадерен белергә бер-беребездән өйрәник без. Җирдә әле яманлык дигән нәрсә дә бар. Ул тормышны караңгылый, күңелләрне рәнҗетә. Аңа каршы бергәләп көрәшик. Матурлык кешегә алга бару, биеккәрәк күтәрелү өчен кирәк. Ул һәркемнең йөрәге аша узарга тиеш. Матурлыкның яшәр урыны - Ватан, кешеләр, табигать...

Биючеләрнең ни әйтергә теләгәнен мин әнә шулайрак аңладым. Шушы мәгънәләрне музыка тагын да көчәйтә, тирәнәйтә, күңел кылларын киеренке-гамьле халәттә тота. Ак һәм кара. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Менә шуларның үзара тартышы, кискен бәхәсе тылсымлы музыкага әверелгән дә матурлыкның дөньяны коткарырга тиешлеген раслап бәргәләнә, өнди, алга чакыра. Андый чакта күңелнең тормыш-яшәеш ваклыкларыннан биеккәрәк күтәрелүе гаҗәпмени! Көн һәм төн, ай һәм ел дигән төшенчәләр кинәт юкка чыга. Гомернең һәм кыска, һәм мәңгелек икәнлеген тоясың. Шуны аңлаудан күңелдә бер хис мөлдерәп тула: үзеңә бирелгән шушы гомердә тормышны мөмкин кадәр матурлап, бизәп китә алсаң икән!

Балетның төп геройлары - гаделлек сөйгән тәвәккәл егет Былтыр, шаян һәм шул ук вакытта мәкерле Шүрәле, саф мәхәббәт өчен яратылган гүзәл Сөембикә. Бер-берсенә охшамаган бу затларга композитор психологик характеристика бирү, аларның күңел халәтен тулырак ачу өчен музыка һәм оркестр чараларының барлык арсеналыннан уңышлы файдаланган.

Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранлыгымы - кешегә гомер дигәнең бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, үзеннән билгеле бер өлеш күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманның нинди генә чоңгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерә. Гаҗәп хәл: Тукайга моның өчен нибары 27 ел гомер җиткән.

Композитор Фәрит Яруллин да «Шүрәле» балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм Ватан сугышына китә. Ул матурлык хакына яши, иҗат итә һәм һәлак та була.

Фәрит Яруллин яхшылык һәм яманлык, тагын да төгәлрәк әйтсәк, гуманизм һәм фашизм дуэлендә үтерелә. Үлем аны асылда тән көрәшендә генә җиңә. Ромен Ролланның иҗат эше турында бик тә мәгънәле сүзләре бар: «Иҗат итү, димәк, үлемне үтерү», - дигән ул. Әйе, Фәрит Яруллин үз иҗаты белән үлемнән өстенрәк калды. «Шүрәле» балеты моңнары, илебезнең төрле почмакларына гына түгел, хәтта Азия, Аурупа, Америка кыйтгаларына кадәр барып җитте. Аның бүгенге көндә дә сәхнәләрдән төшми уйналуы Фәрит Яруллинның һаман да безнең арада яшәве, музыкасының озын гомерле булуы турында сөйли.

«Язган әйберләремнән эзләгез сез мине...» Антуан де Сент-Экзюпери әйтеп калдырган бу сүзләр теләсә кайсы иҗатчының язмышын аңлауда тылсымлы ачкыч булып тора. Ватан сугышы кырларында ятып калган Фәрит Яруллин бер генә әсәре белән дә метеор күк балкып, атылып уза. Метеор атыла да сүнә. Ә менә талантлы композитор үзенең «Шүрәле»се белән кешеләрнең күңел күгендә мәңгелек эз калдырды. Йә, гаҗәп хәл түгелмени бу?!

Сугышта Ф.Яруллин ике ил, ике иман, ике дөнья бәрелешкән утлы гарасат уртасына килеп эләгә. Композитор өчен гражданлык намусы һәм иҗади фаҗига әнә шулай ут эчендә төенләнә. Мондый көрәш кырында кешенең шәхесе, иҗтимагый кыйммәте тагын да зурая. Гомумән, гади бер кешеме, әллә даһимы - бу дөньяның һәр кешесендә ниндидер сер яшеренеп ята. Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме һәм яраткан «Шүрәле»сен үзе бөтенләй күрми китүе белән безнең арадан зур бер серне дә алып китте. Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр еракка чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә.

Чынлыкта Фәрит Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәндә без күп кенә сорауларга җавапны аның балачагыннан, ул яшәгән чордан, композиторның шәхесеннән эзләргә тиеш булабыз.

Инде, ниһаять, композитор, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллин турында да беркадәр сүз әйтү кирәк.

Тагын алда әйтелгән әңгәмәбезгә әйләнеп кайтыйк, булмаса. Мин ул чакта Мирсәет абыйдан әтисе турында гына түгел, Фәрит абыйсы турында да сораштым. Аның сөйләгәннәре булачак роман-хроника өчен бик кыйммәтле җим булды.

- Никадәр кызганыч, абыегыз сугышка китеп баргач, сез аның белән очрашмый калгансыз икән. Язмышның аяусызлыгыдыр инде...

- Ә шулай да без аның белән бер тапкыр «очрашып» калганбыз. Ләкин бу беренче һәм соңгы очрашу булган икән. Фәрит абый Мәскәү консерваториясендә укыган чакта, төгәлрәге, 1938 елның җәендә, Кече Сөнгә әти янына кайтып төшә. Бишектә яткан нәни сабыйны әнә шул чакта күрә ул. Кем белә, бәлки, тирбәтеп тә алгандыр әле.

Фәрит Яруллинга кагылышлы хатларны, хәрби кәгазьләрне барлауда, каберен ачыклауда Мирсәет абый зур тырышлык, сабырлык күрсәтте. Озак еллар Татарстан Композиторлар берлеге җитәкләде, Казан дәүләт консерваториясендә декан булып эшләде. «Кеше» дигән ораториясе өчен М.Җәлил исемендәге бүләккә лаек булды.

1990 елда Кече Сөндә Яруллиннарга багышланган музей ачылды.

.Заһидулла Яруллин. 1958 ел.

.Фәрит Яруллин. 1942 ел.

.Мирсәет Яруллин. 2001 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: