Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Без – моңга бай халык

Халкыбызның шул рухи байлыгын бөртекләп җыеп, башкаларга җиткерүче фидакарь җанлы кешеләр бар. Менә шундый күркәм, асыл затларның берсе – карендәшебез, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров.

Без җыр-моңга бай халык. Һәр авылда, һәр төбәктә берсеннән-берсе мәгънәле, матур яңгырашы үзенчәлекле җырулар яши. Алар буыннан-буынга тапшырылып халык күңеленә күчә. Халкыбызның шул рухи байлыгын бөртекләп җыеп, башкаларга җиткерүче фидакарь җанлы кешеләр бар. Менә шундый күркәм, асыл затларның берсе – карендәшебез, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров. 


Инде ничә еллар ул, илебезнең авыл-калаларын иңләп, төрле төбәкләргә сибелгән керәшеннәрнең мәдәни мирасын өйрәнә, аларны киң катлам укучыларга, тамашачыга җиткерү өчен күп хезмәт куя. Бу тынгысыз шәхеснең узган юлларын санасаң, кул бармаклары да җитмәс: Кострома, Әстерхан, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Оренбург, Самара, Ульяновск, Пенза, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь... Геннадий Макаров халкыбызның зур кыйммәткә ия әдәби-мәдәни мирасын югалтудан саклап калучыларның берсе. Борынгы уен коралларын да барлый, өйрәнә ул. Халык­тан яздырып алган җырларны эшкәртеп, ноталарга сала, аларны туплап, күпсанлы китаплар бастырып чыгара. Күпме көч, күпме хезмәт таләп итә ул җыентыклар, никадәр мәшәкатьле, җаваплы эш бу! 

2005 елны, Казан педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаганда, диплом эшемнең темасы итеп мин керәшен җырларын мәктәп балаларына өйрәтүне сайлап алган идем. Геннадий Михайлович туган авылымның халык авыз иҗатына игътибар бирергә, керәшен җыруларын оста башкаручылардан яздырып алып, диплом эшенә кертергә киңәш итте. Мин ул чакта нибары бер ападан гына җырлар яздыра алсам да, бу эшнең никадәр вак, җитди һәм җаваплы икәненә төшендем. Ә Геннадий Михайлович йөзләгән кеше белән очрашып, энҗе-мәрҗәннәрдәй төрле тарафка сибелгән күпме җырны туплый алган! Ул чакта бүгенге кебек уңайлы шартлар да булмаган, кассета белән уйнатыла торган зур магнитофоннар, шнурлы микрофоннар күтәреп йөргән заман булган. 

Җырулар, бию-уеннарны берәмтекләп өйрәнү белән беррәттән Геннадий Макаров керәшеннәрнең төрле төбәкләрдәге сөйләм үрнәкләрен үзенчәлекләрен дә язып ала, милли киемнәргә зур игътибар бирә. Думбыра, гөслә, сызгычлы кубыз, нугай курай кебек уен коралларын үз куллары белән ясый.

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле шушы җырларны, әсәрләрне үз репертуарына ала. Аларны Казан дәүләт консерватория студентлары да башкара, төрле-төрле ансамбльләр Макаров туплаган материалны куллана. Мин үзем дә 2016 елда ТНВ каналы белән берлектә керәшен җырларыннан торган концерт яздырдым. Алар нигездә Геннадий Михайловичтан өйрәнгән җырлар иде. Ул концертны әзерләргә үзе дә ярдәм итте, җырларны яздыруда булышты, төп­ле киңәшләрен бирде. 

Ә хәзер керәшеннәрнең горурлыгы булган «Бәрмәнчек» ансамбле тарихына күз салыйк. 2002 елда Г.Макаров бер төркем керәшен яшьләрен җыеп, ансамбль оештырып җибәрә. Бу ансамбльдә Казан педагогика университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан консерваториясе студентлары җырлый. Өр-яңа, моңарчы беркайда да ишетелмәгән җырлар өйрәтә иде безгә Геннадий Михайлович. Берсеннән-берсе матур яңгырашлы, үзенчәлекле җырлар. Репертуарыбыз шактый тулылангач, Олы көнгә, Раштуа һәм башка бәйрәмнәргә багышланган концертлар белән чыгыш ясый идек. Геннадий Макаров оештырган шушы кечкенә генә «Бәрмәнчек» студентлар ансамбле 2008 елда Дәүләт ансамбле статусына иреште.

 Г.Макаров озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Ул – сигез китап, йөздән артык фәнни мәкалә авторы. Мәсәлән, 2014 елда чыккан «Керәшен мәдәнияте» китабында этнографик экспедицияләрдә язып алынган дини фольклор җыру-көй үрнәкләренең текстлары, ноталары тәкъдим ителә. Бу җыентык гомуми белем бирү уку йортларында, атнакөн мәктәп­ләре сыйныфларында төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр, концертлар әзерләү эшендә ярдәмлек булып тора. «Нагайбәк халык җырлары», «Милли моңнар», «Татарстанның көньяк-көнчыгыш җирлегендә яшәгән халык музыкантлары» һ.б. китаплары – Г.Макаровның күп еллык фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Хәзер Г.Макаров Казан консерватория­сенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты вазыйфасында. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән хезмәттәшлек итә. Рухи байлыгыбызның бөеклеген танытуда, халыкчан җыр-моңнарыбызны студентларга җиткерүдә зур эшләр башкара. Геннадий Михайловичның шәкертләре уку йортын уңышлы тәмамлап, фольклор, этномузыка буенча республикабызда һәм башка төбәкләрдә дә остазларының эшен дәвам итә. 

Геннадий Макаров – керәшеннәр газетасы – «Туганайлар»ның якын дусты, үзенең акыллы киңәшләрен бирүче остаз, газета битләрен саллы мәкаләләр, фәнни язмалар белән баетучы галим. Бар гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган күпкырлы талант иясе ул. Сәнгать, мәдәният өлкәсендә республикада гына түгел, Россия күләмендә танылу алган, хөрмәт казанган шәхес. Нинди зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, без аны олы йөрәкле, ярдәмчел, ихлас кеше буларак беләбез. 

 2023 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлегендә күренекле шәхесебез Г.Макаров исемен дә күрү минем өчен шатлык һәм горурлык булды. Быел, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгәндә, бу олы бүләккә ул һичшиксез лаек. 

 Людмила АЛАНЛЫ, шагыйрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев