Бөек Мәрҗани кайта
Шиһабетдин Мәрҗани елын каршылап Татар җәмәгатьчелеге 18 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре тууның 200 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Газиз телебез типкәләнеп һәм киң мөнбәрдән чаршау арасына куылып йөргән дәһри көннәрдә Мәрҗани кадәр Мәрҗани бөеклеген аякка басып килүче яшь буынга бик тиз генә аңлата алмабыз да сыман. Ун ел эчендә генә дә...

Татар җәмәгатьчелеге 18 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре тууның 200 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Газиз телебез типкәләнеп һәм киң мөнбәрдән чаршау арасына куылып йөргән дәһри көннәрдә Мәрҗани кадәр Мәрҗани бөеклеген аякка басып килүче яшь буынга бик тиз генә аңлата алмабыз да сыман. Ун ел эчендә генә дә бер миллион улы һәм кызлары бөек Ана теленнән мәхрүм ителгән кара заманда гына түгел, хәтта үзе яшәгән "надан" дәвердә дә тиешле кадерен күрмичә, хөсет кавемдәшләре, аеруча кадими мулла-мунтагайларның эттәй өереннән кысрыкланып һәм таланып гомер сөргән бит ул.
Нәкъ татарга гына хас мин-минлек, хөсетлек, "кысла, чуртан һәм аккош"ка тиң таркаулык үрнәген тасвирлап, Казан төбәгенең 40 ка якын мулласы Уфадагы мөфти Мөхәммәдияр Солтанов хәзрәтләренә безнең милләт мәгарифендә җәдидчелек илә тәрәккыят чишмәсен ачып җибәргән Мәрҗани ахун өстеннән шикаять артыннан шикаять юллаган. Нәкъ шундый ук хөсет мунтагайлар 15-20 еллар чамасы вакыт үткәч, милләтнең икенче Данкосы булып күтәрелгән Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре өстенә янә эт өере кебек ябырылып караган. Ләкин юк, Мәрҗани белән Ризаэддин хәзрәтләр капка астыннан ләң-ләң килеп калучы урам көчекләренә таш ыргыту өчен тукталып яки җавап өчен вакыт әрәм итеп тә вакланмаган. Аларның үз дәрәҗәләрен белү нигезенә сокландыргыч, якты бер мисал бар. Кече яшеннән үк Сабан туйларында бил алышып үскән Мәрҗани үзенең барча гомеренә бер гадәтне гүя канун иткән. Ул көрәш мәйданында бер тапкыр җилкәсенә салган "салам-торхан" гына түгел, хәтта шул "камырша"дан җиңелгән ир-егетләр белән дә бил алышып вакланмаган!..

Ә шулай да, кайта, кайта бөек Мәрҗани! Узган атнада гына бөек Тукай ватаны булган Арча районында шушы күркәм күренешкә шаһит булдык. Газиз Тукаебыз да 27 яшьлек аянычлы, кыска гомере ахырында бәя биреп сокланырга өлгергән бит аңа:
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...

Шиһабетдин хәзрәт Арча төбәгенең Ябынчы авылында 1818 елда дөньяга килгән. Ләкин инде өч елдан соң ук аның әтисе Баһаветдин күршедәге Ташкичү авылына күченгән. Ни үкенеч, тагын ике елдан соң Шиһабетдин сабый шушында әнисен югалткан. Шиһаб та заманында атаклы һәм бөек Батырша укыган Ташкичү мәдрәсәсендә гыйлем алган, шушы авылда моннан 200 ел элек төзеп куелган таш мәчеттә имам-хатыйб булып дин юлына баскан. Авыл мәдрәсәләрендә генә төялгән гыйлемнең азлыгын аңлагач, Бохара һәм Сәмәрканд дарелфөнүннәрендә дә рухи байлык җыеп кайткан. Гәрчә үз заманының искиткеч гыйлемле мулласын шундук Казан хәтле Казан колач җәеп каршыласа һәм аның идарәсенә үзәк мәчетне тапшырса да, ни галәмәт, Шиһаб хәзрәт соңыннан туган төбәгенә кайтып, әти-әнисенә генә түгел, хәтта бабасының кабере өстенә дә асыл язулы ташлар куйдырып йөргән.


Беренче кар ятканнан соң мондый гамәл читтәге колакка сәеррәк тоелса да, Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелгән махсус чишмә ачу тантанасын моназара кылу да бик күңелле булды. Лотфулла әфәнде туган Симетбаш авылы чатында ачылса да, бу юл белән Шиһаб хәзрәт тә дистә мәртәбәләр үтеп йөргән һәм чишмәнең сихәтле суын авыз итмичә узмаган. Чишмә улагы янында һәм калкулык өстендә төзеп куелган нәни нарат бураларның музей йортлары шикелле бизәп һәм нәкышләп куелган булуы да сокландыра. Анда бөек шәхесләрнең газиз Ана теле турында әйткән һәм халык мәкаленә тиң гыйбарәләре дә бүгенгедәй хәвефле көннәрдә чаң авазы булып яңгырыйдыр сыман...


И.БАЙСАРОВ.
.Ташкичү мәктәбендә төзелгән Мәрҗани музеен ачу тантанасында (сулдан-уңга): И.Нуриев, Җ.Фазлыев, Л.Шәфигуллин, Р.Борһанов, И.Хәсәнов.
.Ташкичү мәктәбе ихатасына куелган Шиһабетдин Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләре.
.Ташкичү авылындагы 200 еллык мәчет.
.Мәрҗани чишмәсен ачу тантанасы.
.Симетбаш авылында ачылган Нурислам мәчете.
.Музейда Шиһаб Мәрҗани портреты.
.Мәрҗани музееннан бер күренеш.
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз