Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

АЙГӨЛ

Флора Әхмәтова-Урманче - республикабызда да, киң татар даирәсендә дә билгеле шәхес. Исән булса, 23 майда аңа әле бары 80 яшь кенә тулыр иде. Айгөл. Мондый матур исемне Флора Ваһаб кызы Әхмәтовага бөек сынчы һәм рәссам Бакый ага Урманче биргән һәм бергә яшәгән 25 ел буе гел шулай сөеп, назлап дәшкән....

Флора Әхмәтова-Урманче - республикабызда да, киң татар даирәсендә дә билгеле шәхес. Исән булса, 23 майда аңа әле бары 80 яшь кенә тулыр иде.


Айгөл. Мондый матур исемне Флора Ваһаб кызы Әхмәтовага бөек сынчы һәм рәссам Бакый ага Урманче биргән һәм бергә яшәгән 25 ел буе гел шулай сөеп, назлап дәшкән.

Аларның беренче очрашулары 1966 елның язында була. Казанның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында бөек Тукайга багышланган конференция уза. Трибунада институтның аспиранты Флора Әхмәтова чыгыш ясый. Залда утыручылар арасында Бакый ага да була. Ул Флораның "Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романында фольклор" дигән докладын әсәрләнеп тыңлый. Сүзләрен генә түгел, аспирант кызның үзен дә бик ошаткан күрәсең, түзми, янында утырган Хәсән Гобәйдуллиннан: "Бу нинди японка?" - дип сорый. Шунда ук "японканың" ике рәсемен дә ясап куя. Соңрак, йөрәгендә кузгалган бу матур хисләре хакында шигырь яза һәм "Айгөл" дип атый:

Кафедрада бер кыз
Тәнкәе ак, чәчкәйләре
шомырт кара
Күзләре, кашлары
кара шундый,
Йөзе тулган ай.
Сокланып, сокланып карыйм.
Татар фольклоры хакында сүз бара.
Үзе фольклор бу,
Үзе халык җыры, үзе дастан,
Сөбхан, сөбхан, сөбхан!
Беренче очрашу бу,
Беренче тибрәнүе күңелнең.
Булачак симфониянең беренче ноталары түгелме бу?

Бакый Урманче хәтле бөек шәхеснең күңелен әсир иткән Флора-Айгөлнең тормыш юлына күз салыйк. Ул юллар да шактый кызык, гыйбрәтле.

Себернең иксез-чиксез сазлыкларга, елга, күлләргә бай Төмән өлкәсе кызы ул. Районнарының атамасы - Тубыл, авылларыныкы - Күкрәнде. Әтисе ягыннан бабасы Туктабай - мулла. Башлап, балаларына дин сабагын үзе бирсә дә, соңрак русча укуларына да каршы килмәгән, күрәсең. Улы Габделваһаб (Флораның әтисе) күпмедер вакыт рус мәктәбендә белем алган һәм яхшы укыганы өчен "алтын башлы үсмер" дигән исемгә лаек булган. Әмма русларны шаккатырырлык зирәк бала булса да, чит телле мәктәптә каласы килмәгән, белемен Троицк шәһәрендә, 1915 елда ирләр өчен ачылган педагогик училищеда (дарелмөгаллиминдә) дәвам иткән. Укудан буш вакытларында шул тирәдәге авылларда, күбрәк казах җәйләүләрендә балаларга дәрес биреп, яшәр өчен азык тапкан.

Троицкидан кайткач, ул укытучылык эшенә керешкән. Җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнашкан. Габделваһабны 1917 елларда Россиядә барган үзгәрешләр дә читләтеп үтмәгән. Кылган гамәлләре белән халык алдында хөрмәт казанган эшлекле кеше буларак, Тубыл Милли Шурасына рәис итеп сайланган. Әле һәр затлы, зыялы кеше өстенә төшкән бәлаләрне кичерергә дә насыйп булган икән. Сталин репрессияләре башлангач кулга алынган. Шөкер, гомере төрмәдә өзелергә язмаган, әҗәл сырхавы алгач өенә кайтарылган һәм шунда җан биргән ул. Балаларының да күбесе укытучылык хезмәтен сайлаган.

Габделваһаб абый ике тапкыр өйләнгән. Ике хатыннан унбер бала туган. Флора икенче хатыны Әтнәбикәдән туган. Тик аңа әти-әни тәрбиясендә үсәргә язмаган, бары биш яшь тулганда - әнисе, сигез яше тулганда әтисе вафат булган. "Ишле бала арасында ятимлекне сизмәдем", - дип сөйләде ул бервакыт. Тик сизелгәндер ул ятимлек, сизелмәсә 6 сыйныф кына тәмамлаган кыз бала, 16 яшьлек абыйсына ияреп, җәһәннәм читенә, Обь елгасы тамагына урнашкан, гомер-гомергә "мәхбүсләр каласы" дип тамгаланган Лабытнанги шәһәрчегенә китәмени? Әдиб абыйсы үзе дә яңа гына Тубыл педучилищесын тәмамлаган, үсмерлектән дә яңа гына чыгып килгән егет бит. Шулай да, сеңлесен үзе белән алып киткән, мәктәпкә урнаштырган.

Әмма Флорага рус мәктәбендә җиденче сыйныфны дәвам итү бик кыенга туры килә. Күкрәндедә гел бишлегә укыган бала русча терминнарны өйрәнә алмый җәфалана. Көндәлегендә икелеләр күренгәч, бик хурлана, көнсаен абыйсына "мине авылга кире кайтар" дип ялына, елый. Әдиб абыйсы яраткан сеңлесен кызгануга чыдый алмый, кайтарырга була. Мең бәлаләр белән көймәче табып, инде бозлана башлаган Обь елгасы буйлап Флораны озатып җибәрә. "Көймәче искиткеч батыр, оста булып чыкты, - дип сөйләде Флора. - Өстә биек-биек йортлар кебек дулкыннар ишелә, ә ул шул дулкыннарны яны белән үтә, өскә каплатмый. Мин догалар укып, 10, 20 тиенлек сәдака акчалары ташлыйм. Алла саклады, 2 атна буе шулай кайттык".

- Минем өчен саклаган сине Аллаһы, - дия торган була Бакый ага.

Авылга кайткач, башта 7 сыйныфны, аннан соң Тубыл педучилищесын тәмамлый кыз бала. Соңрак Төмән педагогика институтында укый. Аннары үзе сорап, Ханты-Манси җирләренә барып, мәктәпләрендә балалар укыта. Аларның гореф-гадәтләрен өйрәнү, бәлки, үз халкыбызның борынгы мирасын өйрәнүгә этәргәндер дә әле. Шул ерак юлларны урап Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. Аны ике елда тәмамлап, татар халык иҗаты буенча диссертация яклый. Гыйльми тикшеренүләре белән Халыкара тюркология форумнарында (Америка - Мэдисон, 1990; Төркия - Анкара, 1996; Измир, 2002) чыгышлар ясый. Ул - егермегә якын китап, өч йөздән артык фәнни һәм публицистик мәкалә, Б.Урманче иҗаты буенча өч альбом авторы.

Флора институтта эшләгән чорда татар халык иҗатының күптомлылыгын чыгару планлаштырыла. Флора ханым аның редколлегия әгъзасы итеп билгеләнә һәм аңа "Дастаннар" томын хәзерләү тапшырыла.

Бу дастаннар әлегә төрле архивларда, кулъязма һәм басма чыганакларда таралып яткан хәлдә була. "Идегәй" дастанының хәле бигрәк аяныч, Үзәк Комитетның 1944 елгы карары нигезендә аңа якын килү бөтенләй тыела. Флора менә шул авыр эшкә алына, үзе генә белгән мең газаплар белән аны төрле чыганаклардан туплап халыкка кайтара.

Аның икенче зур хезмәте - "Бәетләр" томы. Аны ул танылган галимнәребез И.Надиров һәм Л.Җамалетдинов белән бергә төзи. Томның борынгы һәм Октябрьгә кадәрге чор бәетләре - аның "көмешенә чыга". Өстәвенә ул Бакый Урманче - даһи затны илһамландыручы, аның иҗади киңәшчесе, биографы һәм сөекле хатыны була алды. "Айгөлгә" дигән бер шигырендә Бакый ага болай ди:

Гомеремнең ваемсыз чагы
узгач,
Ярдәмгә ышанычлы дуст
кирәк булгач,
Син булдың янымда
кул бирүче.
Мин көн саен булышчыга
мохтаҗ булгач,
Җанга томан капланганда,
Син булдың нурлар бирер
якты кояш.
Өметсезлек чорнаганда
Син дәрт бирдең.
Күчүм белән икәү - сез
шатлык чыганагы,
Ике сакчым
Исәпсез сарыф ителгән
Кодрәт тузгач.

Йә, күпме хатын-кызга бирелгән мондый гомер, мондый зур бәя!

Флора Әхмәтованың фәнни хезмәтләре дә тиешле бәясен алды. Ул - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Бу мактаулы бүләк аңа 1989 елда бирелде.

Бакый аганың вафаты Флора өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур югалту иде. Шунысы куанычлы: бөек сынчы иренең мирасын пропагандалау буенча акыл ирешмәслек зур эшләр башкара алды ул. Рәссамыбыз әсәрләреннән альбом чыгару дисеңме, аның музеен ачу өчен тырышып йөрү, рәссам хакында истәлекләр, фәнни мәкаләләр туплау - барысы да күрер күзгә дә зур булмаган татар хатынының эше. Ул - Бакый Урманче музееның фәнни хезмәткәре дә, консультанты, экскурсоводы, Урманче әсәрләреннән күргәзмәләр оештыручы да булды.

Болар өстенә 13 ел буе Казан дәүләт консерваториясендә "Татар фольклоры, шигърияте" дигән курслар алып барды. Озак еллар "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсенең идарә, "Сөембикә" журналының редколлегия әгъзасы, Төмән татарларының "Себер" берләшмәсендә иң актив катнашып йөрүче дә иде. "Сөембикә беләзеге" (2004) бүләге лауреаты исеменә ул шул кылган игелекле гамәлләре өчен лаек була.
Тагын Бакый ага сүзләре искә төшә.

Айгөл генәсе,
Җиһанның бер генәсе.
Гомеремнең бизәге,
Рәхәте син генәсе.
Икебез дә без дәрвишләр
Хыял, сәнгать, нәни генә безнең эшләр.

2007 елның 21 октябрендә арабыздан киткәч, Флора-Айгөл Габделваһаб кызы Бакый ага куенына барып сыенды. Каберләре Тукаебыз белән янәшәдә генә.

Тәэминә БИКТИМИРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев