Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

БЕРЕНЧЕ СӘНГАТЬ ДОКТОРЫ

Татарның бай мәдәниятен, тарихын торгызу өчен элек тә зур киртәләр аша үтәргә туры килгән, фикер ирегенә ирештек кебек тоелса да, бу өлкәдә хезмәт куючыларга бүген дә җиңел түгел. Каһарманлык төрле була. Яу кырында дәүләтебез өчен каннарын койган яугирләр күпләргә мәгълүм. Татарлыкка каршы күзгә күренмәс сугышның батырлары телдән-телгә йөрми, шулай да...

Татарның бай мәдәниятен, тарихын торгызу өчен элек тә зур киртәләр аша үтәргә туры килгән, фикер ирегенә ирештек кебек тоелса да, бу өлкәдә хезмәт куючыларга бүген дә җиңел түгел. Каһарманлык төрле була. Яу кырында дәүләтебез өчен каннарын койган яугирләр күпләргә мәгълүм. Татарлыкка каршы күзгә күренмәс сугышның батырлары телдән-телгә йөрми, шулай да эшләре бер дә ким түгел. Фоат Вәлиев - көлтә-көлтә уклар яумаса да, Аллаһ бирмеш һәр көнен татар хакы өчен көрәшеп яшәгән милли каһарманыбыз.
Аның "Татарский народный орнамент" дип исемләнгән китабында борынгы чорлардан башлап татар бизәге, гамәли бизәү сәнгате тупланган. Келәмнәр, бизәкле тукымалар, балчык чүлмәкләр, алка-беләзекләр, читек, түбәтәйләр, агач коймалар, тәрәзә кәрнизләре... ниләр генә юк! Автор боларны җентекләп җыеп кына калмаган, билгеле бер тәртипкә салып, татар бизәге турында бик мөһим гомумиләштерүләр ясаган. Үзе дә рәсем ясарга маһир булган, хезмәттәге байтак рәсемнәр үзенеке.
Фоат Вәлиевнең рәсем остасы да булганын белмәс идек. Бәхетебезгә, 95 еллыгы уңаеннан, аның эшен дәвам итүче кызы, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова "Хәзинә" милли-сәнгать галереясендә күргәзмә оештырды.
Язмыш Фоат Вәлиевне балачагыннан ук көрәшкә әзерләп чыныктырган кебек. Биектау районының Кече Кавал авылында туып-үскән әтисе Хәсән абый гомере буе күн эшкәртү белән шөгыльләнә. Берзаман бик баеп китә, Мәскәүдә текстиль фабрикалар тота. Әмма 1929 елда аны кулга алып, Барнаул лагерьларына җибәрәләр. Хатыны Нәгыймә апаны өч баласы белән (дүртенчесе карынында) Мәскәү үзәгендәге ике катлы зур йортларыннан куып чыгаралар. Гөрләп эшләгән фабрикаларына да яңа хуҗалар табыла, билгеле. Барнаулдан исән-имин әйләнеп кайтса да, Хәсән абыйга бәхетле тормыш итәргә насыйп булмый - аны 1937 дә яңадан кулга алып, атып үтерәләр. Казан югары уку йортларына керү тыелганга күрә, халык дошманы малае Фоатка читкә китеп белем алырга туры килә. Киевтә архитекторлыкка укып кайтканнан соң, ул ун ел буе биналар проектлау өлкәсендә хезмәт куя. Аннан соң тагын ике ел дәрәҗәле урында - ТАССР Министлар Советы каршындагы фәнни - реставрация остаханәләрендә баш архитектор һәм фәнни бүлекнең җитәкчесе булып эшли. Зур хезмәтләренең берсе - Болгарны реставрацияләү проекты. 1959 елда ул Мәрҗани мәчете биналары комплексына реконструкция ясау проектын эшләүдә катнаша. Менә шуннан башлана да инде...
Ф.Вәлиев беренче тапкыр чынлап торып татар милләтенең үзенчәлеген, бүтән халыклардан аермасын тоемлый башлый. Моңа кадәр үзенчәлек архитектурада, бизәкләрдә генә чагыла дип уйлагандыр. Хәзер инде фикере үзгәргән булуы ихтимал. Басып алучы һәм басып алынган халыклар бар. Яуланган халыкларның архитектурасына да, теленә дә, диненә дә, җырына да, биюенә дә, хәтта халыкның үзенә дә яшәргә рөхсәт юк. Шулай булды һәм шулай булачак. Без - мескеннәр генә ул бөтен нәрсә Аллахы Тәгаләдән дип үз-үзебезне юатып яшибез. Чынлыкта, шул ук гыйбадәт йортларын төзү-торгызу да яулаучыларның патшаларыннан тора лабаса. Моннан ике гасыр элек бер патшабикә, Пугач-каракны җиңүдән соң кәефе күтәрелеп, Казаныбызда таш мәчетләр төзергә рөхсәт биргән, шулай Явыз Иван явыннан соң беренче тапкыр Казанда мәчет салынган - Мәрҗани мәчете. Ә берзаман нәзберек патшаларның кәефе кабат кырыла, динебезне тагын тыя башлый. Әле совет заманында Мәрҗани мәчетен ничек япмаганнар?! Хәер, ул вакытта бердәнбер эшләп торган мәчет шул булган да инде. Патшаларның кәефе начар чакта, сабыйланып, мәчет реставрацияләү проекты күтәреп йөрмә дә син. Мәңге кичермәячәкләр. Фоат Вә­лиевне реставрация остаханәләреннән эштән куалар, Архитекторлар берлегеннән чыга­ралар, әйтерсең әле генә баш архитектор булып эшләгән шәхес бер көн эчендә осталыгын җуйган. Бу вакыйга Ф.Вәлиевнең тормышын бүтән якка борып җибәрә. Акыллы, булдыклы, үҗәт галимне Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә чакыралар. Өч-дүрт ел үтүгә, ул Мәскәүдә тарих буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Ә тагын өч елдан соң институтның сәнгать бүлегенә күчә һәм инде гомерен татар сәнгатенә багышлый. Материал җыеп кайларга гына бармый. Буеннан-буена Татарстаныбызны йөреп чыга, Удмуртия, Чувашия, Мари Иле, Киров өлкәсе, Әстерхан, Кырымда борынгыларның тормыш-көнкүрешен өй­­­­­рәнә. Бер үк вакытта дәүләт университетында, мәдәният институтында, консерваториядә тарих укыта. Эшләре майланган арба кебек бара башлый. Әмма тәгәрмәчкә таяк тыгучылар тагын очрый. Диссертация якланган елдан, аңа нигезләнгән "Орнамент казанских татар" китабы чыкканчы 6 ел вакыт үткән, дип гаҗәпләнгән идем, хикмәте бар икән. Беркөнне Фоат Вәлиев шатлана-шатлана бәһасез бу хезмәтен Татарстан китап нәшриятына күтәреп килә. Анда исә китапны бастырудан баш тарталар. Аны барыбер беркем укымаячак, буш эш белән шөгыльләнмибез, дип кырт кисәләр. Бу китап безгә бик кирәк, бастырып чыгарсагыз, йотлыгып укыр идек дип, язылган хатка мең имза җыеп китерсәң, уйлап карарга була әле, дип өметкә азрак урын калдыралар-калдыруын. Тире-күн җыеп Мәскәүгә кадәр барып җиткән Хәсән малае, бизәк үрнәкләре эзләп бөтен Идел буен, Кырым җирләрен айкаган Фоат Вәлиевкә мең данә имза берни түгел, әмма гарьлеге ни тора! Мәскәүләр таныганнан соң да, үзеңнең татарыңа хезмәтеңнең кирәк, мөһим булуын исбатларга калгач, хәлебез бигрәк мөшкел икән бит. Шулай йорттан-йортка имза җыеп йөри. Әле кайчан гына әнә шулай кешеләргә кереп татар нәкышләрен барлаган иде ул. И, ул чакта яңа бизәк тапкан саен балаларча шатланулары! Милли сәнгатебезнең байлыгына сөенүләре! Татарда нинди генә бизәк юк - үсемлекләр, ай, йолдызлар, төрле җәнлекләргә охшатып ясалганнары... Чәчәкләр үзләре генә дә ничә төргә бүленә - лалә чәчәк, канәфер, кашкарый, ак чә­­­чәк, ми­ләүшәләр... Һәр бизәкнең үзенең мәгънәсе бар. Тәкә мөгезенә охшатып ясалган нәкышләр байлык, муллык билгесе саналган. Ерак Болгар чорыннан ук билгеле, авызына йомры капкан үрдәк дөнья яралуы турындагы борынгы риваятьне гәүдәләндерә. Үрдәк диңгез төбенә чумып, бер чеметем җир алган, шуннан дөнья яралган, дип ышанган борынгылар. Бизәкләрнең серен ачу никадәр ләззәт бирә! Хатка сырланган һәр имза шушы кашкарый, канәферләрне, күгәрчен, үрдәкләрне халык хәтерендә терелтәчәк. Әмма аларны җыю галимгә шатлык китерми. Барлы-юклы мең кеше лалә, миләүшәләрне, ат, юлбарыс, арысланнарны озак яшәтә алмас, куркак­лыгыбыз, тарихыбызга, мәдәниятебезгә битарафлыгыбыз иртәме-соңмы татар ай - кояшының нурын барыбер сүндерер бит...
Шулай бик авырлык белән беренче китабын бастыруга ирешә. Әмма алга таба инде имзалар да ярдәм итми. Галимгә Казанда эшләргә ирек бирмиләр һәм ул Мари Иле политехника институтына барып урнашырга мәҗбүр була. Марилар аның татарлар басмаган "Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья" һәм "Архитектурно-декоративное искусство казанских татар" дип исемләнгән ике китабын бастырып чыгара. Ә 1980 елда галим Мәскәүгә барып докторлык диссертациясе яклый. Фоат Вәлиев - Татарстаныбызда гына түгел, бөтен Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы! Әмма ни аяныч, сәнгать белгече, этнограф, архитектор, тарихчы Фоат Вәлиевкә шуннан соң да Казаныбызда эш табылмый. Ул сувенир ясаучыларга консультацияләр бирә. Һәм бертуктамый материал җыя. Нәтиҗәдә, 1984 елда, үлгән елны - бер китабы, вафатыннан соң тагын өч хезмәте басылып чыга. Шулай итеп, Фоат Вәлиев - җиде монография, йөздән артык мәкалә авторы. Тарихчы, этнограф, сәнгать белгече буларак, ул зур бер институт эшләрлек эшне берүзе башкарган.
1990 елларда беренчеләрдән булып татарның шанлы тарихын картиналарда сурәтли башлаган Канәфи Нәфыйков, Феринад Халиков, Рушан Шәмсетдинов һ.б. рәссамнарыбыз бар. Әмма галим Фоат Вәлиевнең 1979 елда ук иң беренче булып Сөембикәнең сурәтен иҗат иткәне күпләргә мәгълүм түгелдер әле. Картина бик зур түгел. Татарның фаҗигасен һәм ялган тарихка ышанып яшәгән дәһри елларны автор караңгы фон аша чагылдырган.
Кызганыч, Фоат Вәлиев шундый авыр­лык белән җыйган байлыкны бүген ти­ешле дәрәҗәдә куллана белмибез. Профессиональ гамәли-бизәү сәнгатьләрдән алтын белән чигү, күн мозаикасы гына күңелдә өмет һәм горурлык уята. Зәркән сәнгатендә Рәфкать Мөхәммәтшин профессиональ дәрәҗәдә эшли һәм шуның белән тәмам бугай. Милли керәч сәнгате, чигү, туку шулай ук аяныч хәлдә. Халыкта да матурлыкка тартылу бетеп бара. Татар авылларында челтәрләп бизәлгән тәрәзә кәрнизләре хәзер сирәк күренеш, төрле нәкышләр төшерелгән агач капкаларны да тимерләре алмаштыр­ды дияргә була. Җыеп кына әйткәндә, гамәли бизәү сәнгатебездә миллилек һәм сәнгати зәвык югала бара. Бу бигрәк тә сувенирларда ачык күренә. Сувенир кибетләрен татарның янында да тормаган үзешчәнлек басты. Шулай итеп, Фоат Вәлиевнең заманында үз китабын чыгарыр өчен имза җыеп йөргән чактагы авыр уйлары барлы-юклы 40 ел эчендә чынга ашты...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Ф.Вәлиевнең "Татарский народный орнамент" китабыннан кайбер рәсемнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев