Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Авылдашым Нәҗибә

Ярга чыгуыбыз булды, су көчле ташкын булып күтәрелеп китте, әгәр чыгып өлгермәгән булсак, батып үлә идек. Менә шунда күрдем Нәҗибәнең нинди кыз бала икәнен. Кем язгы ташу вакытында Мәлләгә керә инде?

Мин – Нәҗибәнең авылдашы. Безнең авыл бик кечкенә иде, егерме-утыз йорт булгандыр. Челтерәп аккан чишмәләрне, таллар, зирек агачларын, әкрен генә аккан инешне күз алдына китерегез. Тау битләрендә кызарып пешкән җиләк, мәтрүшкә, исле гөлләр, бер сүз белән әйткәндә, үзенә күрә бер оҗмах инде. Безнең авыл кешесенең чиста, намуслы булуы әллә кайдан күренеп тора. Авыл бәләкәй булгач, бөтен кеше синең кем икәнеңне белә, беркемнән бер нәрсәне дә яшерә алмыйсың. 


Менә шул кечкенә генә Яңа Ташлыяр исемле авылда әнисе Миңнеҗамал, әтисе Гыймаделислам гаиләсендә Нәҗибә дигән кыз дөньяга килә. Нишләптер, мин Нәҗибәнең мәктәптә укыган чагын ныклы хәтерләмим. Без беренче, икенче, өченче класс укучылары барыбыз бергә укый идек. Укытучыбыз Сәхипҗамал абый. Соңга калсак: «Әбрәкәй сандугачы, килдең дә мени?» – дип мыскыл итә иде. Авыл кечкенә булгач, хәтта радио да юк. Мин инде театр, артистлар, җырчылар турында сөйләп тә тормыйм. Аларны күргән дә, ишеткән дә булмады. Шулай да без Яңа елны, Октябрь бәйрәмнәрен үзебезчә матур итеп уздырырга тырыша идек. Шунда мин Нәҗибәнең җырлавын беренче мәртәбә ишеттем.

Өченчене бетергәч, Буралы авылына укырга йөри башладык. Бездән 3-4 чакрым. Минем уку әйберләремне сала торган әнкәй тегеп биргән букчам бар иде. Малай кеше бит, шул букчаны Нәҗибәнең муенына асып куям, ул аны күтәреп кайтырга тиеш. Бер көнне чокыр буенда, бу минем букчаны алып ыргытты. Мин ачудан аны чокырга төртеп төшердем, шунда ул карга күмелеп юкка чыкты, чокырдан тартып чыгарсам, бөтен бите сыдырылып беткән. «Тагын шулай эшләсәң, әтигә әйтеп, җаныңны алдыртырмын», – диде. Әтисе Гыймай абый бик кызу канлы кеше, аның кулына эләксәң, күрмәгәнеңне күрерсең. Әтисенә әйтәм дигәч, нык курыктым инде. Ярый әле әйтмәгән, үз букчамны үзем күтәреп йөри башладым. Шуның белән безнең мәхәббәт тә үлде. 

Буралыда 7 классны бетергәч, егерме чакрымдагы Чалпы урта мәктәбенә укырга йөри башладык. Егерме чакрым җирне җәяү, яңгыр дими, кар дими, кыз бала ризык күтәреп укырга йөрсен әле! Бүген мондый хәлне күз алдына да китерү мөмкин түгел. Өстәвенә, җыен ир балалар арасында Нәҗибә бер үзе иде бит. 

Бервакыт язгы каникулга чык­тык. Матур, кояшлы көн. Чалпыдан Чуар Абдул авылына килеп җиттек. Карасак, Мәлләне язгы ташу баскан, боз өстеннән шундый көчле су ага, нишләргә белмибез. Суны ерып чыкмасак, авылга кайтып булмый. Ә су артканнан-арта гына бара. Буралы малайлары түзмәде, аяк киемнәрен, чалбарларын салды да, кулларын өскә күтәреп, берсе артыннан берсе әкрен генә чыга башлады. Мин Нәҗибәгә карап торам, нишләр икән? Ул да аяк киемнәрен салды да, күлмәген күтәреп бәйләде. Шулай әкрен генә су ерып чыга башладык. Теге яктан малайлар өйрәтеп тора. Кинәт Нәҗибәнең аягы таеп китте, көчкә тотып калдым, әгәр малайлар ярдәм итмәсә, икебез дә агып китә идек. Ярга чыгуыбыз булды, су көчле ташкын булып күтәрелеп китте, әгәр чыгып өлгермәгән булсак, батып үлә идек. Менә шунда күрдем Нәҗибәнең нинди кыз бала икәнен. Кем язгы ташу вакытында Мәлләгә керә инде? Яшьлек-җүләрлек бу. 

Нәҗибә бик тырышып укыды, тәртипле дә иде, аларның гаиләсе барыбызга да үрнәк булды. Менә 10 нчы классны да тәмамладык. Хәзер инде исәп – ничек тә Казанга барып, институтка укырга керү иде. Кызык замана: институтка керәм дисәң, колхоздан справка алырга кирәк, димәк, рөхсәтне дә колхоз гына бирә. Справкаң булмаса, паспорт бирмиләр, паспортың булмаса, институтка керә алмыйсың. Шуңа күрә колхоз рәисе Канәгать абый янына Буралыга идарәгә бардык. Безгә аны, басуда тракторчылар янында, шуннан эзләгез, диделәр. Басуга чыгып киттек, эзлибез-эзлибез, бер кайда юк. Ниһаять, ат өстендә Канәгать абый күренде, сөргән кара җирдән юыртып кына бара. «Канәгать абый! Безгә укырга керергә, зинһар, справка бир инде», – дип, ялына башладык. Ул ат өстеннән генә: «Справка бирсәм, колхозда эшләргә кем кала?» – дип котыбызны алды. Нәҗибә белән артыннан елый-елый чапканны күргәч, түзмәде ахры, иртәгә иртән идарәгә килегез, диде. Без шуны аңладык: әгәр син авылда тугансың икән, синең киләчәгең маңгаеңа язылган, кол булып тугансың – кол булып үләсең. Рәхмәт инде Канәгать абыйга, әгәр ул җибәрмәгән булса, без нишләр идек? 

Казанга бару мәрәкәсендә Нәҗибәне искә төшерәсем килә. Аның белән иртүк чыгып киттек. Башта Сарманга барабыз, аннан Чаллыга, шуннан пароходка утырып, Казанга китәбез, янәсе. Авылдан чыгып Карамалыга җиткәндә, көчле яңгыр купты. Өс киемнәребез манма су, аяк киемнәребезгә кара балчык чабатадай ябыша, куптарып алмалы түгел. Атлап булмый башлагач, Нәҗибәгә әйтәм: «Болай барып булмый, әйдә, аяк киемнәрен салыйк та, берәр җиргә яшереп куйыйк». Рангазар күперенә җиткәч, аның астына төштек тә, аяк киемнәребезне беркем дә күрмәслек итеп яшердек. Нәҗибә карышып маташкан иде, кайтканда кереп алырбыз дип, көчкә күндердем. Аяк киемнәрен салгач, шулхәтле рәхәт, җиңел булып китте, пычрак сизелми дә. «Әйдә, Рангазарга кереп тормыйбыз, басу аркылы Сарманга барабыз, югыйсә, бүген Чаллыга җитә алмыйбыз», – дим. Ашлык басуы аркылы бара-бара эштән чыктык, яңгыр ява, кулыбызда зур-зур такта чемоданнар. Ахыры, Сарман тавына килеп җиттек. Сарманда самосвал машинасына утырып, тимер әрҗәдә эштән чыга-чыга, көч-хәл белән Чаллыга килеп кердек. Пристаньда аяк-кулларны юып, пароходка утырдык. Нәҗибә бу җәфаларга ничек түзгәндер, әле булса аңлап бетерә алмыйм.

Бер кызык хәл дә булды. Прис­таньнан чыгып, трамвайга утырабыз дигәндә генә, трамвай кузгалып китте. Без моның артыннан әй чабабыз, әй чабабыз. «Туктагыз, безне дә утыртыгыз инде», – дип, кычкыра-кычкыра тамаклар бетте. Трамвай бара да бара. Әллә тукталышка килеп җиттек, әллә кешеләр зур сандыклар күтәргән ялан аяклы авыл балаларын җәлләде микән, трамвай туктады. Монда да билет саталар икән. Бер апа минем янга килде дә: «Купите билет», – ди. Мин әйтәм: «Трамвай бит без билет ходит. Мне билет не нужен», – дим. Кая барсам, минем артымнан бара. Аннары: «Ну, какой спрос с чаплашки!» – диде дә, кулын селтәп, урынына барып утырды. 

Хәзер күз алдына китерегез инде: шушы ике баланы язмыш театр дөньясына алып кереп китә. Ленин исемендәге университет янында басып торуыбыз истә калган. Керергә уйладык микән, әллә күрергә генә килдек микән? Бик матур гына киенгән бер абый килде дә: «Молодые люди, что вам здесь нужно?» – ди. Минәйтәм: «Нам бы уни... уни...». Университет сүзен әйтә алмыйча озак азапландым. Бу аптырап карап торды да: «Ну и ну», – дип кул селтәп, китеп тә барды. Ә Нәҗибә: «Их, менә шунда укысаң иде», – ди. «Без монда керә алмабыз, әйдә, берәр институтка барып карыйк», – дим. 

Урамнан барганда, Нәҗибә бер игъланны күреп туктады. «Карале, Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесы татар студиясенә студентлар кабул итә», – дип язылган. Уку биш ел. Әйдә, документларны шунда бирик, ичмаса, Мәскәүдә укырбыз», – ди. Мин: «Без бит училищега түгел, институтка керергә килдек», – дим. Бу мине ныклап үгетләргә тотынды. «Ул бит Казан түгел, Мәскәү, Мәскәү, җитмәсә биш ел укырга кирәк. Керә алсак, даны ни тора! Әйдә, барып карыйк әле», – ди.

Университет Академия теат­рына якын икән, тауны гына төшәсе. Түзмәдем, Нәҗибәгә ияреп киттем. Барып кердек академия театрына, тышта эссе, монда салкын, рәхәтлегеннән күңел күтәрелеп китте. Кабул итүче абый Нәҗибәнең документларын алды. «Әйбәт укыгансың икән, рәхмәт, кызым», – ди (Ул Татарстанның халык артисты Һидаят абый Солтанов булган икән). Миңа карап торды да: «Сиңа монда укырга керергә киңәш итмәс идем, буең кечкенә, үзең артык ябык, артистлар озын буйлы, матур булырга тиеш», – ди. «Абый, мин үсәм әле, миңа бит 16 гына яшь, минем абыйлар синнән дә биегрәк», – дигәч, рәхәтләнеп көлде дә, документларымны алып калды. 

Менә имтихан вакыты да килеп җитте. Беренче мәртәбә шундый матур кызларны, егетләрне күреп, шаккаттым. Алар белән чагыштырганда без бөтенләй башка кешеләр идек. Чөнки авыл икәнлегебез әллә каян күренеп тора, йөзебезгә чыккан. Әмма безне театр училищесына кабул иттеләр, чөнки без «самодеятельность»ка йөреп бозылмаган икән. Табигать ничек бар, шулай сакланган, ягъни табигыйлык ярылып ята иде. Нәҗибә дә, мин дә театрның ни икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки татар театрын күргәнебез юк иде. Театральныйга кергәнебезне беркемгә дә әйтмәдек, әмма кешеләр безнең Мәскәүгә укырга керүебезне ишетеп өлгергән иде. Хәер, Нәҗибәнең туганнары да белгәндер, чөнки алар укымышлы иде. Авыл кешесе өчен артист булу бернинди дәрәҗәгә дә саналмый, киресенчә, «тапкан һөнәр дип, туры килгән саен: «Эй, ты артист», – дип мыскыл итәргә генә торалар иде. 

Кызык бит, без 10 нчы классны бетергәндә Щепкин исемендәге театр училищесы татар академия театры өчен артистлар әзерләр дип күз алдына китерү дә мөмкин түгел, ничек шулай туры килергә мөмкин? Язмыш инде бу, валлаһи, язмыштыр! Язмыштан узмыш юк, дип тиктомалдан гына әйтмиләр шул. Бу Нәҗибәгә дә, миңа да туры килә. Институтка керә алыр идемме, анысын әйтә алмыйм, ә театр уч
илищесына керергә Нәҗибә генә котыртты. 

Ул бөтен күңелен биреп, тырышып укыды, гаҗәп инсафлы, тәртипле кыз иде. Аның бөтен теләге бары тик укуда гына булды, шуңа күрә Туфан Миңнуллин аңа игътибар иткәндер дә инде. Театрга кайткач та, Аяз абый Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләре»ндә Гандәлиф, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ында Маһисәрвәр, Шәриф абый Хөсәеновның «Әни килде»сендә Гөлчирә, саный китсәң, аның рольләре дистәләгән. Театрның иң талантлы актрисасы булып үсеп җитте. Нәҗибә Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне»ндә, «Дуслар җыелган җир»ендә, «Хушыгыз» спектакльләрендә иҗат иткән Миләүшә образын башкарды. Миңа: «Туфан Нәҗибәне үстерде, аңа атап пьесалара язды», – дип гел әйтәләр иде. Дөресен әйтергә тиешмен: әгәр Нәҗибә бар күңелен, җанын салып уйнамаса, ул спектакльләр, бәлки, андый зур уңышка ирешә алмас иде. Нәҗибәнең бу рольләрне зур югарылыкта башкаруы, Туфан өчен дә зур сөенеч булгандыр. 

Аннары Нәҗибә үзе дә сиз­мәстән, кинәт өлкән яшьтәге хатыннарны уйный башлады: Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясендә Тәңкәбикә, «Ташлама утны Прометей» трагедиясендә Фемида, Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәрендә Миңзифа, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә Өммия... – алар дистәләгән. Актрисалар өчен иң авыры карчыкларны уйный башлау, аның өчен аерым типаж кирәк. Элекке вакытта, менә бу актриса карчыкларны гына уйный ала дип, аңа башка рольләрне тәкъдим итеп тә тормаганнар. Нәҗибә исә шундый актриса: бүген комедиядә карчыкны, икенче көнне драмада хатыннарны, теләсә, трагедиядә дә уйнарга бөтен мөмкинлеге бар. Шуңа күрә режиссерлар, бигрәк тә Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов аңа теләсә нинди рольне ышанып тапшыра. Театрда режиссерларның сиңа артист буларак ышануы, хөрмәт итүе – үзе бәхет. Мин аның эшләре белән һәрвакыт горурлана идем. Кайвакыт, кызып киткәч: «Син Туфаннан бер дә ким түгел, синең театрда кабатланмас үз урының бар», – дип бәхәсләшә идем. 

Авылдашымның талантлы актриса булуы – минем өчен дә бәхет. Әгәр бәхетсез актриса булса, нишләр идең? Миннән гел сорыйлар: «Нәҗибә ни хәлдә, рольләр уйныймы? Нигә аны үзең белән алып кайтмыйсың? Кайбер кешеләр безне, бер авылдан булгач, бергә яшиләр, дип уйлый иде, ахры. Театрда миңа «незаменимых нет» дип, теңкәмә тияләр иде. Хәзер инде аңлыйм, аны талантлы кешедән көнләшеп, сине бик үк яратып бетермәгән хуҗалар гына әйтә. Театрда Нәҗибә кебек татар милли характерын тудыра алыр­дай актрисалар сирәк. Әгәр Нәҗибә вафат булмаса, бу турыда язып та тормас идем. Без бит кеше бу дөньядан киткәч кенә аның бәясен аңлыйбыз. 

Әле дә күз алдымда, авылыбыз­ның зиратын яңадан эшләткәч, бер төркем театр артистлары белән Нәҗибә дә кайткан иде. Шул вакытта Нәҗибә гел елады да елады. Әллә юкка чыккан авылыбызны озак күрми торганга? Әллә бөтен авылдашларны күреп, аларга бу бәйрәмгә килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, барысын да кочаклап чыгасы килдеме? Ул ашкынып-сөенеп, күңелендә йөрткән уй-теләкләрен авылдашларына ачып бирергә тырышты. Минем Нәҗибәне мондый халәттә күргәнем юк иде. Кадерле кешесе Туфан турында да, әгәр исән булса бу хәлләрне күреп сөенгән булыр иде, юк бит, юк, дип өзгәләнде. Нәҗибәнең күңеле, йөрәге нәрсәнедер сизенгән, ахрысы. Шушы очрашудан соң Нәҗибә авылга кайта алмады... 

Их, Нәҗибә театрда шундый рольне уйнаса, тамашачы ничек кабул итәр иде икән, дип күп тапкырлар уйландым. Драматург булсам, Нәҗибәгә багышлап шундый роль язар идем, анда ул татар халкының бөтен фаҗигасен ачып салыр иде. Кызганыч, аңа андый рольне уйнарга насыйп булмады.

Әзһәр ШАКИРОВ, 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев